Класс сәгате "Табигатьне саклау безнең бурыч".
классный час (7 класс) на тему

Саляхова Лилия Ахметгалиевна

               Кешене туйдырган, туендырган, киендергән, сусаганда су, суларга һава биргән Табигатъ бүген бездән ярдәм көтә. Табигатьне саклау -һәр кешенең изге бурычы ул. Укучыларда туган якны өйрәнүгә актив танып-белү кызыксынучанлыгын үстерү кирәк.

 

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл klass_sgate._ekologiyadocx.docx29.14 КБ

Предварительный просмотр:

Класс сәгате

Тема: Табигатьне саклау безнең бурыч.

Максатлар:

  1. Белем бирү:

1. укучыларның экологик белемнәрен тирәнәйтү, экологик проблемалар белән таныштыру;

2. Авыл, кеше һәм табигатьнең үзара бәйләнеше турында күзаллау формалаштыру.

3. Балаларны күзәтергә, эзләнергә, фикерләргә, шул фикерне ачык итеп әйтә белергә  өйрәтү

  1. Үстерелешле:

Укучыларда туган якны өйрәнүгә актив танып-белү кызыксынучанлыгын үстерү.

Предметара бәйләнешләр булдырып, фикерләү сәләтләрен үстерү, алынган белем – мәгълүматларны  камилләштерү, киңәйтү, бер системага салу.

 Өйрәнелә торган материалны анализлау, тарихи момент һәм фактларны аңлата һәм исбатлый белү. Акыл эшчәнлеген үстерү.

  1. Тәрбияви:

1.Туган илгә,туган якка мәхәббәт тәрбияләү.

2. Укучыларда табигатькә карата сакчыл караш тәрбияләү.

3.Эстетик тәрбия бирү. Сөйләм культурасына тәрбияләү

Җиһазлау: плакат, табигатьне саклау темасын яктырткан сүзләр, рәсемнәр, таратма материаллар, презенцтаия.

                         

                                               Дәрес барышы.

I.Оештыру

 Психологик уңай халәт тудыру.

           -Хәерле көн укучылар, исәнмесез. Бүген сезнең белән класс сәгатен мин үткәрәчәкмен. Таныш булыйк минем исемем Лилия Ахметгалиевна. Класс сәгатен бергәләп файдалы һәм кызыклы итеп үткәрербез дип уйлыйм. Әйдәгез әле тактадагы кояш рәсеменә игътибар  итик. Сез кайсы кояшны сайлар идегез? Сезгә елмайган кояш ошады. Ни өчен? Сезнең кәефегез күтәренке. Эйдәгез бер беребегә карап елмаябыз һәм класс сәгатен башлыйк.

II.Актуальләштерү

  1. Видеоязма белән эш.

       -  Бүгенге теманы белү өчен  экранга карап алыйк. Бу видеоязманы карагач сүз нәрсә турында барачагын аңларбыз.  (Салмак кына көй уйный, табигать турында видеоязма карала). Ничек уйлыйсыз? Без бүген нәрсә турында сөйләшәчәкбез?

- Табигать, урманнар, сулыклар, тирә як, урманнарның пычрануы, чуплекләр.

-Күргәнебезчә безнең бүгенге тема –Табигать турында.

2.Уку мәсьәләсен кую. Бүгенге дәрестә табигать, аңа сакчыл караш турында сөйләшербез. Дәреснең темасы “Табигать ялгышларны кичерми”. Дәреснең төп соравы: “Безнең тирәлектә экологик проблемалар һәм аларны чишү”.  1нче слайд

Җир елый, ишетәсезме?

Мин ишетәм!

Челтерәп аккан чишмәләрем

Нигә кипкән?

Җир елый, ишетәсезме?

Мин ишетәм!

Сандугачлы талкайларны

Кемнәр кискән?

Табигатьне кемнәр шулай

Әрәм иткән?

Кешеләрдә миһербанлылык

Кая киткән?

Җир елый, ишетәсезме?

Мин ишетәм!

Бу гүзәллек, бу Җир шары

Яшәр микән?

Кешеләргә матурлыкны,

Сый – хөрмәтне биргән Ходай.

Тик кешеләр табигатькә

Нигә игътибарсыз болай?

Чикләвеге, шомырты да, баланы да –

Санап бетерерлек түгел . . .

Кешеләрнең табигатькә ерткычлыгын

Гафу итә алмый күңел

Агачларны таптый, кисә,

Җәнлекләрне атып китә.

Бу кадәрле начарлыклар,

Белмим, нәрсә белән бетәр?

               Кешене туйдырган, туендырган, киендергән, сусаганда су, суларга һава биргән Табигатъ бүген бездән ярдәм көтә. Табигатьне саклау -һәр кешенең изге бурычы ул. Элегрәк кешелек дөньясы үзенең сәнәгать эшчәнлегендә су, һава, туфрак, файдалы казылмалар кебек табигый байлыклар иксез-чиксез күп һәм бушлай дигән фикердән чыгып эш йөрткән. Мохитнең үз-үзен сафландыру механизмы эшләсен өчен, җитештерү калдыкларын яхшылап тарату җитә, дип санаган. Сәнәгать предприятиеләре калдыкларын сулыкларга агызу, газ-тузан катыш кебек зарарлы матдәләрне атмосферага чыгару һ.б. нәкъ менә шуның белән аңлатыла да. Әмма болай фикер йөртү һич тә дөреслеккә туры килми. Табигый байлыкларның да чиге бар, ә мохитне берөзлексез пычратып тору экологик халәтнең бозылуына, табигатьнең зарарлануына китерә. Кеше үз эшчәнлеге белән үк Җир йөзендәге бар тереклекне, шул исәптән үзен дә юкка чыгарырга мөмкин.

       Безнең планетабыз бик нык пычранган, без зур бер чүплектә яшәгән кебек,  ләкин кешелек әле моны аңлап бетерә алмый. Без бүген Җирдә яшибез, ләкин киләчәк буыннар яши алырмы?

  •  Шуның өчен дә халыкара һәм дөньякүләм табигать көннәре билгеләнгән.  Әйдәгез, шул көннәр белән танышып китик:    

3нче слайд:

22 март – Су көне

1 апрель – Кошлар көне

22 апрель – Җир көне

5 июнь – Әйләнә-тирәне саклау көне

26 сентябрь – Диңгез көне

  1. октябрь – Хайваннарны саклау көне

-Бу көннәрне ни өчен билгеләгәннәр? (Укучылар фикере).
Россиядә экологик проблемаларны хәл итү өчен  экология елы, парк һәм скверлар елы, су саклау зоналары еллары булып узды һәм шул уңайдан  зур әшләр башкарылды. Арчада бик матур парк ясалды, Казансу буенда ял итү урыны эшләнде. ( Видео карау)

Быелгы ел  Россиядә Экология,  Татарстанда Экология һәм иҗтимагый киңлекләр елы буларак игълан ителде.  Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советына еллык юлламасы вакытында җиткерде. Шулай итеп, республикада Парк һәм скверлар, аннан соң килгән Су саклау зоналары елы кысаларында башланган эшләр дәвам иттереләчәк. "Шәһәр һәм авылларны яшелләндерү, сулыкларны тәртипкә китерү эшен дәвам иттерәбез, – диде Президент. – Аерым игътибарны йорт яны биләмәләренә юнәлтергә кирәк" 4нче слайд:

-Ә нәрсә соң ул иҗтимагый киңлекләр? 

Общественные пространства - это такая часть городской среды, которая постоянно и бесплатно доступна для населения. Чаще всего под общественными понимаются места, где происходит городская общественная жизнь. Такие как площади, набережные, улицы, пешеходные зоны, парки.

Общественные пространства - Энциклопедия ЕСТП - ESTP-Blog.ru

estp-blog.ru/encyclopedia/13956/

Димәк иҗтимагый киңлекләр ул без яшәгән тирәлек, урам, ишек алды, капка төбе, чишмә һәм су буе.  

III.Уку мәсьәләсен өлешләп чишу.

1.Казанбаш авылы турында әңгәмә.

Сезнең авыл зурмы?

Ул нинди елга буенда урнашкан?

 Сезнең авыл чишмәләргә баймы?

 Аларның исеме бармы? Чишмәләр  турында сөйләү

2.  Группалар белән әш.

Ә хәзер эшне группаларда дәвам итик.

1нче группа сулыклар,елга,чишмә белән бәйле экологик проблемаларны яза

-кайбер кешеләр көндәлек тормышта кулланылган чүп-чарны тиешле урынга ташламыйлар

- урамнардагы, чокырлардагы чүп ташу сулары белә елгаларга агып төшә

- язгы ташу вакытында чишмәләргә, коеларга пычрак су керә

- елга төбе шулай ук чиста түгел, су коенганда пыяла, очлы әйберләргә кадалырга мөмкин

- су буйларында чүп күп

- кырларны ашлаганда минерал ашламалар елгаларга агарга мөмкин

2 нче группа урамнар, юллар, тыкырыклар,юл  кырыйлары белән бәйле проблемаларны күрсәтергә.

-Юл буйларында чүп барлыкка килә

-кибетләр тирәсендә туңдырма, чипсы капларын ташлыйлар, алар җил белән урамнарга тарала

-тыкырыкларны кычыткан, әрекмән, әрем баса

- кайбер кешеләр ишегалларын, капка төпләрен себергәч чүбен урамга түгәләр

- кайбер урыннарда тукталышларга чүп калдырып китәләр

- авылда чүп ташлар өчен урын юк, чүпне Арчага яки ерак чүплеккә илткәнче якын тирәгә чокырга, ермакка гына ташлылар

Һәр группадан 1 әр укычы проблемалар белән таныштыра

3.Гомумиләшетрү(укытучы сүзе)

Әйе укучылар, сез бик дөрес фикер йөртәсез. Безнең тирәлектә иң зур проблема ул көнкүреш калдыклары. Мохитнең пычрануы, әлбәттә берәүне дә битараф калдыра алмый. “ Оясын пычыраткан кош – начар кош”,- ди халык. Тулаем алганда кешелек җәмгыяте, безнең һәркайсыбыз шул кош хәлендә була түгелме соң? 

Исәпләүләр шуны күрсәтә, безнең һәрберебезгә елга якынча 20 т чимал туры килә, шуның 97 % калдыкка китә. Әгәрдә 20 ел элек машиналарның эшләү вакыты 250 мең.км. исәпләнсә бүгенге көндә 120 мең. км. Кием- салымнар , көнкүреш әйберләр елга түгел ә берничә айга гына исәпләнгән. Көннән- көн яңа товарлар чыга, кибет киштәләре, базарлар яңа товарлар белән тулып ята, аларны сатып ал гына, ә искеләрен файдаланырга мөмкин булса да чүплеккә ташларга туры килә. Калдык бүгенге көндә цивилизациянең монстрына әйләнде. Кешелек алдында калдыкны кая куярга дигән проблема килеп басты. Без әллә нинди глобаль проблемалар турында сөйләгәнче эчкән су шешәләрен, ашаган ризык чүпләрен теләсә кая атмаска, җыеп барырга һәм аларга  икенчел куллану табарга өйрәнергә кирәк. Ишек алдында, урамда сыра, су савытлары, кәгазьләр, консерв банкалары аунап ята. Кая карама чүп өеме. Ә бит табигатьне саклау шул кечкенә нәрсәдән - үз артыңнан җыюдан башлана.

Безне борчыган бу сорауларга җавап эзләп  иң беренче чиратта гаиләдә барлыкка килгән кайбер көнкүреш калдыкларының таркалу вакыты белән танышып китик: 

-  Кәгазь  2 ел.

-  Пыяла  1000 ел

-  Консерв банкасы  30 ел

-  Полиэтилен   2000 ел 

Авылның төзеклеге, чисталыгы безнең һәрберебезгә бәйле. Авыл буенча күз ташласак, җитди кимчелекләр бар. Казансу буйларында ерымнар ясалып, ярлар ишелеп килә. Бу ерымнарга кешеләр төрле чүп-чар ташлыйлар. Яңгыр-кар сулары белән бу пычрак матдәләр елгага агып төшәләр. Калган чүп-чар таралып ята. Көнкүреш калдыкларын, чүп-чарларны махсус билгеләнгән урыннарга түгелсә, ерымнарны күмдереп, анда агачлар утырту эшләре дә башланса әйбәт нәтиҗә бирер иде. Елга буйларына чүп-чар түкмәскә, табигый һәйкәлләрне сакларга кирәклеге турында инде ничә еллар буена аңлату эшләре алып барылуга да карамастан, хәл һаман да уңай якка үзгәрми. Авылларда яшәүче һәр кеше елга, чишмә, күл буйларының чисталыгын сакларга тиеш.

Без авыл территориясенең купме мәйдан җире һәм ул нинди төр калдыклар белән пычранганан белгәннән соң, авылдашларга мөмкин булганча яндырырдай чүпләрне яндырырга, пыяла, металл кебекләрен махсус урыннарга тапшырырга, мал астыннан алынган тиресне басуда билгеләнгән урынга түгәргә яки бакчаларда ашлама итеп кулланырга тәкъдим итәр идек. Сату нокталары янында чүп савытлары урнаштырырга мөмкин. Әгәр дә һәрбер кеше үз артыннан җыеп йөрсә, без авылның әзме – күпме булса да калыклардан пычрануын киметә алыр идек. Уйлап карасаң, барлык кешеләр дә өелеп яткан чүпнең бер дә матур булмаганын аңлый, ләкин барыбер күрә торып ул чүпне тиеш булмаган җиргә ыргыталар.

Кешеләр безнең тәкъдимнәрне тыңлаган очракта авылның пычрану территориясе бик аз урынны алып торыр иде. 

4.      Иҗади остаханә. Тирә як мөхитне саклау өчен сез нәрсәләр эшли аласыз?  Эйдәгез безнең планетабызны бизик. Сезнең өстәлләрдә чәчәкләр бар. Шул чәчәкләрләргә иҗтимагый тирәлекне тәртипкә китерү өчен нәрсәләр әшләргә тәкъдим итәрсез шул турыда язабыз, укыйбыз  һәм тактадагы җир рәсеменә ябыштырабыз.(укучылыр, эндәшүләр язалар).   музыка тавышы.

   5.Эшләрне тәкдим итү.

   -Үзегезнең эшләрегез белән таныштыру вакыты җитте. Чиратлашып такта янына чакырам. (балалар үзләренең эндәш сүзләрен укыйлар һәм  ябыштыралар). Менә безнең җиребез чәчәккә күмелде.Молодцы! Зур глобаль проблемаларны чишә алмасак та без үзебезнең авылыбыз,  яшәгән урамыбыз өчен нәрсә дә булса эшли алабыз.

   

IV. Йомгаклау өчен әңгәмә:Рефлексия.

-    -Сез бүгенге дәрестән нәрсә белдегез? Сезгә дәрес ошадымы? Без моны тылсымлы агач ярдәмендә белербез, әлегә аның яфраклары юк. Әгәр дә сезгә дәрес ошаса, кызыклы булса яшел яфрак алабыз, әгәр дә ошамаса кызыл яфрак алабыз һәм агачка беркетәбез. Миңа сезнең белән эшләү бик ошады. Рәхмәт.

 Дәресебез тәмам.

Аерым чүп ташлау урыны булдырырга.

Кибет янынына махсус чуп савытлары куярга.

Капка төпләренә чәчәкләр утыртырга.

Су буйларына чүп ташламаска.

Чишмәләрне чистартып торырга.

Үзеңнән арткан кием-салымны мохтаҗларга бирергә мөмкин.

Кибеттән кирәкмәгән товарларны алмаска.

Яз һәм көз көннәрендә чисталык көннәре өмәләр үткәрергә.

Елга, су буйларына чүп ташлаган кешеләргә штраф түләтергә.

Агачлар утыртырга.

Авыл читендә ял паркы ясарга, җәен пикниклар ясарга, кыш көне чаңгы шуарга.

Кош оялары ясарга, кыш көне җимлекләр куярга.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Ватанны саклау-изге бурыч

23 нче февраль-Ватанны саклаучылар көне уңаеннан үткәрелгән ачык чара үрнәге...

Ватанны саклау – изге бурыч.

Ватанны саклаучылар көненә багышлана....

Доклад. “Туган телне һәм милләтебезне саклау-безнең бурыч!”

Доклад. “Туган  телне  һәм милләтебезне саклау-безнең бурыч!”...

Балалар сәламәтлеген кайгырту – төп бурыч

Әти-әниләр җыелышы өчен чыгыш...