Абдрахманова Эльвира Асхатовна

Сайт учителя татарского языка и литературы

Әгәр дә берәүгә гыйлем өйрәтергә теләсәң, әүвәл үзеңне үзең өйрәт. (Каюм Насыйри)

Профессия: Учитель татарского языка и литературы

Профессиональные интересы: повышение квалификации

Увлечения: читать книги

Регион: Республика Татарстан

Населенный пункт: г.Альметьевск

Место работы: МБОУ СОШ №25 имени 70 летия нефти Татарстана

Навигация

Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/abdrahmanova-elvira-ashatovna
Туган телдә әйтә алсам әгәр Күңелемдә булган хисләрне, Сабыемны күкрәгемә кысып, Көйли алсам милли көйләрне... Барлый алсам әгәр чал тарихның Ачылмыйча калган битләрен, Җиткерә алсам әгәр балаларга Бүгенгесен аның ,үткәнен... Киләчәккә якты юл салалсам, Була алсам әгәр маякчы, Дөрес юлны,димәк, сайлаганмын,- Һөнәрем бит минем- УКЫТУЧЫ.
Илдус Гыйләҗев

Кеше булу кыен түгел, кешелекле булу кыен.

О себе

Мин, Абдрахманова Эльвира Әсхат  кызы. 1981 нче елда  Татарстан Республикасы  Буа районы  Яңа Тинчәле авылында туганмын.  Сабый чактан ук укытучы  һөнәренә гашыйк идем.2004 нче елда Ульян дәүләт  педагогия университетының татар теле һәм  әдәбияты бүлеген тәмамладым. 12 ел мәктәптә татар теле һәм әдәбияты укытам.Татар балаларының татарча аралашуларын һәм иҗади сәләтләрен үстерү өстендә эш алып барам.  Татар теленә мәхәббәт тәрбияләргә тырышам. 

 

Книги, которые сформировали мой внутренний мир

Ф.Яруллин "Җилкәннәр җилдә сынала"

Язмыш синең тез астыңа китереп сукса - егылмас өчен якасына ябыш. Утларга салса - үзең аннан да көчлерәк ян, шул вакыт аның кызуын сизмәссең. Суларга ташласа, күбек булып өскә күтәрелмә, асылташ булып төпкә бат, ялтыравыңны күреп, чумып алырлар. Тузан итеп һавага күтәрсә - яңгыр тамчыларына кушылып җиреңә төш. Кар-бураннарда адаштырса - кояшка карап юл сайла. Ташлар белән бастырса, чишмәгә әверелеп, иреккә ургыл. Җиргә күмсә - орлык шикелле, тишелеп чык. Җилкәнеңне җилләр екса - йөрәгеңне җилкән итеп күтәр. Нинди генә очракта да җиңәргә өйрән. Көчле рухлылар гына максатларына ирешә алалар. Түземнәр генә бәхеткә лаек.

Зифа Кадырова әсәрләре.

Мой взгляд на мир

Гомер ничек кенә үтмәсен, кеше һаман киләчәкне уйлап яшәргә гадәтләнгән инде. Әмирхан Еники

Моё портфолио

Бу бүлектә минем эш тәҗрибәм, ирешкән уңышларым, иҗади уңышларым уртаклашам. Тәҗрибә белән уртаклашу, нәтиҗәләрен күрү күңелгә рәхәтлек бирә. Минем дәрес эшкәртмәләрем, сыйныфтан тыш чараларым, презентацияләрем, эзләнү эшләре сездә кызыксыну уятыр дип ышанып калам.Белем һәм тәрбия бирүдә үстерешле укыту технологиясе кулланам. Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә компьютер куллану укучылар белән заман таләпләренә җавап бирә торган технологик дәрәҗәдә аралашырга ярдәм итә, һәм авыр темаларны өйрәнүне дә күпмедер дәрәҗәдә җиңеләйтә. Булган мөмкинлекләрдән файдаланып, укучыларга тирән белем бирү, ул белемне тормышта кулланырга өйрәтү- һәр укытучының бурычы.

Добавить грамоту в портфолио
Портфолио:
Мои альбомы