Внеклассное мероприятие"Витаминнар - кеше өчен кирәкле матдәләр!"
материал на тему

Абдрахманова Эльвира Асхатовна

Внеклассное мероприятие"Витаминнар - кеше өчен кирәкле матдәләр!"

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл vitaminnar_-_keshe_ochen_kirkle_matdlr.docx39.32 КБ

Предварительный просмотр:

Витаминнар - кеше өчен кирәкле матдәләр!

Катнашалар: Ана куян, доктор Айболит, куян кызы Аппак, 2 куян баласы, Тиенкәй, Төлке.

Куян кызы (кибеттән кайта, кулында кәрзин. Кәрзиндә чипсы, кола, юылмаган алма.)

Куян кызы: Әй, куяннар, карагыз нәрсә алдым! (кәрзиннән чипсы, кола, юылмаган кишер чыгарып өстәлгә куя).

Куяннар: Урааа! Чипсы! Кола! Кишер!

Куян кызы: Әйдәгез ашыйбыз! (Шул вакытта Ана куян керә)

Ана куян: Куянкайларым, ниләр ашарга җыенасыз?

Куян кызы: Әнием кибеткә бардым, менә тәмле әйберләр алдым: чипсы, кола, кишер.

Ана куян: Күпме әйбер алгансың, кызым! 

Куян кызы: Әй, ашыйсым килеп китте. Кишер ашыйм әле (өстәлдән юылмаган кишерне ала, авызына капмакчы була). 

1 куян: Мин чипсы ашыйм!

2 куян: Ә мин кола эчәм!

Ана куян: Туктагыз әле! Чипсы белән кола файдалы әйберләр түгел! Куянкайларым, кишер дә юылмаган бит, карагыз, нинди пычрак, кулларыгызны да юмагансыз әле. Ашар алдыннан яшелчә-җимешләрне әйбәтләп юалар, ә кулны сабын белән юып яхшылап сөлге белән корыталар (куяннар юынгычта сабын белән кулларын юалар, яхшылап сөлге белән корыталар.) Менә куянкайларым, аш пеште, кайнар аш ашарбыз. Ашар алдыннан сезгә берничә киңәш бирәм: (Презентациядән укый).

1 киңәш: Аяк өстендә ризыкны капма.

2 киңәш: Ашыгып ашама.

3 киңәш: Ашаганда сөйләшмә

Чипсы һәм коладан

Ашказаны курка.

Файдалы ризыклар барын

Син бердә онытма.

Әйдәгез хәзер кайнар аш ашыйк (ашыйлар). Өстәл янында утырганда аркаңны тигез тот, аякларны бергә куй. 

(Ашап бетергәч, урыннан торып китәләр)

Ана куян: Балаларым, ашап бетергәч, ни дияргә кирәк?

Куяннар: Әнием, аш бик тәмле булды, бик зур рәхмәт.

1 куян: Әни, урамга уйнарга чыгыйк әле. 

Ана куян: Өстегезгә җылы киенегез, балаларым, салкын тия күрмәсен.

2 куян: Ярар, әнием. (Сикерәләр, уйныйлар). 

Ана куян: Килегез әле монда, куянкайларым. Мин бит сезгә аякларыгыз туңмасын дип киез итекләр алып кайттым.

(Куяннар итекләрне киеп “Бас, кызым, Әпипә” көенә бииләр һәм җырлыйлар)

Куян кызы: Әй, бии минем итекләр.

                       Әй, биим мин, биим мин.

                       Тыпыр-тыпыр тыпырдый (2 тапкыр кабатлана)

Чү, аякларым арыды, уңайсыз. Салып ташлыйм әле, әнием күрмәсен, яшереп куйыйм. (агач артына итеген яшерә. Сикерә, уйный. Әни чыга). 

Ана куян: Нигә итекләреңне салдың? Ки, аякларыңа салкын тидерәсең бит. (кызга итекләрен кидерә, чыгып китә. Куян кызы итекләрен яңадан салып ташлый, боз, кар өстеннән йөгерә).

Куян кызы: (Ана куян янына аксап килә) Ай, әнием, аягым авырта, сызлый, нишлим икән?

Ана куян: (аякларын карый) Кызым, якты йолдызым, синең аягың шешкән бит. Инде нишләргә? Бу баланы кая алып барырга, ничек дәваларга? (бер тавыш ишетелә, Тиен чыга)

Тиен: Кайгырма, йомшак Куян, кызыңның аягын бик тиз төзәтеп була. Моның өчен доктор Айболитка барырга кирәк. Әйдәгез минем белән, юл күрсәтәм.

(Китәләр, юлда Төлке юл кагыйдәләрен боза)

Тиен: Төлке дус, юл кагыйдәләрен бозарга ярамый. Юлда йөрү кагыйдәләрен искә төшерик әле. Син аларны беләсеңме?

Төлке: Ой, юк шул! (башын тота)

Тиен: Куянкай, ә син беләсеңме?

Куян кызы: Әйе, әни мине өйрәтте. (Презентациядән укый).

Тиен: Молодец! Юлны дәвам итик, Доктор Айболитка ашыгыйк.

(Доктор Айболит янына килеп җитәләр. Ана куян белән куян кызы керәләр.)

Ана куян: Исәнмесез.

Доктор Айболит: Исәнмесез.

Ана куян: Доктор Айболит, менә кызымның аягы бик каты авырта, шуңа күрә сезгә килдек. 

Доктор Айболит: Мин каты авыру балаларны чиратсыз кабул итәм. (аягын карый, дарулар сөртә)

Син яланаяк йөргәнсеңдер, аякларыңа салкын тигән. Менә хәзер аякларыңа компресс ясыйм, бераз утырып торыгыз. (утыралар)

Чиратта кем?

(Төлке керә)

Төлке: Исәнмесез, Доктор Айболит. Мин дә бит сезгә килгән идем, күзлек киеп тә күзләрем начар күрә. Миңа нинди киңәш бирерсез ?

Доктор Айболит: (Презентациядән укый)

Сиңа 1 нче киңәш. Телевизорны көнгә 1 сәгатьтән дә артык карама. Телевизордан 3 метр ераклыкта утыр.

2 нче киңәш. Язу өстәле янына утырганда утың сул яктан яктыртсын.

3 нче киңәш. Караңгы утта укыма, ятып китап укыма.

Куян кызы: Көн дә кишер кимерсәң,

                       Күзләр бик әйбәт күрә.

                       Куяннар күзлек кими

                       Менә шуңарга күрә.

                       Витаминлы аш белән

                       Төн буена сыйланды.

                       Ник алай да, болай дип

                       Үзалдына сөйләнде.

 Төлке: Нәрсәләр алар витаминнар?

(Доктор Айболит витаминнар турында сөйли).

Доктор Айболит: (Презентациядән укый)

"А” витамины җитмәгәндә күз күреме начарлана, тырнаклар сына, чәчләр коела. Ул  сөттә, йомырка сарысында, банан, укропта, кабакта була.

”К” витамины булмаса, кан сыек була, күп кан ага. Ул помидорда, фасоль, бавыр, ит, сөт ризыкларында була.

"Е” витамины җитмәгәндә бик куркыныч була, мускулдагы матдәләр алмашы бозыла."Е” витамины үсемлек мае, маргарин, солы ярмасы, йомырка, урман чикләвеге һәм яшел төстәге яшелчәләрдә була.

"С” витамины. Әгәр еш авырмыйм, авырулардан тизрәк терелим дисәгез, сезгә "С” витамины кирәк. Ул гөлҗимеш, карлыган, әфлисун, лимон, бәрәңге, яшел суганда була.

Доктор Айболит: Кызым, кил әле, аякларыңны карыйм. Син итекләреңне аягыңнан салма, әниең сүзен тыңла. (компрессны ала).

Куян кызы. Ур-ра, ур-ра, аякларым төзәлде, дусларым, әйдәгез зарядка ясарга.

(Зарядка, татар халык көенә)

1 куян: Зарядканың сәламәтлеккә файдасы бик күп, ул кешене чыныктыра.

2 куян: Зарядка ясамаган кешенең хәле булмый, тәннәре авырта, көче бетә, йөгерә алмый.

Ана куян: Олылар сүзен тыңлагыз, җылы киенеп йөрегез, төрле витаминнар ашагыз, зарядканы көн дә ясагыз. Сәламәтлек кагыйдәсен онытмагыз. Шул вакытта гына барыбыз да сәламәт булырбыз.

Барысы бергә. Төрле витаминнар ашарга

                            Олыларны һәрчак тыңларга,

                            Зарядканы көн дә ясарга.

                            Сәламәт тәндә – сәламәт акыл диеп

                            Әйтмиләрдер юкка.

                            Сәламәтлек безнең янда булыр

                            Үзебез үскән чакта.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Внеклассное мероприятие по русскому языку "Путешествие в стран иностранных слов" Внеклассное мероприятие по русскому языку "Путешествие в стран иностранных слов" Внеклассное мероприятие по русскому языку "Путешествие в страну иностранных слов"

Цель данного мероприятия в занимательной форме  показать разные уровни функционирования русского языка: как одного из мировых языков, как языка народов, населяющих Россию, как государственн...

Внеклассное мероприятие по русскому языку "Путешествие в стран иностранных слов" Внеклассное мероприятие по русскому языку "Путешествие в стран иностранных слов" Внеклассное мероприятие по русскому языку "Путешествие в страну иностранных слов"

Цель данного мероприятия в занимательной форме  показать разные уровни функционирования русского языка: как одного из мировых языков, как языка народов, населяющих Россию, как государственн...

Методическая разработка уроков и внеклассного мероприятия «Проектная деятельность учащихся на уроках развития речи и внеклассном мероприятии по теме «Русские народные промыслы»

Проектная деятельность – один из лучших способов для совмещения современных информационных технологий, личностно-ориентированного обучения и самостоятельной работы учащихся. Главное – продумать ...

Методические разработки внеклассных мероприятий по физической культуре и спорту. Методические разработки внеклассных мероприятий по физической культуре и спорту.

Аннотацияк учебно-методическим  разработкам внеклассных мероприятий  по физической культуре с использованием нестандартного оборудования. 1....

Внеклассное мероприятие, посвященное 23 февраля (военно-спортивный праздник). Внеклассное мероприятие, посвященное 23 февраля (военно-спортивный праздник). Внеклассное мероприятие, посвященное 23 февраля (военно-спортивный праздник).

-соединить спортивно-оздоровительную работу с патриотическим воспитанием   школьников   -развивать у детей мотивацию к занятию спортом   - формирование спортивных к...