Тема: Фигыль.
материал на тему

Абдрахманова Эльвира Асхатовна

Тема: Фигыль. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tema.figyl_.doc40 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Фигыль.

Максат: 1.Укучыларның фигыль турында булган белемнәрен гомумиләштереп кабатлау;

 2. Фигыльнең зат-сан, заман, барлык-юклык категорияләрен дөрес билгели алуларын камилләштерү;

 3.Укучыларда белем алуга омтылыш, үзара ярдәмләшү хисләре, бер-береңә хөрмәт тәрбияләү.

Җиһазлау:

          1.Презентация

          2.Татар теле дәреслеге 4/ Ф.Ф. Харисов, Ч.М.Харисова.-2014.

          3.Карточкалар.

Метод: аңлату, өлешчә эзләнү, күрсәтү.

Алымнар: укытучы сүзе, укучы сүзе, дәреслек белән эшләү, әңгәмә, язмача эш, таблица белән эш, күнегү.

Дәрес төре: кабатлау.

Дәрес барышы

I Оештыру

а) Психологик уңай халәт тудыру.

-Исәнләшү.

-Бүгенге дәресебездә кунаклар бар. Барыбыз да борылып карадык. Дәрес барышында миңа гына карыйбыз. Бер -беребезгә карап елмайдык,уңышлы хәерле көн теләдек. Тыныч кына утырдык.

б) Дежур укучы рапорты

- Бүген 18 нче гыйнвар . Чәршәмбе  көн. Дәрестә  бетенесе дә бар.  

II Актуальләштерү

- Укучылар, без үткән дәресләрдә нәрсәләр, нинди суз төркемнәрен  өйрәндек?

- Исем, сыйфат, алмашлык,сан.

- Хәзер әйдәгез шуларны искә төшереп кабатлап китик. Әлеге сүз төркемнәрен сез аера беләсез микән?

Тактада 4 баганага  “Исем, сыйфат, алмашлык,сан” дип язылган. Карточкаларда язылган сүзләрне дөрес итеп шул баганаларга урнаштырырга кирәк. (Миңа, ун,мәктәп,матур,ул,Марат, ямьле, акыллы, биш,аларга, Әлмәт.)

III Дәрес тема өстендә эш

- Ә хәзер укучылар игътибар белән тактага карадык. 1 СЛАЙД

- Монда нәрсә язылган?

- Кеше холкын күзәт, үзеңнекен төзәт.        

- Мәкаль.

- Сез бу мәкальнең мәгьнәсен ничек аңлыйсыз? Үз сүзләрегез белән аңлатып бирегез.

- Нишли? соравына җавап бирә торган сүзен табыгыз.

- күзәт, төзәт.

- Бу сүзләр турында нәрсәләр әйтә аласыз?

- Нәрсә ул фигыль?

- Фигыль нәрсәне аңлата?

- Нинди сорауларга җавап бирә?

-Ә хәзер укучылар мин сезгә бер әкият укып үтәм.2 СЛАЙД

Сезгә ул әкият 3 нче сыйныфта үткәннәрне искә тешергә ярдәм итәр бәлкем.

- Димәк, безнең бүгенге дәреснең темасы нинди? 3СЛАЙД

Дәреснең темасы:Фигыль

Дәреснең максаты: 1.Фигыль турында булган белемнәрне гомумиләштереп кабатлау;

 2. Фигыльнең зат-сан, заман, барлык-юклык категорияләрен дөрес билгеләү.

Фигыль нәрсәне белдерә?Һәм нинди сорауларга җавап булып килә?4 СЛАЙД, 5СЛАЙД ларны уку

- Фигыль турында 3 нче сыйныфта нәрсәләр белгән идек?

- Зат-саны, заманы, барлык-юклык формалары бар.

- Үзебезнең  мәкальгә тагын бер карыйк әле.

- Бу фигыльләр эшнең эшләнүен белдерәме, әллә эшләнмәвенме?

- Эшләнә.

- Әгәр эш эшләнмәсә бу җөмләләр ничек үзгәрер? Үзгәртеп карыйк.

- Кеше холкын күзәтми, үзенекен төзәтми.

-Шулай итеп юклык формасында –мый,-ми  кушымчасы ялгана

- Дәфтәрләрне ачтык, бүгенге число, теманы язып куябыз.

- Бүген өйрәнгән мәкальне матур язу күнегүе итеп дәфтәрләргә язып куйыйк.

Парта артында утыру кагыйдәләре искә төшерелә.

IV Ял минуты

.”Тиз әйт” уены.Укучылар ике төркемгә төзелеп басалар , тупны бер-берсенә бирәләр һәм шул вакытта фигыльләрне юклык формасына куялар.

Яза,бара,килә,ашый,сөйли,карый,көлә,китә,уйлый.

VI Ныгыту

а) дәреслек буенча эш. 130 нчы күнегү.97 бит

Әйдәгез әле укучылар мәкальләрне өйрәнүне дәвам итеп , фигыльнең зат- санын,заманын, барлык-юклык формасын кабатлап китик. 6 СЛАЙД

Ә хәзер укучылар мәкальләрне өйрәнүне дәвам итеп , фигыльнең зат- санын,заманын, барлык-юклык формасын тактада тикшерәбезме?

Дуслык тау күчерә.

Араларыннан  кара мәче үткән.

Начарны күрмәгән-яхшылыкның  кадерен белмәячәк.

Үрнәк:  бара  -  хикәя фигыль,  хәзерге заманда,

 3 затта,  берлек санда,  барлыкта.

Күчерә-хикәя фигыль,хәзерге заманда,3 затта,берлек санда,барлыкта.

Үткән-хикәя фигыль,үткән заманда,3 затта,берлек санда, барлыкта.

Белмәячәк-хикәя фигыль,киләчәк заманда,3 затта, берлек санда,барлыкта.

VII.Уку эшчәнлеген йомгаклау.

Рефлексия.

1. Бу дәрестә син нәрсә белдең?

2.Син нәрсә эшләргә өйрәндең?

3. Син икенче дәрестә бүгенге дәреснең кайсы өлешләре кабатлануын теләр идең?

- Белемнәрне  бәяләү.

Мин барысын да аңлап бетермәдем.

Мин истә калдырдым.

Мин истә калдырдым һәм иптәшләремә дә ярдәм итә алам.

VIII.Өй эше

 131нче күнегү

-Бер-берегезгә матур сүзләр, рәхмәт әйтегез, уңышлар теләгез


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Ачык дәрес 2 б сыйныфы, рус төркеме. Тема: Билгеле үткән заман хикәя фигыль. Дәреслекнең авторы - И.Л. Литвинов.

Бу ачык дәрес И.Л. Литвинов дәреслеге буенча эшләнелде. Б у дәрес билгеле үткән заман хикәя фигыльне кабатлау дәресе....

3нче сыйныф ( татар төркемчәсе) Тема: «Фигыль» темасын кабатлау.

3нче  сыйныф (  татар  төркемчәсе)Тема:  «Фигыль»  темасын  кабатлау.Максат:1.   фигыль  турында  өйрәнгәннәрне  кабатлау...

Фигыль төркемчәләре: Исем фигыль.

Фигыль төркемчәләрен  кабатлау; исем   фигыльне искә төшерү; килеш һәм тартым белән төрләнешен истә калдыру...

3 класс план урока Тема: "Фигыль"

3 нче сыйныфның татар теле дәресенә "Фигыль" темасына дәрес планы...

Тема: Фигыль темасын кабатлау

7 сыйныфның татар төркемендә татар теле дәресе...

Татар теле дәресе эшкәртмәсе "Үткән заман хикәя фигыль.Билгеле үткән заман хикәя фигыль һәм аның зат-сан белән төрләнеше"

7нче сыйныф дәреслеге буенча төзелгән татар теле дәресе эшкәртмәсе түбәндәге программага нигезләнә: «Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларына татар теле: үрнәк гомуми программа V – 1Х сыйн...

Фигыль бүлеген кабатлау. Киләчәк заман хикәя фигыль.

Укучыларны киләчәк заман хикәя фигыль белән таныштыру, аны сорау куеп карап аерып алырга өйрәтү, фигыльләрне киләчәк заманга куя белү....