Фигыль бүлеген кабатлау. Киләчәк заман хикәя фигыль.
план-конспект урока

Укучыларны киләчәк заман хикәя фигыль белән таныштыру, аны сорау куеп карап аерып алырга өйрәтү, фигыльләрне киләчәк заманга куя белү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon dres_konspekty_3_syynyf.doc47 КБ

Предварительный просмотр:

I. Тема: “Фигыль» бүлеген ныгыту. Киләчәк заман хикәя фигыль.

II. Максат: 1) Укучыларны киләчәк заман хикәя фигыль белән таныштыру, аны сорау куеп карап аерып алырга өйрәтү, фигыльләрне киләчәк заманга куя белү.

        2) “Фигыль” бүлегендә алган белемнәрне гомумиләштереп кабатлау.

        3) Татар теле белән кызыксындыру.

III. Җиһазлау: дәреслек, карточкалар, биремнәр, автобус рәсеме, “өйләр”, сораулар, билетлар.

        IV. Дәрес барышы:

1. Оештыру моменты.

- Хәерле көн, балалар! Утырыгыз!

- Дәфтәрләрне ачып, бүгенге числоны, сыйныф эшен яздык.

2. Актуальләштерү.

- Балалар, мин бүген сезне сәяхәткә чакырам. Ә сәяхәтне без “Фигыль дөньясы”на кылырбыз!

- Сәяхәт итү өчен безгә “Фигыль” темасында алган белемнәребез кирәк булачак. Без сезнең белән төрле тукталышларга тукталырбыз, күп нәрсәгә өйрәнербез, нәрсәләр белүебезне күрсәтербез!

- Сәяхәткә җәяү генә барып булмас бит?! Мин сезгә хәзер табышмак әйтәм, ә аның җавабы – без утырып барачак транспортның исеме. Тыңлыйк!

        Бу нинди хикмәтле өй,

        Балаларны күп төии.

        Резин аяк киеме,

        Күп бензин ашый үзе.

        Ул нәрсә?

- Әйе, автобус! Ә автобуска утырыр өчен безгә билет кирәк. Минем кулымда билетлар бар, аларны үзегездә булдыру өчен сезгә акча белән түгел, ә белемнәрегез белән “түләргә” кирәк. Мин һәр билеттагы сорауны укыйм, ә сез кул күтәреп җавап бирәсез. Барыбыз да автобуска утырсын өчен, һәрберегезгә дә нык тырышырга кирәк!  

1) “Фигыль” дип нинди сүз төркеменә әйтәләр?

2) Фигыльнең нинди ике формасы бар?

3) Фигыльнең барлык формасы нинди эшне белдерә? Мисал әйт!

4) Фигыльнең юклык формасы нинди эшне белдерә? Мисал әйт!

5) Фигыльнең ничә заманы бар? Ниндиләр?

6) Хәзерге заман нинди сорауга җавап бирә?

7) Хәзерге заман нинди кушымчалар ярдәмендә ясала? Мисал әйт!

8) Үткән заман кайчан башкарылган эшне белдерә? Нинди сорауларга җавап бирә?

9) Үткән заман нинди кушымчалар ярдәмендә ясала?

10) Фигыльләр нәрсә белән төрләнә?

11) “Эзли” фигылен зат-сан белән төрләндер.

- Яхшы, балалар, булдырдыгыз! Киттек!

3. Яңа теманы аңлату.

- Безнең беренче тукталышыбыз – “Яңалык” дип атала. Яңалык – новость. Димәк, әле сез белми торган әйбер. Шуңа күрә, сезгә бик игътибарлы булырга кирәк!

- Тактага карыйбыз! Шигырьне сәнгатьле итеп укыйбыз!

        Әни утыртты гөлләр,

        Алар үсә зур булып.

        Утыралар ямь биреп,

        Бөтен өебез тулып.

        Хуш исле нәфис гөлләр

        Үсәрләр биек булып,

        Утырырлар ямь биреп,

        Бөтен өебез тулып.

  (Н. Гайсин)

- Әни нәрсәләр утырткан? Алар нишләгәннәр?

- Хәзер шигырьгә игътибар белән карап, хәзерге замандагы фигыльләрне табыгыз! (үсә, утыралар)

- Үткән заманда килгән фигыльне табыгыз! (утыртты)

- Тагын нинди фигыльләр калды? (үсәрләр, утырырлар)

- Алар нинди сорауга җавап бирә? (нишләрләр?)

- Нишләрләр соравы янына нинди сүз куеп карап була? (иртәгә, киләчәктә)

- Болар безнең киләчәктә буласы эшне белдерәләр. Аларны киләчәк заман хикәя фигыльләр диләр. Киләчәк заман нишләр? нишләячәк? сорауларына җавап бирә. Димәк, бер фигыльдән ничә киләчәк заман ясап була? (ике)

- Әйдәгез, үзебез ясап карыйк!

бар... (-ыр)        бар... (-ачак)

кил... (-ер)                                         кил... (-әчәк)

укы... (-р)                                          укы... (-ячак)

яз... (-ар)                                           сөйлә... (-ячәк)

үс... (-әр)

- Беренче баганада кайчан “-р” ялганган? (сүз сузыкка бетсә)

- Ә калган очракларда нинди кушымчалар ялганган? (“-ыр”, “-ер”, “-ар”,  “-әр”)

- Икенче баганада -ачак, -әчәк кайчан ялганган? (сүз тартыкка бетсә)

- Кайчан -ячак, -ячәк? (сүз сузыкка бетсә)

- Икенче тукталышка да килеп җиттек, ул “Сынамышлар аланы” дип атала. Җәя эчендәге фигыльләрне киләчәк заманга куеп укыйбыз һәм күчереп язабыз!

     Кыш суык булса, җәй җылы (бул).

     Сентябрьдә яшен яшьнәсә, көз җылы (кил).

     Болытлар түбән төшсә, яңгыр явар, (суыт).

4. Физминутка.

      Кышкы урманга кллдек,

      Матур урыннар күрдек.

      Тун кигән каен – уңда,

      Ямь-яшел чыршы – сулда.

      Кар бөртекләре оча,

      Әйләнеп җирне коча.

      Әнә куян сикерә,

      Ул бүредән элдертә,

      Без аннан да качабыз,

      Тапмас безне ул явыз.

      Аю бабай ял итә,

      Ә кошлар оча күктә.

5. Ныгыту.

- Өченче тукталышыбыз – “Төзүчеләр” урамы. Монда өч йорт бар. Аның берсенә - “үткән”, икенчесенә - “хәзерге”, өченчесенә - “киләчәк” дип язылган. Минем кулымда шушы йортларны төзер өчен “кирпечләр” бар. Аларның һәрберсенә бер фигыль язылган. Хәзер чиратлап минем яныма чыгасыз, бер “кирпечне” алып укыйсыз, сорау куясыз һөм тиешле йортка урнаштырасыз! Шул ук вакытта дәфтәрләрдә дә эш бара.

        үткән        хәзерге        киләчәк        

        укый, карады, килә, язар,  

                барган, сөйләячәк, сайрый,

                                көрәр, сораган, ясаячак,

        ашый, күрде.  

- Дүртенче тукталышыбыз – “Кызыклы сүзләр”. Мин җөмләләрне укыйм, сез аларны тактада да күрәсез, ә сез миңа шул җөмләләрдән фигыльләрне табып әйтергә тиешсез.

а) Кар сулары чылтырап ага,

    Безгә килде Нәҗип ага.

б) Апа тышта элә кер,

    Ә, син, әйдә, өйгә кер!

в) Килеп җитте инде яз,

    Диктантны “бишлегә” яз!

г) Сызлап тора минем тез,

    Шакмакларны тизрәк тез!

- Ни өчен бу тукталыш шулай аталды икән?

- Бертөрле әйтелеп, бертөрле ишетелгән, ләкин мәгънәләре төрле булган сүзләр ничек атала? (омоним)

- Яхшы, менә соңгы тукталышка да килеп җиткәнбез. Ул ничек атала? (“Кичә, бүген, иртәгә”)

- Сезнең алдыгызда фигыльләр язылган карточка бар. Сез аларны өч төркемгә бүлеп язасыз (тактага да чиратлап чыгып эшлиләр).

- Молодцы, балалар! Булдырдыгыз! Без сәяхәтебезне уңышлы гына тәмамладык.

6. Өй зше.

- Дәреслекнең 107 битендәге сорауларга телдән җавап әзерлибез.

7. Йомгаклау.

- Сезгә безнең сәяхәтебез ошадымы?

- Без нинди дөньяга сәяхәт кылдык?

- Нинди яңалык белдегез?

- Киләчәк заман нинди сорауларга җавап бирә?

- Ул нинди кушымчалар ярдәмендә ясала?

- Ярый, быелга безгә киләчәк заман турында шушы белемнәр җитеп торыр, ә икенче елга без аны ныклабрак өйрәнербез!

8. Билге кую.

  Актив укучыларга билгеләр куела.

 

                     

                  


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Фонетика бүлеген кабатлау

Бу дидактик материал дәрестә укучыларның белемен кыска вакыт эчендә тикшереп алу өчен кулланыла. Турыпочтаклык турылыры кисеп алынып,,шул турыга  төшеп калган сүзләр языла.Материал шаблон ясап куллану...

Хәзерге заман һәм билгеле үткән заман хикәя фигыль (карточка)

Максатлар:1)лексик тема буенча укучыларның белемнәрен тулыландыру, ныгыту;                                  ...

Лексикология һәм сөйләм культурасы бүлеген кабатлау.

"Лексикология һәм сөйләм культурасын кабатлау" темасы буенча 5 сыйныфка ачык дәрес эшкәртмәсе....

Лексикология һәм сөйләм культурасы бүлеген кабатлау. Презентация.

"Лексикология  һәм сөйләм культурасы бүлеген кабатлау" темасына презентация....

Лексикология һәм сөйләм культурасы бүлеген кабатлау һәм ныгыту

Дәреснең максаты: а) белем бирү : Лексикология һәм сөйләм культурасы бүлеген кабатлау һәм  ныгыту өстендә эш, антоним, омоним, синонимнарның сөйләмдәге әһәмиятен ачыклауга ярдәм итү.б) Фикер...

Татар теле дәресе эшкәртмәсе "Үткән заман хикәя фигыль.Билгеле үткән заман хикәя фигыль һәм аның зат-сан белән төрләнеше"

7нче сыйныф дәреслеге буенча төзелгән татар теле дәресе эшкәртмәсе түбәндәге программага нигезләнә: «Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларына татар теле: үрнәк гомуми программа V – 1Х сыйн...