Ачык дәрес 2 б сыйныфы, рус төркеме. Тема: Билгеле үткән заман хикәя фигыль. Дәреслекнең авторы - И.Л. Литвинов.
план-конспект урока на тему

Габдулвалиева Рамзия Наилевна

Бу ачык дәрес И.Л. Литвинов дәреслеге буенча эшләнелде. Б у дәрес билгеле үткән заман хикәя фигыльне кабатлау дәресе.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл prezentaciya.pptx137.86 КБ
Файл achyk_dres.docx21.26 КБ

Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Ачык д әрес

Слайд 2

Н ИШЛӘДЕ? – ЧТО СДЕЛАЛ? ЧТО ДЕЛАЛ? -ДЫ;-ДЕ -ТЫ; -ТЕ

Слайд 3

Это надо знат ь ! - ды;-ты к твердым словам - де;-те к мягким словам - ты;-те после глухих согласных - ды;-де после звонких согласных и гласных

Слайд 4

Бар! Яз! Кил! Уйна! Җырла! Сөйлә ! Утыр ! Бас! Кайт! Кит ! Укы! Йокла!

Слайд 5

Үсә Тота Уяна Сикерә Бара Бирә Эчә Яза Эшли Карый Чистарта Тели -ДЫ -ДЕ -ТЫ -ТЕ

Слайд 6

Тизәйткеч. Хәдичә, Хәдичә Бер самавыр чәй эчә!

Слайд 8

С үзлек эше. Алып кайтты – принес Егылып төште – упал Яз көне - весной

Слайд 9

КОШ БАЛАСЫ . Малай урманга барды. Анда ул кош баласын тапты . Кош баласы агачтан егылып төште . Малай аны өйгә алып кайтты. Кош баласы ашады һәм йоклады. Яз көне кош баласы үсте һәм урманга очты.

Слайд 10

Өй эше. 129 нчы бит, 1 нче күнегү!



Предварительный просмотр:

Ачык дәрес

2 б сыйныфы, рус төркеме.

Тема: Билгеле үткән заман хикәя фигыль.

Дәреслекнең авторы -  И.Л. Литвинов.

Казан шәһәре Совет районы

175 нче мәктәп

Габделвәлиева Рәмзия Наилевна

2013

Ачык дәрес

2 нче сыйныф,рус төркеме.

Дәреснең темасы               Билгеле үткән заман хикәя фигыль

Максат :

1) Билгеле үткән заман хикәя фигыль темасын кабатлау,ныгыту.

2) Билгеле үткән заман хикәя фигыль кушымчаларын дөрес ялгау, билгеле үткән заман хикәя фигыльләрне дөрес куллану һәм тәрҗемә итү.

3)Кошларга мәхәббәт уяту.

Җиһазлау: интерактив такта,туп, презентация.

Дәрес барышы:

  1. Актуальләштерү.
  1. Дәресне оештыру
  2. Исәнләшү , фонетик зарядка
  3. Дежур укучы белән әңгәмә
  4. Укучылар белән әңгәмә
  5. Өй эшен тикшерү. 129 нчы бит, 5 нче күнегү.

Син иртәне ничек үткәрдең?(хикәя)

  1. Яңа дәрес материалы өстендә эш.

Слайдлар белән эшләү.

1. Нишләде? соравын  искә төшерү.(1 нче слайд)  

-ды;-де;-ты;те  кушымчаларын искә төшерү.

2. Кагыйдәне искә төшерү.(2 нче слайд)

Моны белергә кирәк!

-ды;-ты               к твердым словам

-де;-те                к мягким словам

-ты;-те                после глухих согласных

-ды;-де               после звонких   ,  согласных и гласных

3. Бирелгән фигыльләргә –ды,-де;-ты,-те кушымчаларын ялгау һәм тәрҗемә итү(3 нче слайд)

Бар!

Яз!

Кил!

Уйна!

Җырла!

Сөйлә !

Утыр !

Бас!

Кайт!

Кит !

Укы!

Йокла!

4. Нинди сүз кайсы йортта яши?(4 нче слайд)

Дүрт йорт рәсеменә кушымчалар язылган . Бирелгән фигыльләргә тиешле кушымчаларны ялгап , йортларга урнаштырырга кирәк .

Үсә

Тота

Уяна

Сикерә

Бара

Бирә

Эчә

Яза

Эшли

Карый

Чистарта

Тели

5. Физкультминут

6. Тизәйткечне өйрәнү: (5 нче слайд)

Рәсем буенча әңгәмә үткәрү.

-   Укучылар, бу кем?  

-     Бу кыз.

-   Кызнын исеме ничек?

-   Кызнын исеме Хәдичә.

-  Ул нишли?

-  Ул чәй эчә.

-  Ул ничә самовыр чәй эчә?

- Бер.

-  Әйдәгез , хәзер, укучылар, бу тизәйткечне ятлыйбыз. Аны бик тиз әйтергә кирзк.

Хәдичә,Хәдичә

Бер самавыр чәй эчә

Ә хәзер эчә сүзен үткән заманга үзгәртегез. Ничек була? Нинди кушымча ялгадыгыз ? Әйе, дөрес.  Эчте.

7. Сорауларга җавап бирү.

- Ә сез иртән чәй эчәсезме?

-Чәй тәмлеме? Чәйне нәрсә белән эчәсез?

8.Туп белән  уйнау.( 1 укучы фигыль әйтә һәм тупны икенче укучыга бирә. Икенче укучы бу сүзне үткән заманга үзгәртә)

  1. Ныгыту.
  1. 1 нче күнегү,128 нче бит (телдән)
  2. Такта янында эшләү. Командага бүленү

Фигыльләргә кушымчалар ялгау. Кайсы команда тизрәк кушымчаларны ялгый?

1 нче команда.        2 нче команда.

Әйт

Ишет

Капла

Бир

Ю

Укы

Ятла

Чистарт

Кайт

Кит

Сора

Бар

Ки

Уйна

Сөрт

Тыңла

  1. “Кош баласы” тексты өстендә эш.

-Кош рәсеме буенча әңәмә(6 нчы слайд)

-Сүзлек эше.(7 нче слайд)

-“Кош баласы” тексты өстендә эш. ( Текстны уку, тәрҗемә итү). (8 нче слайд)

-Ә сез,укучылар,кошларга булышасызмы?Ничек булышасыз?

        4.-Эш дәфтәрләрендә эшләү.

  1. Йомгаклау.
  1. Дәрескә йомгак ясау, билге кую
  2. Өй эше. 129 нчы бит,1 нче күнегү .(9 нчы слайд)

       


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Хәзерге һәм билгеле үткән заман хикәя фигыль.

МаксаМаксатлар:1)лексик тема буенча укучыларның белемнәрен тулыландыру, ныгыту;2)грамматик материалны сөйләмдә куллануга ирешү,укучыларның фикер йөртү күнекмәләрен үстерү;      ...

Хәзерге заман һәм билгеле үткән заман хикәя фигыль (карточка)

Максатлар:1)лексик тема буенча укучыларның белемнәрен тулыландыру, ныгыту;                                  ...

Тема : Билгеле үткән заман хикәя фигыль. (2 сыйныф, рус төркеме)

ДӘРЕС ТЕМАСЫ :   Билгеле үткән заман хикәя фигыль.МАКСАТ :  1.     Билгеле үткән заман хикәя фигыль темасын кабатлау,ныгыту.2.     Билгеле ү...

Татар теле дәресе. 5 класс Тема "Билгеле үткән заман хикәя фигыль"

5 нче сыйныфның рус төркеме өчен дәрескә технологик карта....

«Билгеле үткән заман хикәя фигыль» ачык дәрес

7 нче сыйныф укучылары фигыльнең тагын бер формасы –  билгеле үткән заман хикәя фигыль белән танышалар. Бу форманың кушымчаларын дөрес  ялгау,  сөйләмдә куллану өстендә төрле алым...

Татар теле дәресе эшкәртмәсе "Үткән заман хикәя фигыль.Билгеле үткән заман хикәя фигыль һәм аның зат-сан белән төрләнеше"

7нче сыйныф дәреслеге буенча төзелгән татар теле дәресе эшкәртмәсе түбәндәге программага нигезләнә: «Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларына татар теле: үрнәк гомуми программа V – 1Х сыйн...