Билгеле үткән заман хикәя фигыль
план-конспект урока (7 класс) на тему

Шарифуллина Залифа Флюновна

План-конспект урока

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Билгеле үткән заман хикәя фигыль19.79 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Билгеле үткән заман хикәя фигыль.

Дәрес максаты:

1.Белем бирү максаты:Үткән заман хикәя фигыльнең төрен ачу, аның төп грамматик билгеләрен ачыклау, билгеләмәне формалаштыру

2.Фикер сәләтен үстерү максаты :Телдән һәм язма сөйләмдә билгеле үткән заман хикәя фигыльне табу күнекмәсен үстерүгә шартлар тудыру.Укучыларның иҗади фикерләү сәләтен, үз-үзеңә бәя бирү мөмкинлекләрен үстерүгә шартлар тудыру.

         3.Тәрбияви максат: аралашу, коллективта дустанә хезмәттәшлек итү            

          күнекмәләре  формалаштыру. Табигатькә мәхәббәт тәрбияләү.  

Җиһазлау:  Асылгәрәева Р.Ә. Татар теле. 7 нче класс.- Казан: “Мәгариф”нәшрияты, 2010

( 66-68 бит ), проектор, карточкалар, домино, лото.

Дәрес тибы: яңа төшенчәләр формалаштыру.

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

Предмет буенча:

- билгеле үткән заман хикәя фигыльне белү;

-билгеле үткән заман хикәя фигыльгә сорау куя белү;

-тоташ сөйләмнән билгеле үткән заман хикәя фигыльне таба белү;

-башка төр фигыльләрдән аера белү;

-зат-сан, барлык-юклык белән төрләндерә белү белү;

Метапредмет:

Регулятив:

-уку мәсьәләсен кабул итү һәм дәрес дәвамында шуның буенча эшләү;

-куелган мәсьәлә нигезендә үз эшчәнлегеңне планлаштыру.

Танып –белү:

-куелган мәсьәләне чишүдә алгоритмны куллана белү;

-үз фикереңне формалаштыра белү;

-өлешләрдән бербөтенне төзи белү;

-гомумиләштерү.

Коммуникатив:

-хезмәттәшлектә башкаларның фикерен исәптә тоту һәм карашыңны яклый белү;

- үз фикереңне һәм карашыңны формалаштыру;

- уртак нәтиҗәгә килү.

Дәрес планы.

I.Оештыру.

1. Уңай психологик халәт тудыру.

  1. Укучылар белән исәнләшү.

II.Белемнәрне актуальләштерү.

-Әйдәгез, алдагы дәресләрдә өйрәнгәннәрне искә төшереп китик әле. Кем нәрсә хәтерли?

-Без боерык һәм хикәя фигыльләрне өйрәндек. Боерык фигыль барлык-юклык һәм зат-сан белән төрләнә. Хикәя фигыль барлык-юклык, зат-сан һәм заман белән төрләнә.

-Бик дөрес. Хикәя фигыльнең нинди заманын өйрәндек?

-Хәзерге заман хикәя фигыльне өйрәндек.

  1. Өй эшләрен тикшерү.

А)114 нче күнегү, хәзерге заман кушымчаларын куеп языгыз.

Җәйнең матур киче килә,

Алтын сибеп кояш иңә,

Тирсә буен комга күмә,

Ә егетләр ат эчертә,

Шаулап аккан улактан

Сызгырып ат сугара,

Матур кызлар су ала.

Бер карасаң ояла,

Бер карасаң елмая,

Чулпан кебек ерактан.(Ш.Маннур)

Б) 66 нчы бит, сорауларга җавап бирегез

     III.Авырлыкның урынын һәм сәбәбен ачыклау.

Укучылар, бүгенге өйрәнәсе темабызны белер өчен, экранга карагыз әле!

Җәйнең матур киче килде,

Алтын сибеп кояш иңде,

Тирсә буен комга күмде,

Ә егетләр ат эчертте,

Шаулап аккан улактан

Сызгырып ат сугарды,

Матур кызлар су алды.

Бер карасаң оялды,

Бер карасаң елмайды,

Чулпан кебек ерактан.(Ш.Маннур)

-Балалар, бу шигырь сезгә танышмы?

-Әйе.

-Уйлап карагыз әле, нәрсә белән аерылалар алар?

-Заман белән. Өй эшендә хәзерге заманда сүз бара иде, икенчесендә үткән заманда.

-Дөрес. Димәк, бүгенге темабыз нинди булыр икән?

-Үткән заман.

IV. Авырлыктан чыгу юлының проектын төзү.

- Димәк, үткән заман хикәя фигыльне өйрәнәчәкбез. Ә хәзер үткән заман хикәя фигыльнең төгәл мәгънәсен чыгарып карыйк инде.Ул нәрсәне белдерә? Тактадагы  җөмләләрне чагыштырып, җөмлә кисәкләре ягыннан тикшереп кагыйдә чыгарыгыз .

Ул Казаннан кайтты.           Ул Казаннан кайткан.

Ул Казаннан кайтмады.        Ул Казаннан кайтмаган.

(Төркемнәрдә эшлибез, кагыйдәне кем төгәлрәк формалаштыра алыр икән?)

 Экрандагы эталон буенча тикшерегез.

Үткән заман хикәя фигыль сөйләп торган вакыттан алда булган эш, хәл, хәрәкәтне белдерә.Татар телендә ике төре бар: билгеле һәм билгесез үткән заман.

Барлыкта һәм юклыкта була, зат-сан белән төрләнә,

–ды,- де,- ты,-те

-ган, -гән, -кан, -кән

кушымчалары кушып ясала,

җөмләдә хәбәр булып килә.

Җаваплар тыңлана. Балалар, экрандагы кагыйдә белән үзегезнекен тикшерегез.Сез кагыйдәгездә нәрсә билгели алмадыгыз?

-Билгеле һәм билгесез икәнен.

-Җөмләләрегезгә кабат карап , фикерләшеп алыгыз әле.

-Беренче җөмлә билгеле үткән заман , икенчесе билгесез дип уйлыйбыз.

-Дөрес.

V.Төзегән проектны тормышка ашыру.

-Укучылар, без аларны аерым өйрәнәбез. Бүген билгеле үткән заман хикәя фигыльгә тукталырбыз.Дәфтәрләрегезгә бүгенге числоны язып куегыз.Әйдәгез, үзегез чыгарган кагыйдәләргә таянып карточкалардагы мисалларны анализлап алыйк.

                                      Төлке.

                                    (рус халык әкияте)

-Колаклар ,сез нишләдегез? – Без тыңладык, тыңладык.

-Күзләр сез нишләдегез?      - Без карадык, без бактык.

-Аяклар, сез нишләдегез? –Без йөгермәдек, без чаптык.

-Ә син , койрык, ни кылдың? – Чабарга җайсыз булдым.

Тыңладык-. хикәя фигыль, билгеле үткән заман, I зат , күплек санда, барлыкта, җөмләдә хәбәр.

Йөгермәдек- хикәя фигыль, билгеле үткән заман, I зат , күплек санда, юклыкта, җөмләдә хәбәр.Эталон буенча тикшерегез.(Үзбәя)

VI.Беренчел ныгыту.

Хәзер төркемнәрдә уеннар уйнап алыйк. Беренче уен лото дип атала. Бирелгән лотоларны кайсы төркем тизрәк һәм дөрес итеп җыяр икән.

I зат   җырлады-м                                                    I зат җырлады-к

II зат   җырлады-ң                                                   II зат җырлады-гыз

III зат   җырлады                                                     III зат җырлады-лар

I зат   биеде-м                                                    I зат биеде-к

II зат   биеде-ң                                                   II зат биеде-гез

III зат   биеде                                                     III зат биеде-ләр

(Эталон буенча тикшерегез, нәтиҗә ясагыз). Үзбәя.

Икенче уен домино. Бирелгән доминоларны парлап куярга кирәк.

Ат-кешнәде

Бал корты –безелдәде

Сыер –мөгрәде

Песи –мияулады

Үрдәк бакылдады

Чыпчык-чыркылдады

Сандугач –сайрады

Эт-  өрде

Бүре- улады

Әтәч –кычкырды

(Эталон буенча тикшерегез, нәтиҗә ясагыз). Үзбәя.

VII.Мөстәкыйль эш.

118 нче күнегү, үткән заман хикәя фигыльләрне күчереп алыгыз, зат-санын билгеләгез.

Көлде- III зат ,берлек санда  

Булды- III зат , берлек санда    

Көлмәде- III зат, берлек санда    

Чапмады- III зат , берлек санда    

Җырлады- III зат , берлек санда    

Биеде- III зат, берлек санда    

Бетте- III зат, берлек санда    

Чаптылар- III зат,күплек санда.

(Эталон буенча тикшерегез. Үзбәя.)

VIII.Белем системасына кертү һәм кабатлау.

Укучылар билгеле үткән заман хикәя фигыльләрне сез җөмләләрдә кулланасызмы? Кайсы вакытларда кулланасыз?

-Эшләнгән эшләрне хәбәр иткәндә.

-Дөрес. Балалар мин сезгә 1 ситуация тәкъдим итәм. Әти – әниегез эшкә китәр алдыннан сезгә эш кушып калдырды. Алар арып- талып кайттылар,хәзер сезгә эшләнгән эшләрегезгә отчет ясарга кирәк.

Төркемнәрдә эшлибез.(Үзбәя.)

   

IX.Рефлексия.

Дәресебез ахырына якынлашты.Өй эше язабыз.

1. 119 нчы күнегү, фигыльләрне табып, заманын, зат-санын билгеләгез.

2. 68 нче бит, сорауларга җавап бирергә.

3. ”Көзге эшләр тәмамланды” темасына кечкенә күләмле хикәя язарга.

Укучылар, без сезнең белән нинди тема өйрәндек?Аның ничә төре бар? Алар нәрсәләр белән төрләнәләр? Тема аңлашылдымы? Авырлыклар булдымы?

Димәк, бу теманы үзләштереп белем алдыгыз, үткән заман хикәя фигыльне үз сөйләмегездә урынлы файдалана алырсыз дип уйлыйм.

Дәресебез тәмам. Сау булыгыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Хәзерге һәм билгеле үткән заман хикәя фигыль.

МаксаМаксатлар:1)лексик тема буенча укучыларның белемнәрен тулыландыру, ныгыту;2)грамматик материалны сөйләмдә куллануга ирешү,укучыларның фикер йөртү күнекмәләрен үстерү;      ...

Хәзерге заман һәм билгеле үткән заман хикәя фигыль (карточка)

Максатлар:1)лексик тема буенча укучыларның белемнәрен тулыландыру, ныгыту;                                  ...

Ачык дәрес 2 б сыйныфы, рус төркеме. Тема: Билгеле үткән заман хикәя фигыль. Дәреслекнең авторы - И.Л. Литвинов.

Бу ачык дәрес И.Л. Литвинов дәреслеге буенча эшләнелде. Б у дәрес билгеле үткән заман хикәя фигыльне кабатлау дәресе....

Тема : Билгеле үткән заман хикәя фигыль. (2 сыйныф, рус төркеме)

ДӘРЕС ТЕМАСЫ :   Билгеле үткән заман хикәя фигыль.МАКСАТ :  1.     Билгеле үткән заман хикәя фигыль темасын кабатлау,ныгыту.2.     Билгеле ү...

Билгеле үткән заман хикәя фигыль

-ды -де:    ¨Если основа оканчивается на гласный или звонкий согласный¨например:  бар-ды, кил-де   -ты  -те:  ¨Если основа оканчивается на гласный или звон...

Татар теле дәресе эшкәртмәсе "Үткән заман хикәя фигыль.Билгеле үткән заман хикәя фигыль һәм аның зат-сан белән төрләнеше"

7нче сыйныф дәреслеге буенча төзелгән татар теле дәресе эшкәртмәсе түбәндәге программага нигезләнә: «Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларына татар теле: үрнәк гомуми программа V – 1Х сыйн...