Хәзерге һәм билгеле үткән заман хикәя фигыль.
методическая разработка (6 класс) по теме

Шекаева Надия Фаязовна

 

Макса

Максатлар:1)лексик тема буенча укучыларның белемнәрен тулыландыру, ныгыту;

2)грамматик материалны сөйләмдә куллануга ирешү,укучыларның фикер йөртү күнекмәләрен үстерү;

                                                                             3)милли йолаларга уңай мөнәсәбәт, ихтирам хисе тәрбияләү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл hzerge_zaman_hm_bilgele_utkn_zaman_hikya_figyllr.docx18.12 КБ

Предварительный просмотр:

Хәзерге заман һәм билгеле үткән заман хикәя фигыльләр.(Барлык формасы)          

Максатлар:1)лексик тема буенча укучыларның белемнәрен тулыландыру, ныгыту;

2)грамматик материалны сөйләмдә куллануга ирешү,укучыларның фикер йөртү күнекмәләрен үстерү;

3)милли йолаларга уңай мөнәсәбәт, ихтирам хисе тәрбияләү.

Дәрес тибы: лексик һәм грамматик күнекмәләрне камилләштерү.

Дәресне җиһазлау: карточкалар,  дәреслек, медиапроектор.

Дәрес барышы.

1.Оештыру.

Дежур укучыны тыңлау. Дәреснең темасы, максатлары турында әйтү.

2.Әңгәмә кору.

Син кайда яшисең?Нинди урамда яшисең?Син йортта яшисеңме , әллә фатирда яшисеңме?Ничәнче мәктәптә укыйсың?Әти-әниең кайда укыдылар?Әтиең кайда эшли?Әниең кайда эшли?Син нәрсә яратасың?

3.Аудирование.

Артык сүзне табарга.

Укый, җырлый, бара, кайта, күрә, утыра, кызыл, сөйли, яза, ярата, йоклый, ашый.

-Бу сүзләр нинди темага карый?

4.Төп өлеш.

-Укучылар, бүген без фигыльләрнең хәзерге һәм билгеле үткән заман формаларын кабатлыйбыз, ныгытабыз.Дәрес бәйге формасында узачак.Дәрестә төрле этаплар булачак.Күбрәк балл  җыйган команда җиңәчәк.Мин сезгә уңышлар телим.

I этап.”Искә төшер “тукталышы.Балалар , хәзерге заман һәм билгеле үткән заман хикәя  ф-ң аффиксларын  командадан берәр укучы тактада яза, ә сез карточкалардагы биремнәрне үтисез.

“Тапкырлар”ком.                                      “Зирәкләр”ком.

Фигыльләр

Хәзерге з.

Билгеле ү.з.

Фигыльләр

Хәзерге з.

Билгеле ү.з.

Кара!

җырла!

Уйла!

Сөйлә!

Кил!

Кайт!

Бие!

Җый!

Утыр!

Бар!

Бир!

Яз!

Бас!

Әйт!

II этап.”Халык авыз иҗаты”-“Фольклор”тукталышы.

1нче слайд.Экранда табышмаклар язылган.Табышмаклардагы  хәзерге заман фигыльләрне билгеле үткән заманда һәм киресенчә әйтергә.Табышмакларның җавапларын табарга.

Тапкырлар”ком.                                                         “Зирәкләр”ком.

а)Аяксыз-кулсыз капка ача,                                       а)Көзен туа, язын үлә.(Боз)

Ача да артына кача.(Җил)

б)Кечкенә генә, матур гына,                                     б)Ак сыер торып китте,

Җир астыннан чыкты,                                                 Кара сыер ятып калды.

Кызыл бүрек трапты.(Гөмбә)                                               (Кыш,Җәй).

2нче слайд.Мәкальләр.1нче  ком.фигыльләрне хәзерге заманда, 2 нче ком.билгеле үткән заманда әйтә.Төрле заманнарда язып бирергә.

Олыларны хөрмәт ит,

Кечкенәләргә шәфкать ит.

Тырышлык бәхет китерер,

Ялкаулык ачтан үтерер.

III этап.”Сорауларга җавап бир!”тукталышы.

3 нче слайд.(Рәсемнәр)

Алар нишли?нишләде?                                           Алар нишли?нишләде?

Әтәч кычкыра,кычкырды                                      Сандугач сайрый,сайрады.

Сыер ..., ... .                                                              Эт ..., ... .

Чыпчык ..., ... .                                                          Тавык ...,  ... .

Яңгыр ..., ... .                                                            Җил ..., ... .

Чишмә ..., ... .                                                            Елга ..., ... .

Арыш ..., ... .                                                             Бодай ..., ... .      

IV этап.”Телчеләр” тукталышы.  Дәреслек белән эшләү.(70 нче бит,5 нче күнегү)  

Укучылар текстны укыйлар, сорауларга җавап бирәләр , биремнәрне үтиләр.

4 нче слайд.

-Текст нәрсә турында?(Казлар турында, каз өмәсе турында).

5нче слайд.

-Каз мамыгыннан нәрсәләр ясыйлар?(Мендәр,түшәк ясыйлар).

6нчы слайд.

-Каз итеннән нәрсәләр пешерәләр?(Төрле ризыклар, бәлешләр пешерәләр).

Тексттан фигыльләрне табып, хәзерге заманда, билгеле үткән заманда үзгәртеп әйтергә.

V этап.”Без-яшь  язучылар” тукталышы.

7 нче слайд. Экранда сурәтле рәсем.Командалар 7-8 җөмләле текстлар төзергә тиеш.

Шул арада фигыльләрнең төрләнешен кабатлау.Тактада төрләндерү: сорый, алды; Сорады, ала.

Биремнәр, эшләр жюрига тапшырыла, баллар куела, хаталар төзәтелә.Шул рәвешле , укучылар фигыльләрне сөйләмдә кулланырга өйрәнәләр.

5.Нәтиҗә  ясау.

6.Билгеләр кую.

 7. Дәресне йомгаклау.                                          


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Хәзерге заман һәм билгеле үткән заман хикәя фигыль (карточка)

Максатлар:1)лексик тема буенча укучыларның белемнәрен тулыландыру, ныгыту;                                  ...

Ачык дәрес 2 б сыйныфы, рус төркеме. Тема: Билгеле үткән заман хикәя фигыль. Дәреслекнең авторы - И.Л. Литвинов.

Бу ачык дәрес И.Л. Литвинов дәреслеге буенча эшләнелде. Б у дәрес билгеле үткән заман хикәя фигыльне кабатлау дәресе....

Тема : Билгеле үткән заман хикәя фигыль. (2 сыйныф, рус төркеме)

ДӘРЕС ТЕМАСЫ :   Билгеле үткән заман хикәя фигыль.МАКСАТ :  1.     Билгеле үткән заман хикәя фигыль темасын кабатлау,ныгыту.2.     Билгеле ү...

Билгеле үткән заман хикәя фигыль

-ды -де:    ¨Если основа оканчивается на гласный или звонкий согласный¨например:  бар-ды, кил-де   -ты  -те:  ¨Если основа оканчивается на гласный или звон...

Татар теле дәресе эшкәртмәсе "Үткән заман хикәя фигыль.Билгеле үткән заман хикәя фигыль һәм аның зат-сан белән төрләнеше"

7нче сыйныф дәреслеге буенча төзелгән татар теле дәресе эшкәртмәсе түбәндәге программага нигезләнә: «Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларына татар теле: үрнәк гомуми программа V – 1Х сыйн...