«Билгеле үткән заман хикәя фигыль» ачык дәрес
план-конспект урока (7 класс) на тему

7 нче сыйныф укучылары фигыльнең тагын бер формасы –  билгеле үткән заман хикәя фигыль белән танышалар. Бу форманың кушымчаларын дөрес  ялгау,  сөйләмдә куллану өстендә төрле алымнар кулланып эшлиләр.

Дәрес барышында пөхтәлеккә, тәртипкә өйрәтү кызыл җеп булып уза.

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл bilgele_utkn_zaman_hikya_figyl_achyk_dres.docx28.74 КБ

Предварительный просмотр:

ГБОУ ”Елабужская школа №7 для детей с ограниченными возможностями здоровья”

Название: «Билгеле үткән заман хикәя фигыль.»

                  (7 нче сыйныфта ачык дәрес)

 

Автор: Ванюшева З.И.

                                                                учитель татарского языка и литературы

2016 г .

МАКСАТ :   

  1. Билгеле үткән заман хикәя фигыль белән танышу.
  2. Билгеле үткән заман хикәя фигыль кушымчаларын дөрес  ялгау, билгеле заман хикәя фигыльләрне дөрес куллану һәм тәрҗемә итү.
  3. Укучыларны пөхтәлеккә, тәртипкә өйрәтү.

МЕТОД – АЛЫМНАР : аңлату – күрсәтү , сүзлек белән эш , тәрҗемә эше , сорау – җавап , әңгәмә, интерактив тактада эш.

ДӘРЕС ТИБЫ : Белем һәм күнекмәләрне камилләштерү .

ҖИҺАЗЛАУ : тема буенча презентация Power Point,  интерактив такта ( яки экран ).

Дәрес барышы:

I . Оештыру. Дәрестә уңай психологик халәт тудыру.  

  1. Исәнләшү. 2 нче слайд

–Басыгыз!

-Исәнмесез,укучылар! Хәерле  көн!

- Исәнмесез, укытучы апа. Хәерле көн.

Балалар чәчәк таҗлары ясап, кулларын күтәрәләр.

Аяк очларына басалар һәм аякларын дөрес куялар. Бер-берсенә елмаялар,  – Исәнме, дустым!

  • Утырыгыз!

    2.  Дежур укучы белән әңгәмә.

- Бүген сыйныфта кем дежур?

- Бүген сыйныфта мин дежур. Сыйныфта барсы да. (Диана юк.) Бүген 26 нчы  гыйнвар. Урамда көн салкын. Хәзер кыш. 3 нче слайд

- Бүген  ничәнче число?
- Урамда көн  нинди?

- Урамда көн салкын. Хәзер кыш. 

3. Өй эшен тикшерү. (117 бит 2 күнегү)    4 нче слайд

II . Актуальләштерү.

  1. Интерактив тактада эш.  5 нче слайд

Укытучы: Бу агач. Таныш булган сүзләрдән сорауны табыгыз,  агачка беркетегез. Башка таныш сүзләрне табыгыз,  агачка беркетегез.(Знакомые слова прикрепляем к дереву.) Таныш булмаганнарын  урынында калдырыгыз. (Незнакомые оставляем на месте).

Кил! ,Ял ит! , Төш!, Телә!, Көл!,  Котла! Капла!, Ишет!,  Ул нишли? Оша!,Күрсәт!, Ул нишләде? (Боерык фигыль, Хәзерге заман хикәя фигыль, х. з. х. ф. юклык формасы)

Нинди сүз калды? Яңа сүзне әйтегез. (Балалар укыйлар. Яңа сүзне таныйлар.)

  1. Уку мәсьәләсен кую.    5 нче слайд
  • Нинди сорау? (Нишләде?)
  1. 123 бит 2 күнегү (телдән) 6 нчы слайд
  • Димәк ,без бүген что делал?, что сделал?  соравына дөрес җавап бирәбез.
  • Что делал? Что сделал? соравы  ничек тәрҗемә итәбез?

Укытучы:  Закончите предложения: 7 нче слайд

  • Если действие происходит сейчас, то... (настоящее время глагола)
  • - Если действие произошло, то это... (прошедшее время глагола)
  •  Тема нашего урока: Билгеле үткән заман хикәя фигыль. Определённое прошедшее время глагола.
  1. Уку мәсьәләсен чишү.

3 нче күнегү

а) Телдән

ә) Күчереп язу. (Матур язу күнегүе.)

Скажи, что: ты поздравил учителя с днём знаний;

3. Ситуатив күнегү. (Презентация ) Телдән    8 нче слайд

Скажи, что:

- тебе понравилось это предложение;

- ты пожелал другу хорошего дня;

4. Физпауза    9 нчы слайд

  1. Уң ягымда дустым бар, дустым бар,

Сул ягымда дустым бар, дустым бар.

Түгәрәк, түгәрәк, нинди матур түгәрәк. – 2 тапкыр

Музыка

  1. Уң ягымда дустым бар, дустым бар,

Сул ягымда дустым бар, дустым бар.

Без шатлык таратабыз, җырларга яратабыз. – 2 тапкыр

Музыка

  1. Уң ягымда дустым бар, дустым бар,

Сул ягымда дустым бар, дустым бар.

Түгәрәк, түгәрәк, нинди матур түгәрәк.

5. Яңа белем һәм күнекмәләрне куллану.

4 нче күнегү 10 нчы слайд

а) Интерактив такта.

ә) 4 нче күнегү (Укучылар үзләре эшлиләр)

6. Дәресне йомгаклау. 11 нче слайд

  1. Рефлексия. (Сорауларга җавап бирегез.)
  • Что делал? Что сделал?
  • Үткән заман хикәя фигыль кушымчалары нинди?
  • Кушымчаларны нәрсәгә ялгыйбыз? (К чему добавляем окончание  опеделенного прошедшего времени?)

7. Өйгә эш.  123 бит 5 күнегү

    7.   Сез хәзер үз эшегезне бәялисез.

8. Басыгыз. Дәрес тәмам.



По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Хәзерге һәм билгеле үткән заман хикәя фигыль.

МаксаМаксатлар:1)лексик тема буенча укучыларның белемнәрен тулыландыру, ныгыту;2)грамматик материалны сөйләмдә куллануга ирешү,укучыларның фикер йөртү күнекмәләрен үстерү;      ...

Хәзерге заман һәм билгеле үткән заман хикәя фигыль (карточка)

Максатлар:1)лексик тема буенча укучыларның белемнәрен тулыландыру, ныгыту;                                  ...

Ачык дәрес 2 б сыйныфы, рус төркеме. Тема: Билгеле үткән заман хикәя фигыль. Дәреслекнең авторы - И.Л. Литвинов.

Бу ачык дәрес И.Л. Литвинов дәреслеге буенча эшләнелде. Б у дәрес билгеле үткән заман хикәя фигыльне кабатлау дәресе....

Тема : Билгеле үткән заман хикәя фигыль. (2 сыйныф, рус төркеме)

ДӘРЕС ТЕМАСЫ :   Билгеле үткән заман хикәя фигыль.МАКСАТ :  1.     Билгеле үткән заман хикәя фигыль темасын кабатлау,ныгыту.2.     Билгеле ү...

Билгеле үткән заман хикәя фигыль

-ды -де:    ¨Если основа оканчивается на гласный или звонкий согласный¨например:  бар-ды, кил-де   -ты  -те:  ¨Если основа оканчивается на гласный или звон...

Татар теле дәресе эшкәртмәсе "Үткән заман хикәя фигыль.Билгеле үткән заман хикәя фигыль һәм аның зат-сан белән төрләнеше"

7нче сыйныф дәреслеге буенча төзелгән татар теле дәресе эшкәртмәсе түбәндәге программага нигезләнә: «Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларына татар теле: үрнәк гомуми программа V – 1Х сыйн...