Фигыль төркемчәләре: Исем фигыль.
план-конспект урока (8 класс) на тему

Закирова Айсылу Юнусовна

Фигыль төркемчәләрен  кабатлау; исем   фигыльне искә төшерү; килеш һәм тартым белән төрләнешен истә калдыру;

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon konspekt_uroka_po_tatarskomu_yazyku._zakirova.doc200 КБ

Предварительный просмотр:

Апас муниципаль районы Табар-Черкен урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Закирова Айсылу  Юныс кызының 8 сыйныфта “Фигыль төркемчәләре. Исем фигыль” темасына дәрес эшкәртмәсе

Тема:  Фигыль төркемчәләре. Исем фигыль.

Дәреснең тибы: ГКФ, белемнәрне гомумиләштерү һәм системалаштыру

Максат: Фигыль төркемчәләрен  кабатлау; исем   фигыльне искә төшерү; килеш һәм тартым белән төрләнешен истә калдыру;

укучыларның иҗади күнекмәләрен, үзара аралашу, тиешле мәгълүматны сайлап алу мөмкинлекләрен төрле күнегүләр аша үстерү. Бер-береңне хөрмәт итү, ихтирам итү сыйфатларын булдыру, татар теленең әдәби әсәрләренең үрнәкләрен укуга кызыксындыру уяту.

Җиһазлау:  “Исем фигыль” темасы буенча слайдлар;

                    рәсемнәр; тема буенча таблица;

                    дәреслек (Хәйдәрова Р.З., Малафеева Р.Л. Татар теле:

                   Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәкт. 8 нче сыйныфы

                   өчен дәреслек. – Казан: Мәгариф, 2008. – 207 б.)

 Метод һәм алымнар: Практикум   дәрес, биремнәр  үтәү.

Дәрес барышы

I.     Дәресне оештыру.

1.    Исәнләшү(укытучы һәм бер-берсе белән исәнләшәләр)

- Исәнмесез!

-Исәнмесез!

-Хәлләр ничек?

-Яхшы, рәхмәт. Ә сезнең хәлләр ничек?

-Минем дә яхшы, рәхмәт.

-Укучылар, бүгенге дәрестә кунак та бар. Әйдәгез, аның белән дә исәнләшеп алыгыз.

2.    Уңай психологик халәт булдыру.

Көннәрегез имин булсын,

Йөзләрегез балкып торсын,

Күңелләрегездә шәфкать нуры

Сүнмәсен, сүрелмәсен.

II.  Актуальләштерү.

1.Дәрес максатын хәбәр итү.

        Менә шундый изге теләкләр, якты уйлар белән дәресебезне башлап җибәрәбез.

        Бүгенге дәрестә без төрле структуралар кулланып, фигыль төркемчәләрен кабатларбыз. Исем фигыль төркемчәсен искә төшереп, килеш һәм тартым белән төрләнешен өйрәнербез.

2. Өй эшен тикшерү . Балалар, хәзер үзебезнең кара-каршы партнерларны сәламлибез. Янәшә партнерларга елмаябыз, уңышлы көн телибез. 1-3 номерлы укучылар бер-берләренә кул чаба, 2-4 номерлы укучылар бер-берегезгә йодрыкларыгыз белән тиеп алыгыз.

        Өйгә эш итеп сезгә дәреслектән 5 күнегү бирелгән иде. Шуны тикшереп алыйк. Ситуатив җөмләләрне татарчага тәрҗемә итәргә. Бу җөмләләр “Болын патшасы” хикәясендәге кайсы геройга туры килә?

        КЛОК БАДДИСны алдык. Сәг. 12.00 билгеләнгән очрашуга барабыз..

1 пар - Ты остался совершенно одиноким.

2 пар – Ты хочешь играть с друзьями.

3 пар – Тебя никто не увидет.

4 пар – Он ни с кем не общается.

- Парларда  сөйләшү  өчен һәрберегезгә 30 ар секунд вакыт бирелә. Вакыт китте. ( Аннары икенче иптәше 30 сек. эчендә фикер алышалар).

-Әйдәгез, тикшереп алыйк.

-Вероника, синең партнёрыңның җавабы нинди?

- Вадим, ә син ничек уйлыйсың?

-Мария, Ксюша ничек җавап бирде?

-Лиана,  үзеңнең җавабыңны әйтеп үт әле.

-Хәзер бер-беребезгә рәхмәт әйтеп, урыннарыгызга утырыгыз.

“Болын патшасы” хикәсендәге Айсылу нинди кыз? ( Җаваплар тыңлана: тырыш, тәрбияле, сөйкемле, эшчән, ягымлы, батыр, җитди).

  • Сезгә өстәп, мин аны мәрхәмәтле, кайгыртучан дип тә әйтер идем. Милосердная. Заботливая.  Бу сыйфатлары кайсы өлештә күренә? ( җаваплар тыңлана).
  • Әйе, укучылар, бер-беребезгә игътибарлы, ярдәмчел булганда гына тормышыбыз матур, тыныч булыр.

4.Фигыль төркемчәләрен кабатлауны дәвам итәбез. Яңаны алганчы, белемнәребезне тикшереп алыйк.

КОНЭРС структурасы кулланыла. Карточкалар таратыла. Җөмләләрдән асларына сызылган фигыльләрне табып, төркемчәләрен билгеләргә. Бүлмәнең тиешле почмакларына басарга тиешләр. Һәрберсе җөмләләрен аңлаталар, фигыльләрне тәрҗемә итәләр. Җаваплар тыңлана (утырышалар)

5.Карточкалар белән эшләү. Бирелгән хәл фигыльләрне юклык формасына куярга. Җөмләләр төзергә. –мыйча, -мичә

ФИНК-РАЙТ-РАУНД РОБИН структурасы. Уйла- яз-фикер алыш.

-15 сек. вакыт уйларга бирелә

-30 сек. вакыт язып алырга

-30 сек. вакыт төркемдә фикер алышырга.

№1 өстәлнең 3 номерлы укучысы җавап бирә.

№2 өстәлнең 2 номерлы укчысын тыңлап үтик.

 III.Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру.

ЭЙ АР ГАЙД структурасы.

  1. Исем фигыль турында алган белемнәрне искә төшерү.
  • Нинди сорауларга җавап бирә?
  • Кушымчалары?
  • Нәрсәләр белән төрләнә?

  1. Ә хәзер слайдлар ярдәмендә үз-үзебезне тикшерербез. Теманы аңлату
  2. Мисаллар китерү. Исем фигыльнең юклык формасы
  3.  Дәреслек буенча кагыйдәне уку.( 55 нче бит)

МИКС-ФРИЗ-ГРУП структурасы (Укучылар музыка астында бииләр. Музыка туктагач, бирем буенча төркемләшеп басалар)

Биремнәр:

-Хикәя фигыльнең ничә заманы бар?

Затланышлы фигыльләр ничәү?

IV. Белем-күнекмәләрне камилләштерү.

1. Күнегүләр эшләү.

Дәреслекнең 56 нчы битен ачыгыз. 8 нче күнегү. Исем фигыльләрне табырга, килешләрен билгеләргә.

Эшне тикшерү. Бер-берсе белән дәфтәрләрне алышып, тикшерәләр. СИМАЛТИНИУС РЕЛЛИ  ТЭЙБЛ 

V. Өй эше

Ситуатив күнегү. 10 күнегү. 56 бит.

VI. Йомгаклау.

-Билгеләр куела.

-Фигыль төркемчәләре яңадан кабатлана.

А) сүзләрне өйрәнү;

Б) бирелгән рәсемнәр буенча, ситуацияләргә диалогны парлап төзү.

 

1нче пар. 

  img06042

Әйтик, дустың синең фотоальбомыңны карый. Фотода синең өйләнгән абыең. Сораулар төзегез һәм җаваплар әйтегез.

 

  2нче пар.

  img11240

Сез икәү таныш булмаган шәһәргә килдегез һәм шундый кызыклы һәйкәл күрдегез. Сорау - җавап төзегез.

 

3нче пар.

  img20210

 Әйтик, син география укытучысы белән сөйләшәсең. Син дөнья, җир шары турында сораулар бирәсең, ә ул җавап әйтә.

 

 

 

 

 

4нче пар.

  img00294

 Әйтик, син энең белән өйдә калдың. Сиңа дустың кунакка килде, ә энең елый. Сорау - җавап бирегез.

 

5нче пар.

  img09990

Әйтик, синең температураң бар, син табибны чакырдың, ул килде. Сөйләшү үткәрегез.

 

  1. Йомгаклау:

Сорауларга җавап.