Исем фигыль
презентация к уроку (6 класс) по теме

Алексеева Миляуша Робертовна

6 нчы сыйныфның татар балалары өчен татар теле дәресләрендә компьютер кулланып үткәрү өчен материал (презентация һәм ачык дәрес эшкәртмәсе)

Скачать:

ВложениеРазмер
Office presentation icon alekseeva_m.r._prezentaciyano_2.ppt78.5 КБ
Microsoft Office document icon dres_no2isem_figyl_6a.doc32 КБ

Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

6 нчы сыйныфның татар балалары өчен татар теле дәресендә компьютер кулланып үткәрү өчен материал тәкъдим ителә. Дәреслек : Ф.Ю.Юсупов, Д.Г.Тумашева, Ч.М.Харисова, К.З.Зиннәтуллина, Б.М.Мифтахов.”Татар теле” Презентациянең авторы: Алексеева Миләүшә Робертовна, 1квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы, 21 нче мәктәп, Әлмәт шәһәре.

Слайд 2

Исем фигыль – бер ь юлы исем һәм фигыль билгеләренә ия булган, зат-сан белән төрләнми торган фигыль төркемчәсе .

Слайд 3

Исем фигыль нәрсә? нишләү? нишләмәү? ал-у, эшлә-ү - барлыкта; алма-у, эшләмә-ү- юклыкта.

Слайд 4

Җөмләләрне күчереп яз: 1) Бер як, кулларын бутый-бутый, көрәштерүне, икенче як көрәштермәүне куәтләде. (Ә.Ф) 2) Армиядән кайтуына яңа тракторга утырттылар. (Ф.Я.) 3) Сагыну борчуы аның төсенә чыкты, ахрысы, ул, ябыгып, тагын да озынаеп китте.

Слайд 5

Исем фигыль тәмамлык, хәл, аергыч, ия булып килә.

Слайд 6

Исем фигыльләр җөмләдә нәрсә булып киләләр? Туңу һәм шартлауны – Куюмы, ясаумы – Каты булу- Җуймау, белү дә - Югалтмау –

Слайд 7

Җаваплар: Туңу һәм шартлауны – тәмамлык Куюмы, ясаумы –ия Каты булу- хәл Җуймау, белү дә - ия Югалтмау –ия.

Слайд 8

Нәтиҗә: Исем фигыль исем һәм фигыль билгеләренә ия була. - Исем кебек килеш, тартым, сан белән төрләнә; җөмләдә аергыч, тәмамлык, хәл, ия була ала. Нәрсә? дигән сорауга җавап бирә. -Фигыль кебек барлык-юклык формасында була, юнәлеш кушымчасын ала, тик заман һәм зат-сан белән төрләнми.



Предварительный просмотр:

ТАТАР ТЕЛЕ 6А СЫЙНЫФЫ

Тема. Исем фигыль.

Максат. 1. Укучыларның фигыль төркемчәләре турында белемнәрен тирәнәйтү;

исем фигыль, аның ясалышы, кулланылышы, үзенчәлекләре турында мәгълүмат бирү, аларны тексттан табарга өйрәтү.

2. Укучыларның фикерләү сәләтен үстерү.

3. Әниләргә ихтирам хисе тәрбияләү.

Җиһазлау: дәреслек, таблица, карточкалар.

Дәрес барышы.

I  Оештыру

  1. Дәрескә әзерлек.

-Укучылар, без бер-беребезнең хәлен сорашканда, таныш-белешкә теләк теләгәндә, эш кушканда, нинди сүз төркемнәрен күбрәк кулланабыз? (фигыльләрне)

- Әйе. Фигыль – безнең сөйләмебездә бик еш кулланыла торган сүз төркеме. Без инде сезнең белән берничә фигыль төркемчәсен, аларга хас булган билгеләрне өйрәндек. Бүгенге дәрестә аны тагын бер төркемчәгә “баетырбыз”, аңа хас үзенчәлекләрне ачыкларбыз.

Өй эше итеп әниләргә хат язарга кушылган иде. Хәзер берничә укучы хатларны укып күрсәтер. (эчтәлеккә игътибар ителә)

II . Актуальләштерү.

1. Карточкалар тарату. (вариантлап)

-Фигыльләрне табыгыз, төркемчәләрен билгеләгез.

-Димәк, укучылар, без фигыльнең нинди төркемчәләрен беләбез? (боерык ф., хикәя ф., шарт ф., сыйфат ф., хәл ф.)

III. Яңа белемнәрне формалаштыру.

- Бүген без фигыльнең яңа төркемчәсен- исем фигыльне өйрәнә башлыйбыз. Игътибар итегез: исем+фигыль. Моңа хәтле без сыйфат фигыль, хәл фигыль төркемчәләрен өйрәндек. Искә төшерик: сыйфат фигыльгә без нинди билгеләмә бирдек? ( сыйфат фигыль үзендә бер юлы сыйфат һәм фигыль билгеләрен берләштерә: ул эш-хәлне предметның билгесе итеп белдерә, нинди? соравына җавап бирә һәм җөмләдә аергыч була)

-Хәл фигыльгә нинди билгеләмә бирдек? (хәл фигыль үзендә берьюлы рәвеш һәм фигыль билгеләрен берләштергән һәм зат-сан белән төрләнми торган фигыль төркемчәсе)

-Димәк, сыйфат фигыль – сыйфат һәм фигыль, хәл фигыль – рәвеш һәм фигыль билгеләрен йөрткәч, исем фигыль нинди билгеләрне йөртер соң?(...)

-Нәрсә ул исем?

-Нәрсә ул фигыль?

-Хәзер шушы белемнәр нигезендә, исем фигыльгә билгеләмә биреп карагыз. (Исем фигыл – берюлы исем һәм фигыль билгеләренә ия булган, зат-сан белән төрләнми торган фигыль төркемчәсе.)(1 слайд)

Исем фигыль эш-хәлнең исемен белдерә һәм нәрсә? нишләү? нишләмәү? сорауларына җавап бирә: ал-у, эшлә-ү- барлыкта; алма-у, эшләмә-ү- юклыкта.(2слайд)

  1. Тактада җөмләләр.(күчереп язалар) (3 слайд)

 1) Бер як, кулларын бутый-бутый, көрәштерүне, икенче як көрәштермәүне куәтләде. (Ә.Ф)

 2) Армиядән кайтуына яңа тракторга утырттылар. (Ф.Я.)

 3) Сагыну борчуы аның төсенә чыкты, ахрысы, ул, ябыгып, тагын да озынаеп китте.

-Димәк, исем кебек исем фигыль тәмамлык, хәл, аергыч, ия булып килә.(4 слайд)

IV.Ныгыту өчен күнегүләр.

1) 173 нче күнегү. (фигыльләрдән исем фигыль ясап, дәфтәрләргә язарга. Авазлар чиратлашуына һәм язылышына игътибар итәргә. Алар нинди  кагыйдәләргә нигезләнә?

К-г, п-б, сау-у – саву(дифтонг ау-әү)

Нәтиҗә. Исем фигыльләр ничек ясала?

2) 174 нче күнегү. ( тексттан исем фигыльләрне табарга, ясалышын, җөмләдә кайсы кисәк булуын аңлатырга)

(5-6 слайдлар)

Туңу һәм шартлауны – тәмамлык

Куюмы, ясаумы –ия

Каты булу- хәл

Җуймау, белү дә - ия

Югалтмау –ия.

Нәтиҗә. Исем фигыльләр җөмләдә нәрсә булып киләләр? (7 слайд)

   V. Өй эше. 175 нче күнегү.(дүрт җөмлә). Исем фигыльләрне табып, бәйләнгән сүзләре белән бергә күчереп яз.

VI. Йомгаклау.

-Димәк, без бүген 6 нчы фигыль төркемчәсен өйрәндек. Аның турында ниләр белдек7

-Исем фигыль исем һәм фигыль билгеләренә ия була.

- Исем кебек килеш, тартым, сан белән төрләнә; җөмләдә аергыч, тәмамлык, хәл, ия була ала. Нәрсә? дигән сорауга җавап бирә.

-Фигыль кебек барлык-юклык формасында була, юнәлеш кушмчасын ала, тик заман һәм зат-сан белән төрләнми.

VII. Билге кую.

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Исем фигыль

Исем фигыльнең исем һәм фигыль кебек билгеләрен аера белү....

Исем фигыль

Исем фигыльнең исем һәм фигыль кебек билгеләрен аера белү....

Фигыль төркемчәләре: Исем фигыль.

Фигыль төркемчәләрен  кабатлау; исем   фигыльне искә төшерү; килеш һәм тартым белән төрләнешен истә калдыру...

Имя действия. Исем фигыль (таблица)

Имя действия. Исем фигыль...

Исем фигыль.

Сингапур методикасын кулланып  үткәрелгән  дәрес эшкәртмәсе.Укучыларның фигыль төркемчәләре турында белемнәрен тирәнәйтү; исем фигыль, аның ясалышы, кулланылышы, үзенчәлекләре...

Исем фигыль.

Исем фигыль. Имя действия....

Исем фигыль.

Исем фигыль. Имя действия....