Исем фигыль.
план-конспект урока (7 класс) по теме

Шакирова Резеда Нурисламовна

Исем фигыль. Имя действия.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл imya_deystviya.docx17.23 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Исем фигыль.

Максат: 1. Исем фигыльләрне мөстәкыйль танырга өйрәнү.

2. Исем фигыльләрне кулланып җөмләләр төзү, сөйләмдә дөрес куллану.

3.  Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү аша тормыш куркынычсызлыгын тәэмин итү.

Җиһазлау: дәреслек, эш дәфтәре, ИКТ, таратма материаллар.

                                       Дәрес барышы

I  Актуальләштерү.

Исәнмесез укучылар! Хөрмәтле кунаклар!

Хәерле көн телик таңнар саен,

Аяз күкләр телик җиребезгә.

Кояшлы көн телик һәр кешегә,

Һәм иминлек телик җиребезгә.

Хәерле көн телик барчабызга,

Хәерле көн телик үзебезгә.

Барыгызга да хәерле эш көннәре теләп дәресебезне башлыйбыз.

  1. Бүген дәресебездә төркемләп эшлибез.

1 нче төркем  - Исем, 2 нче төркем  - Фигыль булыр.

2. Мин сезгә шигырь юллары укыйм. Тыңлагыз. Бу шигырь нәрсә турында?

     Юл билгеләре безгә

Бик күп нәрсә әйтәләр

Кирәк чакта тыялар

Кирәктә кисәтәләр

Һәм рөхсәт тә итәләр.

(Юл билгеләре турында.)

  • Юл билгеләре нишлиләр?
  • (тыялар, кисәтәләр, рөхсәт итәләр)
  • Нинди билгеләр кисәтә? (предупреждает)
  • (Кызыл каймалы өчпочмаклы билгеләр кисәтә)
  • Нинди билгеләр тыя?(запрещает)
  • (Кызыл каймалы түгәрәк билгеләр тыя)
  • Нинди билгеләр рөхсәт итә? (разрешает)
  • (Төрле формадагы зәңгәр билгеләр рөхсәт итә)

   

  1. Яхшы. Тактадагы юл билгеләренә карыйк әле. Бу билгеләр нәрсәне аңлата?

 (Җәяүлеләргә чыгу юлы. Җир астыннан чыгу юлы.)

Тәрҗемә итәбез.

  • Бу сүзтезмәләрдәге фиг-не табыгыз әле.
  • (чыгу,үтү)
  • Бу фиг-гә нинди кушымчалар ялганган?
  • Бу сүзләрне тәрҗемә итегез.
  •  (чыгу- выход, үтү –проход)
  • Бу фиг-р нинди сорауларга җавап бирәләр дип уйлыйсыз?

        (Нәрсә? Нишләү?)

        Нәрсә? Нишләү? Сорауларына җавап бирүче сүзләр ничек атала икән?

Исем фигыль русча Имя действия. это часть речи, которая одновременно обладает признаками и глагола, и имени существительного. Как глагол, имя действия обозначает процесс или действие. Как имя существительное, оно обозначает это действие автономно (независимо) от действующего лица. Например: Кайту (возвращение).

- Димәк дәресебезнең темасы нинди?

(Исем фигыль)

  • Дәресебезгә нинди максатлар, бурычлар куябыз?
  • 1.Исем фиг-не мөстәкыйль танырга өйрәнү.
  • 2.Кушымчаларны дөрес ялгарга өйрәнәбез.
  • 3. Сүзтезмәләр төзергә.
  • 4. Җөмләләр төзергә
  • Бик дөрес укучылар. Тагын шуны өстәп әйтәсем килә, без аларны  иң мөһиме сөйләмдә дөрес кулланырга өйрәнербез.

II    Яңа теманы ныгыту.

  1. Хәзер күнегүләр өстендә ис фигыльләрне табарга өйрәнәбез.
  1. Беренче эшебез “Парыңны тап!” дип атала.Дәреслекнең 55 нче битен ачасыз, 6 нчы күнегүне табасыз. Сүзтезмәләрнең парларын билгелисез. Ис фиг-не табасыз.

Тактада тикшерәбез..Дөрес җавапларга +,Хаталы җавапларга – билгесе куясыз. Дәрес ахырында нәтиҗә ясаячакбыз.

  1. Икече уеныбыз “Кирлемән шаяруы ”дип атала. Мин сезгә фигыльләрне ике төркемгә аерып тактага язган идем, ләкин тәнәфес вакытында Кирлемән аларны сөрткән һәм үзе качкан. Бирелгән фигыльләрне кушымчаларына карап 2 төркемгә бүлеп язарга кирәк.Исем төркеме  исемгә кагылышлы сүзләрне , фигыльләр төркеме фигыльләргә хас сүзләрне язалар (Кайтым юнәлеше -возвратный залог)

Укуның, укуга ,бармау  белүем, баруың, кайтмау,киенү,эшләмәү,укудан, белмәү,белүебез, укымау.

Тактада тикшерәбез. +- билгеләре куясыз.

  • Исем төркеме нинди нәтиҗә ясый аласыз? (Как имя сущ-ое имеет принадлежность, склоняется по падежам и имеет множественное. число)
  • Фигыльләр нинди нәтиҗә ясар?
  • (Как глагол имеет отрицательную форму, имеет окончания залога)
  • ИКТ

  1. Өченче уеныбыз ”Серле тарма” дип атала.
  • Әлеге тартмадагы  фигыльләрне ис фигыльләргш әйләндерәбез һәм тәрҗемә итәбез.

Йөз-йөзү-плавание

Аша-ашау-еда

-Кушымчалар ялгаганда нинди кыенлыклар туды? Кайсы хәрефләр чиратлашты?

(к-г,п-б)

+- билгеләрен куябыз

  1. Дүртенче уен “Уйлап тап!” “Угадайка”дип атала.

Һәр төркемнән 3 исем фигыльне жестлар, мимика белән күрсәтәсез, икенче төркем җавап бирә, + - тамгаларын куя барасыз.

     III   Йомгаклау.

Без исем фигыль темасын өйрәнүне дәреснең икенче өлешендә дәвам итәрбез. Исем фигыль кертеп сүзләр, җөмләләр төзеп сөйләмдә дөрес кулланырга өйрәнербез.Балларны санап билгеләр куярбыз.Хәзер яңадан дәресебезнең башлам өлешенә әйләнеп кайтыйк әле.

Юл билгеләрен кемнәр белергә тиеш?(машина йөртүчеләр, җәяүлеләр)

Юл билгеләре нинди булырга тиеш?(ерактан күренеп торырга, аңлаешлы)

Юл билгеләрен кемнәр яттан белергә тиеш? (машина йөртүчеләр)

Укучылар! Юл билгеләренә карап, аларны үтәп исән-сау йөрегез! Шуның белән дәреснең беренче өлеше тәмам. Басабыз. Кунаклар белән саубуллашабыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Исем фигыль

6 нчы сыйныфның татар балалары өчен татар теле дәресләрендә компьютер кулланып үткәрү өчен материал (презентация һәм ачык дәрес эшкәртмәсе)...

Исем фигыль

Исем фигыльнең исем һәм фигыль кебек билгеләрен аера белү....

Исем фигыль

Исем фигыльнең исем һәм фигыль кебек билгеләрен аера белү....

Фигыль төркемчәләре: Исем фигыль.

Фигыль төркемчәләрен  кабатлау; исем   фигыльне искә төшерү; килеш һәм тартым белән төрләнешен истә калдыру...

Имя действия. Исем фигыль (таблица)

Имя действия. Исем фигыль...

Исем фигыль.

Сингапур методикасын кулланып  үткәрелгән  дәрес эшкәртмәсе.Укучыларның фигыль төркемчәләре турында белемнәрен тирәнәйтү; исем фигыль, аның ясалышы, кулланылышы, үзенчәлекләре...

Исем фигыль.

Исем фигыль. Имя действия....