Исем фигыль.
учебно-методический материал (7 класс) на тему

Даминова Римма Александровна

Сингапур методикасын кулланып  үткәрелгән  дәрес эшкәртмәсе.

Укучыларның фигыль төркемчәләре турында белемнәрен тирәнәйтү; исем фигыль, аның ясалышы, кулланылышы, үзенчәлекләре турында мәгълүмат бирү, аларны тексттан табарга өйрәтү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл isem_figyl.docx26.53 КБ

Предварительный просмотр:

Тема. Исем фигыль.

Максат. 1. Укучыларның фигыль төркемчәләре турында белемнәрен тирәнәйтү; исем фигыль, аның ясалышы, кулланылышы, үзенчәлекләре турында мәгълүмат бирү, аларны тексттан табарга өйрәтү.

2. Укучыларның фикерләү сәләтен үстерү.

3. Әниләргә ихтирам хисе тәрбияләү.

Җиһазлау: дәреслек, таблица, карточкалар, тест

Дәрес барышы.

I Оештыру

Дәрескә әзерлек.

1.   Оештыру өлеше.

 - Балалар, Исәнмесез. Әйдәгез бер-беребезне сәламлик. (Кунакларны сәламлиләр)

- Без сезнең белән үткән дәресләрдә нинди темаларны өйрәндек?( Укучыларның җаваплары)

-Молодцы! Без бүген  сезнең белән   фигыль темасын үзләштерүне дәвам итәрбез.

    (Укучылар группада   дүртешәр  утыралар.  Йөзгә йөз, җилкәгә җилкә). Сез бүген командада эшләячәксез.Әйдәгез командагызның исемен, девизын, әйдәп баручыны   уйлагыз.  Фигыльләр ни өчен кирәк?  1 мин. Уйлагыз.

-Укучылар, без бер-беребезнең хәлен сорашканда, таныш-белешкә теләк теләгәндә, эш кушканда( нинди сүз төркемнәрен) фигыльләрне  күбрәк кулланабыз.  

- Әйе. Фигыль – безнең сөйләмебездә бик еш кулланыла торган сүз төркеме. Без инде сезнең белән берничә фигыль төркемчәсен, аларга хас булган билгеләрне өйрәндек. Бүгенге дәрестә аны тагын бер төркемчәгә “баетырбыз”, аңа хас үзенчәлекләрне ачыкларбыз.

 II . Актуальләштерү.

1.Укытучы: (Тэйк Оф - Тач Даун) ( “басарга-утырырга”)  Без  Фигыльләр   турында нәрсә беләбез?  Нинди төркемчәләрне өйрәндек? Укучылар бер- бер артлы җавап бирәләр.

Без фигыльләр турында искә төшердек.      1 мин.

2. Тест биремнәрен үтәү.

III. Яңа белемнәрне формалаштыру.

- Бүген без фигыльнең яңа төркемчәсен- исем фигыльне өйрәнә башлыйбыз. Игътибар итегез: исем+фигыль. Моңа хәтле без  затланышсыз фигыльләрдән сыйфат фигыль, хәл фигыль төркемчәләрен өйрәндек. Искә төшерик: сыйфат фигыльгә без нинди билгеләмә бирдек? ( сыйфат фигыль үзендә бер юлы сыйфат һәм фигыль билгеләрен берләштерә: ул эш-хәлне предметның билгесе итеп белдерә, нинди? соравына җавап бирә һәм җөмләдә аергыч була)

-Хәл фигыльгә нинди билгеләмә бирдек? (хәл фигыль үзендә берьюлы рәвеш һәм фигыль билгеләрен берләштергән һәм зат-сан белән төрләнми торган фигыль төркемчәсе)

-Димәк, сыйфат фигыль – сыйфат һәм фигыль, хәл фигыль – рәвеш һәм фигыль билгеләрен йөрткәч, исем фигыль нинди билгеләрне йөртер соң?(...)

(Тактага язам. Эшләү, язу, җырлау.  Сорау бирәләр) Нинди кушымча алды? Юклыкка куялар.

-Нәрсә ул исем?  Нәрсә белән төрләнәләр?

-Нәрсә ул фигыль?

-Хәзер шушы белемнәр нигезендә, исем фигыльгә билгеләмә биреп карагыз. (Исем фигыль – берьюлы исем һәм фигыль билгеләренә ия булган, зат-сан белән төрләнми торган фигыль төркемчәсе.)

Исем фигыль эш-хәлнең исемен белдерә һәм нәрсә? нишләү? нишләмәү? сорауларына җавап бирә: ал-у, эшлә-ү- барлыкта; алма-у, эшләмә-ү- юклыкта.  Тактага бер- бер артлы чыгып,  1. Килеш, тартым белән төрләндерегез. № 2 укучы башлый. Кәгазьгә фигыльгә хас билгеләрен язалар.

.( Round Teibl)  Раунд Тейбл – по кругу. Төркемдә бер – бер артлы  бер кәгазьдә  язма эш башкаралар. № 1 башлап җибәрә.

1. Финк-Райт-Раунд- Робин.  Командада  уйла- яз- фикер алыш.  Бирелгән сорауга  җавапны уйлыйсыз,   аннары дәфтәрегезгә язасыз. Командада  чиратлашып фикер алышасыз.

Ә сез  фигыльләрне  бер- берсеннән  аера аласызмы икән? Алдыгызда 3  баганада  фигыльләр бирелгән.   Алар арасында кайсылары артык?   Дәфтәрегезгә язып куегыз.

Нинди үзенчәлекләргә ия?  

Алган                                                      Җырласын                                  Әйтсәм

Китәчәк                                                  Укыгыз                                         Керсә

Барыр                                                     Эшлә                                             Бирмәсә

Ашамау                                                  саклау                                           мактауны            

2.    (Single Round Robin ) Сингл Раунд Робин - Төркемнәрдә эшлисез. Башта сорау бирәм.  Уйлыйсыз, аннары  төркемнәрдә  бер- бер артлы фикер алышасыз.  4 №  укучы башлый.  1 мин.вакыт

-  №.2.. өстәлдәге  №.3.. укучы җавап бирә.  

Тактада җөмләләр.

Исем фигыльләрне табыгыз, үзенчәлекләрен аңлатыгыз. Нинди кушымчалар алганнар?  Нинди  җөмлә  кисәге  булып  киләләр?

1) Бер як, кулларын бутый-бутый, көрәштерүне, икенче як көрәштермәүне куәтләде. (Ә.Ф)

2) Армиядән кайтуына яңа тракторга утырттылар. (Ф.Я.)

3) Сагыну, борчуы  аның төсенә чыкты, ахрысы, ул, ябыгып, тагын да озынаеп китте.

-Димәк, исем кебек исем фигыль тәмамлык, хәл, аергыч, ия булып килә.

IV.Ныгыту

1.Quiz-Quiz-Trade)   Куиз-Куиз-Трэйд).     Опроси –опроси –  обменяйся  карточками.

-Укучылар басыгыз, урындыкларны  этеп  куегыз. Бер- ике адым атлап, кулларыгызны күтәрегез, якындагы парыгызны табыгыз.  Карточка буенча укучы А укучы В га сорау бирә. Укучы В җавап бирә. Укучы А ярдәм итә һәм мактый.  Аннары рольләрне алыштыралар. Укучылар каточкаларны алмаштыралар. Тагын үзләренә хас адымнар белән берничә адым атлыйлар. Парлашалар.Сорау бирәләр. Булышалар. Мактыйлар.  30 сек

Карточка сораулары:  

1. Исем фигыльнең  фигыль  белән охшашлыгы нәрсәдә?

2. Исем фигыльнең   исем  белән охшашлыгы нәрсәдә?  

3.   Исем  фигыльнең   кагыйдәсен  чыгарырга.

4.  Бар, кайт, буя  фигыльләреннән исем  фигыль ясарга. Килеш белән төрләндерергә.

5.  Укы, кил, эшлә  фигыльләреннән исем  фигыль ясарга  тартым белән төрләндерергә.

Нәтиҗә. Исем фигыльләр җөмләдә нәрсә булып киләләр? (7 слайд)

V. Өй эше.  181 нче күнегү.. Исем фигыльләрне табып, бәйләнгән сүзләре белән бергә күчереп яз.

VI. Йомгаклау.

-Димәк, без бүген 6 нчы фигыль төркемчәсен өйрәндек. Аның турында ниләр белдек7

-Исем фигыль исем һәм фигыль билгеләренә ия була.

- Исем кебек килеш, тартым, сан белән төрләнә; җөмләдә аергыч, тәмамлык, хәл, ия була ала. Нәрсә? дигән сорауга җавап бирә.

-Фигыль кебек барлык-юклык формасында була, юнәлеш кушмчасын ала, тик заман һәм зат-сан белән төрләнми.

Хәзер сезнең белән исем  фигыльләр турында белгәннәребезне  кабатлап  үтик. Иңгә – иң  утыручы иптәшегез белән эшләрсез. Сезгә бу битләргә  исем  фигыльләр модулен төзергә кирәк:  билгеләмәләрне, характеристика, мисаллар һәм капма- каршы мисалларны язарга. (5 мин.)

Командалар кәгазь битләре алалар. Дүрт өлешкә бүләләр. (Модель Фрейер)  

Мөһим характеристика

            Мөһим булмаган      характеристика

Сыйфат фигыль

Мисаллар

     

            Мөһим булмаган мисаллар

Өй эше     181 нче күнегү.

VII. Билге кую.                      

        

       


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Исем фигыль

6 нчы сыйныфның татар балалары өчен татар теле дәресләрендә компьютер кулланып үткәрү өчен материал (презентация һәм ачык дәрес эшкәртмәсе)...

Исем фигыль

Исем фигыльнең исем һәм фигыль кебек билгеләрен аера белү....

Исем фигыль

Исем фигыльнең исем һәм фигыль кебек билгеләрен аера белү....

Фигыль төркемчәләре: Исем фигыль.

Фигыль төркемчәләрен  кабатлау; исем   фигыльне искә төшерү; килеш һәм тартым белән төрләнешен истә калдыру...

Имя действия. Исем фигыль (таблица)

Имя действия. Исем фигыль...

Исем фигыль.

Исем фигыль. Имя действия....

Исем фигыль.

Исем фигыль. Имя действия....