"Йокы - сәламәтлек нигезе" темасына тәрбия сәгате
классный час (6 класс) по теме

Кабирова Аниса Рашидовна

Әлеге класс сәгате укучыларның йокы турындагы күзаллауларын арттыра, сәламәт яшәү рәвешен прогадагандалый.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon yoky.doc71 КБ

Предварительный просмотр:

“Йокы – сәламәтлек нигезе” темасына класс сәгате.

Максат: укучыларның йокы турында күзаллауларын арттыру; сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау.

Җиһаз: презентация, тәҗрибәләр өчен кирәк-ярак.

  1. Класс сәгатенең барышы

Укытучы: Ни өчен кешеләр йоклыйлар? Нәрсә ул - йокы?

Укучылар үз фикерләрен әйтәләр.

    Йокы – терек табигатьтә универсаль күренеш, кеше һәм хайваннарның ихтыяҗы. Озак вакыт йокламауны бер организм да күтәрә алмый. Мәсәлән, андый тәҗрибәдә этләр 10-12 тәүлектән соң үләләр. Кеше бер төнне генә йокысыз үткәрсәдә, аның кәефе начарлана, физик һәм акыл эшчәнлеге түбәнәя.

Хайваннарның йокысы төрле була: аюлар һәм байбаклар  кыш буе йоклыйлар. Ул - кышкы йокы дип атала. Сүзне укучыларга бирәбез.

Беренче укучы: Иң ялкау җәнлек – ул бурсык. Бурсыкны күрү кыен, чөнки ул йокларга ярата. Җәен көне буе йоклый, ә кышын – көне-төне. Ул сирәк кенә уяна һәм урманда йөри. Бу хәл еш кына көчле яңгырлар вакытында була. Яңгыр суы бурсыкның өненә үтеп керә һәм аны уята. Бурсык – пөхтә һәм чисталык яратучы җәнлек. Аның өне тирәсендә һәрвакыт чисталык хөкем итә. Йокларга ятар алдыннан бурсык тәпиләре белән оясына коелган яфраклар җыеп төшерә һәм үзенә йомшак урын әзерли.  

Икенче укучы: Керпе кышкы йокыда 6 айдан артык вакыт үткәрә. Бу вакыттва ул ашамый һәм хәрәкәтләнми. Ул кыш буе язгы кояшка кадәр йоклый.

Өченче укучы: Күп хайваннар бик кызыклы позаларда йоклыйлар. Ярканатлар һәм озын койрыклы попугайлар башларын аска асылындырып йоклыйлар. Арысланнар, панда һәм аюлар аркаларында йокларга яраталар. Бу вакытта арысланның алгы аяклары күкрәгендә, панданыкы баш астында була, ә аюныкы теләсә ничек селкенеп тора. Жирафлар баскан җирдән черем итеп алалар. Филләр басып яки корсакларына ятып, казык тешләрен җиргә терәп йоклыйлар.

Дүртенче укучы: Ләкләкләр очыш вакытында йоклыйлар. Очканда  алдан баручы кош бик нык арый. Һәм ул кош өеренең уртасына керә һәм күзләрен йома. Бу вакытта аның ишетү сәләте көчәя, ул башка кошларның канат шавын ишетеп, юнәлеш һәм биеклекне югалтмый.10 минут көч җыйганнан соң, ләкләк кош өеренең башына яки ахырына  юнәлә, аның урынына башка ләкләк килә.

Күп кошлар бер аякларын күтәреп йоклыйлар.

Укытучы.

     Йокы уңайлы булсын өчен кайбер шартлар үтәлергә тиеш. Әйдәгез әле бергәләп бу шартлар турында сөйләшик:

  1. Уңайлы йокы киеме;
  2. Уңайлы карават;
  3. Уңайлы урын-җир.

Проблемалы ситуацияне хәл итү

Укытучы:

     –Вакыт инде соң, сез йокларга ятарга җыенасыз. Әмма сезнең тамагыгыз ачты, сез ашап алырга булдыгыз.

Тәҗрибә 1: түбәндәге ризыклар арасынна сайлап алыгыз:

 1 стакан кефир, алма, 2 коймак белән чәй, торт белән чәй, колбасалы будерброт белән чәй.

     Йокы вакытында организмның күп функцияләре үзгәрә. Аның иң үзенчәлекле яклары – үз-үзеңне тотыш актив формада булмау; тышкы тирәлек белән актив контактларның юклыгы; орентация рефлекслары күзәтелмәү (мәсәлән, тавыш, яктылык, сигналларына башны бору күзәтелми һ.б.

    Күпчелек органнар эшчәнлеге йокы вакытында башка режимга күчә. Сулыш алу сирәгәя, йөрәк тибеше кими, кан басымы, тән температурасы төшә һ.б. Шулай ук ашкайнату процессы да акрыная. Соң һәм ныклы итеп ашап, йокларга яткан кешегә төне буе куркыныч төшләр керә, ә иртән торганда ул ашказанында авырлык тоя. Төнлә ашказаны ял итәргә тиеш.

Нәтиҗә 1.

  1. Йоклар алдыннан соңгы мәртәбә, ризык эшкәртелергә өлгерсен өчен, 2  сәгать алдан ашарга кирәк.
  2. Әмма! Ач яту, тулы ашказаны белән йокларга ятуга тиң.

Тәҗрибә 2.

Укытучы: Йокы алдыннан сез нәрсә белән шөгыльләнәсез?

  1. Тәэсирләндерүче фильмнар, көчле музыка, бәхәсләр йокы сыйфатына тискәре тәэсир ясыйлар.
  2. Йоклар алдыннан укыр өчен нинди китапны сайлар идегез?

“Гарри Поттер”, “Тапкырлыкка мисаллар”, “Тылсымлы әкиятләр”.

Нәтиҗә 2. Бөтен авазлар тонык һәм тынычландыргыч булырга тиеш.

Тәҗрибә 3.

Айрат энесе Әнискә йоклар алдыннан гантельләр белән шөгыльләнергә, пресс хәрәкәтләндерергә  тәкъдим итте. Әйдәгез без дә шуның белән шөгыльләник. ( 2 укучы гантель белән эшли).

Укытучы: үзегезне ничек хис итәсез? Айратка нинди киңәш бирер идең?

Нәтиҗә 3.

Йокларга 1-2 сәгать кала акыл һәм физик эшчәнлекне туктатырга кирәк, чөнки көн дәвамында болай да арган гәүдә һәм нерв күзәнәкләренә бу бик зур йөкләмә була. Бу начар йоклап китүгә, тынычсыз йокыга китерергә мөмкин.

Проблемалы ситуацияне хәл итү.

  1. Йокы алдындагы һәм иртәнге халәтегез гел бертөслеме?
  2. Кайсы сурәтләү сезгә туры килә? (парталарда 2 сурәтләмә)

1 вариант:

Кайчакта озак йоклап китәм.

Төнлә уянам.

Йокыдан кәефсез торам.

Тора алмыйча озак ятам.

Ә торганнан соң бернәрсә дә эшләргә теләмим.

Иртә белән йокым килә.

2 вариант:

Үзем дә сизмичә тиз йоклап китәм.

Йокым тоташ.

Йокыдан җиңел торам.

Һәрвакыт яки һәрвакыт диярлек зарядка ясыйм.

Иртәләрен кәефем яхшы.

Эшләремә тиз керешәм.

 Тикшерү (Әзер укучы хәбәре).

Кичке 9 сәгатьтән безнең организм йокы гормоны – серотонин бүлеп чыгара башлый. Тән температурасы акрынлап 0,5 градуска төшә. Бу йоклап китү өчен иң кулай вакыт. Кичке 10 һәм 11 арасында организм йомшый, нерв системасы ял итә, һәм йокыга китү җиңел була.

Нәтиҗә 4.

  1. Иртән актив һәм яхшы кәеф белән тору өчен көн саен бер үк вакытта йокларга ятырга һәм торырга кирәк.
  2. Йокыга китү өчен иң кулай вакыт кичке 10 белән11 арасы.

Күзәтүләр нәтиҗәсе белән танышу. (Әбиле, бабайлы тулы гаиләдә яшәүче ике укучы гаилә әгъзаларының йокы озынлыгы турында сөйлиләр)

Укытучы:

–Ни өчен бер гаилә әгъзаларының йокы озынлыгы төрле?

Галимнәр йокы озынлыгы кешенең яше, тибы һәм аларның үзенчәлекләренә бәйле дип саный.

– Йокыгыз туймаганда сез үзегезне ничек хис итәсез?

Яңа туган балалар тәүлеккә 22 сәгатькә кадәр йоклыйлар

2-4 яшьлек балалар - тәүлеккә 19 сәгатькә кадәр

4-7 яшьлекләр – тәүлеккә 12 сәгать

7-14 яшьлекләр – тәүлеккә 10 сәгать

12-17 яшьлекләр – тәүлеккә 7 сәгать тирәсе

Нәтиҗә 5.

  1. Азрак йоклаучы кешенең гомер озынлыгы кыскара, стресс халәте, ярсучанлык, алҗыганлык, эчке органнар авырулары, күз астында капчыклар барлыкка килә.
  2. Атнага бер  төн йокламаучы кешенең авырып китү куркынычы бик югары.
  3. Йокы озынлыгы 8 сәгаттән дә ким булмаска тиеш.

     Тикшерү. (Әзер укучы хәбәре)

Әлеге кешеләр искәрмә булып торалар.

Мәсәлән, танылган америка уйлап табучысы Томас Эдисон Беренче Бөтендөнья сугышы вакытында 70 яшендә лабораториядән чыкмыйча бертоташ 168 сәгать эшли.

 Пётр1 5-6 сәгать кенә йоклаган, әмма бу аның эшкә сәләтлелегендә, кәефендә һәм сәламәтлелендә чагылмаган.

Наполеон Бонапарт 4-5-әр сәгать кенә йоклаган. Әмма бу аңа актив тормыш алып барырга комачауламаган.

Укытучы.

Йокының тирәнлеге һәм озынлыгы организмның физиологик үзенчәлекләренә бәйле. Бу кешеләр сирәк очраучы искәрмә булып торалар, ләкин аларны үрнәк итеп куярга ярамый.  

  1. Йокы халәтендә кеше гомеренең якынча 1/3ен уздыра.
  2. Безнең организм эчке расписаниене үтәргә ярата һәм бу тәртип бозылганны яратмый. ( Көндез – эш, төнлә  - йокы)

Нәтиҗә 6: сөйләшүгә, уйлауга, күрүгә, сизүгә без бик күп энергия сарыф итәбез. Баш миенә һәм нерв системасына ял итергә кирәк. Йокы көчләрне туплауга ярдәм итә.

II. Гомумиләштерү.

 Татлы йокы серләре

  1. Йоклар алдыннан бүлмәгезне җилләтегез. Анда суык та, эссе дә булырга тиеш түгел.
  2. Йокы алдыннан тынычландыра торган нәрсә дә булса эшләгез.
  3. Йокы киеме уңайлы булырга тиеш.
  4. Төнгә каршы җылы әйбер эчегез. Бу сөт яки 1 чәй кашыгы бал кушылган 1 стакан су булырга мөмкин.
  5. Йоклый торган мендәрегез бик зур булмасын.

 III . Класс сәгатен йомгаклау                                          - Йокы ни өчен кирәк?

1 вариант:

Кайчакта озак йоклап китәм.

Төнлә уянам.

Йокыдан кәефсез торам.

Тора алмыйча озак ятам.

Ә торганнан соң бернәрсә дә эшләргә теләмим.

Иртә белән йокым килә.

2 вариант:

Үзем дә сизмичә тиз йоклап китәм.

Йокым тоташ.

Йокыдан җиңел торам.

Һәрвакыт яки һәрвакыт диярлек зарядка ясыйм.

Иртәләрен кәефем яхшы.

Эшләремә тиз керешәм.

1 вариант:

Кайчакта озак йоклап китәм.

Төнлә уянам.

Йокыдан кәефсез торам.

Тора алмыйча озак ятам.

Ә торганнан соң бернәрсә дә эшләргә теләмим.

Иртә белән йокым килә.

2 вариант:

Үзем дә сизмичә тиз йоклап китәм.

Йокым тоташ.

Йокыдан җиңел торам.

Һәрвакыт яки һәрвакыт диярлек зарядка ясыйм.

Иртәләрен кәефем яхшы.

Эшләремә тиз керешәм.

1 вариант:

Кайчакта озак йоклап китәм.

Төнлә уянам.

Йокыдан кәефсез торам.

Тора алмыйча озак ятам.

Ә торганнан соң бернәрсә дә эшләргә теләмим.

Иртә белән йокым килә.

2 вариант:

Үзем дә сизмичә тиз йоклап китәм.

Йокым тоташ.

Йокыдан җиңел торам.

Һәрвакыт яки һәрвакыт диярлек зарядка ясыйм.

Иртәләрен кәефем яхшы.                             Эшләремә тиз керешәм.

Әлеге кешеләр искәрмә булып торалар.

Мәсәлән, танылган америка уйлап табучысы Томас Эдисон Беренче Бөтендөнья сугышы вакытында 70 яшендә лабораториядән чыкмыйча бертоташ 168 сәгать эшли.

 Пётр1 5-6 сәгать кенә йоклаган, әмма бу аның эшкә сәләтлелегендә, кәефендә һәм сәламәтлелендә чагылмаган.

Наполеон Бонапарт 4-5-әр сәгать кенә йоклаган. Әмма бу аңа актив тормыш алып барырга комачауламаган.

Беренче укучы: Иң ялкау җәнлек – ул бурсык. Бурсыкны күрү кыен, чөнки ул йокларга ярата. Җәен көне буе йоклый, ә кышын – көне-төне. Ул сирәк кенә уяна һәм урманда йөри. Бу хәл еш кына көчле яңгырлар вакытында була. Яңгыр суы бурсыкның өненә үтеп керә һәм аны уята. Бурсык – пөхтә һәм чисталык яратучы җәнлек. Аның өне тирәсендә һәрвакыт чисталык хөкем итә. Йокларга ятар алдыннан бурсык тәпиләре белән оясына коелган яфраклар җыеп төшерә һәм үзенә йомшак урын әзерли.  

Икенче укучы: Керпе кышкы йокыда 6 айдан артык вакыт үткәрә. Бу вакыттва ул ашамый һәм хәрәкәтләнми. Ул кыш буе язгы кояшка кадәр йоклый.

Өченче укучы: Күп хайваннар бик кызыклы позаларда йоклыйлар. Ярканатлар һәм озын койрыклы попугайлар башларын аска асылындырып йоклыйлар. Арысланнар, панда һәм аюлар аркаларында йокларга яраталар. Бу вакытта арысланның алгы аяклары күкрәгендә, панданыкы баш астында була, ә аюныкы теләсә ничек селкенеп тора. Жирафлар баскан җирдән черем итеп алалар. Филләр басып яки корсакларына ятып, казык тешләрен җиргә терәп йоклыйлар.

Дүртенче укучы: Ләкләкләр очыш вакытында йоклыйлар. Очканда  алдан баручы кош бик нык арый. Һәм ул кош өеренең уртасына керә һәм күзләрен йома. Бу вакытта аның ишетү сәләте көчәя, ул башка кошларның канат шавын ишетеп, юнәлеш һәм биеклекне югалтмый.10 минут көч җыйганнан соң, ләкләк кош өеренең башына яки ахырына  юнәлә, аның урынына башка ләкләк килә.

Күп кошлар бер аякларын күтәреп йоклыйлар.

Файдаланылган әдәбият

1. Балалар, яшүсмерләр физиологиясе һәм гигиенасы: Студентлар өчен кулланма/ Ф.Г.Ситдиков, Р.И.Гыйльметдинова, Т.А.Аникина һ.б.; Ф.Г.Ситдиков редакциясендә. – Казан: Мәгариф, 1999. – 159 б.

2. http://66.school-saratov.ru/index.php?page=art&id=2359

3. http://io.nios.ru/index.php?rel=38&point=15&art=1544


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тәрбия сәгате

тәрбия сәгате...

Минем гаиләм- минем шәҗәрәм. Тәрбия сәгате.Моя семья-мое родословное.Классный час.

Тема : Минем гаиләм- минем шаҗәрәмМаксат: укучыларда гореф- гадәтләргә, гаилә традицияләренә,ядкарьләренә кысыксыну уяту, буыннар бәйләнеше, исем, фамилияләр, аларның килеп чыгышы, әһәмияте туры...

Ачык тәрбия сәгате "Китап - белем чишмәсе"

Мәктәп укучыларының китапханәгә йөрүләре елдан - елга кими бара. Аларны ничек тә китап укуга тарту максатыннан ел саен укучылар каршында 2 апрель - Халыкара балалар китабы көнендә төрледән - төрле чар...

Гомер яхшылык өчен бирелгән. Тәрбия сәгате өчен дәрес эшкәртмәсе.

Эшкәртмәдә тәрбия сәгатенең барышы һәм презентация тупланган. Ул 5-6 нчы класс укучылары өчен тәкъдим ителә. Тәрбия сәгатенең максаты: укучыларда яхшылык һәм явызлык турында күзаллау булдыру; яхш...

Тәрбия сәгате. "Гомер яхшылык өчен бирелгән".

Бу эшкәртмәдә тәрбия сәгатенең барышы, презентация бирелә. Ул  4-5 нче класс укучылары өчен тәкъдим ителә....

Тәрбия сәгате 5класс "Дөрес туклану-сәламәтлек нигезе"

Сәламәт булу өчен дөрес тукланырга,хәрәкәтләнергә,вакытында ашарга,ял итәргә,чисталыкны яратырга....

Тәрбия эшләре буенча директор урынбасарларының район семинарына ачык тәрбия сәгате дәрес эшкәртмәсе . Тема : “Бәхет кайда ул?”

Дәрес темасы – Бәхет.Уздыру формасы – диспут.Максат: 1.     Укучыларны “Нәрсә ул бәхет?” дигән темага уйланырга мәҗбүр итеп тормышта үз урыннарын табарга ярдәм итү....