Тәрбия сәгате 5класс "Дөрес туклану-сәламәтлек нигезе"
классный час (5 класс) на тему

Ахметзянова Эльфия Фазилзяновна

Сәламәт булу өчен дөрес тукланырга,хәрәкәтләнергә,вакытында ашарга,ял итәргә,чисталыкны яратырга.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon 5_klass_segate.doc43 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: «Дөреc  туклану – сəламəтлек  нигезе»

Максат:  Балаларның  сəламəтлек   турында     күзаллауларын киңəйтү, дөрес  туклану белән сәламәтлекләренең  ныклы  бәйләнештә булуын аңларга булышу, иҗади күзаллауларын үстерү,үзең өчен  кайгыртучанлык  hәм аны саклый белү хисләрен тәрбияләү.

Дәрес барышы:

   Исәнләшү: – Хәерле иртә, балалар!

  1. Исәнмесез,  кунаклар!

 Бер – беребезгә исәнлек, саулык телик.    

       Балалар.

Чыршыдай биек бул,

Нараттай кызыл бул,

Имәндәй таза бул!

Сау – сәламәт бул!

.

Укытучы: Балалар, бүген без «Сәламәтлек иленә» сәяхәтебезне дәвам итәбез. «Дөрес  туклану» табибында булырбыз . Әйтегез  әле, нинди кеше сәламәт  була сон?

1 нче бала. Сәламәт булу өчен дөрес тукланырга, вакытында  ашарга, хәрәкәтләнергә,  ял итәргә, чисталыкны яратырга кирәк.

Укытучы: Туклану өчен  кешеләргә нинди әгъзалар ярдәм итә? Менә бу рәсемгә карыйк әле.

2 нче бала. Куллар белән тотып, ашамлыкны  авызга кабабыз.

3 нче бала. Тешләр белән чәйнибез.

Укытучы: Ә азыкны ничек чәйнәргә кирәк?

4 нче бала. Бик яхшы итеп, озак чәйнәргә кирəк.

5 нче бала. Ашамлыкны йотабыз, ул ашказанына элəгə.

Укытучы:  Әйе, ашамлык анда эшкәртелеп,  сыекчага əйлəнə. Ашказаны капчыкка охшаган əгъза.  Кирəгеннəн күп ашау аңа зыян китерə, чөнки эшкәртү авыр була. Димəк, артык күп ашарга ярамый. Эшкәртелгән сыекча эчәкләргә китə, кирəкле матдəлəр канга həм башка органнарга тарала.

      Балалар, ə бер генə төрле азык кулланып организм барлык кирəкле əйберлəрне ала аламы?

Балалар:юк.

Укытучы: Дөрес.  Ә ничек уйлыйсыз, нинди ашамлыкларда витаминнар күп?

1 нче бала. Яшелчә həм җиләк- җимешләрдә.

Укытучы: Дөрес, алар безнең  организмга үсәргә, ныгырга ярдәм итә, без аларны җәй – көз бик күп ашыйбыз. Ә кышлыкка нәрсәләр әзерлибез сон?

2 нче бала. Кайнатма, җимеш сулары; яшелчәләрне тозлыйбыз, киптерәбез, туңдырабыз; салатлар ясыйбыз.

Укытучы: Әйе, яшелчә,   жиләк-җимешләрнең  файдасы бик күп. Әгәр алар сөйләшә белсәләр, менә ничек  мактанырлар  иде.

       Кыяр.

Яшелчәләр  арасында

Иң тәмлесе мин- кыяр.

Җәй буена ашап туйгач,

Калганын тозлап куяр.

         Суган.

Яшелчәләр арасында

Мин дә үсәм бит, туган!

Грипп эләкмәсен дисәң,

Кубрәк утырт суган.

   

          Кәбестә.

Мине, кәбестәне ашыйлар

Яшьләре hәм картлары.

Тәмемне белгәч, апалар

Күп утырта башлады.

           

     Борыч.

Яшелчәләр арасында

Иң әчесе мин – борыч

Борычны базарда сатып,

Акча алырсың бер уч.

             Чөгендер.

Мин – чөгендер, кешеләргә

Бик күп файда китерәм.

Кешедәге авыруларны

Вакытында бетерәм.

Укытучы: Сез сәламәтлек өчен хәрәкәтләнүне  бик файдалы дидегез, әйдәгез биеп алыйк.

  1. Сез кечкенәдән үк организм өчен бик файдалы булган сөт эчәсез.   Ә сөттән нинди ашамлыклар ясыйлар соң?
  2. Балалар: Катык, эремчек, туңдырма, каймак, май h.б.

Укытучы: Әйе, бу ашамлыклар бик файдалы, тик чамасын белеп ашасаң гына.

  1. Ә менә Илдар белән Гүзәл, әбиләрендә кунакта булып, күпме витамин җыеп  кайтканнар (Р.Вәлиеваның “Әбине җәлләп кенә” дигән шигыре сөйләнә.)
  2. Бу ашамлыклар файдалымы? Күп ашарга ярыймы? Ә хәзер мин сезгә бер вакыйга турында сөйлим, игътибар белән тыңлагыз.

Укытучы: Сәламәт кеше генә үз теләгенә ирешә ала. Юкка гына “Саулык – зур байлык”, димиләр. Шунын белэн безнен сәяхәтебез тәмам.

Барысы бергә: Эшләрегез уң булсын, өстәлегез мул булсын, сау – сәламәт булыгыз! (Бер жыр башкарыла).

 

Тема  :  “ Дөрес  туклану  -  сәламәтлек       нигезе”

   


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Йокы - сәламәтлек нигезе" темасына тәрбия сәгате

Әлеге класс сәгате укучыларның йокы турындагы күзаллауларын арттыра, сәламәт яшәү рәвешен прогадагандалый....

Тәрбия сәгате

тәрбия сәгате...

Минем гаиләм- минем шәҗәрәм. Тәрбия сәгате.Моя семья-мое родословное.Классный час.

Тема : Минем гаиләм- минем шаҗәрәмМаксат: укучыларда гореф- гадәтләргә, гаилә традицияләренә,ядкарьләренә кысыксыну уяту, буыннар бәйләнеше, исем, фамилияләр, аларның килеп чыгышы, әһәмияте туры...

Ачык тәрбия сәгате "Китап - белем чишмәсе"

Мәктәп укучыларының китапханәгә йөрүләре елдан - елга кими бара. Аларны ничек тә китап укуга тарту максатыннан ел саен укучылар каршында 2 апрель - Халыкара балалар китабы көнендә төрледән - төрле чар...

Гомер яхшылык өчен бирелгән. Тәрбия сәгате өчен дәрес эшкәртмәсе.

Эшкәртмәдә тәрбия сәгатенең барышы һәм презентация тупланган. Ул 5-6 нчы класс укучылары өчен тәкъдим ителә. Тәрбия сәгатенең максаты: укучыларда яхшылык һәм явызлык турында күзаллау булдыру; яхш...

Тәрбия сәгате. "Гомер яхшылык өчен бирелгән".

Бу эшкәртмәдә тәрбия сәгатенең барышы, презентация бирелә. Ул  4-5 нче класс укучылары өчен тәкъдим ителә....

Тәрбия эшләре буенча директор урынбасарларының район семинарына ачык тәрбия сәгате дәрес эшкәртмәсе . Тема : “Бәхет кайда ул?”

Дәрес темасы – Бәхет.Уздыру формасы – диспут.Максат: 1.     Укучыларны “Нәрсә ул бәхет?” дигән темага уйланырга мәҗбүр итеп тормышта үз урыннарын табарга ярдәм итү....