Проект: Бөек Ватан сугышы темасына язылган әсәрләрне гражданлык- патриотик тәрбия бирүдә куллану.
проект по теме

Мингазова Нурсия Фоатовна

Проект: Бөек Ватан сугышы темасына язылган әсәрләрне гражданлык- патриотик тәрбия бирүдә куллану. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon patriotik_trbiya_minhazheva_n.f.doc70.5 КБ

Предварительный просмотр:

           Татарстан Республикасы  Саба муниципаль районы Шәмәрдән лицее

                           

                                     Проект эше

   

     Проект: Бөек Ватан сугышы темасына язылган әсәрләрне гражданлык- патриотик тәрбия бирүдә куллану.

                                                                 Автор: Саба муниципаль районы    

                                                                            Шәмәрдән лицееның татар теле  

                                                                             һәм әдәбияты укытучысы

                                                                             Минһаҗева Нурсия Фоатовна

                                                                                                                                       

                                                                     

                                                                               

                                                   

                                                     

                                             

            Проектның тибы:  иҗади, фронталь

                                                     Актуальлеге

         Соңгы елларда илебездә күп төрле үзгәрешләр булып тора. Җәмгыятебездә төрле сыйныфларга  бүленү күзәтелә. Халкыбызда борынгыдан яшәп килгән туган илгә мәхәббәт, туган җиреңне ярату, кардәш – ыруга хөрмәт, кайгыртучанлык кебек гүзәл сыйфатлар юкка чыга башлады. Патриотик тәрбиягә дә игътибар кими төште. Ә бит Бөек Ватан сугышы елларында әби- бабаларыбызның фронтта да, тылда да күрсәткән патриотизмы чиксез зур.  Ләкин, хәзерге яшь буын илең өчен, халкың азатлыгы өчен үзеңне аямыйча көрәшүне аңлап бетерми. Балаларыбыз туң йөрәкле, үз мәнфәгатьләрен генә кайгыртучы кешеләр булып үсеп киләләр. Аларга патриотик рухтагы әсәрләрне аңлау да кыенлашты. Ләкин, җәмгыятебез ничек кенә үзгәрмәсен, без яшь буынны бөеклекне түбәнлектән аера белергә, туган җиребезне яратырга, сакларга әзер булган патриотлар итеп тәрбияләргә тиешбез. Ә бу хезмәттә Бөек Ватан сугышы темасына мөрәҗәгать итү, шул темага язылган әсәрләрне укып- өйрәнү, алар эчендә кайнау, геройлар тормышы белән яшәү илебез халкының массакүләм батырлыгын, патриотизмын, эчкерсез һәм аяусыз көрәшен ныграк ачып бирергә ярдәм итә. Ватанга мәхәббәт, бирелгәнлек хисе тәрбияли.                                                        

      Әлеге проект Бөек Ватан  сугышы темасына язылган әсәрләргә таянып китап укучылар конференцияләре, экскурсияләр, фикер алышу өчен түгәрәк өстәлләр оештыру, әсәрләрне сәхнәләштерү кебек төркемләп эшләүне һәм шулай ук фәнни- тикшеренү эшләре, иҗади эшләр, рецензияләр язу, реферат,

                                                               

сочинение, презентацияләр, фильмнар эшләү, китапчыклар нәшер итүне дә үз эченә ала.    

         Максат: Бөек Ватан сугышы темасына язылган әсәрләрне өйрәнү аша гражданлык тәрбиясе һәм патриотик тәрбия бирү.

Укучыларның Бөек Ватан сугышы турындагы белемнәрен барлау.

Сугыш афәтенең һәр кеше, һәр гаилә өчен фаҗига булуын күрсәтү. Илебез тарихы белән кызыксыну. Тыныч тормышның кадерен белергә өйрәтү.


Эчтәлеге

Максат

Нинди әсәргә таянып үтелә

Файдалану өчен материал

Укучылар эшчәнлеге

1

Кереш. “Мин яратам сине Ватаным!”

Ватанга мәхәббәт, горурлык хисләре тәрбияләү.

 Ватан сугышында катнашкан татар зыялылары турында мәгълүмат алу.

Бөек Ватан сугышы темасына нинди сыйфатлар, үзенчәлекләр хас булуын ачыклау.

Бөек ватан сугышы темасына язылган шигырьләр, поэмалар, хикәяләр.

Сугыш турында истәлекләр.

Бөек Ватан сугышы чоры прозасы.- Казан: ТР “Хәтер” нәшрияты, 2002.

Татар әдәбияты: Теория. Тарих/Д.Ф. Заһидуллина-Казан: Мәгариф, 2006.

Бөек ватан сугышы поэзиясе:шигырьләр һәм поэмалар.- Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1998.

Материаллар туплау.

Бөек Ватан сугышы турында фильм һәм презентация әзерләү.

“Әдәбиятта Бөек Ватан сугышы темасы ” дигән темага реферат язу.

2.

Ил онытмас, бирсәң каныңны

Ватан өчен изге көрәшкә.

Муса Җәлилнең иҗат юлына күз салу,  шигырьләрен укып өйрәнү. Шагыйрь иҗатына, батырлыгына хөрмәт хисләре уяту. Ватанга бирелгәнлек хисләре тәрбияләү.  

М. Җәлилнең “Батырлык турында”, “Бер үгет”, “Ана бәйрәме”, “Бүреләр”, “Вәхшәт”, “Дуска”, “Егет көче”, “Җырлары”, “Имән”, шигырьләре.

Моабит дәфтәрләре: Шигырьләр, поэмалар, җырлар. — Казан: Таткитнәшр., 1969.

Бөек ватан сугышы поэзиясе:шигырьләр һәм поэмалар.- Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1998.

Муса Җәлил. 2 том, Шигырьләр (1941-1944). Либреттолар. –Казан, Татарстан китап нәшр., 1976.

Муса Җәлил турында мәгълүматлар туплау. “Кызыл Ромашка” шигырен сәхнәләштерергә әзерләнү. “Муса Җәлил- патриот шагыйрь” дигән темага чыгыш әзерләү.

3.

Бөек җыр ул- Бөек Ватан өчен

Сугыш кырларында үлүе.

Фронтовик- шагыйрь Ф. Кәримнең иҗатын өйрәнү. Шигырьләре аша гаиләгә, туганнарга, туган җиргә  карата хөрмәт хисләре тәрбияләү.

Ф. Кәрим “Ант”, “Ватаным өчен”, Кыңгыраулы яшел гармун”

Бөек ватан сугышы поэзиясе:шигырьләр һәм поэмалар.- Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1998.

Ф. Кәрим иҗаты турында презентация әзерләү. Тормыш иптәше һәм кызлары турында материал туплау. Ф. Кәримнең фронт хатларын табу һәм укырга әзерләнү.

4.

Район тарих музеена сәяхәт.

Районыбыздан чыккан Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл ветераннары , Советлар Союзы геройлары турында мәгълүматлар алу. Аларның тормышы, батырлыклары турында тыңлау, шәхси әйберләре белән танышу.

Архив материаллары, альбомнар,  ветераннарның шәхси әйберләре.

“Минем гаиләм Бөек Ватан сугышы елларында” дигән темага сочинениеләр конкурсы.

Иң яхшы сочинениеләрне туплап китапчык ясау.

5.

Сатмас егет илен алтын-көмешләргә,

Әгәр югалтмаса вөҗданын.

А. Алишның тормышы һәм әдәби эшчәнлеге белән танышу. Аның шигырьләре аша укучылар йөрәгендә сугышка карата нәфрәт хисләре уяту.

А. Алишның “Көтмә инде, көтмә”, “Ничек килер үлем”, “Очрашу”, “Туган илгә” шигырьләре.

 

Шагыйрьләр һәм шигырьләр. Галиуллин Тәлгать:- Казан:Тат. Кит. Нәшр., 1985.

Бөек ватан сугышы поэзиясе:шигырьләр һәм поэмалар.- Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1998.

А. Алиш турында материаллар туплау, шигырьләрен укып өйрәнү, рецензияләр язу. Презентация әзерләү.

6.

Янып калсын гомрең маяк булып

Үзеңнән соң килер буынга.

Бөек Ватан сугышы темасын яктырткан шигырьләрне яттан өйрәнү һәм сәнгатьле  сөйләү бәйгесе оештыру.

Әлеге шигырьләр аша Ватанга мәхәббәт, хөрмәт хисе тәрбияләү.

Бөек ватан сугышы темасын яктырткан шигырьләр, поэмалар.

Бөек ватан сугышы поэзиясе:шигырьләр һәм поэмалар.- Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1998.

Моабит дәфтәрләре: Шигырьләр, поэмалар, җырлар. — Казан: Таткитнәшр., 1969.

Шигырьләрне ятлау һәм сәнгатьле сөйләргә өйрәнү.

7.

“Бөек Ватан сугышында татар шагыйрьләре” дигән темага китап укучылар конференциясе.

Бөек Ватан сугышы елларында татар шагыйрьләренең батырлыгы, тырыш хезмәтләре турында сөйләү. Дошманга каршы ачы нәфрәт хисе белән сугарылган шигырьләрен, поэмаларын өйрәнеп Совет кешесенең җиңүгә булган ышанычын, батырлыгын , рухи ныклыгын күрсәтү.  

А. Алиш, М. Җәлил, Ф. Кәрим, Г. Кутуй, Ш. Мөдәрис, С. Хәким һ. б. иҗаты.

Шагыйрьләр һәм шигырьләр. Галиуллин Тәлгать:- Казан:Тат. Кит. Нәшр., 1985.

Татар әдәбияты тарихы. 6 том. - Казан, “Раннур” нәшрияты, 2001

Мәҗитов З. Бөек Ватан сугыш чорында татар поэзиясе. Лирика. –Казан, 1971.

Муса Җәлил. 2 том, Шигырьләр (1941-1944). Либреттолар. –Казан, Татарстан китап нәшр., 1976.

Галиуллин Т. Шигърият баскычлары. Әдәби тәнкыйть мәкаләләре. – Казан, 2002.

Фәнни- тикшеренү эшләре алып бару. Проектлар төзү.

8.

Каны белән кеше саклап калды

Кешелекнең якты кояшын.

Г. Әпсәләмовның халыкның җиңүгә ышанычы, батырлыгы, туган илен ярату хисләре белән сугарылган әсәрләрен укып өйрәнү. Халыкның ил азатлыгы өчен көрәштә тиңсез батырлыгын күрсәтү.

Бөек Ватан сугышы чоры прозасы. – Казан, “Хәтер”нәшрияты, 2002.

Г. Әпсәләмовның “Ватан улы”, “Үлемнән көчлерәк”, “Зәңгәр иртә”, “Бөркет токымы” әсәрләре.

Әсәрләрне укып өйрәнү.

 Г. Әпсәләмов турында мәгълүматлар туплау. Презентация эшләү.

Әсәрләргә иллюстрацияләр ясау.

9.

Сугыш һәм кеше язмышы.

Ә. Еники әсәрләрен укып өйрәнү аша сугыш чынбарлыгының кеше рухында, психологиясендә ничек чагылыш табуын күрсәтү. Сугыш чоры кешеләренең эчке дөньяларын ачу аша яшәү һәм үлем, бурыч һәм намус, кайгы һәм өмет  төшенчәләренә аңлатма бирү.

Ә. Еникинең “Бала”, “Ана һәм каз”, “Бер генә сәгатькә” әсәрләре.

Бөек Ватан сугышы чоры прозасы. – Казан, “Хәтер”нәшрияты, 2002.

Татар әдәбияты тарихы. 6 том. - Казан, “Раннур” нәшрияты, 2001.

Әсәрләрне укып өйрәнеп бәяләмәләр( рецензия) язу.

 

10.

“Исемең калсын үзең үлсәң дә

Тарихларда укып ятларлык.”

Әдәби- музыкаль кичә.

Сугыш афатенең һәр кеше, һәр гаилә өчен фаҗига булуын төшендерү. Тынычлык сөюче шәхес тәрбияләү.

Бөек Ватан сугышы чоры поэзиясе. Шигырьләр һәм поэмалар. – Казан, “Хәтер”нәшрияты, 2005.

Әдәби- музыкаль кичә әзерләү.

Презентация ясау.

 Көтелгән нәтиҗә:

Туган илебезне, Ватаныбызны чын күңелдән яратучы, милли үзаңга һәм гражданлык хисенә ия булган шәхесләр- Ватанның лаеклы улларын һәм кызларын тәрбияләү.


                                       Кулланылган әдәбият

  1. Бөек Ватан сугышы чоры прозасы XIV том. Ганиева Ф. - Казан: “ТаРИХ” нәшрияты, 2002.
  2. Бөек ватан сугышы поэзиясе:шигырьләр һәм поэмалар.- Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1998.
  3. Галиуллин Тәлгать. Шагыйрьләр һәм шигырьләр.- Казан: Татарстан  китап нәшрияты, 1985.
  4. Муса Җәлил. 2 том, Шигырьләр. Либреттолар. –Казан, Татарстан китап нәшрияты., 1976.
  5. Муса Җәлилнең тууына 100ел. Мәкаләләр җыентыгы. “Казан утлары” журналы, 2 (2006).
  6. Татар әдәбияты: Теория. Тарих/Д.Ф. Заһидуллина, Ә.М.Закирҗанов, Т.Ш.Гыйләҗев, Н.М.Йосыпова -Казан: Мәгариф, 2006.

     

   



 

                                                                                                                                                                                   

   

     

     

   

     

   


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Г.Афзал иҗатында патриотик тәрбия" темасына фәнни-тикшеренү эшенең презентациясе

В слайдах презентации даются  несколько фотографий  татарского народного писателя Г. Афзала,  также поэта-патриота М.Джалиля, которому автор посвящает свои стихи....

Г.Афзал иҗатында патриотик тәрбия" темасына фәнни-тикшеренү эше

Фәнни-тикшеренү эшендә туган якка мәхәббәт һәм Ватанга тугрылыклы булу хисләренең  Г.Афзал шигырьләрендә сәнгатьчә чагылышын  чагылышы  анализлана....

Бөек Ватан сугышы темасына тикшерү-бәяләү тесты

Тест 9,11 сыйныф укучыларына теманы өйрәнеп бетергәннән соң үзләштерү дәрәҗәсен билгеләү өчен кулланыла....