Я я хәрефе (2 нче сыйныф, татар төркеме)
план-конспект урока на тему

2 нче сыйныф  (татар төркеме)

 Тема  -  Я я хәрефе

Максат:  1) Яя хәрефенең ике авазга билге булып йөрүен ачыклау, я хәрефе кергән сүзләрне дөрес әйтергә һәм язарга өйрәтү;

2) Укучыларның сөйләм телләрен, хәтерләрен, игътибарлылыкларын белемнәрне кулланып, фикерләрен дәлилләргә өйрәнү күнекмәсен үстерү;

3) Укучыларда тырышлык, мөстәкыйльлек, әдәп-әхлак сыйфатлары тәрбияләү, парларда дустанә эшләүләренә җирлек булдыру.

Җиһазлау: дәреслек, проектор, биремнәр, рәсемнәр

Дәреслек: Татар теле (рус телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 2 сыйныфы өчен дәреслек  (татар балалары  өчен))  / Ф.Ф.Харисов, Ч.М. Харисова,А.К. Җәләлиева - Казан: Тат.кит.  нәшрияты, 2012.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon Я я хәрефе71 КБ

Предварительный просмотр:

2 нче сыйныф  (татар төркеме)

 Тема  -  Я я хәрефе

Максат:  1) Яя хәрефенең ике авазга билге булып йөрүен ачыклау, я хәрефе кергән сүзләрне дөрес әйтергә һәм язарга өйрәтү;

2) Укучыларның сөйләм телләрен, хәтерләрен, игътибарлылыкларын белемнәрне кулланып, фикерләрен дәлилләргә өйрәнү күнекмәсен үстерү;

3) Укучыларда тырышлык, мөстәкыйльлек, әдәп-әхлак сыйфатлары тәрбияләү, парларда дустанә эшләүләренә җирлек булдыру.

Җиһазлау: дәреслек, проектор, биремнәр, рәсемнәр

Дәреслек: Татар теле (рус телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 2 сыйныфы өчен дәреслек  (татар балалары  өчен))  / Ф.Ф.Харисов, Ч.М. Харисова,А.К. Җәләлиева - Казан: Тат.кит.  нәшрияты, 2012.

Укытучының эшчәнлеге

Укучының эшчәнлеге

Универсаль эшчәнлек

1. Эшчәнлеккә әзерлек.

Оештыру  моменты.

Эш ритмына кертү.

Укытучының сөйләме.

Исәнләшү. Уңай психологик халәт тудыру.

Сыйныфны эшкә әзерләү.

Укучылар бер берсенә, укытучыга хәерле көн теләп, дәрескә әзер икәнлекләрен күрсәтә.

Коммуникатив: укытучы, укучылар-ның үз иптәшләре белән укыту планын-да хезмәттәшлеге.

2. Белемнәрне актуальләштерү

Белем дәрәҗәсен тикшерү / бәяләү.

1) Өй эшләрен тикшерү.

Нәтиҗә ясау. Билге кую.

2) Юнәлтүче сораулар биреп, алдагы өйрәнгән  теманы  искә төшерү.

Е е хәрефенә кагылышлы кагыйдәне искә төшерү.

- Е е хәрефе ничә аваз кушылмасыннан тора?

- Калын сүзләрдә нинди аваз кушылмасын ялгыйбыз?

- Нечкә  сүзләрдә нинди аваз кушылмасын ялгыйбыз?

Уку эшчәнлеген оештыру өчен, төрле типтагы биремнәрне үтәү.

Өй эшләрен тикшерү.

Нәтиҗә ясау.

Укучылар җавабы

Регулятив:

Эшләгән эшнең  сыйфатын һәм  дәрәҗәсен  билгеләү.

3. Укыту максатын кую.

 Укучыларның белемнәрен актуальләштерү.

Проблемалы ситуацияне китереп чыгару.

Хәзер мин сезгә табышмаклар әйтәм, ә сез җавапларын  табарсыз.

Язын дөньяга килә,

Көзен саргаеп үлә.  (Яфрак)

Ут та түгел, ук та түгел,

Үзе карны кисә.  (Кояш)

          Сорыйлар, көтәләр, килсәм барысы да качалар.  (Яңгыр)

Рәсемнәр буенча өстәмә информация бирү.

  • Бу рәсемнәр турында нәрсәләр әйтә аласыз?

- Яңгыр безгә кирәкме?

- Ул булмаса тирә-як нинди булыр иде?

- Ә яңгыр булсын өчен нәрсә кирәк?

  • Нинди яңгырлар була? (коеп яуган, вак яңгыр, сибәләп торган яңгыр, Ләйсәк яңгыры)
  • Кояш турында нәрсәләр беләсез?

Кояшның кеше гомере өчен нинди әһәмияткә ия булуын әйтеп бетереп булмыйдыр ул. Ахыр чиктә, безнең көндәлек тормышыбыз Кояш “чыгуы” белән башлана һәм Кояш “баюы” белән тәмамлана.  Кояш – безнең йолдызыбыз. Ягъни Җиргә иң якын булган йолдыз – ул Кояш. Якын булуы аркасында без аны шундый зур итеп күрәбез дә инде.

  • Ә яфракларга карап нәрсә әйтә аласыз?

Бөтен муллыгы, матурлыгы белән үзенә җәлеп итә ул: табигатьне сары төскә күмә, агачлардан яфраклар коела.

- Бу сүзләрнең  нинди охшаш яклары бар?

- Алфавитта я хәрефен табыйк әле

- Ә бүген без сезнең белән нинди хәреф турында сөйләшербез?

Дәреснең темасы һәм максаты әйтелә.

Я я хәрефенең ике авазга билге булып йөрүен ачыкларбыз, я хәрефе кергән сүзләрне дөрес әйтергә һәм язарга өйрәнербез.

Максатлар куя, дәрес темасын  формалаштыра.

Темадан чыгып, дәрескә уку мәсәләсен укучылар белән бергәләп кую.

Яфрак, кояш, яңгыр.

Укучылар җавабы, фикере

- табигаткә кагылышлы сүзләр,

- 2 иҗекле,

- я хәрефе бар.

Я я хәрефе турында

Коммуникатив: сораулар кую; танып белү:логик-проблеманы билгеләү. Регулятив:

Бәйләнешле  сөйләм, үз фикерләрен һәм җавапларын телдән матур, дөрес итеп әйтә белү.

4. Авырлыкны җиңү һәм проектны төзү.

 Проблемалы ситуацияләрне эзләп табуны оештыру.

1) Яңа теманы аңлату

Презентация карау.

Я я хәрефе турында кагыйдәне  искә төшерү.  (44 бит)

                                      Я я

               [йа]              [йә]

Күрше  иҗектәге сузыкларга карап, я хәрефенең калын да, нечкә дә укылганын аңлату.

Мисаллар белән ныгыту.

Максатка ирешү планын төзиләр һәм чараларын билгелиләр  (алгоритм, модель һ.б.)

Сорауларга җавап бирәләр.

Кагыйдәне ныгыталар

Регулятив: кагыйдә, күрсәтмәләрне истә тоту һәм аларга ияреп гамәлләр кылу.

5. Беренче кат ныгыту Аңлап кабул итүне тәэмин итү. Беренчел йомгаклау (гомумиләштерү)

1. Слайдта Я я  хәрефе кергән сүзләр язылган. Сезгә бу сүзләрне ике баганага бүлеп язарга кирәк.

     Яшел, яңгыр, яфрак, яз, ямьле,  яулык, ярдәм, Язилә.                                   

Нәтиҗә ясау.

2. Физкультминутка

Менә минем уң кулым,           (уң кулларын күрсәтәләр,

Менә минем сул кулым,         (сул кулларын күрсәтәләр)

Менә идән, менә түшәм,           (өскә-аска карыйлар,

Менә шулай зур үсәм.           (аяк очларына күтәреләләр)

3. Дәреслек белән эшләү.

Дәфтәрдә число, тема, Я я хәрефенең дөрес һәм матур  язу үрнәге күрсәтелә.

Я  я

Яз, яшел.

Язилә авылда яши.

 4. 121 нче  күнегү  язмача дәфтәрләрдә эшләнә.

    123 нче күнегү  тактада эшләнә.

Алгоритмнарны телдән кабатлап,типик биремнәрне чишәләр.

Укучылар дәреслектәге биремнәрне башкаралар, тикшерәләр, бәялиләр, нәтиҗә ясыйлар.

Танып белү: модельләштерү, логик- проблемаларны чишү, логик фикерләү чылбырын төзү, дәлилләү, гипотеза һәм аның нигезен күрсәтү;

6. Эталон буенча үз-үзеңне мөстәкыйль тикшерү эшчәнлеге.

Яңа белемнәрне куллану эшен оештыру.

Рәсемле текст белән эшләү.

Текстны дөрес уку.

Тексттан я хәрефле сүзләрне сайлап язарга.

Эшләрне  янындагы иптәшләре тикшерә.

Көн аяз. Кояш нурларында карлар җемелди. Төнлә атлар яхшы ял иткән. Без тирә-якны күзәтеп барабыз. Менә безнең чана яныннан гына куян чабып узды. Ул шундук чыршылар арасына кереп яшеренде. 

    Аяз, кояш , яхшы, ял, тирә-якны, яныннан, куян, яшеренде.                                               

                                                   Тест.

1.  Кояш сүзендә :

                 а) 4 хәреф, 3 аваз

                 ә) 4 хәреф, 4 аваз

                 б) 4 хәреф, 5 аваз.

2. Кайсы сүздә авазлар саны хәрефләр саныннан күбрәк?

                 а) урман

                 ә) җәя

                 б) төлке

3. Пыяла сүзендә я хәрефе ничек укыла?

                 а)  [йа]

                 ә)  [а]

                 б)  [йә]

4. Өч иҗекле сүзне билгелә:

                 а) маяк

                 ә) әкият

                 б) яшен

5. Я хәрефе [йә] дип укыла торган сүзләр рәтен тап:

                 а) аяк

                 ә) яфрак

                 б) хикәя

Эшләрне бәяләү.

Мөстәкыйль эш.  Эталон буенча үзтикшерү адымнарын чагыштыру.

Укучылар эше / биремнәрне тактада  эшлиләр.

Регулятив: контроль, төзәтмә кертү; алган бе-лемнәрне аңлап барлау һәм үзләштерәсе белемнәрнең сыйфатының дәрәҗәсен билгеләү; шәхси: эшчәнлек.

7. Рефлексия эшчәнлеге (эш нәтиҗәләре)

1)  Өй эше бирү

Яз,  яши  сүзләренә фонетик анализ ясап килергә.

2)  Рефлексияне оештыру.

  • Дәреснең кайсы өлеше сезнең өчен бик авыр булды?

-  Кайсы кагыйдәләрне оныткансыз?

Эшчәнлеккә нәтиҗә ясау, өйрәнелгән материалны анализлау.

Үз уку эшчәнлеген бәяләү-не, максат һәм нәтиҗәләрне, үзләштерү дәрәҗәсен оештыру.

  Бирем белән танышу.

Дәрескә нәтиҗә ясау

Коммуникатив: үз фикереңне төгәл  һәм тулы итеп әйтә белү; танып белү: рефлексия; шәхси: нәтиҗәләр чыгару.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

11нче сыйныф (татар төркеме) татар әдәбиятыннан эш программасы.

11нче сыйныфның татар төркеме өчен татар әдәбиятыннан эш программасы....

8 нче сыйныф татар төркеме укучыларының белемнәрен тикшерү өчен өчен татар әдәбиятыннан биремнәр

Укучыларның белем, үзләштерү дәрәҗәсен ачыклау максаты белән үткәрелә...

2 сыйныф (татар төркеме). Татар теле дэресе конспекты һәм презентациясе.

2 сыйныфта "Фигыль сүз төркемен гомумиләштереп кабатлау" дигән темага үткәргән дәрес конспекты һәм презентациясе....

1 нче сыйныф (татар төркеме) өчен татар теле дәресләрен календарь – тематик планлаштыру

Планлаштыру   нигезләнде:1.Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының төп укыту планына;2. Азнакай муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем  учреждениесе  “Азнак...

2012-2013 нче уку елында 1 нче сыйныф (татар төркеме) өчен татар теле дәресләрен

Планлаштыру   нигезләнде:1.Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының төп укыту планына;2. Азнакай муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем  учреждениесе  “Азнак...

2 нче сыйныф (татар төркеме) өчен татар теле дәресләрен календарь – тематик планлаштыру

Планлаштыру   нигезләнде:1.Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының төп укыту планына;2. Азнакай муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем  учреждениесе  “Азнак...

Туган телдә(татар телендә) башлангыч гомуми белем бирү оешмаларының 3нче сыйныф(татар төркеме )өчен татар теленнән йомгаклау контроль эше

Туган телдә(татар телендә) башлангыч гомуми белем бирү оешмаларының 3нче сыйныф(татар  төркеме )өчен татар теленнән йомгаклау контроль эше...