1 сыйныф " Җ хәрефе"
план-конспект урока на тему

Габбасова Гөлчәчәк Шамил кызы

«1 нче сыйныфның татар төркеме укучылары өчен

татар теле “Җ хәрефе ” темасы буенча технологик карта»

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon 1_kl_zh_avazy_hrefe_3.doc71 КБ

Предварительный просмотр:

Ф.И.О. __________________

Дата: __________________

Предмет: _ татар теле _____________

Класс: 1

Дәрес тибы: яңа материалны үзләштерү

Дәрес темасы: Тартык [җ] авазы һәм   Җ, җ  хәрефе

Өйрәнелә торган темада дәреснең роле һәм урыны:  Яңа белемнәр үзләштерү

Дәреснең максатлары (образовательные, развивающие, воспитательные):

Белем бирү максаты: 1. Сүзләрдә җ авазын ишетергә күнектерү. Җ   хәрефе кергән сүзләрне дөрес уку һәм язу күнекмәләрен бирү;

2. Җөмлә төзү күнекмәләрен камилләштерү, бәйләнешле сөйләм телен үстерү;

Фикер сәләтен үстерү максаты: үз фикереңне әйтә, башкалар фикерен тыңлый белү күнекмәләрен үстерү.

Тәрбияви максат: укучыларда табигатькә, хезмәткә  мәхәббәт тәрбияләү.

1 сыйныф өчен технологик карта

Этапы урока-Дәрес этаплары

Деятельность учителя

Укытучы эшчәнлеге

Деятельность учащихся

Укучылар эшчәнлеге

УУД

Универсаль уку гамәлләре (УУГ)

ШУУГ –шәхескә кагылышлы универсаль уку гамәлләре

РУУГ- регулятив универсаль уку гамәлләре

ТБУУГ- танып белү универсаль уку гамәлләре

КУУГ-  коммуникатив универсаль уку гамәлләре

1. Мотивация. Оештыру. Эшчәнлеккә мотивлаштыру

1. Уңай психологик хәләт булдыру.

- Исәнмесез укучылар. Хәерле көн.

- Хәерле көн миңа!

- Хәерле көн сиңа!

- Хәерле көн сезгә!

- Хәерле көн безгә!

2 .

Сезне кояш сәламли.Ул сезгә яхшы,хәерле көн тели.

Исәнләшү.

КУУГ: классташлар һәм укытучы белән уку эшчәнлеген оештыруда хезмәттәшлек итү

2.Актуализация знаний (разминка) . Белем һәм күнекмәләрне формалаштыру

  1. Фонетик күнегү.
  2.  “Кәрзин” уены
  • Балалар, бу нәрсә?
  • Кәрзин.
  • Кәрзиндә нәрсәләр бар? Әйдәгез карыйбыз.
  • Бу нәрсә?
  • Бу кишер, ...
  • Болар нәрсәләр?
  • Яшелчәләр.
  • Балалар, ә бу нәрсә?
  • Бу җиләк – это ягода.
  • А мы можем положить ягоду в эту корзину?
  • Нет.
  • А почему?
  • Это ягода- бу җиләк.

3. Сүзлек эше  (Мультимедия сүзләр- рәсемнәр)

4. “Хатаны тап” – найди ошибку.

Я буду называть слова и показывать ягоды и фрукты (муляжи), а вы внимательно следите, верно ли я называю.

-Бу чия.

  1. Фонетик зарядка ясау.

[а] – алма, ат, арба

[ә] - әни, әти, әтәч

[ы]- ылыс, ыргак, кыш

[ө]- өй, өч, өстәл

[ү] – үлән, үрдәк, бүре

[о] – оя, кош, оча

3. Сүзлек эше  (Мультимедия сүзләр- рәсемнәр)

Җиләк-җимеш-

Җиләк-

Чия-

Әфлисун-

Карлыган-

Карбыз-

Алма-

4. “Хатаны тап” – найди ошибку.

Әйе, бу чия.

Юк, бу чия түгел.

...

ТБУУГ: төп билгеләрне аерып күрсәтү

РУУГ: кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу

КУУГ: тыңлый белү, коллектив фикер алышуда катнашу

3.Формирование новых знаний.

Яңа белемнәр формалаштыру.

  1. -Балалар ,сезгә рәсемнәр тәкъдим ителә.

Беренче рәсемдә нәрсә күрсәтелгән?

-Бу сүзләрдә нинди аваз еш кабатлана?

  • -Дөрес.Җ авазы Димәк, без бүген [җ] авазын дөрес итеп әйтә белергә, ишетеп таный белергә, җ хәрефен укырга һәм язарга өйрәнәбез.
  •   -[җ] авазы кайсы телгә хас аваз?  
  •    Бу хәреф – татар алфавитына гына хас хәреф.

-  Әйдәгез [җ] авазына характеристика биреп китик әле

- Ул тартык авазмы, әллә сузыкмы?

- Ни өчен тартык, аны сузып буламы?

- Нинди тартык ул?

- Тактага схемасын төзү.

     Тактада сүзләр бирелә.  Җиләк ,  җомга            

3. Җ авазының әйтелешен өйрәнү.

Укучыларның җавабы. (җиләк)

Җ авазы

Тартык-согласный

Сузып булмый-не поется

Яңгырау-звонкий

Уку:

Җа, җо, җы, җә, җө, җү, җи

Җә-җә-җә-җә! Бакчада йөри кәҗә! Җи-җи-җи-җи! Кызарып пеште җиләк!

ТБУУГ: танып белү мәсьәләсен мөстәкыйль ачыклау һәм максат кую

РУУГ: кагыйдә, инструкуцияләрне истә тоту һәм аларга ияреп гамәлләр кылу

КУУГ: коллектив фикер алышуда катнашу

ШУУГ: үзмаксат кую

4.Первичное закрепление и проговаривание вслух.

 Яңа белемнәрне беренчел үзләштерү, ныгыту.

“Кул чабу” уены.

     - Хәзер мин сезгә сүзләр әйтәм. Сүздә [җ] авазы булса, кул чабыгыз.

     Җавап,Җәмилә, чалбар, җиләк, чиләк, читек, җитен, җыр, чишмә, җитәкче, җиңүче, кояш, җыелыш, бакча, җимеш

Укучыларның җавабы.

ТБУУГ: төп билгеләрне аерып күрсәтү

РУУГ: кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу

КУУГ: тыңлый белү, диалог төзүдә һәм коллектив фикер алышуда катнашу

5.Самостоятельная работа с самопроверкой по эталону.

Эталон буенча үз-үзеңне мөстәкыйль тикшерү эшчәнлеге.

Җ хәрефен язарга өйрәнү.

- Рус телендә  сез Ж хәрефен язарга өйрәндегез,аннан аермасы нәрсәдә?

 -Дөрес,без аңа койрык өстибез.(язу дәфтәре белән эшләү)

Дәфтәрләрдә язу.

РУУГ: үзконтроль, биремнәрне үтәүнең дөреслеген тикшерү

ШУУГ: күршеңә ярдәм итүдә танып белү инициативасы күрсәтү

УУГ: , тыңлый белү, коллектив фикер алышуда катнашу, мәгълүмат туплауда үзара хезмәттәшлек инициативасы күрсәтү

6. Включение в систему знаний и повторение. Яңа белемнәрне ныгыту, мөстәкыйль куллану.

1. Рәсем  буенча   әңгәмә оештыру.

-Рәсемдә нәрсәләр күрәсез?

-Алар нишлиләр?

Әтәч нишли?

-Тавык нишли?

-Үрдәк нишли?

-Каз нишли?

-Бакчада нәрсәләр үсә?

2. Сүзләр, җөмләләр уку.

3. “Сатучы һәм сатып алучы” - “Продавец и покупатель”

- Ребята, представьте как будто вы пришли в магазин, вам надо купить фрукты. Давайте это разыграем.

1. Сорауларга җавап бирү:

-Бу йорт кошлары. Әтәч, тавык, каз, үрдәк.

-Алар бакчада эшлиләр.

-Әтәч гармунда уйный.

-Тавык су ташый.

-Үрдәк су сибә.

-Каз җир  казый.

-Бакчада кәбестә, кыяр, бәрәңге, җиләк үсә. Алар  эшчән, тырыш.

2. Укучыларның укуы.

Җәмилә, җиләк, журнал. Бу Җәмилә. Җәмилә, мә җиләк! Җиләк зур, тәмле, кызыл.

3.“Сатучы һәм сатып алучы” - “Продавец и покупатель”

- Исәнмесез!

- Исәнмесез!

- Сиңа нәрсә кирәк?

- Миңа... кирәк.

- Сиңа ... кирәкме?

- Әйе, кирәк/ Юк, кирәкми.

- Рәхмәт. Сау булыгыз.

- Сау булыгыз. Тагын килегез.

КУУГ: : классташлар һәм укытучы белән уку эшчәнлеген оештыруда хезмәттәшлек итү, тыңлый белү, диалог төзүдә һәм коллектив фикер алышуда катнашу, мәгълүмат туплауда үзара хезмәттәшлек инициативасы күрсәтү, иптәшеңнең гамәлләрен бәяләү.

ТБУУГ: төп билгеләрне аерып күрсәтү, логик фикерләү чылбырын булдыру.

ШУУГ: үзмаксат кую, күршеңә ярдәм итүдә танып белү инициативасы күрсәтү, үз уңышларың , уңышсызлыкларың сәбәпләре турында фикер йөртү.

7. Рефлексия. Рефлексия эшчәнлеге (эш нәтиҗәләре)

-Балалар, без бүген дәрестә нәрсәләр эшләдек?

-Сезгә ниләр ошады?

Үзбәя:

- Балалар сезгә кояшчыклар таратылды,әгәр сезгә дәрес ошады икән ,сез аңа елмая торган авыз,ошамаса елмаймый торган авыз  ясап куясыз.(нәтиҗә)

Дәрес тәмам , сау булыгыз.

Укучыларның фикерләре.

ШУУГ: үз уңышларың , уңышсызлыкларың сәбәпләре турында фикер йөртү

ТБУУГ:логик фикерләү чылбырын булдыру

РУУГ: үз эшчәнлегеңне контрольгә алу

КУУГ:укытучыны тыңлау, сораулар бирү

8. Домашнее задание. Өй эше.

Өйрәнгәнне кабатлау


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар төркемендәге 2 нче сыйныф укучылары өчен татар теленнән "К хәрефе" темасына дәрес эшкәртмәсе.

Татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен уздырылган шәһәркүләм семинарда күрсәтелгән дәрес планы.(2 класс,татар төркеме.)...

Л хәрефе һәм авазы. 1 сыйныф

1нче сыйныф өчен ачык дәрес эшкәртмәсе...

П хәрефе һәм п авазы. 1 сыйныф

1 нче сыйныф өчен дәрес эшкәртмәсе...

2 сыйныф " Ә хәрефе"

«2 нче сыйныфның татар төркеме укучылары өчен Татар теленнщн “Ө хәрефе” темасы буенча технологик карта»...

2 сыйныф " Я хәрефе"

«2 нче сыйныфның татар төркеме укучылары өчен Татар теленнән “Я хәрефе” темасы буенча презентация»...

1 сыйныф " Һ хәрефе"

«1 нче сыйныфның татар төркеме укучылары өчентатар теле “Һ хәрефе ” темасы буенча технологик карта»...

Я я хәрефе (2 нче сыйныф, татар төркеме)

2 нче сыйныф  (татар төркеме) Тема  -  Я я хәрефеМаксат:  1) Яя хәрефенең ике авазга билге булып йөрүен ачыклау, я хәрефе кергән сүзләрне дөрес әйтергә һәм язарга өйрәтү;2) Ук...