Эш тәҗрибәмнән...
статья на тему

Габбасова Гөлчәчәк Шамил кызы

Хәзерге вакытта укучыны татар телен өйрәнүгә ничек этәрергә,аны нәрсә белән кызыксындырырга? дигән сорау туа. Һәм методик темам да “ Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә проектлар методын кулланып укыту” дигәнне сайладым.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл uzemnem_esh_tzhribm.docx22.3 КБ

Предварительный просмотр:

Эш тәҗрибәмнән...

Хәзерге вакытта укучыны татар телен өйрәнүгә ничек этәрергә,аны нәрсә белән кызыксындырырга? дигән сорау туа. Һәм методик темам да “ Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә проектлар методын кулланып укыту” дигәнне сайладым.

Проект методы эшчәнлегенең эпиграфы итеп түбәндәге юлларны кулланыр идем: “Сөйлә миңа -мин онытырмын, күрсәт- истә калдырырмын, кызыксындыр- өйрәнермен.”

Проект эшчәнлеге укучы шәхесенең белем алуга иҗади якын килүенә юнәлтелгән. Бу метод белән эшләгәндә, укучылар актив рәвештә уйлау, фикерләү эшчәнлегенә тартылалар. Тиешле нәтиҗәгә ирешү өчен, эш барышында әдәби китаплардан, сүзлекләрдән, интернет аша күп мәгълүмат тупларга, ижади фикер йөртергә кирәк.

Проект методын кулланып укыту максатлары:

-белем бирү процессының нәтиҗәлеген үстерү;

-укучыларны киләчәк тормышка әзерләү;

-укыту нәтиҗәләре өчен җаваплылыкны,белем алуга кызыксынуны арттыру.

Проектлар методы - нинди дә булса проблеманы өйрәнү һәм гамәли нәтиҗәсен күрсәтү өчен укучыларның мөстәкыйль эшчәнлегенә нигезләнгән укыту методы .

Проект методының асылы: укучылар педагог җитәкчелегендә эзлекле рәвештә проектлар эшлиләр, проект өстендә эшләгәндә өстәмә информация туплыйлар һәм һәр этапка рефлекция ясыйлар.

Ул укыту процессы белән бәйле рәвештә дә мөстәкыйль фәнни-тикшеренү эшчәнлегендә дә кулланыла.

Иҗади проект – укучыларның фикерләү эшчәнлеген активлаштыручы методларның берсе.

Проект эшчәнлегенең уңай яклары:

-Укучы кызыксынып ирекле рәвештә сайлап алган тема өстендә эшли;

-Үзе сайлап алган эшне мавыгып, канәгатьләнү хисе белән башкара.

Әйе, проектлар методын кулланып эшләү укытучыдан үз эшенә иҗади якын килүне таләп итә. Ул инде укытучы буларак кына түгел , режиссер нинди дә булса эшкә җитәкчелек итә, консультант яки башка рольгә кереп, укыту процессын оештыра.

Укучыларның танып белү мөмкинлекләрен, акыл эшчәнлеге мөстәкыйльлеген үстерүдә проектлар методы зур урын алып тора.

Проект методы:

-укучыга мөстәкыйль иҗади эшләр өчен шартлар тудыра;

-укытучыга консультант,ярдәмче булырга мөмкинлек тудыра.

Педагог эшчәнлеге :

•укучылар эше белән идарә итү;

•планлаштыру һәм үтәлешне контрольдә тоту;

•тиешле төзәтмәләр кертү;

•гомуми юнәлеш бирү;

•шул юнәлеш буенча эшләүне тәэмин итү.

Укучы өчен проект нәрсә ул?

•иҗади мөмкинлекләрен ачу;

•төркемдә эшләү күнекмәләре булдыру;

•үзе сайлаган кызыклы проблеманы (теманы)ачу өстендә эшләү ;

•үзенең эшен (хезмәтен) презентацияләү.

Проект эше түбәндәге этаплардан тора:

•тема тәкъдим ителә;

•юнәлеше, максаты, бурычы аңлатыла;

•үтәү вакыты билгеләнә ;

•башка сыйныф укучыларының иң яхшы эшләре күрсәтелә;

•проект эшенең планы төзелә ;

•укучылар үзләрен кызыксындырган шәхси биремне сайлыйлар;

•укучы шәхси бирем буенча материал эзли, җыя;

•йомгаклау дәресендә проект эше ялгана;

•чыгышларның планы төзелә;

•проект эшен яклау оештырыла.

Татар теле һәм әдәбиятын өйрәнгәндә, түбәндәге төрдәге проектларны кулланып була:

-тикшеренү (хезмәтнең актуальлеген  нигезләү, тикшерүнең максаты әйтү, бурычлар кую, аларны чишү юлларын күрсәтү);

-иҗади (кичә яки бәйрәм үткәрү өчен сценарий төзү, м-н “ Әлифба бәйрәме”, “ Татар телем – иркә гөлем”бәйрәме, мәкалә язу “ Дуслык”);

-гамәли юнәлешле (һәр укучының, төркемнең бөтен эшчәнлеген яхшы нәтиҗәләргә ирешү максатыннан чыгып планлаштыру). М-н, төрле темаларга рәсемнәр, коллажлар ясау“Мин һәм минем гаиләм”, “Без һәм музыка”,” Табигатьне саклыйк”, китапчыклар чыгару, килеш кушымчалары    буенча  ярдәмлек чыгару,”Татар костюмы”дигән темага презентация ясау,бер төркемгә билгеле бер темага табышмаклар табып килергә , икенче төркемгә - китапчык ясап, табышмаклар тупларга, өченчеләренә - темага карата табышмак иҗат итәргә тәкъдим итеп була;

 -мәгълүмати ( темага караган мәгълүматларны җыю,аларны катнашучыларга тәкъдим итү,фикер алышу, йомгаклау). Эшемдә бер яки өлешчән дәрестә мини-проектлар планлаштырам ,м-н котлаулар язу, үз режимны төзү һәм сөйләү, минем яраткан шагыйрем турында мини –эзләнү проект ясау, гаилә портфолиосын төзү);

-предметара( берничә предметка нигезләнү) М-н «Яшелчәләр»    (рәсемле таблица), “Шәһәрләр” (карта).

Мин сезгә “Әкиятләр илендә” исемле -мини проект  тәкъдим итәм.

Проект темасы: “Әкиятләр илендә”. Бу проектны тормышка ашыру өчен күрсәтмә материаллар- китаплар ,татар әкиятләре  җыентыгы,  татар мультфилемнары кулланылды. Без балалар белән уку дәресләрендә әкиятләр тыңладык,укыдык,карадык.

Проектның  төре: Иҗади

 Проектның  дәвамлылыгы: 2 атна (дәвамлы).

 Максат: Ирекле, иҗади, әкиятләр яратучы шәхес тәрбияләү;

 Бурычлар:

Тәрбияви: Балаларда  әкиятне кызыксынып  тыңлау, театр эшчәнлегендә катнашу теләге булдыру;

Үстерешле: Балаларнын сөйләм телен үстерү, театральләштерү аша диалогик сөйләмне дөрес һәм сәнгатьле итү;

Өйрәтү: Балаларны  укыган  әкиятне  тынларга,сәхнәләштерергә  өйрәтү, хәрәкәт- мимика аша фикер җиткерергә өйрәтү.

 Проектның  этаплары:

Әзерлек  этабы:

*Проектның  темасын  сайлау: “Әкиятләр илендә”

*Проблема  кую: “Теремкәй” күңел ачу тамашасын күрсәтү.

*Проект буенча материаллар җыю: әкиятләр,табышмаклар,иллюстрацияләр,презентация,ата-аналар алдында чыгышка материаллар. Актив катнашкан ата-аналарга рәхмәт хатлары,конкурсларда җиңүчеләргә котлау кәгазъләре әзерләү.

Төп этап:

*Әкиятләр  уку.

*Әкият  геройларына  карата  табышмаклар.

*Әкияткә  карата төрле уеннар.

*Әкияткә  карата  язылган  җырларны ,көйләрне тынлау.

*Әкият  геройлары  кергән  физкульт -минуткаларны өйрәнү.

*Күңел ачу тамашасына әзерлек.

*Татар телендә  мультфильмнар карау.

*Рәсем  ясау.

Йомгаклау:  күңел ачу тамашасы күрсәтү

Без бу проект өстендә эшләп балаларда татар әкиятләрен укуга  хөрмәт, күмәк эшләү, бер-берсе белән дус-тату эшләүне тәрбияләдек дип уйлыйм.

Шуның нәтиҗәсе буларак бу эшебезне түгәрәктә дәвам иттедек һәм ел дәвамында “Өч кыз”, “Дүрт дус”, “Шалкан” әкиятләрен сәхнәләштереп,әти-әниләр,укучылар алдында күрсәттек.Гомуми иҗади эш булдыру, укырга яратмаган балаларда да бу спектакльләрдә катнаштылар,үз рольләрен оста башкардылар.Декарация макетлары, костюмнар әзерләделәр. Әлбәттә алар бу эшне әти-әниләр белән берлектә башкардылар.

Укучыларымның уңышлары өчен мин чиксез сөенәм. Алар биек үрләр яулаганда тамчы кадәр генә өлеш кертә алсам да, мин горурлык хисе кичерәм. Балаларны үзем укыткан фән белән кызыксындыра алсам, алар кешелекле, әхлаклы, телебезне һәм милли гореф-гадәтләребезне дәвам итәрлек шәхес булып үссәләр, мин үз максатларыма ирештем дип әйтә алам.