2 сыйныф " Исемнәрдә килеш кушымчалары"
план-конспект урока на тему

Габбасова Гөлчәчәк Шамил кызы

«2 нче сыйныфның рус төркеме укучылары өчен

татар теле “Исемнәрдә килеш кушымчалары ” темасы буенча технологик карта»

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл isemnrd_kilesh_kushymchalary_.docx32.22 КБ

Предварительный просмотр:

Технологик карта

«2 нче сыйныфның рус төркеме укучылары өчен

татар теле “Исемнәрдә килеш кушымчалары ” темасы буенча технологик карта»

Укытучы

Габбасова Гөлчәчәк Шамил кызы

Предмет

Татар теле

Тема

Исемнәрдә килеш кушымчалары .

Класс

2д рус төркеме

Үткәрү вакыты

14.10.2016

Максатлар

1.Исемнәрнең килеш белән төрләнүе турында мәгълүмат бирү.

2.Килеш кушымчаларын дөрес куллану күнекмәләрен ныгыту.

3.Бәйләнешле сөйләм телен үстерү, укучыларның сүзлек запасларын баету. Белем алырга омтылыш, хезмәткә мәхәббәт тәрбияләү.

Планлаштырылган нәтиҗәләр

Шәхси   үзеңә һәм башкаларга карата хөрмәт хисе тәрбияләү, парларда һәм төркемнәрдә эшләгәндә башкаларны тыңлый белү, иптәшләрең фикере бедән исәпләшә белү; хайваннарга карата мәхәббәт хисе тәрбияләү.

Предмет  дәреслек белән эшли белү, килеш кушымчаларының дөрес куллану күнекмәләрен  аңлау.

Метапредмет :

Регулятив:

-Укытучы ярдәме белән эшне планлаштырырга өйрәнү.

Танып белү:

-укытучының сорауларына җавап бирә, кирәкле мәгълъматны дәреслектән таба белү.

Коммуникатив:

-Башкаларның сөйләмен тыңлый һәм аңлый белү. Парларда эшли белү

Дәреснең тибы

 Яңа материалны өйрәтү.

Предметара бәйләнеш

әдәбият, физкулЬтура, музыка, тарих.

Эшне оештыру

Фронталь,төркемдә, парлада, индивидуаль.

Материал

Дәреслек: Хайдарова Р.З.,Ахметзянова Г.М.,Гиниятуллина Л.А.Татар теле, 3 сыйныф.2 бүлек -Казан: Татармультфильм,2013

Хайдарова Р.З.,Гиниятуллина Л.А.,Газизуллина Г.И. Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту.3 нче сыйныф: Укытучылар өчен методик кулланма – Казан: Татармультфильм,2013

Җиһазлау

компьютер, проектор, экран, тема буенча мультимедиа презентация, кагыйдәләр, схемалар, карточкалар, рәсемнәр, татар теле дәреслеге.

Дәрес этаплары

Укытучы эшчәнлеге

Укучылар эшчәнлеге

Универсаль укыту гамәлләре

I. Оештыру моменты (уку эшчәнлегенә мотивация)

Максат: уку эшчәнлегенә уңай мохит тудыру, уку теләге булдыру.

СЛАЙД № 1

– Исәнмесез,укучылар!

 - Хәерле көннәр сезгә!

 – Утырыгыз. Укучылар,сез дәрескә әзерме?    

- Кәефләрегез ничек?

 - Кәефләрне тагын да күтәрер өчен, әйдәгез бер-беребезгә матур сүзләр

( комплиментлар) әйтәбез.

           

СЛАЙД№ 2

- Бүгенге дежурларны тыңлыйк. (Спроси у Даши, какое сегодня число, какой день недели, какая сегодня погода, кого нет в классе.)

-Даша, бүген ничәнче число?

-Атнаның нинди көне?

-Бүген көн нинди?  

-Класста кем юк?

 Бүгенге дәрестә сезгә уңышлар телим.

Укучылар бер-берсенең хәлләрен сорыйлар.

- Исәнмесез!

- Хәерле көн!

-Әйе.

-Яхшы.

Комплимент әйтәләр.

- Маша, синең бантигың (күлмәгең,чәчең һ.б.) шундый матур!

   - Рәхмәт.

- Бүген ундертенче октябрь.

-Атнаның бишенче көне,җомга.

- Бүген көн салкын,җил исә, кояшлы түгел.

-Класста барысыда?

Эшчәнлек өчен эш урынын әзерләү (РегулятивУУГ)

Белем алуга уңай мотив тудыру, уку теләге булдыру (Шәхси УУГ)

II. Белемнәрне актуальләштерү.

Максат:  яңа белем үзләштерү өчен кирәк булган, үткән материалны кабатлау, һәр укучының индивидуаль эшчәнлегендәге авырлыкларын ачыклау

СЛАЙД № 3

-Укучылар, безгә дәрескә бүген тагын Аю дус килде. Сезгә төрле биремнәр алып килде.

СЛАЙД № 4            

1.Өй эшен тикшерү. 30 бит 6 нчы күнегү.

-Син кайда яшисең? (2, 3 бала укый)

-Укытучы: Кайчан –да/-дә, -та/-тә аффиксларын кулланабыз. Алар кайчан кулланылалар?

СЛАЙД № 5

-Биремне укыйбыз

- Мин тәрҗемә ясадым, ләкин хаталарым бар. Сез шул хаталарны табып төзәтегез.

Ложку положи в шкаф.-Кашыкны шкафта  куй.

Хлеб положи в пакет. –  Ипине пакет сал.

Пальто повесь на вешалку. – Пәлтәне элгечләр  эл.

Садись на диван. –  Диван   утыр.

-Нинди кушымчалар куйдыгыз?

-Бу сүзләр ниниди сорауга җавап бирәләр?

 

-Җөмләләрне татарча әйтегез.Исемнәргә сорау куегыз.

-Кашыкны шкафка куй.

-Ипине пакетка сал.

Диванга утыр.

-га,-ка

-Кая?

Уку эшчәнлеген планлаштыру (Коммуникатив УУГ)

Үз эшчәнлегеңне бәяли белү (Регулятив УУГ)

Аралашу-сөйләм эшчәнлеген формалаштыра белү; тирә-яктагылар (укытучы, укучылар) белән аралашу ысулларын үзләштерү (Коммуникатив УУГ)

III. Проблема куеп, яңа белемгә чыгу.

Максат: дәрес темасын һәм максатын ачыклау. Алган белемнәргә таянып, текстны аңлап уку.

-Бүген дәрестә без 6 килеш белән танышабыз. Килешләрнең сорауларын һәм кайсы килештә нинди кушымчалар ялгануы беләбез.(Сегодня мы на уроке познакомимся 6 падежами.И  узнаем какой падеж отвечает на вопросы , какие у них аффиксы.

СЛАЙД 6

-Таблицага карыйбыз татар телендә 6 килеш бар.(смотрите на таблицу,  в тат.языке есть 6 падежи)

Баш килеш

Иялек килеше

Юнәлеш килеше

Төшем килеше

Чыгыш килеше

Урын-вакыт килеше

Б.к.

И.к.

Ю.к.

Т.к.

Ч.к.

Ур.-в.к.

СЛАЙД 7

 - Һәр килешнең сораулары бар.

   

Баш килеш                Кем? Нәрсә?

Иялек килеше           Кемнең? Нәрсәнең?

Юнәлеш килеше      Кемгә? Нәрсәгә?

Төшем килеше          Кемне? Нәрсәне?

Чыгыш килеше         Кемнән? Нәрсәдән?

Урын-вакыт килеше     Кемдә? Нәрсәдә?

 - Калын сүзләргә калын кушымча ялгана, нечкә сүзләргә нечкә кушымча ялгана.

           

Сорау кую һәм аларга җавап бирү (Коммуникатив УУГ)

Максат кую (Танып белү УУГ)

Укытучы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаштырырга өйрәнү (Регулятив УУГ)

IV.Уку мәсьәләсен чишү.                                                                                                               Максат:  яңа белем үзләштерү өчен кирәк булган, үткән материалны кабатлау, һәр укучының индивидуаль эшчәнлегендәге авырлыкларын ачыклау.

СЛАЙД 8

- Тактага карыйбыз алма, җиләк сүзләренең килеш белән төрләнешен.      

ФИЗМИНУТКА

Аю дус белән сүзләр әйтәбез. Аффиксларны үзегез өстисез. -га/-гә – чүгәлисез, -ка/-кә – сикерәсез .

Б.к.

алма

Җиләк

И.к.

алманың

җиләкнең

Ю.к.

алмага

җиләккә

Т.к.

алманы

җиләкне

Ч.к.

алмадан

җиләктән

Ур.-в.к.

алмада

җиләктә

-

Иптәшләрең белән хезмәттәшлек итү, күршеңне тыңлый белү (Коммуникатив УУГ)

Укытучы куйган уку мәсьәләсен аңлау һәм үтәү. Үз эшчәнлегеңне планлаштыру; үз фикереңне башкаларга җиткерү (Регулятив УУГ)

Тиешле мәгълүматны таба белү (Танып белү УУГ)

V. Белемнәрне системалаштыру һәм ныгыту.

Максат: алган белемнәрне практикада куллана белү

Максат: Яңа белемнәрне кабатлау һәм ныгыту. Өйрәнгән теманы ничек аңлауларын ачыклау, коррекцияләү.

 СЛАЙД 9

- Карагыз әле аю сүзләрне килешләр белән төрләндергән. Дөрес төрләдергән микән ул. Нәрсәләр төшереп калдырган?

Б. к.         Укучы,   урам.

И. к.        укучы,   урам.

Ю.к.        укучы,   урам.

Т.к.          укучы,   урам.

Ч.к.          укучы,   урам.

У.-в.к.      укучы,   урам.

-Кушымчаларны төшереп калдырган.

Б. к.         Укучы,          урам.

И. к.        укучының,    урамның.

Ю.к.        укучыга,       урамга.

Т.к.          укучыны,     урамны.

Ч.к.          укучыдан,   урамнан.

У.-в.к.      укучыда,     урамда

Уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү (Регулятив УУГ)

Әңгәмәдәшнең фикерен тыңлый белү; мәгълүматны туплау өчен күмәк эш башкару (коммуникатив УУГ)

Үз эшчәнлегеңне бәяли белү (Регулятив УУГ)

VI. Дәресне йомгаклау. Рефлексия.

Максат: теманы үзләштерүеңне аңлау, үз эшчәнлегеңә үзбәя һәм сыйныф эшчәнлегенә бәя бирү.

СЛАЙД 12

- Без бүген дәрестә нишләдек?

- Дәреснең темасы нинди иде?

- Нинди максат иде?

- Максатка ирештекме?

- Кемгә дәрестә җиңел булды?

- Кемгә авыр булды? Ни өчен?

( Кто встретил трудности? В чем? Почему?)эти окончания?

Үзбәя. Укытучы яшел төстәге карточкаларны тарата. Карточкада 3 төрле бәя бирелгән( Бик әйбәт. Әйбәт. Тырышырга кирәк). Укучылар үзләренең эшчәнлеген бәяләү өчен кирәк булган сүзләрнең астына сызалар. Үзләренең ни өчен мондый бәя сайлауларын аңлатала

-Сорауларга җавап бирдек,карточкалар буенча эшләдек.

--Килешләрнең кушымчаларын,сорауларын өйрәндек.

-Максатка ирештек.

Дәрестә үз эшчәнлекләренә бәя бирәләр.

Укытучы бәяләвен уңай кабул итү, үзэшчәнлекне планлаштыру, уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү (Регулятив УУГ)

Укытучы бәяләвен уңай кабул итү, үзэшчәнлекне планлаштыру, уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү (Регулятив УУГ)

VII. Өй эше

СЛАЙД 13

-Урман, күл сүзләрен килешләр белән төрләндерергә. Шул сүзләрне кертеп җөмләләр уйлап язарга.

Бәяләү

- Сау булыгыз. Дәрес өчен рәхмәт

Өй эшен көндәлеккә язалар.

ТБУУГ Биремне аңлау.

РУУГ Эшчәнлекне оештыра белү.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

5 нче сыйныф. Рус төркеме. Исемнәрнең килеш белән төрләнеше. Ныгыту дәресе

5 нче сыйныф. Рус төркеме. Исемнәрнең килеш белән төрләнеше. Ныгыту дәресе...

5 нче сыйныф. Рус төркеме. Исемнәрнең килеш белән төрләнеше. Ныгыту дәресе

5 нче сыйныф. Рус төркеме. Исемнәрнең килеш белән төрләнеше. Ныгыту дәресе...

Татар теле дәресенең техник картасы ("Исемнәрнең килеш белән төрләнеше" (1 нче дәрес), 3 сыйныф, татар төркеме)

Татар теле дәресенең техник картасы ("Исемнәрнең килеш белән төрләнеше" (1 нче дәрес), 3 сыйныф, татар төркеме)Татар теле: рус телендә белем башлангыч гомуми белем бирү мәктәпнең 3 нче сыйныфы өчен дә...

Татар теле дәресенең техник картасы ("Исемнәрнең килеш белән төрләнеше" (2 нче дәрес), 3 сыйныф, татар төркеме)

Татар теле дәресенең техник картасы ("Исемнәрнең килеш белән төрләнеше" (2 нче дәрес), 3 сыйныф, татар төркеме)Татар теле: рус телендә белем башлангыч гомуми белем бирү мәктәпнең 3 нче сыйныфы өчен дә...

Татар теле дәресенең техник картасы ("Исемнәрнең килеш белән төрләнеше" (3 нче дәрес), 3 сыйныф, татар төркеме)

Татар теле дәресенең техник картасы ("Исемнәрнең килеш белән төрләнеше" (3 нче дәрес), 3 сыйныф, татар төркеме)Татар теле: рус телендә белем башлангыч гомуми белем бирү мәктәпнең 3 нче сыйныфы өчен дә...

2 сыйныф " Исемнең юнәлеш килеше"

«2 нче сыйныфның рус төркеме укучылары өчентатар теле “Исемнең юнәлеш килеше ” темасы буенча технологик карта»...

Татар теле. 6 нчы сыйныф. Тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнеше

К.С.Фәтхуллованың 6 нчы сыйныф өчен “Татар теле” дәреслеге буенча "Берлек сандагы тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнеше". "Күплек сандагы тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнеше". "Тартымлы...