Татар теле. 6 нчы сыйныф. Тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнеше
план-конспект урока (6 класс) на тему

Шайхутдинова Роза Маратовна

К.С.Фәтхуллованың 6 нчы сыйныф өчен “Татар теле” дәреслеге буенча "Берлек сандагы тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнеше". "Күплек сандагы тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнеше". "Тартымлы исемнәрнең сөйләмдә кулланылышы"  темаларына дәрес эшкәртмәләре

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл fathul2.docx36.54 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Берлек сандагы тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнеше.

Максат:

1)Дидактик максат:  Укучыларның тартымлы исемнәрне килешләр белән төрләндерә белүенә шартлар тудыру;

2)Психологик максат: Укучыларның уйлау(фикерләү) сәләтләре үсүгә йогынты ясау;

3) Тәрбияви максат: Белем алу теләгенә уңай йогынты ясау.

Җиһазлау: дәреслек(К.С.Фәтхуллова “Татар теле”. 6 нчы сыйныф) ноутбук, презентация, проектор, А4 форматы кәгазьләре, карточкалар.

Дәрес тибы: яңа белемнәр бирү.

Эш алымнары: индивидуаль, парлап, төркемнәрдә, коллектив.

Метод  һәм алымнар: укытучы сүзе, сорау- җавап,  өлешчә эзләнү, сингапурча укыту методикасы, дәреслектән күнегүләр эшләү, карточкалар буенча эш.

                                                                                                 Дәрес    барышы

Дәреснең этаплары

                                          Дәреснең барышы

                      Универсаль уку гамәлләре

I.Оештыру моменты. Уңай психологик халәт тудыру.

               -Исәнмесез, укучылар,

                Хәерле көннәр сезгә.

                Зиһен һәм тел ачкычы

                Телимен һәммәгезгә.(Дежур укучы отчеты тыңлана).

Коммуникатив:

-укытучы-укучы уку хезмәттәшлеген планлаштыру;

-иптәшеңнең үз-үзен тотышы белән идарә итү.

II.Өй эшен тикшерү.

  • Укучылар, үткән дәрестә без сезнең белән исемнәрнең тартым белән төрләнешен өйрәнгән идек. Өйгә, тартымлы исемнәр кертеп, үзегезнең көндәлек режимыгыз турында язып килергә кушылган иде.(1-2 укучы укый; булса, хаталар төзәтелә, калган укучыларның эшләре дәфтәрләр җыеп алынгач тикшерелә, билгеләр куела)

Коммуникатив:

-Үз фикереңне тулы һәм төгәл итеп әйтә белү.

III.Актуальләштерү. Уку мәсьәләсен кую.

  • Укучылар, әйдәгез әле, Г.Тукайның “Туган тел” шигыреннән бер куплетын бергәләп җырлыйк (ноутбукта көй уйнала)

 Шигырьне  төркемнәргә бүлеп бирү. (экранга берлек сандагы тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнеше күрсәтелгән таблица төшерелә)

Бирем. Икесе дә бергә(тартым+килеш) бер сүздә очраган сүзләрне табарга. Тема билгеләнә.

-Димәк, укучылар без сезнең белән бүген тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнешен өйрәнәбез.

Шәхси:

-укуның мөһимлеген(кирәклеген) аңлау хисе;

-өйдә шәхси укытуга караганда коллективта белем алуны кулай күрү;

-үз мөмкинлекләреңне аңлап, үзеңә дөрес бәя бирү;

-үзеңне камилләштерү өстендә эшләргә кирәклекне аңлау;

Танып-белү:

-танып белү максатын аерып алу һәм мөстәкыйль формалаштыру;

-билгеләрен аерып алу максатыннан анализ( мөһим, мөһим түгелләрен билгеләү).

IV. Уку мәсьәләсен чишү. Ныгыту.

1. Дәреслектәге 13 бит 2 күнегү язмача башкарыла, исемнәрдәге зат һәм килеш кушымчалары билгеләнә.

2. Таблицадан файдаланып бирелгән карточкалардагы биремнәрне үтиләр. Укучыларга карточкалар таратыла.

Бирем: зат кушымчасы булган исемнәргә килеш кушымчалары ялгап язарга (парларда эш: җаваплар белән уртаклашу).

-Укучылар, тартым белән төрләнмәгән исемнәрдә килеш кушымчалары белән тартым белән төрләнгән исемнәрдә килеш кушымчаларын чагыштырып нәтиҗә ясагыз(укучылар таблицаны күзәтәләр һәм нәтиҗәләрен бер-берсе белән уртаклашалар).

-I һәм   II зат тартымлы исемнәрнең кайсы килеш кушымчасы тартымсыз исемнәрдән аерылып тора?(Һәр төркемнән бер укучы үз фикерләрен әйтәләр).

-III нче зат тартымлы исемнәрнең кайсы килеш кушымчасы тартымсыз исемнәрдән аерыла?(Һәр төркемнән бер укучы фикерләре белән уртаклаша). Үзбәя.

2. Дәреслектән күнегү эшләү. 13 бит 3 бирем. Русчадан татарчага тәрҗемә эше башкарыла. Тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнгәннәрен аерып алып  тартымын һәм килешен билгеләргә.(Һәр төркемнән бер укучы җавап бирә, эшнең дөреслеге тикшерелә).Үзбәя.

3.Тактада тартымлы исемнәр язылган. Шулар белән җөмләләр төзергә(Һәр төркемнән бер укучы җөмләләрен укый, хаталар булса, төзәтелә).Үзбәя.

Шәхси:

-Яхшы укучы сыйфатын аңлау;

-үзеңне камилләштерү өстендә эшләргә кирәклекне аңлау;

-үз уңышларыңның һәм уңышсызлыкларыңның сәбәпләрен ачыклау;

Коммуникатив:

-укытучы-укучы уку хезмәттәшлеген планлаштыру;

-конфликтларны чишү;

-үзеңнең фикерләреңне тулы һәм төгәл итеп әйтеп бирә белү;

-әңгәмәдәшең белән контакт урнаштыра алу, тыңлый белү; сорау кую, җавап бирә белү;

-аралашу кагыйдәләрен истә тотып, эзлекле, төгәл итеп сөйли белү, әңгәмә оештыру

Регулятив:

-максат кую;

-прогнозлаштыру;

-контроль;

-коррекция;

-бәяләү;

-ихтыяри үзрегуляция;

Танып-белү:

-кирәкле мәгълүматны эзләү;

-белемнәрне структуралаштыру;

-аңлап әйтеп бирү;

-кирәкле мәгълүматны аерып ала белү;

-фикерләүдә логик чылбыр төзү.

V.Рефлексия.

  • Парларда укучылар дәрестә нәрсә аңлаганлыкларын, нәрсә белгәнлекләрен бер-берсенә әйтәләр. Соңрак укытучының сорауларына җавап бирәләр.
  • Бирелергә мөмкин булган сораулар: Димәк, укучылар бүгенге дәрестә без нәрсәләр өйрәндек? Нәрсә аңладыгыз? Бу кушымчаларны белү ни өчен кирәк? (Җаваплар тыңлана, билгеләр куела).

Коммуникатив:

-мәгълүмат җыю һәм эзләүдә инициативалы хезмәттәшлек;

-иптәшеңнең үз-үзен тотышы белән идарә итү( контроль, коррекцияләү, аның гамәлләрен бәяләү

Шәхси:

-үз уңышларының һәм уңышсызлыгының сәбәпләрен ачыклау;

-үзара ярдәмләшү.

VI. Өй эше. (сайлап алына)

1.Дәреслектән күнегү бирелә. 13 бит 5;7 күнегүләр язмача.

2.”Беләкле берне егар, белемле меңне егар” темасына килеш белән төрләнгән тартымлы исемнәр кулланып, хикәя язарга(7-8 җөмлә).

Тема: Күплек сандагы тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнеше.

Максат:

1)Дидактик максат:  Укучыларның тартымлы исемнәрне килешләр белән төрләндерә белүенә шартлар тудыру;

2)Психологик максат: Укучыларның уйлау(фикерләү) сәләтләре үсүгә йогынты ясау;

3) Тәрбияви максат: Китапларга сакчыл караш тәрбияләүгә йогынты ясау.

Җиһазлау: дәреслек (К.С.Фәтхуллова “Татар теле”. 6 нчы сыйныф) ноутбук, презентация, проектор, карточкалар.

Дәрес тибы: яңа белемнәр бирү.

Эш алымнары: индивидуаль, парлап, төркемнәрдә, коллектив.

Метод  һәм алымнар: укытучы сүзе, сорау- җавап,  өлешчә эзләнү, сингапурча укыту методикасы, дәреслектән күнегүләр эшләү, карточкалар буенча эш.

                                                                                                 Дәрес    барышы

Дәреснең этаплары

                                          Дәреснең барышы

                      Универсаль уку гамәлләре

I.Оештыру моменты. Уңай психологик халәт тудыру.

               -Исәнмесез, укучылар,

                Хәерле көннәр сезгә.

                Зиһен һәм тел ачкычы

                Телимен һәммәгезгә.(Дежур укучы отчеты тыңлана).

Коммуникатив:

-укытучы-укучы уку хезмәттәшлеген планлаштыру;

-иптәшеңнең үз-үзен тотышы белән идарә итү.

II.Өй эшен тикшерү.

           Укучылар, үткән дәрестә без сезнең белән берлек сандагы тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнешен өйрәнгән идек.  Өйгә, сайлап алу өчен ике эш төре бирелгән иде.(1-2 укучы өй эшен укый; булса, хаталар төзәтелә, калган укучыларның эшләре дәфтәрләр җыеп алынгач тикшерелә, билгеләр куела)

Коммуникатив:

-Үз фикереңне тулы һәм төгәл итеп әйтә белү.

III.Актуальләштерү. Уку мәсьәләсен кую.

          Берлек сандагы тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнеше телдән кабатланыла, шуннан чыгып дәрестә өйрәнеләсе тема ачыклана һәм  билгеләнә.

-Димәк, укучылар без сезнең белән бүген күплек сандагы тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнешен өйрәнәбез.

Укучыларга карточкалар таратыла. Анда килеш кушымчалары төшерелеп калдырылган. . (экранга күплек сандагы тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнеше күрсәтелгән таблица төшерелә)

Балалар төшеп калган тиешле килеш кушымчаларын куеп язалар; шушы сүзләр белән җөмләләр төзиләр, төркемнәрдә тикшерәләр, бер-берсенең эшләрен бәялиләр (үзбәя)

Шәхси:

-укуның мөһимлеген(кирәклеген) аңлау хисе;

-өйдә шәхси укытуга караганда коллективта белем алуны кулай күрү;

-үз мөмкинлекләреңне аңлап, үзеңә дөрес бәя бирү;

-үзеңне камилләштерү өстендә эшләргә кирәклекне аңлау;

Танып-белү:

-танып белү максатын аерып алу һәм мөстәкыйль формалаштыру;

-билгеләрен аерып алу максатыннан анализ( мөһим, мөһим түгелләрен билгеләү).

IV. Уку мәсьәләсен чишү. Ныгыту.

1.Дәреслектәге 15 бит 4,5нче күнегүләр телдән эшләнә, эш барышында күмәк бәяләнә.  

2. Нечкәлек хәрефенә беткән берничә сүз бирелә, тартым һәм килешләр белән төрләндерелә, кушымчалардагы үзенчәлекләрне аңлатыла.

 Нәтиҗә:

   -Нечкәлек билгесенә беткән сүзләрдә I,II,III зат тартым кушымчалары нечкә(календарең, секретаре), ә килеш кушымчалары калын була:(календареңны, секретареның).

   Икешәр иҗекле тартым кушымчаларында да (I һәм II зат күплектә) беренче иҗек нечкә, ә икенчесе калын була( секретар-ебыз, календар-егыз).Үзбәя.

Шәхси:

-Яхшы укучы сыйфатын аңлау;

-үзеңне камилләштерү өстендә эшләргә кирәклекне аңлау;

-үз уңышларыңның һәм уңышсызлыкларыңның сәбәпләрен ачыклау;

Коммуникатив:

-укытучы-укучы уку хезмәттәшлеген планлаштыру;

-конфликтларны чишү;

-үзеңнең фикерләреңне тулы һәм төгәл итеп әйтеп бирә белү;

-әңгәмәдәшең белән контакт урнаштыра алу, тыңлый белү; сорау кую, җавап бирә белү;

-аралашу кагыйдәләрен истә тотып, эзлекле, төгәл итеп сөйли белү, әңгәмә оештыру

Регулятив:

-максат кую;

-прогнозлаштыру;

-контроль;

-коррекция;

-бәяләү;

-ихтыяри үзрегуляция;

Танып-белү:

-кирәкле мәгълүматны эзләү;

-белемнәрне структуралаштыру;

-аңлап әйтеп бирү;

-кирәкле мәгълүматны аерып ала белү;

-фикерләүдә логик чылбыр төзү.

V.Рефлексия.

             Парларда укучылар дәрестә нәрсә аңлаганлыкларын, нәрсә белгәнлекләрен бер-берсенә әйтәләр. Соңрак укытучының сорауларына җавап бирәләр.

Димәк, укучылар бүгенге дәрестә без нәрсәләр өйрәндек?(Җаваплар тыңлана, билгеләр куела).

Коммуникатив:

-мәгълүмат җыю һәм эзләүдә инициативалы хезмәттәшлек;

-иптәшеңнең үз-үзен тотышы белән идарә итү( контроль, коррекцияләү, аның гамәлләрен бәяләү

Шәхси:

-үз уңышларының һәм уңышсызлыгының сәбәпләрен ачыклау;

-үзара ярдәмләшү.

VI. Өй эше. . (сайлап алына)

1.Дәреслектән күнегү бирелә. 15 бит 8 күнегү язмача.

2. 14 бит 3 күнегү килеш белән төрләнгән тартымлы исемнәр кулланып, хикәяне дәвам итәргә (7-8 җөмлә).

Тема: Тартымлы исемнәрнең сөйләмдә кулланылышы.

Максат:  

1)Дидактик максат:  Укучыларның тартымлы исемнәрне төрле килешләрдә язуда һәм сөйләмдә куллана белүенә шартлар тудыру;

2)Психологик максат: Укучыларның уйлау(фикерләү) сәләтләре үсүгә йогынты ясау;

3) Тәрбияви максат: Туган телгә мәхәббәт тәрбияләүгә йогынты ясау.

Җиһазлау: дәреслек (К.С.Фәтхуллова “Татар теле”. “Татар теле”. 6 нчы сыйныф) ноутбук, презентация, проектор, карточкалар.

Дәрес тибы: яңа белемнәр бирү.

Эш алымнары: индивидуаль, парлап, төркемнәрдә, коллектив.

Метод  һәм алымнар: укытучы сүзе, сорау- җавап,  өлешчә эзләнү, сингапурча укыту методикасы, дәреслектән күнегүләр эшләү, карточкалар буенча эш.

                                                                                                 Дәрес    барышы

Дәреснең этаплары

                                          Дәреснең барышы

                      Универсаль уку гамәлләре

I.Оештыру моменты. Уңай психологик халәт тудыру.

               -Исәнмесез, укучылар,

                Хәерле көннәр сезгә.

                Зиһен һәм тел ачкычы

                Телимен һәммәгезгә.(Дежур укучы отчеты тыңлана).

Коммуникатив:

-укытучы-укучы уку хезмәттәшлеген планлаштыру;

-иптәшеңнең үз-үзен тотышы белән идарә итү.

II.Өй эшен тикшерү.

           Укучылар, үткән дәрестә без сезнең белән күплек сандагы тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнешен өйрәнгән идек.  Өйгә, сайлап алу өчен ике эш төре бирелгән иде.(1-2 укучы өй эшен укый; булса, хаталар төзәтелә, калган укучыларның эшләре дәфтәрләр җыеп алынгач тикшерелә, билгеләр куела)

Коммуникатив:

-Үз фикереңне тулы һәм төгәл итеп әйтә белү.

III.Актуальләштерү. Уку мәсьәләсен кую.

Берничә текст төркемнәргә бүлеп бирелә.

Бирем. Сан, килеш, тартым белән төрләнгән исемнәрне табарга. Икесе дә бергә(тартым+килеш) бер сүздә очраган сүзләрне табарга, тәрҗемә итәргә. Тема билгеләнә.

-Димәк, укучылар без сезнең белән бүген килеш белән төрләнгән тартымлы исемнәрне язуда һәм сөйләмдә кулланырга  өйрәнәбез.

Шәхси:

-укуның мөһимлеген(кирәклеген) аңлау хисе;

-өйдә шәхси укытуга караганда коллективта белем алуны кулай күрү;

-үз мөмкинлекләреңне аңлап, үзеңә дөрес бәя бирү;

-үзеңне камилләштерү өстендә эшләргә кирәклекне аңлау;

Танып-белү:

-танып белү максатын аерып алу һәм мөстәкыйль формалаштыру;

-билгеләрен аерып алу максатыннан анализ( мөһим, мөһим түгелләрен билгеләү).

IV. Уку мәсьәләсен чишү. Ныгыту.

1. Дәреслектәге 16 бит 2 күнегү язмача башкарыла, исемнәрдәге зат һәм килеш кушымчалары билгеләнә, җөмләләр тәрҗемә ителә. Эш күмәк тикшерелә. Үзбәя.

2. Дәреслектән күнегү эшләү. 16 нчы бит 4 күнегү телдән эшләнелә.

3.17 бит, 3 нче күнегү сүзтезмәләрне төркемнәрдә  килешләр белән төрләндерәләр, җөмләләр төзиләр (Һәр төркемнән бер укучы җөмләләрен укый, хаталар булса, төзәтелә).Үзбәя.

Шәхси:

-Яхшы укучы сыйфатын аңлау;

-үзеңне камилләштерү өстендә эшләргә кирәклекне аңлау;

-үз уңышларыңның һәм уңышсызлыкларыңның сәбәпләрен ачыклау;

Коммуникатив:

-укытучы-укучы уку хезмәттәшлеген планлаштыру;

-конфликтларны чишү;

-үзеңнең фикерләреңне тулы һәм төгәл итеп әйтеп бирә белү;

-әңгәмәдәшең белән контакт урнаштыра алу, тыңлый белү; сорау кую, җавап бирә белү;

-аралашу кагыйдәләрен истә тотып, эзлекле, төгәл итеп сөйли белү, әңгәмә оештыру

Регулятив:

-максат кую;

-прогнозлаштыру;

-контроль;

-коррекция;

-бәяләү;

-ихтыяри үзрегуляция;

Танып-белү:

-кирәкле мәгълүматны эзләү;

-белемнәрне структуралаштыру;

-аңлап әйтеп бирү;

-кирәкле мәгълүматны аерып ала белү;

-фикерләүдә логик чылбыр төзү.

V.Рефлексия.

             Парларда укучылар дәрестә нәрсә аңлаганлыкларын, нәрсә белгәнлекләрен бер-берсенә әйтәләр. Соңрак укытучының сорауларына җавап бирәләр.

            Димәк, укучылар бүгенге дәрестә без нәрсәләр өйрәндек?(Җаваплар тыңлана, билгеләр куела). Димәк, укучылар бүгенге дәрестә без нәрсәләр өйрәндек?(Җаваплар тыңлана, билгеләр куела).

Коммуникатив:

-мәгълүмат җыю һәм эзләүдә инициативалы хезмәттәшлек;

-иптәшеңнең үз-үзен тотышы белән идарә итү( контроль, коррекцияләү, аның гамәлләрен бәяләү

Шәхси:

-үз уңышларының һәм уңышсызлыгының сәбәпләрен ачыклау;

-үзара ярдәмләшү.

VI. Өй эше. (сайлап алына)

1.Дәреслектән күнегү бирелә. 16 бит 3 биремдәге сүзләрне төрле килешләрдә кулланып үзегез теләгән темага хикәя языгыз (7-8 җөмлә).

2. 16 бит 1 күнегү (сорау җөмләләр төзергә)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

5 нче сыйныф. Рус төркеме. Исемнәрнең килеш белән төрләнеше. Ныгыту дәресе

5 нче сыйныф. Рус төркеме. Исемнәрнең килеш белән төрләнеше. Ныгыту дәресе...

5 нче сыйныф. Рус төркеме. Исемнәрнең килеш белән төрләнеше. Ныгыту дәресе

5 нче сыйныф. Рус төркеме. Исемнәрнең килеш белән төрләнеше. Ныгыту дәресе...

"Тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнеше" темасы буенча дәрес эшкәртмәсе

6 нчы сыйныф өчен "Тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнеше" темасы буенча дәрес эшкәртмәсе...

Татар теле дәресенең техник картасы ("Исемнәрнең килеш белән төрләнеше" (1 нче дәрес), 3 сыйныф, татар төркеме)

Татар теле дәресенең техник картасы ("Исемнәрнең килеш белән төрләнеше" (1 нче дәрес), 3 сыйныф, татар төркеме)Татар теле: рус телендә белем башлангыч гомуми белем бирү мәктәпнең 3 нче сыйныфы өчен дә...

Татар теле дәресенең техник картасы ("Исемнәрнең килеш белән төрләнеше" (2 нче дәрес), 3 сыйныф, татар төркеме)

Татар теле дәресенең техник картасы ("Исемнәрнең килеш белән төрләнеше" (2 нче дәрес), 3 сыйныф, татар төркеме)Татар теле: рус телендә белем башлангыч гомуми белем бирү мәктәпнең 3 нче сыйныфы өчен дә...

Татар теле дәресенең техник картасы ("Исемнәрнең килеш белән төрләнеше" (3 нче дәрес), 3 сыйныф, татар төркеме)

Татар теле дәресенең техник картасы ("Исемнәрнең килеш белән төрләнеше" (3 нче дәрес), 3 сыйныф, татар төркеме)Татар теле: рус телендә белем башлангыч гомуми белем бирү мәктәпнең 3 нче сыйныфы өчен дә...