"Тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнеше" темасы буенча дәрес эшкәртмәсе
план-конспект урока (6 класс) на тему

Мулланурова Айсылу Мударрисовна
6 нчы сыйныф өчен "Тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнеше" темасы буенча дәрес эшкәртмәсе

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tartymly_isemnrnen_kilesh_beln_torlneshe.docx25.02 КБ

Предварительный просмотр:

                                            Татарстан   Республикасы    Тукай муниципаль районы

                                                      Боерган төп гомуми белем бирү мәктәбе

                                                                                 

                                       Тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнеше

                                                                                                            Эшне башкарды: Тукай муниципаль районы

                                                                                                          Боерган төп гомуми белем бирү мәктәбенең

                                                                                                       1 нче категорияле татар теле һәм әдәбияты

        укытучысы Мулланурова Айсылу Мөдәррис кызы

Тема:                    Тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнеше

Максат:  

1)Дидактик максат:  Укучыларның тартымлы исемнәрне килешләр белән төрләндерә белүенә шартлар тудыру;

2)Психологик максат: Укучыларның уйлау(фикерләү) сәләтләре үсүгә йогынты ясау;

3) Тәрбияви максат: Туган телгә мәхәббәт тәрбияләүгә йогынты ясау.

Җиһазлау: дәреслек(Ю.Ю. Юсупов,Ч.М. Харисова “Татар теле”. 6 нчы сыйныф) ноутбук, презентация, проектор, А4 форматы кәгазьләре, карточкалар.

Дәрес тибы: яңа белемнәр бирү.

Эш алымнары: индивидуаль, парлап, төркемнәрдә, коллектив.

Метод  һәм алымнар: укытучы сүзе, сорау- җавап,  өлешчә эзләнү, сингапурча укыту методикасы, дәреслектән күнегүләр эшләү, карточкалар буенча эш.

                                                                                                 Дәрес    барышы

Дәреснең этаплары

                                          Дәреснең барышы

                      Универсаль уку гамәлләре

I.Оештыру моменты. Уңай психологик халәт тудыру.

               -Исәнмесез, укучылар,

                Хәерле көннәр сезгә.

                Зиһен һәм тел ачкычы

                Телимен һәммәгезгә.(Дежур укучы отчеты тыңлана).

Коммуникатив:

-укытучы-укучы уку хезмәттәшлеген планлаштыру;

-иптәшеңнең үз-үзен тотышы белән идарә итү.

II.Өй эшен тикшерү.

  • Укучылар, үткән дәрестә без сезнең белән исемнәрнең тартым белән төрләнешен өйрәнгән идек. Өйгә, тартымлы исемнәр кертеп, үзегезнең сыйныф турында җөмләләр язып килергә кушылган иде.(1-2 укучы җөмләләрен укый; булса, хаталар төзәтелә, калган укучыларның эшләре дәфтәрләр җыеп алынгач тикшерелә, билгеләр куела)

Коммуникатив:

-Үз фикереңне тулы һәм төгәл итеп әйтә белү.

III.Актуальләштерү. Уку мәсьәләсен кую.

  • Укучылар, әйдәгез әле, Г.Тукайның “Туган тел” шигыреннән бер куплетын бергәләп җырлыйк (ноутбукта көй уйнала)

 Шигырьне  төркемнәргә бүлеп бирү.

Бирем. Сан, килеш, тартым белән төрләнгән исемнәрне табарга. Икесе дә бергә(тартым+килеш) бер сүздә очраган сүзләрне табарга. Тема билгеләнә.

-Димәк, укучылар без сезнең белән бүген тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнешен өйрәнәбез. Слайд №1.

Шәхси:

-укуның мөһимлеген(кирәклеген) аңлау хисе;

-өйдә шәхси укытуга караганда коллективта белем алуны кулай күрү;

-үз мөмкинлекләреңне аңлап, үзеңә дөрес бәя бирү;

-үзеңне камилләштерү өстендә эшләргә кирәклекне аңлау;

Танып-белү:

-танып белү максатын аерып алу һәм мөстәкыйль формалаштыру;

-билгеләрен аерып алу максатыннан анализ( мөһим, мөһим түгелләрен билгеләү).

IV. Уку мәсьәләсен чишү. Ныгыту.

Слайд № 2 

1.Дәреслектәге таблица белән эш.ТАЙМД ПЭА ШЭА(парларда эш: җаваплар белән уртаклашу).

-Укучылар, тартым белән төрләнмәгән исемнәрдә килеш кушымчалары белән тартым белән төрләнгән исемнәрдә килеш кушымчаларын чагыштырып нәтиҗә ясагыз(укучылар таблицаны күзәтәләр һәм нәтиҗәләрен бер-берсе белән уртаклашалар).

-I һәм   II зат тартымлы исемнәрнең кайсы килеш кушымчасы тартымсыз исемнәрдән аерылып тора?(Һәр төркемнән бер укучы үз фикерләрен әйтәләр).

-III нче зат тартымлы исемнәрнең кайсы килеш кушымчасы тартымсыз исемнәрдән аерыла?(Һәр төркемнән бер укучы фикерләре белән уртаклаша). Үзбәя.

2. Дәреслектән күнегү эшләү. Тексттан тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнгәннәрен язып алырга, тартымын һәм килешен билгеләргә.(Һәр төркемнән бер укучы җавап бирә, эшнең дөреслеге тикшерелә).Үзбәя.

Слайд № 3

3.Тактада тартымлы исемнәр язылган. Шулар белән җөмләләр төзергә(Һәр төркемнән бер укучы җөмләләрен укый, хаталар булса, төзәтелә).Үзбәя.

4.Укучыларга карточкалар таратыла. Анда килеш кушымчалары төшерелеп калдырылган. Балалар төшеп калган тиешле килеш кушымчаларын куеп язалар.

Слайд №4.

5. Нечкәлек хәрефенә беткән берничә сүзне сайлап алып,тартым һәм килешләр белән төрләндерегез, кушымчалардагы үзенчәлекләрне аңлатыгыз. РЕЛЛИ ТЕЙБЛ(парларда эш: ике укучы, чиратлашып, бер кәгазь битенә үзләренең җавапларын яза, нәтиҗә ясала). Нәтиҗә:

   -Нечкәлек билгесенә беткән сүзләрдә I,II,III зат тартым кушымчалары нечкә(календарең, секретаре), ә килеш кушымчалары калын була:(календареңны, секретареның).

   Икешәр иҗекле тартым кушымчаларында да (I һәм II зат күплектә) беренче иҗек нечкә, ә икенчесе калын була( секретар-ебыз, календар-егыз).

Слайд №5.  Үзбәя.

Шәхси:

-Яхшы укучы сыйфатын аңлау;

-үзеңне камилләштерү өстендә эшләргә кирәклекне аңлау;

-үз уңышларыңның һәм уңышсызлыкларыңның сәбәпләрен ачыклау;

Коммуникатив:

-укытучы-укучы уку хезмәттәшлеген планлаштыру;

-конфликтларны чишү;

-үзеңнең фикерләреңне тулы һәм төгәл итеп әйтеп бирә белү;

-әңгәмәдәшең белән контакт урнаштыра алу, тыңлый белү; сорау кую, җавап бирә белү;

-аралашу кагыйдәләрен истә тотып, эзлекле, төгәл итеп сөйли белү, әңгәмә оештыру

Регулятив:

-максат кую;

-прогнозлаштыру;

-контроль;

-коррекция;

-бәяләү;

-ихтыяри үзрегуляция;

Танып-белү:

-кирәкле мәгълүматны эзләү;

-белемнәрне структуралаштыру;

-аңлап әйтеп бирү;

-кирәкле мәгълүматны аерып ала белү;

-фикерләүдә логик чылбыр төзү.

V.Рефлексия.

КУИЗ-КУИЗ-ТРЭЙД(Һәр укучы тема буенча кәгазьгә үзенең соравын яза, ә аска җавабын язып, аны каплап тора.Талгын музыка ишетелә)

  • Ә хәзер укучылар торып басабыз да үзебезгә башка парлар эзлибез. Укучылар бер-берсен тикшерәләр. Сорауларын биреп, җавап алалар. Җавап дөрес булса, рольләрне алмаштыралар. Җавап дөрес булмаганда өйрәтәләр.Үзбәя.
  • Димәк, укучылар бүгенге дәрестә без нәрсәләр өйрәндек?(Җаваплар тыңлана, билгеләр куела).

Коммуникатив:

-мәгълүмат җыю һәм эзләүдә инициативалы хезмәттәшлек;

-иптәшеңнең үз-үзен тотышы белән идарә итү( контроль, коррекцияләү, аның гамәлләрен бәяләү

Шәхси:

-үз уңышларының һәм уңышсызлыгының сәбәпләрен ачыклау;

-үзара ярдәмләшү.

VI. Өй эше.

1.Дәреслектән күнегү бирелә.Тартым белән төрләнгән исемнәрне табарга, аларны килешләр белән төрләндерергә.

2.Балаларга яратып эндәшкәндә кулланыла торган һәм тартым белән төрләнгән исемнәр язып килергә.

3.”Беләкле берне егар, белемле меңне егар” темасына килеш белән төрләнгән тартымлы исемнәр кулланып, хикәя язарга.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тартымлы исемнәрнең юнәлеш килеш формасы.(Направительный падеж имён существительных).

Разработка урока по татарскому языку в русских классах для  5 класса....

Яңгырау һәм саңгырау тартыкларга беткән исемнәрнең килеш белән төрләнеше.4сыйныф татар төркеме.

Максат:1.         Максат:1.Исемнәрнең килеш белән төрләнүен тирәнтен өйрәнү....

Яңгырау һәм саңгырау тартыкларга беткән исемнәрнең килеш белән төрләнеше.Презентация.

"Яңгырау һәм саңгырау тартыкларга беткән исемнәрнең килеш белән төрләнеше" темасы буенча  презентация.4 сыйныф(татар төркеме.)...

Тема: Исемнәрнең килеш белән төрләнүе.

Исемнәрнең килеш белән төрләнүе турында мәгълүмат бирү.Килеш кушымчаларын дөрес куллану күнекмәләрен ныгыту.Бәйләнешле сөйләм телен үстерү, укучыларның сүзлек запасларын баету. Белем алырга омтылыш, х...

Татар теле. 6 нчы сыйныф. Тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнеше

К.С.Фәтхуллованың 6 нчы сыйныф өчен “Татар теле” дәреслеге буенча "Берлек сандагы тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнеше". "Күплек сандагы тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнеше". "Тартымлы...