Яңгырау һәм саңгырау тартыкларга беткән исемнәрнең килеш белән төрләнеше.4сыйныф татар төркеме.
план-конспект урока по теме

Гизатуллина Линиза Минехурматулловна

Максат:1.         Максат:1.Исемнәрнең килеш белән төрләнүен тирәнтен өйрәнү.

                                                2.Сөйләмдә һәм язуда килешләрне дөрес куллана белү.

                                                3.Табигатькә мәхәббәт тәрбияләү.

                          Җиһазлау: Дәреслек, дәфтәр,аудиоязмалар,биремле карточкалар.

 

Скачать:


Предварительный просмотр:

            Яңгырау һәм саңгырау тартыкларга беткән исемнәрнең килеш белән төрләнеше.

Максат:1.Исемнәрнең килеш белән төрләнүен тирәнтен өйрәнү.

2.Сөйләмдә һәм язуда клешләрне дөрес куллана белү.

3.Табигатькә мәхәббәт тәрбияләү.

Җиһазлау:дәрес презентациясе, проектор,  дәреслек, дәфтәр, мультфильм, аудиоязмалар.

                      Дәрес барышы.

Оештыру өлеше.

    Урамда матур,тыныч кышкы көн.Ул көн дә безгә бүгенге дәресебезне үткәрергә зур уңышлар һәм яхшы кәеф тели.Күреп торам һәрберегезнең дә күңеле шат, кәефләрегез күтәренке.Димәк, дәресне башларга мөмкин.

   - Укучылар, без исем сүз төркеменең килешләр белән төрләнүен өйрәнүне дәвам итәрбез. Бүген дәресебездә үткәннәрне искә төшерербез һәм яңа белемнәр дә алырбыз. Аның өчен без төрле күнегүләр,  эшләрбез,җыр тыңларбыз, сорауларга җаваплар бирербез.

   - Ә хәзер алдагы дәрестә өйрәнгәннәрне кабатлап алыйк.

- Без татар теленең кайсы бүлеген өйрәнәбез?

- Морфология бүлеге нәрсәне өйрәнә?

- Без нинди сүз төркемен үтәбез?

- Исемнең сораулары,ул җөмләдә нәрсәне белдерә?

- Исем сүз төркеме нәрсәләр белән төрләнә?

Төп өлеш.

  1. Ә хәзер без “Нинди сүз артык?” уенын уйнап алырбыз.

Слайд.

  1. Сүзләр һәм рәсемнәр.

                             Урман                             Яңгыр

                              Болын                             Кош

                              Чәчәк                              Кояш

  1. Сүзләрне укыйбыз,тартык авазларга игътибар итегез.
  2. Беренче баганада кайсы сүз артык?Ни өчен?
  3. Икенче баганада кайсы сүз артык? Ни өчен?

(беренче баганада сүзләр яңгырау тартыклардан гына тора,шуңа чәчәк сүзе,икенче баганада яңгыр сүзе артык,чөнки башка сүзләр саңгырау тартыклардан гына тора.)

  1. Бу сүзләргә сорау куябыз.
  2. Бирелгән сүзләр нинди авазларга бетә?
  3. Бу сүзләр бөтенесе бергә нәрсәне белдерәләр?(табигатьне)

- Хәзер дәфтәрләрегезне ачыгыз, числоны языгыз.

- Хәзер ике төркемгә бүленеп карточкалар белән эшлибез.Карточкаларда тактадагы сүзләр белән эшлибез.Беренче төркем карточкада язылган  өч сүзне килешләр белән төрләндереп язасыз һәм ике җөмлә уйлыйсыз,икенче төркем карточкаларда бирелгән сүзтезмәләргә төшеп калган кушымчаларны куеп яза һәм шулай ук ике җөмлә әйтә.

  Урман... бару, болын... кайту, яңгыр... яву, чәчәк... җыю, кош... тавышы, кояш... кызыну.

- Җөмләләрне әйтәбез.

- Балалар барыгыз да бу сүзләр белән табигать турында бик матур җөмләләр уйлагансыз.Аллы-гөлле чәчәкләр, яшел агачлар һәрвакыт матур булып үссен өчен, моңлы кошлар сайрап торсын өчен үсемлекләрне  өзәргә,сындырырга, ә кошларны  куркытырга ярамый.

- Тикшерәбез.

- Бу сүзләргә нинди кушымчалар ялгадыгыз? Ни өчен?

 (Экранда кагыйдә)

- Кагыйдәне укыйбыз,әйтеп карыйбыз.

  Физминутка.

 - Ял итеп алабыз.

-Хәзер, балалар “Чәчәкләр” җырын тыңлыйбыз.Сез җырдагы исемнәрне язып аласыз һәм килешләрен билгелисез.

-Сезгә җыр ошадымы? Ни өчен? Ә сез нинди чәчәкләр яратасыз?Аларны ничек карыйсыз?

-Без сезнең белән  табигать турында тагын нинди җырлар тыңладык?

Әйе,  балалар,  чәчәкләр һәрвакыт матур булып үссеннәр һәм чәчәк атсыннар өчен аларга су сибәргә,төпләрен йомшартып торырга, матур сүзләр әйтергә  кирәк.

 - Хәзер сез язып барган исемнәрне  тикшерик.

- Бу исемнәр нинди тартыкларга беткән?

 -Аларга нинди кушымчалар ялгана?

- Ә хәзер “Кыш” турында текст язалган карточкалар белән эшлибез.

(бирем укучыларның белем дәрәҗәсе буенча бүленгән)

-1нче вариант төшеп калган кушымчаларны өстәп яза.

-2 нче вариант исемнәр алдына сыйфатлар да өстәп яза. Кайсы вариантны эшлисен үзегез сайлап алыгыз.

-3 нче вариант ике биремне дә эшли.

Урам(у-в.к.) ... кар ява. ... агачлар(ю.к.) кар куна. ... таулар(и.к.) башлары кар белән, елгалар(б.к.) ... боз белән каплана.Шулай бар ... табигать(т.к.) ... төс(ю.к.) күмеп кыш килә, ... кыш!

-Тикшерәбез. Молодцы, балалар.

Йомгаклау.

- Димәк,исем нәрсәне белдерә? Сораулары?

-Яңгырау тартыкка беткән исемнәргә нинди кушымчалар ялгана?

 -Саңгырау тартыкка беткән исемнәргә нинди кушымчалар ялгана?

- Ни өчен андый кушымчалар ялгана?

Дәрестә барыгыз да әйбәт эшләдегез,тырыштыгыз.Афәрин!

Билгеләр кую.

Өй эше бирү.

Балалар, сез яраткан “Бала.ру”сайтына кереп “Библиотека” бүлегендә “Кыңгырау чәчәк” хикәясен карап-укып чыгыгыз. Аннан өч җөмләне күчереп язасыз,исемнәрнең килешләрен билгелисез.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Яңгырау һәм саңгырау тартыкларга беткән исемнәрнең килеш белән төрләнеше.Презентация.

"Яңгырау һәм саңгырау тартыкларга беткән исемнәрнең килеш белән төрләнеше" темасы буенча  презентация.4 сыйныф(татар төркеме.)...

5 нче сыйныф. Рус төркеме. Исемнәрнең килеш белән төрләнеше. Ныгыту дәресе

5 нче сыйныф. Рус төркеме. Исемнәрнең килеш белән төрләнеше. Ныгыту дәресе...

5 нче сыйныф. Рус төркеме. Исемнәрнең килеш белән төрләнеше. Ныгыту дәресе

5 нче сыйныф. Рус төркеме. Исемнәрнең килеш белән төрләнеше. Ныгыту дәресе...

Татар теле дәресенең техник картасы ("Исемнәрнең килеш белән төрләнеше" (1 нче дәрес), 3 сыйныф, татар төркеме)

Татар теле дәресенең техник картасы ("Исемнәрнең килеш белән төрләнеше" (1 нче дәрес), 3 сыйныф, татар төркеме)Татар теле: рус телендә белем башлангыч гомуми белем бирү мәктәпнең 3 нче сыйныфы өчен дә...

Татар теле дәресенең техник картасы ("Исемнәрнең килеш белән төрләнеше" (2 нче дәрес), 3 сыйныф, татар төркеме)

Татар теле дәресенең техник картасы ("Исемнәрнең килеш белән төрләнеше" (2 нче дәрес), 3 сыйныф, татар төркеме)Татар теле: рус телендә белем башлангыч гомуми белем бирү мәктәпнең 3 нче сыйныфы өчен дә...

Татар теле дәресенең техник картасы ("Исемнәрнең килеш белән төрләнеше" (3 нче дәрес), 3 сыйныф, татар төркеме)

Татар теле дәресенең техник картасы ("Исемнәрнең килеш белән төрләнеше" (3 нче дәрес), 3 сыйныф, татар төркеме)Татар теле: рус телендә белем башлангыч гомуми белем бирү мәктәпнең 3 нче сыйныфы өчен дә...

Саңгырау авазларга беткән исемнәрнең килеш белән төрләнеше.

Тема: Саңгырау авазларга беткән исемнәрнең килеш белән төрләнеше.Максат:Исем һәм аның килеш белән төрләнүе турындагы белемнәрне киңәйтү.Саңгырау авазларга беткән исемнәрнең килеш белән төрләнеше...