3 сыйныф "Ничә? Ничәнче? сораулары"
презентация к уроку по теме

Габбасова Гөлчәчәк Шамил кызы

«3 нче сыйныфның рус төркеме укучылары өчен

 Татар теле “Ничә? Ничәнче? сораулары” темасы буенча технологик карта»

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл nichnichnche_soraulary.docx33.28 КБ
Office presentation icon nich_nichnche_soraular.ppt1.17 МБ

Предварительный просмотр:

Технологик карта

«3 нче сыйныфның рус төркеме укучылары өчен

 Татар теле “Ничә? Ничәнче? сораулары” темасы буенча технологик карта»

Укытучы

Габбасова Гөлчәчәк Шамил кызы

Предмет

Татар теле

Тема

Ничә? Ничәнче? сораулары

Класс

3 б рус төркеме

Үткәрү вакыты

14.10.2016

Максатлар

1) тәртип саны төшенчәсен бирү һәм аны сөйләмнәрендә файдалана белү   күнекмәләренә ирешү;

2)саннарны дөрес әйтергә күнектерү; диалогик сөйләм күнекмәләрен камилләштерү;

3)Укучыларда татар телен өйрәнүгә уңай мөнәсәбәт тудыру.

Планлаштырылган нәтиҗәләр

Шәхси   үзеңә һәм башкаларга карата хөрмәт хисе тәрбияләү, парларда һәм төркемнәрдә эшләгәндә башкаларны тыңлый белү, иптәшләрең фикере бедән исәпләшә белү; хайваннарга карата мәхәббәт хисе тәрбияләү.

Метапредмет :

Танып – белү УУГ:Тыңлап аңлау, аңлап уку, нәтиҗә чыгара һәм гомумиләштерүләр ясый белү.

Коммуникатив: ачык итеп үз фикерләрен җиткерә белү.

Регулятив: үз эшчәнлегеңне контрольгә алуга, биремне үтәүнең дөреслеген тикшерүгә юнәлтү.

Дәреснең тибы

Яңа белемнәрне үзләштерү дәресе  

Предметара бәйләнеш

математика

Эшне оештыру

Фронталь,төркемдә, парлада, индивидуаль.

Материал

Дәреслек: Хайдарова Р.З.,Ахметзянова Г.М.,Гиниятуллина Л.А.Татар теле, 3 сыйныф.1 бүлек -Казан: Татармультфильм,2013

Хайдарова Р.З.,Гиниятуллина Л.А.,Газизуллина Г.И. Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту.3 нче сыйныф: Укытучылар өчен методик кулланма – Казан: Татармультфильм,2013

Җиһазлау

дәреслек, компьютер, проектор, презентация,дидактик таратма материал, биремле карточкалар.

Дәрес этаплары

Укытучы эшчәнлеге

Укучылар эшчәнлеге

Универсаль укыту гамәлләре

I. Оештыру моменты (уку эшчәнлегенә мотивация)

Максат: уку эшчәнлегенә уңай мохит тудыру, уку теләге булдыру.

СЛАЙД № 1

– Исәнмесез,укучылар!

 - Хәерле көннәр сезгә!

 – Утырыгыз. Укучылар,сез дәрескә әзерме?    

- Кәефләрегез ничек?

    - Кәефләрне тагын да күтәрер өчен, әйдәгез бер-беребезгә матур сүзләр

( комплиментлар) әйтәбез.

 

           

СЛАЙД№ 2

- Бүгенге дежурларны тыңлыйк. (Спроси у Ариши, какое сегодня число, какой день недели, какая сегодня погода, кого нет в классе.)

-Илиән, бүген ничәнче число?

-Атнаның нинди көне?

-Бүген көн нинди?  

-Класста кем юк?

 Бүгенге дәрестә сезгә уңышлар телим.

Укучылар бер-берсенең хәлләрен сорыйлар.

- Исәнмесез!

- Хәерле көн!

-Әйе.

-Яхшы.

Комплимент әйтәләр.

- Маша, синең бантигың (күлмәгең,чәчең һ.б.) шундый матур!

   - Рәхмәт.

- Бүген ундүртенче октябрь.

-Атнаның бишенче көне,җомга.

- Бүген көн салкын,җил исә, кояшлы түгел.

-Класста барысыда?

Эшчәнлек өчен эш урынын әзерләү (РегулятивУУГ)

Белем алуга уңай мотив тудыру, уку теләге булдыру (Шәхси УУГ)

II. Белемнәрне актуальләштерү.

Максат:  яңа белем үзләштерү өчен кирәк булган, үткән материалны кабатлау, һәр укучының индивидуаль эшчәнлегендәге авырлыкларын ачыклау.

СЛАЙД  2

-Балалар, тактага карагыз әле.

-укажите слова, которые отвечают на вопрос ничә?

Акыллы, тиз, унбер, ала, унау, егер биш, утызынчы, егерме.

-Кайсы саннар төшеп калган  скажите какие числа пропущены)

21,22, 23, …, 25, 26, 27, …., 29, 30.

-Укучылар, алдагы дәрестә без сезнең белән микъдар саннарын кабатладык. Әйдәгез, хәзер  искә төшереп дистәләрне кабатлыйк.

--Молодцы, укучылар! Бу микъдар саннары.

- Микъдар саны нәрсәне аңлата?

      - Нинди сорауга җавап бирә?

-унбер

-егерме биш

-егерме

-24,28

.

-10,20,30,40,50,60,70,80,90,100

- Предметның саның (количество предмета).

- Ничә?

Уку эшчәнлеген планлаштыру (Коммуникатив УУГ)

Үз эшчәнлегеңне бәяли белү (Регулят

ив УУГ)

Аралашу-сөйләм эшчәнлеген формалаштыра белү; тирә-яктагылар (укытучы, укучылар) белән аралашу ысулларын үзләштерү (Коммуникатив УУГ)

III.Проблема куеп, яңа белемгә чыгу.

Максат: дәрес темасын һәм максатын ачыклау.

СЛАЙД 6

Индивидуаль эш -Укучылар, сезнең өстәлегездә җөмлә язылган битләр бар.

Оля икенче партада утыра.

-Тәрҗемә итегез.

Һәм таблица ясалган, сораулар зылган. Таблицаны сораулар буенча тутырыгыз. Таблицаны сораулар буенча тутырыгыз.Һәрбер сорауга җавап табылырга тиеш.  (Заполните таблицу по вопросам. Каждый вопрос должен  найти свой ответ)

-Укучылар, таблицада бөтен сүзләргә сораулар җиттеме?

- Нинди сүз сораусыз калды?

-Молодцы!

- Сүзнең тамырлары нинди? (какой корень слова?) Уйлагыз.

. Ә ни өчен бу тамыр?

 - Сүзнең формасың үзгәрткәндә тамыры шул ук кала. (При изменении формы слова, корень остается тот же).

 - Бу сан ничек атала?

 -Микъдар саны. (Количественные числительные)

-Аңа нинди аффикс ялганган? (какие окончания присоединены?)

- нинди сорауга җавап бирә?

- Бу сан ничек үзгәрә? (Как меняеся этот число?)

-нчы, -ынчы, -енче, -нче кушымчалары микъдар саннарына ялгансалар, бу саннар тәртипне белдерәләр. Тәртип саны (порядковые числительные) була.

 - Нинди хәрефләргә кайсы кушымчалар ялгана?

 - Бу саннарны кайда кулланырга мөмкин?

- Молодцы укучылар.

-Оля сидит на втором парте.

Кем?

Кайда?

Нишли?

Оля

партада

утыра

-юк

-икенче

-ике

-нче

- Ничәнче?

-нчы, -нче – сузыкларга тәмамланса,

 -ынчы, -енче – тартыкларга тәмамланса).

- Без аларны число, күнегү, бит номеры әйткәндә кулланабыз.

Сорау кую һәм аларга җавап бирү (Коммуникатив УУГ)

Максат кую (Танып белү УУГ)

Укытучы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаштырырга өйрәнү (Регулятив УУГ)

IV.Уку мәсьәләсен чишү.                                                                                                               Максат:  яңа белем үзләштерү өчен кирәк булган, үткән материалны кабатлау, һәр укучының индивидуаль эшчәнлегендәге авырлыкларын ачыклау.

Физминутка.(14нче слайд)

СЛАЙД 7

--Укучылар, дәфтәрләрне ачтык, числоны, сыйныф эше язабыз.

-Ә хәзер укучылар,  сез үзегез чыгарган кагыйдәне искә төшереп, дәфтәрләрегездә  37 б.  9 нчы күнегүне эшлибез.

 дәфтәрдә эшлиләр

 - Ә хәзер бер берегезнең дәфтәрләрегезне тикшерегез һәм  билге куегыз.

СЛАЙД  8

Китап белән телдән эшләү.

37 бит 10 нчы күнегү.

-унберенче,уникенче.....

-Дамир һәм Оля беренче партада утыралар.

Сережа һәм Айгөл икенче партада утылалар.

Иптәшләрең белән хезмәттәшлек итү, күршеңне тыңлый белү (Коммуникатив УУГ)

Укытучы куйган уку мәсьәләсен аңлау һәм үтәү. Үз эшчәнлегеңне планлаштыру; үз фикереңне башкаларга җиткерү (Регулятив УУГ)

Тиешле мәгълүматны таба белү (Танып белү УУГ)

V. Белемнәрне системалаштыру һәм ныгыту.

Максат: алган белемнәрне практикада куллана белү

Максат: Яңа белемнәрне кабатлау һәм ныгыту. Өйрәнгән теманы ничек аңлауларын ачыклау, коррекцияләү.

Диалоглар өстендә эш.

 - Сезнең өстәлләрдә карточкалар, анда сораулар. Һәр кеше сорауга җавап яза.

- Ә хәзер басыгыз, урындыкларны алып куегыз һәм сыйныфташларыгыз белән әңгәмә корыгыз.

1.- Бүген татар теле ничәнче дәрестә?

 2. - Ә математика ничәнче дәрестә?

 3. - Татар теле кабинеты ничәнче катта?

5. – Син ничәнче сыйныфта укыйсың?

5. – Ноябрь ае – елның ничәнче ае?

6.- Китапханә ничәнче катта?

7. - Спортзал ничәнче катта?

8. – Син ничәнче мәктәптә укыйсың?

-Бүген татар теле өченче дәрестә.

-

-Татар теле кабинеты дүртенче катта.

Уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү (Регулятив УУГ)

Әңгәмәдәшнең фикерен тыңлый белү; мәгълүматны туплау өчен күмәк эш башкару (коммуникатив УУГ)

Үз эшчәнлегеңне бәяли белү (Регулятив УУГ)

VI. Дәресне йомгаклау. Рефлексия.

Максат: теманы үзләштерүеңне аңлау, үз эшчәнлегеңә үзбәя һәм сыйныф эшчәнлегенә бәя бирү.

- Без бүген дәрестә нишләдек?

- Дәреснең темасы нинди иде?

- Нинди максат иде?

- Максатка ирештекме?

- Кемгә дәрестә җиңел булды?

- Кемгә авыр булды? Ни өчен?

( Кто встретил трудности? В чем? Почему?)

СЛАЙД  10

Үзбәя. Укытучы яшел төстәге карточкаларны тарата. Карточкада 3 төрле бәя бирелгән( Бик әйбәт. Әйбәт. Тырышырга кирәк). Укучылар үзләренең эшчәнлеген бәяләү өчен кирәк булган сүзләрнең астына сызалар. Үзләренең ни өчен мондый бәя сайлауларын аңлатала

-Сорауларга җавап бирдек, ,карточкалар буенча эшләдек.

--Саннар  турында сөйләштек.

-Максатка ирештек.

Дәрестә үз эшчәнлекләренә бәя бирәләр.

Укытучы бәяләвен уңай кабул итү, үзэшчәнлекне планлаштыру, уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү (Регулятив УУГ)

Укытучы бәяләвен уңай кабул итү, үзэшчәнлекне планлаштыру, уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү (Регулятив УУГ)

VII. Өй эше

СЛАЙД  11

- Тәртип саннары белән 5 җөмлә язарга.

Бәяләү

- Сау булыгыз. Дәрес өчен рәхмәт

Өй эшен көндәлеккә язалар.

ТБУУГ Биремне аңлау.

РУУГ Эшчәнлекне оештыра белү.


Оля икенче партада утыра.

Кем?

Кайда?

Нишли?

Оля икенче партада утыра.

Кем?

Кайда?

Нишли?

Оля икенче партада утыра.

Кем?

Кайда?

Нишли?

Оля икенче партада утыра.

Кем?

Кайда?

Нишли?

Оля икенче партада утыра.

Кем?

Кайда?

Нишли?

Оля икенче партада утыра.

Кем?

Кайда?

Нишли?

Оля икенче партада утыра.

Кем?

Кайда?

Нишли?

Оля икенче партада утыра.

Кем?

Кайда?

Нишли?


Оля икенче партада утыра.

Кем?

Кайда?

Нишли?


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Х әерле көн, укучылар!

Слайд 2

- Бүген ничәнче число? Атнаның ничәнче көне? -Бүген көн нинди? -Сыйныфта кем юк?

Слайд 3

Акыллы, тиз, унбер, ала, унау, егер биш, утызынчы, егерме. унбер егерме биш егерме

Слайд 4

21,22, 23, …, 25, 26, 27, …., 29, 30. 24 28

Слайд 5

10,20,30,40,50,60,70,80,90

Слайд 6

ОЛЯ ИКЕНЧЕ ПАРТАДА УТЫРА. Кем? Кайда? Нишли? Оля партада утыра

Слайд 7

икенче - нче Ничәнче?

Слайд 8

-нчы,-нче – сузыкларга тәмамланса, -ынчы,-енче – тартыкларга тәмамланса.

Слайд 10

37 бит 9 нчы күнегүне 11- унберенче 12 - уникенче 13 - ун өченче 14 - ундүртенче 15 - унбишенче 16 - уналтынчы 17 - унҗиденче 18 - унсигезенче 19 - унтугызынчы 20 - егерменче

Слайд 11

Без зарядка ясыйбыз

Слайд 12

-Б үген татар теле ничәнче дәрестә? -Математика ничәнче дәрестә? -Син ничәнче сыйыфта укыйсың? - Китапханә ничәнче катта? -Син ничәнче мәктәптә укыйсың?

Слайд 13

Үзбәя. Бик әйбәт.(Отлично.) Әйбәт.(Хорошо.) Тырышырга кирәк. (Надо постараться.)

Слайд 14

Өй эше Тәртип саннары белән 5 җөмлә язарга.

Слайд 15

Б И К Ә Й Б Ә Т !


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

олимпиада сораулары

рус группалары 7 класс 2 вариантта...

имтихан сораулары

9 нчы сыйныф өчен имтихан сораулары...

Исем буенча сораулар

Исем темасын өйрәнгәндә....

Борынгы һәм Урта гасыр әдәбияты буенча сораулар

9 нчы класс укучылары өчен зачет дәрестә кулланырга сораулар тәкъдим ителә....

5 класс. Музыкадан тест сораулары

5 класста музыкадан кабатлау өчен тест сораулары...

; классукучылары өчен тест сораулары

Укучыларның белемнәрен тикшерү өчен файдаланырга мөмкин....