Тест. Татар теленнән 2 сыйныф.
тест на тему

Габбасова Гөлчәчәк Шамил кызы

Белем - күнекмәләрне тикшерәбез.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon 2_syy_tat_tel_test_tat.gr_.doc51 КБ

Предварительный просмотр:

Рус мәктәпләрендәге татар балалары өчен тест.

Белем - күнекмәләрне тикшерәбез.

( ΙΙ сыйныф )

Кукмара  муниципаль белем бирү  учреждениесе Кукмара  4 нче гомуми урта белем бирү мəктəбенең 1 нче категорияле татар теле һəм əдəбияты укытучысы Салихова Гузəлия Мирза кызының 2 нче сыйныфта татар теленнəн белем - күнекмəлəрне тикшерү өчен тестлар үрнəге.

Тема. «Авазлар һәм хәрефләр. Сузык авазлар».

Ι вариант

1). Татар алфавитында ничә хәреф бар?

а) 36;      б) 33;    в)38;

2). Кайсы рәттә нечкә сузык аваз хәрефләре язылган?

а) ә, ө, ү, э(е), и;       б) а. ә, ө, о, ү;       в) у, ү, э(е), ә, а.

3). Икешәр аваз белдерүче сузыклар рәтен тап:

а) о, ы, э;    б) а, ә, о;    в) у, ү, ы.

4). Кайсы сүздә а хәрефе о лаштырып әйтелә?

а) шатлык;    б) китап;     в) алфавит.

5). Кайсы рәттә нечкә сүзләр язылган?

а) әни, шат, укучы;           б) икмәк, тиен, әти;        в) оя, бәби, шалкан.

6). Дөрес язылган сүзне билгелә?

а) озонлык;        б) озонлок;       в) озынлык.

7). Татар сүзләрендә о, ө хәрефләре кайсы иҗектә языла?

а) беренче;        б) икенче;           в) өченче.

8). Калын сузыклардан торган сүзне билгелә:

а) китап;           б) өстәл;             в) укучы.

9). "Юл" сүзендә ничә аваз бар?

а) ике;                б) өч;                 в) дүрт.

10). [ э ] авазы язуда ничә хәреф белән белдерелә?

а) бер;               б) ике;                в) өч.

                 

ΙΙ вариант.

1). Сүзләр нәрсәләрдән төзелә?

а) хәреф;         б) аваз;             в) иҗек.

2). Кайсы рәттә калын сузык аваз хәрефләре язылган?

а) а, о, ү, ы;          б) а, ә, о, ө;          в) у, ү, ы, о.

3). Сүзләр язуда нәрсә белән белдерелә?

а) аваз;           б) хәреф;            в) иҗек.

4). Кайсы сүздә а хәрефе олаштырып әйтелә?

а) балалар;     б) туган;            в) касса.

5). Калын сүзләр рәтен билгелә:

а) бәби, өстәл, такта;            б) урам, агач, бакча;           в) чиләк, сандугач, көрәк.

6). Дөрес язылган сүзне билгелә?

а) өченче;       б) өчөнче;        в) өчөнчө.

7). Татар сүзләренең беренче иҗегендә генə языла торган сузыкларны билгелә:

а) у, ү;            б) о, ө;              в) а, ә.

8). Нечкә сузыклардан торган сүзне тап:

а) тату;           б) китап;           в) әни.

9). "Ял"  сүзендә ничә аваз бар?

а) ике;             б) өч;               в) дүрт.

10). Кайсы аваз язуда ике хәреф белән белдерелә?

а) [ о ];           б) [ а ];               в) [ э ].

         

Тема: Тартык авазлар.

Ι вариант.

  1. Тартык авазлар ничә төркемгә бүленә?

а) бер;      б) ике;          в) өч.

2.  Яңгырау тартыклардан торган сүзне билгелә?

а) чиләк;      б) барабан;           3) ботка.

3.   Саңгырау тартыклар дип нинди авазларга әйтәләр?

а) шаудан торган;      б) тавыштан торган;         в) тавыш һәм шаудан торган.

4.   К, г  хәрефләре ничә авазны белдерә?

а) бер;          б) ике;         в) өч.

5.   К, г  хәрефләре йомшак (нечкә) укыла торган сүзләр рәтен билгелә:

а) көймə, күмәч, Гата;              б) көл, чәчәк, Гөлгенә;          в) дөге, карга, катык.

6.   Ирен – теш [ в ] авазы булган сүзне билгелә?

а) ватык;          б) вертолёт;          в) Вәсилә.

7.   Дөрес язылган сүзне язып куй:

а) шәһәр;        б) шәхәр;              в) шәһар.

8.   ь хәрефе кайсы сүздә нечкәртү өчен куелан?

а) Ильяс;         б) мәкаль;             в) дөнья.

9.   Кайсы сүздә ъ хәрефе аеруны белдерә?

а) ашъяулык;     б) мәгънә;          в) Әкълимә.

10.  Щ, ц хәрефләре нинди сүзләрдә языла?

а) рус теленнән кергән сүзләрдә;

б) татар сүзләрендә;

  в) барлык сүзләрдә.

                     

ΙΙ вариант

  1. Җөмләне дәвам ит:

Авазларны…

а) язабыз, күрәбез;     б) әйтәбез, ишетәбез.

2.  Саңгырау тартыклардан торган сүзне билгелә:

а) гөл;             б) катык;       в) урам.

3.  Яңгырау тартыклар дип нинди авазларга әйтәләр?

А) шаудан торган;         б) тавыштан торган;                       в) тавыш һәм шаудан торган.

4.  в хәрефе ничә авазны белдерә?

а) бер;        б) ике;        в) өч.

5.   к хәрефе калын укыла торган сүзне билгелә:

а) кабак;       б) көймә;         в) китап.

6.  Ирен – ирен [ w ] авазы булган сүзне тап:

а) авыл;       б) вертолёт;        в) ваза.

7.  Дөрес язылган сүзне билгелә:

а) рәһмәт;           б) рәхмәт;           в) рахмәт.

8.  ь хәрефе кайсы сүздә нечкәртү өчен куелган?

а) ямьле;           б) көньяк;               в) төньяк.

9.  Кайсы сүздә ъ хәрефе аеруны белдерә:

А) вәгъдә;           б) кулъяулык;                в) нәкъ.

10.  Җөмләне тәмәмла:

      Щ, ц хәрефләре…

а) татар сүзләрендә языла;              б) рус сүзләрендә языла;                  в) барлык сүзләрдә дә языла

Тема: Сүз төркемнәре. Исем.

  1. Җөмләне дәвам ит:

Исем…

а) билгене белдерә;               б) предметны белдерә;            в) эшне белдерә.

2.   Кем? соравына җавап биргән исемне тап:

а) болыт;                 б) болан;                   в) бабай.

3.  Дәвам ит:

      Татар телендә кем? соравы…  

       А) кошларга карата куела;           б) хайваннарга карата куела;                  в) кешеләргә карата куела.

       4.  Нинди исемнәргә күплек санда  - нар, - нәр кушымчалары ялгана?

  А) тартык авазларга беткән;            б) сузык авазларга беткән;                в) борын авазларына беткән ( м, н, ң ).

Тема: Сыйфат.

  1. Сыйфат нәрсәне белдерә?

 а) предметны;                  б) билгене;                      в) эшне.

2.   Сыйфат ачыклап килгән сүзне тап?

а) исем;                   б) фигыль.

3.   Капма – каршы мәгънәле сыйфатларны сайлап ал?

а) эре – вак;                 б) авыр – каты;                   в) салкын – суык.

Тема:Фигыль.

  1. Фигыль нәрсәне белдерә?

а) эшне;       б) предметны;            в) билгене.

2.   Җөмләне язып бетер?

Тырма белән җир…

а) казыйлар;         б) кисәләр;                в) тырмалыйлар.

3.   Дәвам ит:

Фигыльнең үткән  заманы…

а) сөйләүче сөйләп торган вакыттан алда булган эшне белдерә;

б) сөйләү вакытында булган эшне белдерә;

в) киләчәктә булачак эшне белдерә.

4.   Хәзерге заман фигыльләр нинди сорауларга җавап бирә:

а) нишли?, нишлибез?;              б) нишләде?, нишләгән?;            в) нишләр?, нишләячәк?.

5.   Фигыль кайсы заманда килгән?

     Таңнан торып,

     Зәйнәп апа

     Хат тарата.

а) үткән;         б) хәзерге;                в) киләчәк.

6.   Кушымчаны дөрес куй:

Тиздән безгә әби кил…

а) - әчәк;             б) – де;              в) гән.

Тема: Җөмлә.

    1. Җөмлә нәрсәне белдерә?

    а) тәмамланган уйны;           б) предметны;                                  в) тәмамланмаган уйны.        

    2. Җөмлә нәрсәләрдән тора?

    а) хәрефләрдән;             б) иҗекләрдән;     в) сүзләрдән.

    3. Җөмләнең төрен билгелә:

          Бүген дәрестә кем дежур тора?

    а) хикәя;                 б) сорау;               в) өндәү.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тест.Татар теленнән 1-3 сыйныф

Әлеге тестларны да кертеп куюны кирәк таптым. Өстәмә материаллар кул астында булса, һәрвакыт кирәге чыга: я сәләтле балаларга индивидуаль эш итеп бирәсең, я тиз генә белемнәрен тикшереп алу өчен файда...

Татар теленнән тест биреме. 2 сыйныф (татар төркеме)

Рус мәктәбенең татар төркеме өчен тест биреме.2 сыйныф. 1- вариант...

Татар теленнән тест биреме. 2 сыйныф (татар төркеме) II - вариант

Рус мәктәпләренең татар төркемендә укучы балаларга татар теленнән тест биреме. 2 вариант...

Татар теленнән тест биреме. 2 сыйныф (татар төркеме) II - вариант

Рус мәктәбенең татар төркемнәрендә укучы 2нче сыйныф балалары өчен тест биремнәре....

Татар теленнән тест биреме. 2 сыйныф (татар төркеме) III - вариант

Рус мәктәбенең татар төркемендә укучы 2 нче сыйныф укучыларына тест биреме. 3 вариант...

Татар теленнән тест биреме. 2 сыйныф (татар төркеме) IV - вариант

Рус мәктәбенең татар төркемендә укучы 2 нче сыйныф укучылар өчен олимпиада эше. 4-вариант...