Тест.Татар теленнән 1-3 сыйныф
тест на тему

Габбасова Гөлчәчәк Шамил кызы

Әлеге тестларны да кертеп куюны кирәк таптым. Өстәмә материаллар кул астында булса, һәрвакыт кирәге чыга: я сәләтле балаларга индивидуаль эш итеп бирәсең, я тиз генә белемнәрен тикшереп алу өчен файдалы була.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 1-3_kl_testlar.docx30.48 КБ

Предварительный просмотр:

Татар теленнән тест.  1-3 класс.

1 класс
Авазлар һәм хәрефләр.
1- вариант.


1. Йолдыз сүзендә ничә сузык аваз бар? 
А) 2; 
Б) 3. 


2. Мәктәп сүзендә ничә тартык аваз бар? 
А) 3; 
Б) 4. 


3. Дәрес сүзендә ничә нечкә сузык бар? 
А)2; 
Б)0. 


4. Һава сүзендә ничә калын сузык бар? 
А) 2; 
Б) 0. 


5. Казан сүзендә ничә яңгырау тартык бар? 
А)3; 
Б)2. 


6. Азнакай сүзендә ничә саңгырау тартык бар? 
А) 1; 
Б) 3. 


7. Укытучы сүзе юлдан юлга күчерү өчен иҗекләргә ничек бүленә? 
А) у-кы-ту-чы; 
Б) укы-тучы. 


8. Укучы сүзе иҗекләргә ничек бүленә? 
А) уку-чы; 
Б) у-ку-чы. 


9. Ык сүзенең дөрес язылышы ничек? 
А) ык елгасы; 
Б) Ык елгасы. 


10. Марат сүзенең дөрес язылышы ничек? 
А) Марат; 
Б) марат. 


11. Әтәч сүзенә сорау куй? 
А) кем? 
Б) нәрсә? 


12. Тегүче сүзенә сорау куй. 
А) нәрсә? 
Б) кем

Авазлар һәм хәрефләр. 
2- вариант
.


1. Карбыз сүзендә ничә сузык аваз бар? 
А) 2; 
Б) 3. 


2. Тукран сүзендә ничә тартык аваз бар? 
А) 3; 
Б) 4. 


3. Кәбестә сүзендә ничә нечкә сузык бар? 
А) 3; 
Б) 0. 


4. Бармак сүзендә ничә калын сузык бар? 
А)2; 
Б)0. 


5. Балан сүзендә ничә яңгырау тартык бар? 
А) 3; 
Б) 2. 


6. Әлмәт сүзендә ничә саңгырау тартык бар? 
А) 1; 
Б) 3. 


7. Сатучы сүзе юлдан юлга күчерү өчен иҗекләргә ничек бүленә? 
А) са-ту-чы; 
Б) са-тучы. 


8. Балыкчы сүзе иҗекләргә ничек бүленә? 
А) балык-чы; 
Б) ба-лык-чы. 


9. Идел сүзенең дөрес язылышы ничек? 
А) идел елгасы; 
Б) Идел елгасы. 


10. Самат сүзенең дөрес язылышы ничек? 
А) Самат; 
Б) самат. 


11. Китап сүзенә сорау куй? 
А) кем? 
Б) нәрсә? 


12. Эшче сүзенә сорау куй. 
А) нәрсә? 
Б) кем?

2 класс
Сүз төркемнәре 
Исем 
1-вариант


1. Исемгә туры килгән билгеләмәне күрсәт. 
А. Предметның билгесен белдерә 
Б. Предметны белдерә 
В. Эшне, хәрәкәтне белдерә 


2. Исем нинди сорауларга җавап бирә? 
А. Нишли? Нишләде? Нишләгән? 
Б. Нинди? Кайсы? 
В. Кем? Нәрсә? 


3. Очучы сүзенә сорау куй. 
А. Нәрсә? 
Б. Кем? 


4. Төлке сүзенә сорау куй. 
А. Кем? 
Б. Нәрсә? 


5. Сыерчык сүзенә кайсы күплек кушымчасын ялгарга? 
А.-нар 
Б.-нәр 
В.-лар 
Г.-ләр 


6. Күл сүзенә кайсы күплек кушымчасын ялгарга? 
А.-нар 
Б.-нәр 
В.-лар 
Г.-ләр 


7. Болын сүзенә кайсы күплек кушымчасын ялгарга? 
А.-нар 
Б.-нәр 
В.-лар 
Г.-ләр 


8. Тиен сүзенә кайсы күплек кушымчасын ялгарга? 
А.-нар 
Б.-нәр 
В.-лар 
Г.-ләр

Сүз төркемнәре 
Исем 
2-вариант

1. Исем нинди сорауларга җавап бирә? 
А. Нишли? Нишләде? Нишләгән? 
Б. Нинди? Кайсы? 
В. Кем? Нәрсә? 


2. Исемгә туры килгән билгеләмәне күрсәт. 
А. Предметның билгесен белдерә 
Б. Предметны белдерә 
В. Эшне, хәрәкәтне белдерә. 


3. Болыт сүзенә сорау куй. 
А. Нәрсә? 
Б. Кем? 


4. Тракторчы сүзенә сорау куй. 
А. Кем? 
Б. Нәрсә? 


5. Сандугач сүзенә кайсы күплек кушымчасын ялгарга? 
А.-нар 
Б.-нәр 
В.-лар 
Г.-ләр 


6.Бүлмә сүзенә кайсы күплек кушымчасын ялгарга? 
А.-нар 
Б.-нәр 
В.-лар 
Г.-ләр 


7.Колын сүзенә кайсы күплек кушымчасын ялгарга? 
А.-нар 
Б.-нәр 
В.-лар 
Г.-ләр 


8.Кием сүзенә кайсы күплек кушымчасын ялгарга? 
А.-нар 
Б.-нәр 
В.-лар 
Г.-ләр

2 класс 
Сыйфат 
1-вариант


1. Сыйфатка туры килгән билгеләмәне күрсәт. 
А. Предметны белдерә 
Б. Предметның билгесен белдерә 
В. Эшне, хәрәкәтне белдерә 


2. Сыйфат нинди сорауларга җавап бирә? 
А. Кем? Нәрсә? 
Б. Нинди? кайсы? 
В. Нишли? Нишләде? 


3. Йомшак сүзенә сорау куй. 
А. Нәрсә? 
Б. Нинди? 
В. Нишли?

Сыйфат 
2-вариант


1. Сыйфатка туры килгән билгеләмәне күрсәт. 
А. Эшне, хәрәкәтне белдерә 
Б. Предметның билгесен белдерә 
В. Предметны белдерә 


2. Сыйфат нинди сорауларга җавап бирә? 
А. Нишли? Нишләде? 
Б. Нинди? кайсы? 
В. Кем? Нәрсә? 


3. Тәмле сүзенә сорау куй. 
А. Нәрсә? 
Б. Нинди? 
В. Нишли? 

2- класс 
Фигыль 
1- вариант


1. Фигыльгә туры килгән билгеләмәне күрсәт. 
А. Эшне, хәрәкәтне белдерә 
Б. Предметның билгесен белдерә 
В. Предметны белдерә 


2. Фигыль нинди сорауларга җавап бирә? 
А. Кем? Нәрсә? 
Б. Нинди? кайсы? 
В. Нишли? Нишләде? 


3. Бара фигыленең юклык төрен ясар өчен кайсы кушымчаны ялгарга кирәк? 
А.-ма 
Б.-мә 
В.-мый 


4. Килә фигыленең юклык төрен ясар өчен кайсы кушымчаны ялгарга кирәк? 
А.-ма 
Б.-мә 
В.-мый 
Г.-ми 


5. Җырлый фигыленә сорау куй. 
А. Нишли? 
Б. Нишләде? 
В. Нишләр? 


6. Язам фигыленең заманын билгелә. 
А. Үткән заман 
Б. Хәзерге заман 
В. Киләчәк заман 


7. Җырлады фигыленең заманын билгелә. 
А. Үткән заман 
Б. Хәзерге заман 
В. Киләчәк заман 


8. Укый фигыленең заманын билгелә. 
А. Үткән заман 
Б. Хәзерге заман 
В. Киләчәк заман 


9. Барыр фигыленең заманын билгелә. 
А. Үткән заман 
Б. Хәзерге заман 
В. Киләчәк заман

2- вариант 
Фигыль 
2- вариант


1. Фигыльгә туры килгән билгеләмәне күрсәт. 
А. Предметны белдерә 
Б. Предметның билгесен белдерә 
В. Эшне, хәрәкәтне белдерә 


2. Фигыль нинди сорауларга җавап бирә? 
А. Кем? Нәрсә? 
Б. Нинди? кайсы? 
В. Нишли? Нишләде? 


3.Тура фигыленең юклык төрен ясар өчен кайсы кушымчаны 
ялгарга кирәк? 
А.-ма 
Б.-мә 
В.-мый 


4. Сөйлә фигыленең юклык төрен ясар өчен кайсы кушымчаны ялгарга кирәк? 
А.-ма 
Б.-мә 
В.-мый 
Г.-ми 


5. Бәйли фигыленә сорау куй. 
А. Нишли? 
Б. Нишләде? 
В. Нишләр? 


6. Утырам фигыленең заманын билгелә. 
А. Үткән заман 
Б. Хәзерге заман 
В. Киләчәк заман 


7. Елмайды фигыленең заманын билгелә. 
А. Үткән заман 
Б. Хәзерге заман 
В. Киләчәк заман 


8. Юа фигыленең заманын билгелә. 
А. Үткән заман 
Б. Хәзерге заман 
В. Киләчәк заман 


9. Кайтыр фигыленең заманын билгелә. 
А. Үткән заман 
Б. Хәзерге заман 
В. Киләчәк заман 


3 класс 
Сүз төзелеше һәм сүз ясалышы 
1-вариант


1. Тамыр һәм ясагыч кушымчадан торган сүзне тап. 
А. Кар 
Б. Эшче 
В. Бакчага 
Г. аккош 


2. Тамыр һәм мөнәсәбәт белдерүче кушымчадан торган сүзне тап. 
А. Дәреслек 
Б. Китап 
В. Кешене 
Г. Балыкчы 


3. Тамырдан гына торган сүзне тап. 
А. Очучы 
Б. Йорт 
В. Бәйрәмдә 
Г. укучы 


4. Төлке сүзенә түбәндәге кушымчаларның кайсысын ялгарга кирәк? 
А. –дан 
Б.- дән 
В.- тан 
Г. –тән 


5. Түбәндәге сүзләрнең кайсысы кушма сүз? 
А. Унтугыз 
Б. Савыт-саба 
В. Сазлык 
Г. Авыл 


6. Түбәндәге сүзләрнең кайсысы парлы сүз? 
А. Унтугыз 
Б. Савыт-саба 
В. Сазлык 
Г. Авыл 


7. Гимназия сүзенә түбәндәге кушымчаларның кайсысын ялгарга кирәк? 
А. –да 
Б. –дә 
В. –та 
Г. –тә

3 класс 
Сүз төзелеше һәм сүз ясалышы 
2-вариант


1.Тамыр һәм ясагыч кушымчадан торган сүзне тап. 
А. Кар 
Б. Эштә 
В. Бакчачы 
Г. Кулъяулык

 
2. Тамыр һәм мөнәсәбәт белдерүче кушымчадан торган сүзне тап. 
А. Дәреслек 
Б. Машина 
В. Кеше 
Г. Балыкчыны 


3.Тамырдан гына торган сүзне тап. 
А. Очучы 
Б. Йортны 
В. Бәйрәм 
Г. Укучы 

4. Алмагач сүзенә түбәндәге кушымчаларның кайсысын ялгарга кирәк? 
А. –дан 
Б.- дән 
В.- тан 
Г. –тән 


5. Түбәндәге сүзләрнең кайсысы кушма сүз? 
А. Унбер 
Б. Бала-чага 
В. Сазлык 
Г. Авыл 


6. Түбәндәге сүзләрнең кайсысы парлы сүз? 
А. Унбер 
Б. Бала-чага 
В. Сазлык 
Г. Авыл 


7. Сәгать сүзенә түбәндәге кушымчаларның кайсысын ялгарга кирәк? 
А. –да 
Б. –дә 
В. –та 
Г. –тә

3 класс 
Исем 
1-вариант


1. Исемгә туры килгән билгеләмәне күрсәт. 
А. Предметның билгесен белдерә 
Б. Предметны белдерә 
В. Предметның эшнен, хәрәкәтен белдерә. 


2. Исем нинди сорауларга җавап бирә? 
А. Нишли? Нишләде? Нишләгән? 
Б. Нинди? Кайсы? 
В. Кем? Нәрсә? 
Г. Ничә? Ничәнче? Күпме? 


3. Урам сүзенә кайсы күплек кушымчасын ялгарга? 
А.-лар 
Б.-ләр 
В.-нар 
Г.-нәр 


4. Ялгызлык исемне билгелә. 
А. очучы 
Б.Акбай 
В. кеше 
Г. өстәл 


5. Уртаклык исемне билгелә. 
А. Марат 
Б. Азнакай 
В. урман 
Г. Ык 


6. Иялек килешендәге исемне билгелә. 
А. Укучыга 
Б. Дәрестән 
В. Бәйрәмдә 
Г. Кешенең 


7. Юнәлеш килешендәге исемне билгелә. 
А. Мәктәпкә 
Б. Урманның 
В. Урамда 
Г. Укытучыны 


8. Чыгыш килешендәге исемне билгелә. 
А.Күзлеккә 
Б.Ишектә 
В.Кызның 
Г.Класстан 


9. Төшем килешендәге исемне билгелә. 
А. Күзгә 
Б. Телдән 
В. Баланны 
Г. Өстәл 


10. Урын- вакыт килешендәге исемне билгелә. 
А. Елганың 
Б. Тауда 
В. таңнан 
Г. машинага 


3 класс 
Исем 
2-вариант


1. Исемгә туры килгән билгеләмәне күрсәт. 
А. Предметны белдерә 
Б. Предметның билгесен белдерә 
В. Предметның эшнен, хәрәкәтен белдерә. 


2. Исем нинди сорауларга җавап бирә? 
А. Ничә? Ничәнче? Күпме? 
Б. Нинди? Кайсы? 
В. Кем? Нәрсә? 
Г. Нишли? Нишләде? Нишләгән? 


3. Салам сүзенә кайсы күплек кушымчасын ялгарга? 
А.-лар 
Б.-ләр 
В.-нар 
Г.-нәр 


4. Ялгызлык исемне билгелә. 
А. очучы 
Б. байрак 
В. кеше 
Г. Йолдызкай 


5. Уртаклык исемне билгелә. 
А. Булат 
Б. Арча 
В. сандык 
Г. Ык 


6. Иялек килешендәге исемне билгелә. 
А. Укучыга 
Б. Дәреснең 
В. Бәйрәмдә 


7. Юнәлеш килешендәге исемне билгелә. 
А. Мәктәпнең 
Б. Урманны 
В. Урамда 
Г. Укытучыга 


8. Чыгыш килешендәге исемне билгелә. 
А.Күзлеккә 
Б.Ишектән 
В.Кызның 
Г.Класста 


9. Төшем килешендәге исемне билгелә. 
А.Күзне 
Б.Телдән 
В.Баланнан 
Г. Өстәл 


10. Урын- вакыт килешендәге исемне билгелә. 
А. Елганың 
Б. Тауга 
В. таңнан 
Г. Машинада

3 класс 
Алмашлык 
1-вариант

1. Алмашлыкка туры килгән билгеләмәне күрсәт. 
А. Предметны белдерә 
Б. Төрле сүз төркемнәрен алмаштырып килә 
В. Предметның эшнен, хәрәкәтен белдерә. 


2. 1 зат алмашлыкларын күрсәт. 
А. Син, сез 
Б. Мин, без 
В. Ул, алар 


3. Сез ничә китап алдыгыз? Бу җөмләдә алмашлыкны тап, затын билгелә. 
А. 1-зат 
Б. 2-зат 
В. 3-зат

3 класс 
Алмашлык 
2-вариант

1. Алмашлыкка туры килгән билгеләмәне күрсәт. 
А. Предметның билгесен белдерә 
Б. Төрле сүз төркемнәрен алмаштырып килә 
В. Предметның эшнен, хәрәкәтен белдерә. 

2. II зат алмашлыкларын күрсәт. 
А. Син, сез 
Б. Мин, без 
В. Ул, алар 


3. Ул сәгать икедә кайта. Бу җөмләдә алмашлыкны тап, затын билгелә. 
А. 1-зат 
Б. 2-зат 
В. 3-зат

3 класс 
Фигыль 
1-вариант

1. Фигыльгә туры килгән билгеләмәне күрсәт. 
А. Предметның билгесен белдерә 
Б. Төрле сүз төркемнәрен алмаштырып килә 
В. Предметның эшнен, хәрәкәтен белдерә.
Г. Предметның санын белдерә 


2. Фигыль нинди сорауларга җавап бирә? 
А. Ничә? Ничәнче? Күпме? 
Б. Нинди? Кайсы? 
В. Кем? Нәрсә? 
Г. Нишли? Нишләде? Нишләгән? 


3. Укый фигыленең юклык төре нинди кушымчалар ялганып ясала? 
А.-ма 
Б.-мә 
В.-мый 
Г.-ми 


4. Җырладым фигыле нинди заманда? 
А. Хәзерге заман 
Б. Үткән заман 
В. Киләчәк заман 


5. Киләбез фигыле ничәнче затта? 
А. I зат 
Б. II зат 
В. III зат

3 класс 
Фигыль 
2-вариант

1. Фигыльгә туры килгән билгеләмәне күрсәт. 
А. Предметның билгесен белдерә 
Б. Предметның эшнен, хәрәкәтен белдерә. 
В. Төрле сүз төркемнәрен алмаштырып килә 
Г. Предметның санын белдерә 


2. Фигыль нинди сорауларга җавап бирә? 
А. Кем? Нәрсә? 
Б. Нинди? Кайсы? 
В. Ничә? Ничәнче? Күпме? 
Г. Нишли? Нишләде? Нишләгән? 


3. Карый фигыленең юклык төре нинди кушымчалар ялганып ясала? 
А.-ма 
Б.-мә 
В.-мый 
Г.-ми 


4. Җырлармын фигыле нинди заманда? 
А. Хәзерге заман 
Б. Үткән заман 
В. Киләчәк заман 


5. Киләләр фигыле ничәнче затта? 
А. I зат 
Б. II зат 
В. III зат

3 класс 
Сыйфат 
1-вариант

1. Сыйфатка туры килгән билгеләмәне күрсәт. 
А. Предметның билгесен белдерә 
Б. Предметның эшнен, хәрәкәтен белдерә. 
В. Төрле сүз төркемнәрен алмаштырып килә 
Г. Предметның санын белдерә 


2. Сыйфат нинди сорауларга җавап бирә? 
А. Кем? Нәрсә? 
Б. Нинди? Кайсы? 
В. Ничә? Ничәнче? Күпме? 
Г. Нишли? Нишләде? Нишләгән? 


3. Матур сыйфатының антонимын тап. 
А. Чибәр 
Б. Күркәм 
В. Ямьсез 
Г. Гүзәл 


4. Җылы сыйфатының синонимын тап. 
А. Эссе 
Б. Суык 
В. Кызу 
Г. Салкын

3 класс 
Сыйфат 
2-вариант

1. Сыйфатка туры килгән билгеләмәне күрсәт. 
А. Предметның эшнен, хәрәкәтен белдерә. 
Б. Предметның санын белдерә 
В. Төрле сүз төркемнәрен алмаштырып килә 
Г. Предметның билгесен белдерә 


2. Сыйфат нинди сорауларга җавап бирә? 
А. Кем? Нәрсә? 
Б. Ничә? Ничәнче? Күпме? 
В. Нинди? Кайсы? 
Г. Нишли? Нишләде? Нишләгән? 


3. Ямьсез сыйфатының антонимын тап. 
А. Чибәр 
Б. Күркәм 
В. Матур 
Г. Гүзәл 
4. Салкын сыйфатының синонимын тап. 
А. Эссе 
Б. Суык 
В. Кызу 
Г. салкын

Сан 
1-вариант

1. Санга туры килгән билгеләмәне күрсәт. 
А. Предметның эшнен, хәрәкәтен белдерә. 
Б. Предметның санын белдерә 
В. Төрле сүз төркемнәрен алмаштырып килә 
Г. Предметның билгесен белдерә 


2. Сан нинди сорауларга җавап бирә? 
А. Кем? Нәрсә? 
Б. Ничә? Ничәнче? Күпме? 
В. Нинди? Кайсы? 
Г. Нишли? Нишләде? Нишләгән? 


3. Ундүрт нинди сан? 
А. Тамыр 
Б. Кушма 
В. Тезмә

Сан 
2-вариант


1. Санга туры килгән билгеләмәне күрсәт. 
А. Предметның эшнен, хәрәкәтен белдерә. 
Б. Төрле сүз төркемнәрен алмаштырып килә 
В. Предметның санын белдерә 
Г. Предметның билгесен белдерә 


2. Сан нинди сорауларга җавап бирә? 
А. Кем? Нәрсә? 
Б. Нишли? Нишләде? Нишләгән? 
В. Нинди? Кайсы? 
Г. Ничә? Ничәнче? Күпме? 


3. Егерме алты нинди сан? 
А. Тамыр 
Б. Кушма 
В. Тезмә

Җөмлә 
1-вариант

1. Җөмләгә туры килгән билгеләмәне күрсәт. 
А. Сүзтезмәләр 
Б. Тәмамланган уй 
В. Сүзлә бәйләнеше 


2. Түбәндәге җөмләнең иясен билгелә. 
Мин авылыма кайтам 
А.авылыма 
Б.мин 
В. кайтам 


3. Түбәндәге җөмләнең хәбәрен билгелә. 
Ямьле җәй җитте 
А. Ямьле 
Б. Җитте 
В. Җәй 


4. Җөмлә ахырынды нинди билгеләр куела? 
А. : ; ! 
Б. ? , ! 
В. . ? ! 


5. Түбәндәге җөмлә ахырында нинди тыныш билгесе куела? 
Бүген дәретән соң кая барасың 
А. . 
Б. ? 
В. ! 


6. Түбәндәге җөмлә ахырында нинди тыныш билгесе куела? 
Нинди иркен минем туган илем 
А. . 
Б. ? 
В. !

Җөмлә 
2-вариант

1. Җөмләгә туры килгән билгеләмәне күрсәт. 
А. Сүзтезмәләр 
Б. Сүзлә бәйләнеше 
В. Тәмамланган уй 


2. Түбәндәге җөмләнең иясен билгелә. 
Авылыма яз килде 
А.авылыма 
Б.яз 
В. килде


3. Түбәндәге җөмләнең хәбәрен билгелә. 
Бакчада күбәләкләр оча. 
А. Бакчада 
Б. Күбәләкләр 
В. оча 


4. Җөмлә ахырынды нинди билгеләр куела? 
А. . ? ! 
Б. ? , ! 
В. : ; ! 


5. Түбәндәге җөмлә ахырында нинди тыныш билгесе куела? 
Нинди матур урман 
А. . 
Б. ? 
В. ! 


6. Түбәндәге җөмлә ахырында нинди тыныш билгесе куела? 
Ял көнне без урманга бардык 
А. . 
Б. ? 
В. ! 

.

 



По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тест. Татар теле һәм әдәбият укытучылары өчен

Тест. Татар теле һәм әдәбият укытучылары өчен...

Татар теленнән 2 нче сыйныф рус төркеме өчен контроль эш (тест)

Татар теленнән еллык контроль эш.Балаларның белемен тикшерү өчен төзелгән тест....

КТП татар теленнән 5 нче сыйныф рус төркеме өчен.

КТП  татар теленнән 5 нче сыйныф рус төркеме өчен....

Тест. Татар теленнән 2 сыйныф.

Белем - күнекмәләрне тикшерәбез....

Татар теленнән 6 нчы сыйныф (татар төркеме) өчен укытуның төп нигезе буенча эш программасы

Р.К.Сәгъдиева, Р.М.Гарәпшина, Г.И.Хәйруллина. Татар теленнән 6 нчы сыйныф (татар төркеме)  өчен укытуның төп нигезе буенча эш программасы, сәгатьләргә бүленеш....

11 нче сыйныф ( рус төркеме) 11 нче сыйныф өчен татар теленнән кереш контроль эше

Биремнәрне үтәү өчен, 45 минут вакыт биреләhttps://nsportal.ru/shkola/raznoe/library/2020/08/17/kontrolnaya-rabota-dlya-11-klassov-russkoyazychnoy-gruppy-po-0 (контроль эшнең эчтәлеген карау өчен сайт...