КТП татар теленнән 5 нче сыйныф рус төркеме өчен.
календарно-тематическое планирование (5 класс) на тему

Шарифуллина Айгуль Флюсовна

КТП  татар теленнән 5 нче сыйныф рус төркеме өчен.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 5klass_fgos._2015_el.docx95.85 КБ

Предварительный просмотр:

2015 -2016 нчы уку елы  өчен татар теле буенча Шәрифуллина Айгөл Флүс кызының

календарь – тематик планы

План “Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле һәм әдәбиятын укыту программасы  укыту программасы” нигезендә төзелде, (Казан,2013)

Предмет

Класс

 Чирек

Барлыгы

сәгатьләр саны

Атнага сәгатьләр саны

Тикшерү эшләре саны

Барлыгы

Дәреслек авторы,

басылган елы

Сүзлек һәм биремле  диктантлар

Контроль эшләр

Проект эше

Сочинение

Изложение

Монолог/ диалог

татар теле

I

27

3

1

(2)

-

-

-

1

4(2)

КҮҢЕЛЛЕ ТАТАР ТЕЛЕ. 5 нче сыйныф. Рус телендә төп гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек. (татар телен өйрәнүче укучылар өчен). Р.З.Хәйдарова. Г.М.Ахмәтҗанова.Казан * "Татармультфильм" нәшрияты* 2014.

II

21

3

1

(1)

-

1

1

-

4(1)

III

29

3

2

(1)

1

1

1

1

7(1)

IV

28

3

1

(1)

1

-

2

5(1)

Барлыгы

105

5

5

2

2

2

4

20(5)

2015/2016 нчы уку елына методик тема

           Шәhәр

         Мәктәп

           Укытучыныкы

“ФГОС ны тормышка ашыру һәм белем бирүнең сыйфатын күтәрү шартларында методик эшчәнлекнең стратегик юнәлеше буларак укытучыларның өзлексез үсеш процессын дәвам итү”

“ФГОС ны тормышка ашыру һәм белем бирүнең сыйфатын күтәрү шартларында методик эшчәнлекнең стратегик юнәлеше буларак укытучыларның өзлексез үсеш процессын дәвам итү”

Рус телле балаларның диалогик- монологик сөйләм телен үстерү.

Методик берләшмә утырышында                 Директор урынбасары белән

    .        КАРАЛДЫ        КИЛЕШЕНДЕ

(протокол№1, 28. 08. 15 ел)          _________Шайдуллина Н. К.

 Методик берләшмә җитәкчесе

___________Насыбуллина Г. Н.                                                                               Дата 28.08.2015 ел.

Аңлатма язуы

Эш программасы түбәндәге документларны исәпкә алып төзелә:

1. Төп гомуми белем бирү дәүләт стандартының Федераль компоненты.

2. «Урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә рус телле балаларга татар телен коммуникатив технология нигезендә укыту программасы (1 — 11 нче сыйныфлар) ( Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән  министрлыгы, төзүче авторлар: Р.З.Хәйдәрова Р.Л.Малафеева, Казан, 2014)

3.  Педагогик совет карары белән расланган Татарстан Республикасының Яр Чаллы шәһәре “21 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе” муниципаль  бюджет гомуми белем бирү учреждениесенең 2015-2016 уку елы өчен уку планы.(Беркетмә №1, 29 август 2015 ел).

Программа эчтәлеге укучыларның базис дәрәҗәсендә (базовый уровень) белемнәргә ия булуларына юнәлтелгән. Ә бу исә тулысынча мәктәпнең Белем бирү программасына тәңгәл килә.

          Рус телендә сөйләшүче балаларга 5 нче сыйныфта  мәктәпнең  гамәлдәге уку планы буенча татар  теленә 3 сәгать бирелә, 35 атна, ел буена 105 сәгать, шул исәптән контроль һәм бәйләнешле сөйләм үстерү характерындагы дәресләргә 20 сәгать каралган.

Эш программасын тормышка ашыру максатыннан, түбәндәге укыту-методик комплексы кулланылды: дәреслек : Р.З.Хәйдәрова, Г.М.Әхмәтҗанова.  “Рус телендә төп гомуми белем бирү оешмаларында татар теле укыту” 5 нче сыйныф. Казан,“Татармультфильм» нәшрияты. 2014.)  һәм программа “Урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә рус телле балаларга татар телен коммуникатив технология нигезендә укыту программасы (1 — 11 нче сыйныфлар) ( Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән  министрлыгы, төзүче авторлар: Р.З.Хәйдәрова Р.Л.Малафеева, Казан, 2014)

Предметның уку-укыту максатлары.

           Урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә рус телле балаларга татар телен укыту максатлары берничә аспектны үз эченә ала: танып белү, үстерү, тәрбия, белем бирү.

Танып белү максатының эчтәлеге

Татарстан Республикасында яшәүче һәр милләт кешесенә, үз халкы тарихыннан тыш, шушы төбәктә төп халык булып саналган татар халкы мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, тарихи үткәнен, бүгенгесен, киләчәген белү зарур. Татар халкы белән кулга-кул тотынып яшәргә әзерләнүче һәр кеше бу халыкның бәйрәмнәрен, традицияләрен аңларга, хөрмәт итәргә, әдәбият-сәнгать вәкилләренең иҗади казанышлары белән үзенең рухи үсешен баета алу мөмкинлегеннән файдаланырга тиеш. Программа эчтәлеге телгә өйрәтү процессын бала өчен “башка дөньяга тәрәзә ачу” булырлык һәм шуның аркылы аның үз яшәешен дә тулырак аңлавына ярдәм итәрлек итеп сайланды.

Татарстанда яшәүче милләтләр, Татарстанның дәүләт символлары, Татарстанның территориясе, географик урыны; башкалабыз Казанның тарихи үткәне, бүгенге йөзе; татар сәнгатенең төрле тармаклары буенча күренекле  шәхесләр турында укучыларның татарча сөйли алулары төп максат итеп куела.

Үстерү максатының эчтәлеге

Шәхеснең белемле булуы, тәрбиялелек һәм аның фикерләү сәләте үсеше дәрәҗәсеннән дә тора. Укыту процессында үстерү, тәрбия максатларын даими күзаллап эшләү – укытуның практик ягы уңышлылыгының алшарты. Балаларның психик үсешен түбәндәге юнәлешләрдә үстерүгә аеруча игътибар бирү таләп ителә:

– фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дедуктив фикерләү;

– хәтерне үстерү (ихтыярый, ихтыярсыз), игътибарлылыкны үстерү;

– аралаша белү сәләтен үстерү (аралашучанлык, хислелек, эмпатия хисләре);

– ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне үстерү.

Бу максатлар программага сайланган эчтәлек нигезендә сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләре буенча да эш оештырганда да беренче планга куела.

Тәрбияви максатның эчтәлеге

Укучыларның тиешле дәрәҗәдәге тәрбиялелегеннән башка укыту процессын оештыру мөмкин түгел. Тәрбия процессы, беренче чиратта, укытуның эчтәлеге һәм методлары белән бәйле. Шуңа күрә программа эчтәлеген сайлаганда, материалның тәрбияви мөмкинлекләрен исәпкә алу мөһим. Татар теленең грамматикасын өйрәнү процессында эчтәлектә әхлакый проблемалар булган кечкенә текстлар үзләре үк коммуникатив мотивациягә ия, ягъни, укучыларның эчке кызыксынуы тәэмин ителгән була. Шунлыктан тексттагы лексика, грамматика җайлырак истә кала һәм  аралашу ситуациясе булдыру әллә ни кыенлык тудырмый. 

Белем бирү максатының эчтәлеге

Укучыларның  татар теле буенча лексик, грамматик күнекмәләре филологик белемнәр суммасы дәрәҗәсендә генә калмыйча, ә сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләрендә дә аралашуда кулланырлык дәрәҗәгә җитүе зарур. Ягъни, укучылар, нинди дә булса сүзне, я грамматик категорияне тану, аеру, аңлау, тәрҗемә итү дәрәҗәсендә генә түгел, аларны аралашу максатыннан мөстәкыйль кулланырлык дәрәҗәдә өйрәнергә тиешләр. Укучының белеме дигәндә, без аның аерым сүзләрне яки грамматик категорияне тану, аера белүен генә күзалламыйбыз, ә аларны кулланып сөйләшә алуын күзаллыйбыз. Шул вакытта гына татар телен дәүләт теле буларак өйрәнү бурычы үтәлә.  

Уку-укыту предметына характеристика

5 нче сыйныфта татар телен үзләштерү түбәндәге бүлекләрне үз эченә ала:

  1.  Без мәктәптә
  2. Мин – өйдә булышчы.
  3. Дуслар белән күңелле.
  4. Дүрт аяклы дусларыбыз.
  5.  Без спорт  яратабыз.

Укыту предметының укыту планында тоткан урыны

Татарстан Республикасы мәктәпләре өчен төп гомуми белем бирү баскычында татар теле предметын укытуга  476 сәгать билгеләнә. Шулай ук, базис укыту планында һәр сыйныфта сәгатьләр саны бүленеше күрсәтелә:

V сыйныф – 3 сәгать – 102 сәгать.

Уку-укытуны үзләштерүнең предмет нәтиҗәләре

Укытуның шәхси нәтиҗәләре:

  •  шәхесара һәм мәдәниятара аралашуда  татар теленә карата ихтирамлы караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге тудыру;
  • әхлакый кагыйдәләрдә ориентлашу, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңлау;
  • текстлардагы төрле тормыш ситуацияләренә һәм геройларның          гамәлләренә гомүмкешелек нормаларыннан чыгып бәя бирү;
  • “гаилә”, “туган ил”, “мәрхәмәтлелек” төшенчәләрен кабул итү, “башкаларга карата түземлелек, кайгыртучанлык”, “кеше кадерен белү” кебек хисләр формалашу.

Укытуның предметара нәтиҗәләре

Регулятив универсаль уку гамәлләре: 

  • уку хезмәтендә үзеңә максат куя, бурычларны билгели белү;
  • эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра, нәтиҗәле эш алымнарын таба  белү;
  • уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү;
  • билгеләгән  критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү;
  • укудагы уңышларның, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый белү;
  • ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне формалаштыру;
  • дәрескә кирәкле уку-язу әсбапларын әзерли һәм  алар белән дөрес эш итә белү;
  •   дәрестә эш урынын мөстәкыйль әзерли белү һәм тәртиптә тоту күнекмәләрен үстерү

Танып-белү универсаль уку гамәллләре:

  • фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дедуктив фикерли белү;
  • иҗади һәм эзләнү характерындагы  проблеманы  билгеләү, аларны  чишү  өчен алгоритм булдыру;
  •  объектларны  чагыштыру, классификацияләү  өчен уртак билгеләрне  билгеләү;
  • төп мәгълүматны  аеру, укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү;
  • тиешле мәгълүматны табу өчен, энциклопедия, белешмәләр, сүзлекләр, электрон ресурслар куллану.

Коммуникатив универсаль уку гамәллләре: 

  • әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, аңа туры килерлек җавап бирә белү;
  • әңгәмәдәш  белән  аралашу калыбын төзү;
  • әңгәмәдәшең белән сөйләшүне башлый, дәвам итә, тәмамлый белү;
  • парлап һәм төркемдә эшли белү;
  • мәгълүматны туплау өчен, күмәк эш  башкару;
  • аралаша белү сәләтен үстерү( аралашучанлык, хислелек, эмпатия хисләре).

Предмет нәтиҗәләре

Төп гомуми белем бирү мәктәбен тәмамлаганда, рус телле укучылар татар теленнән түбәндәге предмет нәтиҗәләренә ия булырга тиеш:

  •  коммуникатив компетенциягә(аралашу осталыгына) ия булу, ягъни татар телендә  телдән яки язмача аралашу күнекмәләрен үзләштерү;
  • коммуникатив бурычлар куя һәм аларны  хәл итә белү: аралашуның вербаль һәм вербаль булмаган чараларыннан,  сөйләм этикеты үрнәкләреннән  файдалана алу, итагатьле һәм киң күңелле әңгәмәдәш булу;
  • “Татар теле”  фәнен өйрәнүгә  карата уңай омтылышта булу, татар теле белән даими кызыксыну һәм шулар нигезендә белем алуның алдагы баскычларында татар телен уңышлы үзләштерү.

Предмет укытуның кыйммәте

  • милләтләр, мәдәниятләр төрлелегенә карамастан, дөньяны бердәм һәм бербөтен итеп кабул итү нигезендә шәхесләрнең гражданлык тиңдәшлеген  формалаштыру;
  • кешеләргә карата игелеклелек, ышаныч һәм игътибарлылык, ярдәм күрсәтергә әзер булу, ихтирам, әңгәмәдәшне тыңлый һәм ишетә белү, кешеләрнең үз фикеренә хокукы барлыгын таный белү нигезендә аралашу һәм хезмәттәшлек итү өчен, психологик шартлар формалаштыру;
  • әхлаклылык һәм гуманизм, гаилә һәм мәктәп, коллектив һәм иҗтимагый кыйммәтләрне хөрмәт итү һәм аларны үтәүгә омтылу, этик һәм эстетик хисләр формалаштыру нигезендә шәхеснең кыйммәти-мәгънәви даирәсен үстерү;
  • үзлегеңнән белемеңне арттыру һәм үз-үзеңне тәрбияләү нигезендә, үз эшчәнлегеңне оештыра алу осталыгын булдыру;
  • үз-үзен актуальләштерү шарты буларак, шәхеснең  мөстәкыйльлеген һәм җаваплылыгын үстерү.

ПРОГРАММАНЫҢ ЭЧТӘЛЕГЕ

Тема (предмет буенча билгеләнгән тематик эчтәлек)

Сәгать саны

Темага караган төп төшенчәләр.

1

Без мәктәптә 

Дәресләр расписаниесе, дәресләр әзерләү, өй эше эшләү. Билгеләр. Уку-язу әсбаплары, аларны тәртиптә, саклап тоту. Китапханәдә.

 27сәг

Транскрипция билгеләре. Татар телендә исем сүз төркеме. Исем.  Ялгызлык һәм уртаклык исемнәр. Исемнәрнең берлек санда тартым белән төрләнеше. Исемнәрнең килеш белән төрләнеше. Исемгә кушымчалар ялгану тәртибе. I, II  зат тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнеше. III  зат тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнеше. Исемнәрнең күплек санда тартым белән төрләнеше. Тамыр, ясалма, тезмә, кушма, парлы  исемнәр. Боерык фигыльнең зат-сан белән төрләнеше. Боерык фигыльләрдә басым үзенчәлеге. Боерык фигыль һәм аның мәгънәләре. Хикәя фигыль. Аның заман формалары. Хәзерге заман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнеше. Хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасын зат-сан белән төрләндерү. Билгеле үткән заман хикәя фигыль. Билгеле үткән заман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнеше. Санның лексик грамматик мәгънәсе һәм морфологик-синтаксик билгеләре. Сан төркемчәләре. Микъдар саны янында саналмыш. Җөмләне баш хәрефтән яза башлау. Җөмлә ахырында тыныш билгеләре. Теркәгечләр турында гомуми мәгьлүмат.

2

Мин – өйдә булышчы.

Без әти-әнигә булышабыз. Өйдәге эшләр. Без бергә эшлибез. Өй хезмәте өчен рәхмәт белдерү һәм  мактау. Кем эшләми - шул ашамый.

 30сәг

Графика һәм орфография. Аваз-хәреф мөнәсәбәтләре. Сузыкларның дөрес әйтелеше һәм язылышы. Тартыкларның дөрес әйтелеше һәм язылышы. Орфографик сүзлекләр белән эш. Сүзне юлдан юлга күчерү. Кереш сүзләр(минемчә, синеңчә, билгеле, әлбәттә, беренчедән, минем фикеремчә). Кереш сүзләрнең төрләре. Кереш сүзләрнең сөйләмдә кулланылышы. Сөйләм этикеты үрнәкләренең интонациясе. Инфинитив, аның мәгънәләре, формалары. Инфинитивның дөрес язылышы һәм сөйләмдә кулланылышы. Инфинитив формасының модаль сүзләр белән сөйләмдә кулланылышы.Эшләргә телим структурасын куллану.  Бәйлекләр турында гомуми мәгьлүмат.Өчен,шикелле бәйлекләрен сөйләмдә куллану. Бәйлекләрнең исемнәр һәм алмашлыклар белән кулланылышы. Билгесез үткән заман хикәя фигыль. Билгесез үткән заман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнеше. Сөйләмнең фонетик ягы. Татар теленең авазлар системасы: сузык һәм тартык авазлар составы. Татар телендә озын һәм кыска сузык авазлар.

3

Дуслар белән күңелле.

Минем дустым бар. Дус була белү сыйфатлары. Дуслар белән итәгатьле сөйләшү. Дуслар, өлкәннәр белән телефоннан сөйләшү әдәбе. Дуслар белән туган көн үткәрү. Кибеттән ризыклар алу. Табын әзерләү. Табын янында үз-үзеңне тоту.

 21 сәг.

Сингармонизм законы. Сингармонизм законына буйсынмау очраклары. Татар телендә нечкә һәм калын сузык авазлар. Тартык авазлар классификациясе. [в] һәм [w] тартыклары.  [х] һәм [һ] тартыклары.

Сыйфатның лексик-грамматик мәгънәсе һәм морфологик-синтаксик билгеләре Сыйфат дәрәҗәләре. [г] [гъ] һәм [к] [къ]  тартыклары. [ч] [җ] [ц] һәм [щ]   тартыклары. [,] (һәмзә) тартыгы. Нечкәлек һәм калынлык хәрефләренең дөрес язылышы. Ике авазга билге булып йөрүче я, ю, е хәрефләре. Тартыкларның охшашлануы. Ике тартык янәшә килгән сүзләр. Яңгырау тартыкларның иҗек яки сүз ахырында саңгыраулануы. Дифтонглар. Сүз басымы. Фраза басымы, аның үзенчәлекләре. Сүзне оештыручы иҗек басымы соңгы  иҗеккә төшмәгән сүзләр. Басым астында булмаган сузыкларның кыскаруы.Җөмләнең мәгънәви төркемнәргә бүленеше.Әйтү максаты ягыннан бүленеш. Хикәя җөмлә. Сорау җөмлә.

4

Дүрт аяклы дусларыбыз.

Дүрт аяклы дусларның токым нары,  кыяфәтләре, гадәтләре.

 12 сәг.

Зат алмашлыклары. Зат алмашлыкларының  килеш белән төрләнеше. Боеру җөмлә. Тойгылы җөмлә.Хикәя, боеру, тойгылы җөмләләрнең ритмик-интонацион үзенчәлекләре. Раслау я инкяр җөмләләр.Җыйнак һәм җәенке җөмләләр. Бер составлы һәм ике составлы җөмләләр. Гади һәм кушма  җөмләләр. Тулы һәм ким җөмләләр. Интонация.

5

Без спорт  яратабыз.

Тән әгъзалары. Табибта. Сәламәт булу кагыйдәләре.

Спорт белән шөгыльләнү.

 15 сәг.

 

Хикәя, боеру, тойгылы җөмләләрнең ритмик-интонацион үзенчәлекләре. Санау интонациясе. Лексика һәм лексикология турында төшенчә. Сүзнең лексик мәгънәсе. Килеп чыгышы ягыннан татар теленең сүзлек составы. Гомумтөрки сүзләр. Интернациональ сүзләр. Алынма сүзләр. Төрле типтагы сүзлекләрнең төзелү принциплары, алардан дөрес файдалану.

Барлыгы

105

Укучыларның белемнәренә, эш осталыкларына һәм күнекмәләренә  таләпләр

Тыңлап аңлау

Төрле төрдәге тыңлап аңлау күнегүләрен үти белү;

сүзләрне, җөмләләрне аңлап тәрҗемә итә белү; тәкъдим ителгән текстны тыңлап, эчтәлеге буенча сорау бирә, сорауларга җавап бирә белү;

зур булмаган аутентив яки адаптацияләнгән  әдәби әсәрләрдән өзекләрне, информацион характердагы текстларны, газета-журналлардан мәкаләләрне тыңлап аңлап, эчтәлеге буенча фикереңне әйтә, аралашуга чыга белү;

Сыйныфташларыңның сөйләмен тыңлап аңлау һәм аларга үз фикереңне аңлата белү, алар белән әңгәмә кору, әңгәмәдә катнаша белү.

Диалогик сөйләм

Сорау, җавап, килешү-килешмәү, шикләнү һәм башка репликаларны дөрес кулланып, әңгәмә кору, сөйләшә белү;

аралашуда катнаша, аны туктата һәм яңадан башлый белү;

парда, төркемдә сөйләшү барышында үз фикереңне аңлата, раслый, дәлилли белү, ситуация аңлашылмаганда, сорау биреп, сөйләм барышын ачыклый белү;

терәк схемалар кулланып, ситуация буенча әңгәмә кора белү;

татар сөйләм этикеты үрнәкләреннән урынлы файдаланып әңгәмә кору, сөйләшә белү.

Монологик сөйләм

Программада тәкъдим ителгән темалар буенча тиешле эзлеклелектә текст төзи һәм аның эчтәлеген сөйли белү;

конкрет ситуациягә үз карашыңны әйтә, төрле вакыйгалар, яңалыкларны хәбәр итә белү;

монологик сөйләмдә кереш, эндәш сүзләрне кулланып, орфоэпик һәм грамматик нормаларны саклап, үз фикереңне төгәл җиткерә белү;

өйрәнгән текстны үз сүзләрең белән сөйләп бирә белү;

өйрәнгән шигырьләрне яттан сәнгатьле сөйли белү.

Уку

Уку текстларын татар теленең әйтелеш нормаларын саклап, сәнгатьле һәм аңлап уку;

текстның эчтәлегенә нигезләнеп, контекст буенча яңа сүзләрнең мәгънәсен аңлый белү;

таныш булмаган текстны эчтән укып, аның төп фикерен таба белү;

таныш булмаган сүзләрнең, төзелмәләрнең тәрҗемәсен сүзлектән таба белү.

 Язу

Өйрәнелгән темалар буенча актив куллануда булган  сүзләрне дөрес яза белү;

конкрет бер тема буенча хикәя төзи белү;

прагматик текстлар (рецептлар, белдерүләр, афиша һ.б.), эпистоляр жанр текстлары (хатлар, котлаулар һ.б.) яза белү;

үзеңне борчыган проблемага карата үз фикерләреңне язмача җиткерә белү;

тәкъдим ителгән текстның эчтәлегенә нигезләнеп, аны үзгәртеп яки дәвам итеп яза белү.

                                                                                               КАЛЕНДАРЬ-ТЕМАТИК  ПЛАН

Өйрәнелә торган бүлек, материалның

темасы

Сәг.саны

Үткәрү вакыты

Көтелгән нәтиҗәләр

Төп эшчәнлек төрләре

Контроль эш төрләре.

План

Факт

 Дәреснең предмет нәтиҗәсе

Метапредмет нәтиҗәләр

 1.Без мәктәптә (27сәг.) 

1

Транскрипция билгеләре.

1

2.09

Транскрипция билгеләре турында төшенчә бирү.

1.РУУГ:

- эшчәнлек өчен урын әзерләү;

- укытучы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаштыруга өйрәнү;

- эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра белү;

- билгеләнгән критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү;

- кирәкле төзәтмәләр кертү;

- үз эшчәнлегең белән идарә итү.

2.ТБУУГ:

-аңлап уку, эчтәлекне үз сүзләрең белән сөйли белү;

- тиешле мәгълүматны аерып алу;

- фикерләрне логик чылбырга салу;

- иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы билгеләү, аларны чишү өчен алгоритм булдыру;

- объектларны чагыштыру, классификацияләү өчен уртак якларны билгеләү, эшчәнлек нәтиҗәсен тикшерү һәм бәя бирү.

3. КУУГ:

-  әңгәмәдәшең белән аралашу калыбын төзү;

- әңгәмәдәшеңнең аралашу эшчәнлеге белән идарә итү.

4. Шәхси: укуга карата кызыксыну хисе булу, укучы ролен үзләштерү. Татар телен  яхшы өйрәнү теләген формалаштыру. Ярдәмчеллек, башка кешеләргә карата кайгыртучан булу.

Транскрипция билгеләре белән язганда игътибарлылыкны һәм хәтерне үстерү.

2

Татар телендә исем сүз төркеме.

1

3.09

Сүз төркемнәре буенча өйрәнгәнне искә төшерү. Башка сүзләр арасыннан исемне лексик грамматик мәгънәсе һәм морфологик-синтаксик билгеләре  буенча аера белү.

Дәреслек һәм башка чыганаклар белән мөстәкыйль эш итә белү.

3

Ялгызлык һәм уртаклык исемнәр.

1

7.09

Ялгызлык һәм уртаклык исемнәр турында төшенчә бирү. Ялгызлык исемнәрне баш хәрефтән яза белү.

Гомумиләштерү, нәтиҗә ясау күнекмәләрен камилләштерү.

4

Исемнәрнең берлек санда тартым белән төрләнеше.

1

9.09

Исемнең башка бер предметка, затка караганлыгын тартым кушымчалары аша белдерүе. Тартым кушымчаларын куллану үзенчәлекләре.

Тартым кушымчаларн сөйләмдә дөрес куллана белү.

5

Исемнәрнең килеш белән төрләнеше.

1

10.09

Исемнәрнең 6 килеше булуы. Килеш кушымчалары.

Күнегүләрне мөстәкыйль эшли белү күнекмәсе булдыру.

6

Исемгә кушымчалар ялгану тәртибе.

1

14.09

Татар телендә тамырга сүзясагыч, модаль, бәйләгеч кушымчаларның ялгануы.

Үрнәк буенча эшли белү.

7

I, II  зат тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнеше.

1

16.09

Юнәлеш килешендә  -га, -ка кушымчасы түгел, -а, -ә кушымчасы ялгану.

Сөйләмдә тартымлы исемнәрне  дөрес куллана белү.

8

Кереш контроль эш. 

1

17.09

Тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнешендәге үзенчәлекләр.

Исем темасы буенча кагыйдәләрне сөйләмдә куллана белү.

Кереш контроль эш.

9

Хаталар өстендә эш.

III  зат тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнеше.

1

21.09

Ю. к.  -га, -ка кушымчасы түгел, -на, -нә кушымчасы ялганганын,  Т. к.  -ны, -не түгел -ен, -ын,  Ч. к. –ннан, -ннән, У-в.к. -нда, -ндә икәнен хәтерләп калу.

Мөстәкыйль белем алырга өйрәнү.

10

Исемнәрнең күплек санда тартым белән төрләнеше.

1

23.09

Исемнең башка бер предметка, затка караганлыгын күплек сан тартым кушымчалары аша белдерүе.

Тартым кушымчаларын  сүзтезмәләрдә һәм җөмләләрдә дөрес куллана белү.

11

Тамыр, ясалма, тезмә, кушма, парлы  исемнәр 

1

24.09

Исемнәрнең төрле ысуллар белән ясалуы. ясалма, кушма, тезмә, кыскартылма, парлы булулары.

Нәтиҗә ясый белү.

12

 “Миңа мәктәптә нинди дәресләр ошый?”. Монолог.

1

28.09

Мәктәптәге дәресләр турындагы фикерләреңне язмача җиткерү.

Кагыйдәләрне аңлап куллану күнекмәләрен системалаштыру.

Монолог

13

Боерык фигыльнең зат-сан белән төрләнеше.

1

30.09

Боерык фигыльне зат-сан белән төрләндерерү.

Дәреслек белән эш итә белү күнекмәсе.

14

Боерык фигыльләрдә басым үзенчәлеге.

1

1.10

Боерык фигыльләрнең боеру интонациясе, көчле басым белән әйтелүе.

Боерык фигыльгә дөрес итеп басым куя белү. Чагыштырып эшли белү.

15

Боерык фигыль һәм аның мәгънәләре.

1

5.10

Боерык фигыльнең эш кушуны, боеруны, чакыруны, өндәүне, үтенү-ялынуны, искәртүне белдерүе.

Төп фикерне аерып ала белү.

16

Сүзлек диктанты.

Хикәя фигыль. Аның заман формалары.

1

7.10

Хәзерге заман хикәя фигыльнең сөйләүче сөйләп торган вакыттагы эшне белдерүе.

Күнегүләрне мөстәкыйль эшли белү күнекмәсе булдыру.

Сүзлек диктанты.

17

Хәзерге заман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнеше.

1

8.10

Хаталар өстендә эш.   Хәзерге заман хикәя фигыльләрне зат-сан белән төрләндергәдә -м,-сың, -а, -быз, -сыз, -лар кушымчалары ялгану.

Уку мәсьәләсен мөстәкыйль билгели белү.

18

 Хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасын зат-сан белән төрләндерү.

1

12.10

Хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасын зат-сан белән төрләндерү.

Эшчәнлеккә үзбәя куя белү.

19

Билгеле үткән заман хикәя фигыль.

1

14.10

Билгеле үткән заман хикәя фигыльнең сораулары. Билгеле үткән заман хикәя фигыльнең -ды, -де, -ты, -те кушымчалары ярдәмендә ясалуы.

Үрнәк буенча эшләү күнекмәсен камилләштерү.

20

Билгеле үткән заман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнеше.

1

15.10

Билгеле үткән заман хикәя фигыльнең сораулары. Аның зат-сан белән төрләнүе.

Нәтиҗә ясый белү.

21

Контроль эш. Фигыль.

1

19.10

Боерык фигыль,   хикәя фигыль темалары буенча белемнәрне тикшерү.

Гомумиләштерү, системалаштыру.

Контроль эш.№2

22

Хаталар өстендә эш.  Санның лексик грамматик мәгънәсе һәм морфологик-синтаксик билгеләре.

1

21.10

Предметның санын, исәбен белдереп, ничә? күпме? никадәр? ничәнче? ничәләп? ничәшәр?  сорауларына җавап булган сүзнең сан дип аталуы.

 Сөйләмдә саннарны куллану.

23

Сан төркемчәләре.

1

22.10

Микъдар саны, тәртип саны, җыю саны  төркемчәләресе  белән таныштырып китү.

Күнегүләрне мөстәкыйль эшли белү күнекмәсе булдыру.

24

Микъдар саны янында саналмыш.

1

24.10

Микъдар саны белән исем рәттән торганда, исемнең берлек санда гына килүе.

Дәреслек, сүзлек белән эш итә белү.

25

Җөмләне баш хәрефтән яза башлау.  

1

28.10

Графика каллиграфия һәм орфография. Җөмлә башы, уртасы, ахыры төшенчәсен аңлау.

Җөмлә чикләрен таба алу, язуда күрсәтә белү.

26

Җөмлә ахырында тыныш билгеләре.

1

29.10

 Синтаксисның төп берәмлекләре сүзтезмә һәм җөмлә булуы. Җөмлә ахырында тыныш билгеләре (нокта, сорау һәм өндәү билгеләре).

Җөмлә ахырында тыныш билгеләрен дөрес куя белү.

27

Теркәгечләр турында гомуми мәгьлүмат.

1

9.11

Теркәгечнең җөмлә кисәкләрен һәм кушма җөмләләрдә гади җөмләләрне үзара бәйләве.

Үрнәк буенча эшләү күнекмәсен камилләштерү.

 2. Мин – өйдә булышчы. (30 сәг.)

28

Аваз-хәреф мөнәсәбәтләре.

1

11.11

Графика каллиграфия һәм орфография. Аваз һәм хәреф төшенчәләре. Аваз һәм хәрефне аера белү.

1.РУУГ:

- укытучы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаштыруга өйрәнү;

- эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра белү;

- билгеләнгән критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү;

- уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү.

2.ТБУУГ:

-уку максатын мөстәкыйль билгеләү;

- тиешле мәгълүматны табу, билгеләү;

- сөйләм берәмлекләрен логик тәртипкә салу;

- мәсьәләне чишү өчен уңайлы ысул сайлау;

- төшенчәгә якын килү өчен нәтиҗә ясау;

- фикерләрне логик чылбырга салу

3. КУУГ:

-  әңгәмәдәшнең фикерен тыңлый белү;

- аралашу күнекмәләрен формалаштыру;

- әңгәмәдәшеңнең аралашу эшчәнлеге белән идарә итү;

- коммуникатив мәсьәләдән чыгып, фикерне төгәл итеп җиткерү.

4. Шәхси: Шәхес ара һәм мәдәни ара аралашуда татар телен куллануга уңай караш

булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләген формалаштыру. Үз хезмәтеңне оештыру,дәр  естә  игътибар-лы булу,бер-береңне ишетә белү

Күнегүне мөстәкыйль эшли белү.

29

Сузыкларның дөрес әйтелеше һәм язылышы.

1

12.11

1. Татар әдәби телендә сингармонизм законы булганга күрә, сүзләр я калын, я нечкә әйтеләләр. 2. [ А ] сузыгы сүзнең беренче иҗегендә  о-лаштырыла. 3. Беренче иҗектә [ө], [о] авазлары икенче иҗектәге [е], [ы] авазларын иренләштерәләр.

Сөйләмдә сузыкларның дөрес әйтелеше һәм язылышын дөрес куллана белү.

30

Тартыкларның дөрес әйтелеше һәм язылышы.

1

16.11

1. Ике сузык арасындагы яки р авазы алдыннан килгәндә к, къ, п авазларының яңгырау парлары белән алышынуы.

  2. Борын авазларына беткән исемнәргә борын авазыннан башланган күплек сан,чыгыш килеше кушымчалары ялгану. 3.  Ирен тартыгы алдыннан килгән тартык авазлар ирен тартыгы белән алышынуы. [умбер].

Чагыштырып  эшли белү.

31

Изложение. “Кунак апа”.

1

18.11

Сузыкларның һәм тартыкларның дөрес әйтелеше һәм язылышы темасын үзләштерүне тикшерү.

План буенча  эзлекле   фикер йөртү.

Изложение.

32

Хаталар өстендә эш. Орфографик сүзлекләр белән эш.

1

19.11

Хаталар өстендә эш.  

Сүзлекләр белән таныштыру.

Эшчәнлеккә үзбәя куя белү.

33

Сүзлек диктанты. Сүзне юлдан юлга күчерү.

1

23.11

Фонетика буенча алган белемнәрне системалаштыру.

Транскрипция билгеләре белән сүзләрне яза белү күнекмәсе.

Сүзлек диктанты.

34

Сөйләм этикеты үрнәкләренең интонациясе.

1

25.11

Хаталар өстендә эш.  Сөйләм этикеты үрнәкләренең интонациясен аңлау.

48 бит 7 күнегүдәге таблицаны аңлап тутыра белү.

35

Кереш сүзләр. Кереш сүзләрнең төрләре.

1

26.11

Кереш сүзләрнең раслауны, шикләнүне, икеләнүне, үтенүне, үз фикереннән чигенүне, фикер чыганагын, фикер нәтиҗәсен һ.б. белдерүе.

Белем алуның рациональ ысулын сайлый белү.

36

Кереш сүзләрнең сөйләмдә кулланылышы(минемчә, синеңчә, билгеле, әлбәттә, беренчедән, минем фикеремчә)

1

30.11

 Кереш сүзләренең сөйләмдә кулланылышы турында мәгълүмат.

Белемнәрне системалаштыру.

37

Инфинитив, аның мәгънәләре, формалары.

1

2.12

Эш-хәлнең максат, тиеш булу мәгънәсендә белдерелүе, ясалышы, сораулары, юклык формасы.

Чагыштырып эшли белү.

38

Инфинитивның дөрес язылышы һәм сөйләмдә кулланылышы.

1

3.12

Инфинитивның нишләргә соравына җавап бирүе. Аның сузыкка беткән сүзгә -рга/-ргә, тартыкка беткән сүзгә -арга/-әргә, -ырга/ергә ярдәмендә ясалуы.

Төшенчә,  кагыйдә, закончалыкларны аңлап кабул итү күнекмәләре.

39

Эшләргә телим структурасы.  Инфинитивның модаль сүзләр белән кулланылышы.

1

7.12

Инфинитивның кулланылышы: икенче фигыльгә ияреп килүе, кирәк, тиеш, мөмкин, ярый кебек хәбәрлек сүзләр белән килүе.

Алгоритм буенча эшли белү.

40

Бәйлекләр турында гомуми мәгьлүмат. Өчен,шикелле бәйлекләре.

1

9.12

Бәйлекнең иярүче кисәкне ияртүче кисәккә, кушма җөмләләрдә иярчен җөмләне баш җөмләгә бәйләве.

Бәйлекләрнең сөйләмдә кулланылу үзенчәлекләрен белү.

41

Сочинение. “Мин – өйдә булышчы”.

1

10.12

“Мин – өйдә булышчы” темасына кыскача сочинение язу. Кереш сүзләрне һәм бәйлекләрне куллану.

 Эзлекле һәм  бәйләнешле сөйләү һәм язу күнекмәсе булдыру.

Сочинение

42

Хаталар өстендә эш. Бәйлекләрнең исемнәр һәм алмашлыклар белән кулланылышы.

1

14.12

Хаталар өстендә эш. Бәйлекләрнең 3 төркемгә бүленүе: Б.к. (белән, өчен, кебек, аркылы, аша), Ю.к. (таба, күрә, каршы, кадәр, чаклы, хәтле, тикле), Ч.к. (башка, бирле, соң, элек) сораучы бәйлекләр.

Өйрәнелгән темалар буенча актив кулланылышта

Булган

Сүзләрне

дөресязу.

43

Билгесез үткән заман хикәя фигыль.

1

16.12

Билгесез үткән заман хикәя фигыльнең  –ган,-гән,-кан,-кән кушымчалары ярдәмендә ясалуы. Аның сораулары/

Чагыштырып эшли белү.

44

Контроль эш. Графика һәм орфография.

1

17.12

Укучыларның белемнәрен тикшерү.

Тәрҗемә итә белү. Үз-үзеңә контроль ясый белү.

Контроль эш.

45

Хаталар өстендә эш. Билгесез үткән заман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнеше.

1

21.12

Билгесез үткән заман хикәя фигыльнең  зат-сан кушымчалары.

Чагыштырып эшли белү.

46

Сөйләмнең фонетик ягы.

1

23.12

Фонетиканың сөйләм авазларын, орфоэпиянең авазларның дөрес әйтелешен өйрәнүе.

Охшатып эшләү күнекмәсен булдыру.

47

Татар теленең авазлар системасы: сузык һәм тартык авазлар составы.

1

24.12

Авазларның ясалу урыннары һәм ысуллары турында төшенчә.

Авазларны ишетә һәм аера белү.

48

Татар телендә озын һәм кыска сузык авазлар.

1

11.01

Сузыкларның иренләшкән һәм иренләшмәгән сузыкларга, кыска һәм озын әйтелешле сузыкларга бүленүе.

Өйрәнелгән кагыйдәләрне куллана белү.

49

Сингармонизм законы.

1

13.01

Хаталар өстендә эш. Калын сүзгә калын, нечкә сүзгә нечкә кушымча ялгануы.

Үрнәк буенча эшләү күнекмәсен камилләштерү.

50

Сингармонизм законына буйсынмау очраклары.

1

14.01

Кайбер кушымчаларның (- су, -мыни) сингармонизм законына буйсынмау очраклары.

Кирәкле мәгълүматны аерып алу, системага салу.

51

Биремле диктант. Татар телендә нечкә һәм калын сузык авазлар.

1

18.01

 Өйрәнелгән сүзләрнең язылышын тикшерү. Татар телендә нечкә һәм калын сузык авазлар.

Үз-үзеңә контроль ясау.

Биремле диктант.

52

БСҮ “Туган көнемә килегез”. Чакыру һәм котлау язу.

1

20.01

Хаталар өстендә эш.  Чакыру һәм котлау  язу тәртибе. Үрнәк буенча эшли белү.

Эпистоляр жанр текстларын (котлаулар) дөрес язу.

БСҮ

53

Сочинение. “Туган көн – күңелле бәйрәм”.

1

21.01

Орфографик кагыйдәләргә буйсынып сочинение язу.

Гади план төзеп сочинение язуны камилләштерү.

Сочинение.

54

Хаталар өстендә эш.  Тартык авазлар классификациясе.

1

25.01

Тартык авазларның яңгырау, саңгырау тартыкларга бүленүе.

Кагыйдәләрне аңлап куллану күнекмәләрен системалаштыру.

55

Проект эше. Татар халык ашлары.

1

27.01

Татар халык ашлары  турында сөйләшү; үз фикереңне әйтү. Сорауларга җавап бирү; проект төзү.

Тиешле мәгълүматны табу өчен, электрон ресурслардан куллана белү.

Проект эше

56

[в] һәм [w] тартыклары.

1

28.01

Татар телендә бу хәрефнең ирен-ирен тартыгы [w] булуы.

Дәреслек белән эш итә белү.

57

 Сүзлек диктанты.  [х] һәм [һ] тартыклары.

1

1.02

[х] һәм [һ] тартыкларының гарәп, фарсы алынмаларында очравы.

Активкулланылыштабулган сүзләрнедөресяза белү.

Сүзлек диктанты

3. Минем дусларым. (21 сәг.)

58

Сыйфатның лексик-грамматик мәгънәсе һәм морфологик-синтаксик билгеләре.

1

3.02

Хаталар өстендә эш.  Башка сүзләр арасыннан сыйфатларны лексик-грамматик мәгънәсе һәм морфологик-синтаксик билгеләре буенча аера белү.

1.РУУГ:

- укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү;

- укудагы уңышларның, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый белү;

- уку  эшчәнлеген оештыра белү;

- уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү.

2.ТБУУГ:

-уку максатын мөстәкыйль билгеләү;

- тиешле мәгълүматны табу, билгеләү;

- сөйләм берәмлекләрен логик эзлеклелеккә салу;

- мәсьәләне чишү өчен уңайлы ысул сайлау;

- мәсьләне чишү өчен уңай ысул сайлау;

- төп һәм ярдәмче билгеләрне аеру, анализлау, объектларны чагыштыру, классификацияләүөчен уртак билгеләрне билгеләү;

- чагыштырып нәтиҗә ясый белү күнекмәләрен формалаштыру.

3. КУУГ:

- коммуникатив мәсьәләдән чыгып, фикерне төгәл итеп җиткерү;

- әңгәмәдәшең белән аралашу калыбын төзү;

- мәгълүматны туплау өчен күмәк эш башкару.

4.Шәхес: Укытучыны ишетә белү, тактадагы информация (плакатлар) белән эшләргә өйрәнү. туган телгә мәхәббәт һәм аның белән горурлану хисләре тәрбияләү, туган телне саклау һәм үстерү өлкәсендә эшләргә теләк, омтылыш уяту;

Күнегүләрне мөстәкыйль эшли белү күнекмәсе булдыру.

59

Сыйфат дәрәҗәләре.

1

4.02

Татар телендә сыйфатларның гади, чагыштыру, артыклык, кимлек дәрәҗәләре булуы. Сыйфатларның  дәрәҗәсе ничек ясалуы.

Кагыйдәгә таянып гади нәтиҗәләр ясау.

60

 [г] [гъ] һәм [к] [къ]  тартыклары.

1

8.02

[к], [г], [къ],  [гъ] авазларының язуда к, г хәрефләре белән белдерелүе.

Рус телендә очрамаган тартыкларны дөрес аера белү.

61

[ч] [җ] [ц] һәм [щ]   тартыклары.

1

10.02

[ч] [җ] [ц] һәм [щ]   тартыклары.Бу авазларның ясалышы.

Чагыштырып эшләү күнекмәсен булдыру.

62

 [,] (һәмзә) тартыгы.

1

11.02

 (һәмзә) тартыгының бугазда тавыш ярыларының йомылуы һәм кинәт ачылып китүе нәтиҗәсендә барлыкка килүе.

Татар теленең барлык авазларын дөрес әйтә белү.

63

Изложение. “Үкенеч”.

1

15.02

Терәк сүзләр ярдәмендә текстның кыскача эчтәлеген  аңлау.

План буенча  эзлекле   фикер йөртә һәм үтелгән кагыйдәләрне куллана белү.

Изложение.

64

Хаталар өстендә эш.                ь, ъ хәрефләренең дөрес язылышы.

1

17.02

Хаталар өстендә эш. ь, ъ хәрефләренең нечкәлек-калынлык һәм аеру билгесе буларак кулланылуы.

Охшатып эшләү күнекмәсен булдыру.

65

Ике авазга билге булып йөрүче я, ю, е хәрефләре.

1

18.02

Е, ю, я,  хәрефләренең ике аваз кушылмасыннан торуы. Е, ю, я,  хәрефләренең дөрес язылышы.

Ике авазга билге булып йөрүче    я, ю, е хәрефләрен аера белү.

66

Тартыкларның охшашлануы.

1

22.02

Ике сузык арасындагы яки р авазы алдыннан килгәндә к, къ, п авазларының яңгырау парлары белән алышынуы тартыкларның охшашлануы дип аталу.

Чагыштырып  эшли белү.

67

Ике тартык янәшә килгән сүзләр.

1

24.02

Татар телендә ике тартык күбесенчә кушма сүзләрдә һәм кушымчалар кушылганда очрый (китте, кунакка, саннар, сөттә).

Яңа лексиканы сөйләмдә куллана белү.

68

Яңгырау тартыкларның иҗек яки сүз ахырында саңгыраулануы.

1

25.02

Яңгырау тартыкларның иҗек яки сүз ахырында саңгыраулануын аңлау.

Фонетика буенча алган белемнәрне системалаштыру.

69

Дифтонглар.

1

29.02

Ике сузык янәшә килү очрагы (тау – тавы, дәү - дәве).

Нәтиҗә ясый белү.

70

Сүз басымы.

1

2.03

Кайсы сүз төркемнәрендә басымның кайсы иҗеккә төшүен өйрәнү.

Әңгәмәдә катнаша белү.

71

Фраза басымы, аның үзенчәлекләре.

1

3.03

Логик басым – сөйләмнең коммуникатив үзәге. Гадәти сөйләмдә ул хәбәр алдындагы сүзгә төшә.

Басым, интонация, пауза куеп,сәнгатьле итеп уку күнекмәсе булдыру.

72

Сүзне оештыручы иҗек басымы соңгы  иҗеккә төшмәгән сүзләр.

1

7.03

1. 2 нче зат боерык фигыльдә 1 иҗеккә төшә.

2. исемдә хәбәрлек кушымчасы басымсыз була. 3.  фигыльдә кайбер зат-сан кушымчасы басым алмый. 4. рәвеш ясагыч:  -дай, -ча кушымчасы басымсыз. 3.Сорау, билгеләү, юклык алмашлыклары өлешчә күрсәтү һәм юклык алмашлыкларрында басым беренче иҗекккә төшә.

Күнегүләрне мөстәкыйль эшли белү.

73

Басым астында булмаган сузыкларның кыскаруы.

1

9.03

Басым астында булмаган сузыкларның кыскаруы. Редукция күренешен аңлау.

Кагыйдә буенча сүзләрне дөрес яза  белү.

74

Контроль эш. Фонетика.

1

10.03

Укучыларның белемнәрен тикшерү

Үз-үзеңә контроль ясый белү.

Контроль эш.

75

Хаталар өстендә эш. Зат алмашлыклары.Зат алмашлыкларының  килеш белән төрләнеше.

1

14.03

З ат алмашлыклары.Зат алмашлыкларының  килеш белән төрләнешен үзләштерү

Күнегүләрне мөстәкыйль эшли белү күнекмәсе булдыру.

76

Бәйлек сүзләр, аларның формалары, җөмләдә кулланылышы.

1

16.03

Җөмләдә урын-ара төшенчәләрне белдерә торган исемнәрнең бәйлек сүз булуы (ас, өс, як, ян, урта, арт кебек урын-ара төшенчәләрен  белдерә торган исемнәрнең бәйлек сүз булып килүе).

Мөстәкыйль эшли белү күнекмәләрен камилләштерү.

77

Әйтү максаты ягыннан бүленеш. Хикәя җөмлә.

1

17.03

Җөмләнең мәгънәви төркемнәргә бүленеше буенча: хикәя җөмлә, сорау җөмлә, боеру җөмлә,  тойгылы җөмлә төрләре белән таныштыру.

Күнегүләрне мөстәкыйль эшләү күнекмәсе булдыру.

78

Сорау җөмлә.

1

30.03

Сорау җөмләләрнең сорау алмашлыклары белән сорау кисәкчәләре ярдәмендә яки сорау интонациясе белән генә белдерелүе.

Сорау җөмләне дөрес формалаштыра белү.

 4.  Дүрт аяклы дусларыбыз (12 сәг.)

79

Боеру җөмлә.

1

31.03

Сөйләүченең берәр эшне кушарга яки аннан тыелырга кушуын белдергән җөмләнең боеру җөмлә дип аталуы.

1. РУУГ: 

- укытучы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаштыруга өйрәнү;

- эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра белү;

- уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү.

2.ТБУУГ:

- фикерләрне логик чылбырга салу;

- иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы  чишү ысулларын мөстәкыйль рәвештә булдыру;

- тиешле мәгълүматны билгеләү, анализлау, объектларны чагыштыру, классификацияләү өчен уртак билгеләрне  билгеләү;

-  эш башкару ысулларына һәм шартларына анализ ясау.

3. КУУГ:

-  әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый белү;

 - әңгәмәдәшең белән аралашу калыбын төзү;

- мәгълүматны туплау өчен күмәк эш башкару;

- әңгәмәдәшеңнең аралашу холкы белән идарә итү.

4. Шәхес: аралашу төренә һәм ситуациясенә бәйле сөйләмне куллана һәм үзара бәйли белү;

Тексттан мәгълумат алу техникасын булдыру.

80

Тойгылы җөмлә.

1

4.04

Көчле хис белән әйтелгән җөмләнең тойгылы җөмлә булуы.

Дәреслек белән эш итә белү.

81

Хикәя, боеру, тойгылы җөмләләрнең ритмик-интонацион үзенчәлекләре.

1

6.04

Тойгылы җөмләдә көчле тойгы интонациясе, эмоицональ бизәк өсти торган сүзләр, шулай ук сүзләрнең гадәти тәртибе үзгәрүнең зур роль уйнавы.

Хикәя, боеру, тойгылы җөмләләрне дөрес итеп укый, яза белү.

82

Раслау я инкяр җөмләләр.

1

7.04

Чынбарлыктагы күренешләрне  раслау я инкяр итүгә бәйле  җөмләләр.

Чынбарлыктагы күренешләрне  раслау я инкяр итүгә бәйле  җөмләләрне төзи белү.

83

Җыйнак һәм җәенке җөмләләр.

1

11.04

Иясе һәм хәбәре булган яки алар сүз сөрешеннән беленә торган җөмләнең ике составлы җөмлә булуы. Баш кисәкләрдән генә торган җөмләнең җыйнак җөмлә дип, баш кисәкләрдән башка иярчен кисәкләре дә булган җөмләнең җәенке җөмлә дип аталуы.

Сөйләмдә җыйнак һәм җәенке җөмләләрне төзи белү.

84

Бер составлы һәм ике составлы җөмләләр.

1

13.04

Бер генә баш кисәге булган җөмләнең бер составлы җөмлә дип аталуы. Баш кисәкләрдән тик иясе генә булган җөмләнең исем җөмлә булуы. Иясе булмаган җөмләнең фигыль җөмлә дип аталуы.

Нәтиҗә ясый белү.

85

 Гади һәм кушма  җөмләләр.

1

14.04

Җөмлә кисәкләрен аера белү. Бер генә хәбәрлеге булган җөмлә – гади, ике яки берничә хәбәрлеге булган җөмлә – кушма җөмлә була.

Сорауны формалаштыра белү.

86

Тулы һәм ким җөмләләр.

1

18.04

Җөмләдә кирәкле кисәкләрнең барысы да булу- булмавыннан чыгып, җөмләләрнең тулы һәм ким җөмләләргә бүленүе.

Уку мәсьәләсен куя белү.

87

Сүзлек диктанты. Җөмләнең мәгънәви төркемнәргә бүленеше.

1

20.04

Җөмләнең мәгънәви төркемнәргә бүленеше турындагы мәгълүматны аңлауны тикшерү.

Үз-үзеңә контроль ясый белү.

Сүзлек диктанты.

88

Җөмлә төрләренә ситуатив күнегүләр эшләү.

1

21.04

Хаталар өстендә эш.  Җөмләнең мәгънәви төркемнәргә бүленешенең берничә төрле булуы.

Күнегүне мөстәкыйль эшли белү.

89

 БСҮ “Этләр турында ниләр беләсең?" Диалог.

1

25.04

Тема буенча лексика. Парларда эшләү. Этләрнең токымы, тышкы кыяфәте, нәрсә белән туклануы.

Татар сөйләм этикеты үрнәкләреннән урынлы файдаланып,  аралашу калыбын төзү.

БСҮ. Диалог

90

Интонация.

1

27.04

Тавышның хәрәкәте интонация дип аталуы. Җөмләләрне интонация белән укый белү.

Татар теленең әйтелеш нормаларын саклап, сәнгатьле һәм аңлап уку.

5. Без спорт яратабыз.  (15 сәг)

91

Татар теленең фонетика бүлеген  кабатлау.

1

28.04

Фонетика буенча алган белемнәрне системага салу.

1. РУУГ: 

- уку эшчәнлеген оештыра белү;

- укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү;

- уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү.

2.ТБУУГ:

- иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы  билгеләү, аны чишү өчен алгоритм булдыру;

- сөйләм берәмлекләрен логик тәртипкә салу;

-  эш башкару ысулларына һәм шартларына анализ ясау,  классификацияләү өчен уртак билгеләрне  билгеләү.

3. КУУГ:

-  әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый белү;

 - әңгәмәдәшең белән аралашу калыбын төзү;

4. Шәхси: иптәшләренең сөйләменә игътибар итү, үзеңнең сөйләмеңә күзәтеп бәя бирү, хаталарны төзәтү, бәхәстә катнашу, төрле дәлилләр кулланып, тема буенча фикер алышу.

Парларда эшләү. Нәтиҗә ясый белү.

92

Санау интонациясе.

1

2.05

Тезүле бәйләнеш вакытында бәйләүче чаралар: тезүче теркәгечләр, санау интонациясе, каршы кую интонациясе.

Мөстәкыйль белем алырга өйрәнү.

93

Лексика һәм лексикология турында төшенчә.

1

4.05

Билгеле бер телдәге сүзләр һәм әйтелмәләр җыелмасының лексика дип аталуы.

Төп фикерне таба белү.

94

Сүзнең лексик мәгънәсе.

1

5.05

Сүзнең лексик мәгънәсен таба белү.

Өйрәнелгән темалар буенча актив кулланылышта булган сүзләрне дөрес язу

95

Йомгаклау контроль эше.(5 нче сыйныфта үткәннәр буенча)

1

10.05

Үткән материал буенча белемнәрне тикшерү.

Биремнәрне мөстәкыйль үтәү.

Йомгаклау контроль эше.(

96

Хаталар өстендә эш. Килеп чыгышы ягыннан татар теленең сүзлек составы. Гомумтөрки сүзләр.

1

11.05

Килеп чыгышы ягыннан татар теленең сүзлек составы гомумтөрки, интернациональ,  алынма сүзләрдән торуы. Татар теленең үз сүзләре гомумтөрки сүзләр дип аталу.

Дәреслек белән эш итә белү.

97

Интернациональ сүзләр.

1

12.05

Чит телгән сүзләрнең интернациональ сүзләр дип аталуы.

Тәрҗемә итә белү.

98

Проект эше. “Спорт уеннары”.

1

16.05

Спорт төрләре  турында сөйләшү; Сабантуйда татар халык уеннары.

Проект эшен яклау. Сөйләм этикеты интонациясен куллану.

Проект эше.

99

Алынма сүзләр.

1

18.05

Татар телендә гарәп, фарсы, рус һәм башка телләрдән кергән сүзләр булу.

Дәреслек белән әш итә белү.

100

Төрле типтагы сүзлекләрнең төзелү принциплары, алардан дөрес файдалану.

1

19.05

Сүзлек турында төшенчә. Сүзлекләр турындагы фәннең лексикография дип аталуы.

Сүзлек белән эш итә белү.

101

Күп мәгънәле сүзләр. Сүзлекләр белән эш.

1

23.05

Сүз  мәгънәсе киңәя: баш, эш башы, агач башы. Берничә  мәгънәгә ия булган сүзләр  күп мәгънәле дип аталалар.

Охшатып эшләү күнекмәсен булдыру.

102

Татар теленең графика, орфография бүлеген  кабатлау.

1

25.05

Графика,  орфография бүлеген  буенча алган белемнәрне системага салу.

Кагыйдәләрне аңлап куллану күнекмәләрен системалаштыру.

103

Өйрәнгән сүз төркемнәрен кабатлау

1

26.05

Белемнәрне йомгаклап кабатлау.

Морфология буенча алган белемнәрне системага салу.

104

БСҮ  Хат. “Җәйге каникуллар җитте”.

1

30.05

Җәйге каникул белән котлау  һәм спорт белән шөгыльләнү турында киңәшләр бирү хаты  язу.

Үз-үзеңә контроль ясау.

БСҮ

105

Гомумиләштереп кабатлау.  

1

31.05

Ел буенча алган белемнәрне системага салу

V сыйныф укучыларының татар теленнəн белем һəм күнекмəлəрен бəялəү нормалары.

                                                                                                 Эш төрлəренең күлəме

Сөйләм

Тыңлап аңлау

0,5-0,7 минут

Диалогик сөйләм

6-8 реплика

Монологик сөйләм

8-10 фраза

Язу

Сүзлек диктанты

12-15 сүз

К/ диктант

35-40(ел башы) 40-45(ел ахыры)сүз

  1. Тыңлап аңлау.

Тыңлаган татар сөйләмен дөрес аңлап, сөйли алганда “5”ле куела.

Аңлап, якынча дөрес сөйли алганда”4”ле куела.

Аңлап, өлешчә генә сөйли алганда ”3”ле куела.

Эчтәлеген тулаем аңламаганда “2”ле куела.

2. Диалогик сөйләм.

Бирелгән ситуация яки өйрәнелгән тема буенча әңгәмә кора алганда, әйтелеше һәм грамматик төзелеше ягыннан дөрес, эчтәлеге ягыннан эзлекле һәм тулы диалогик сөйләм төзегәндә,”5”ле куела.

Бирелгән ситуация яки өйрәнелгән тема буенча әңгәмә кора алганда,әмма репликаларның әйтелешендә һәм аерым сүзләрнең грамматик формаларында 2-3 хата җибәреп, эчтәлеге ягыннан эзлекле диалогик сөйләм төзегәндә, “4”ле куела.

Өстәмә сораулар ярдәмендә генә әңгәмә кора алганда, репликаларның әйтелешендә һәм аерым сүзләрнең грамматик формаларында 4-6 хата җибәреп. Эчтәлеген бозып, диалогик сөйләм төзегәндә, “3”ле куела.

Бирелгән ситуация яки өйрәнелгән тема буенча диалог төзи алмаганда, “2”ле куела.

3. Монологик сөйләм.

Тема буенча әйтелеше, грамматик төзелеше ягыннан дөрес, эзлекле булган монологик сөйләм өчен ”5”ле куела.

 Аерым сүзләрнең      әйтелешендә, грамматик формасында яки җөмлә төзелешендә 2-3 хатасы булган монологик сөйләмгә ”4”ле куела.

Тема буенча эзлекле төзелмәгән, 4-6 хатасы булган монологик сөйләм өчен “3”ле куела.

 Монологик сөйләм төзи алмаганда”2”ле куела.

4. Язу

Сүзлек  диктантын бəялəү.

“5”ле – хатасыз, пөхтә;

“4”ле – 1-2 хата;

“3”ле – 3-5 хата, 4-5 төзәтү;

“2”ле – 6 һәм күбрәк хата.

Контроль диктантларны бəялəү

“5”ле – 0/0, 1/0, 0/1;

“4”ле – 2/2, 3/2, 2/3;

“3”ле – 4/4,3/6;

“2”ле – 6/5, 5/8

Изложениеләрне бәяләү

 “5”ле  -текстның эчтәлеге тулы, эзлекле, дөрес; 1/1 пунктуацион яки грамматик хата;

“4”ле – текстның  эчтәлеге эзлекле , дөрес язылган; 1-2 эчтәлек ялгышы, 2-3/3-2 пунктуацион яки грамматик хата;

“3” ле – эчтәлек өлешчә эзлекле язылган; 4-5/4 пунктуацион яки 4-5 грамматик  хата;

“2”ле  - эчтәлек бөтенләй  ачылмаган,эзлекле язылмаган, 6 дан артык орфографик, 5 тән артык пунктуацион яки 6дан артык  грамматик хата

Сочинениелəрне бəялəү

“5”ле  - эзлекле язылган һәм эчтәлек тулысынча ачылган; 1 орфографик, 1 пунктуацион яки 2 грамматик хата;

“4”ле – тема эзлекле язылган, ләкин 2-3 эчтәлек ялгышы, 2-3 орфографик, 2-3 пунктуацион хата;

“3” ле – тема өлешчә эзлекле язылган; эчтәлек тулысынча ачылмаган; 4-5 орфографик, 4-5 пунктуацион хата;

“2”ле  -  тема эзлекле язылмаган һәм эчтәлеге ачылмаган, 6 дан артык орфографик, 6 дан артык пунктуацион һәм грамматик хата.

Проект эшенең бәяләү нормалары

“5” ле – эш төгәл үтәлсә, укучы проект эше буенча тулы аңлатма бирә алса;

“4” ле – проект эшендә 1-2 төгәлсезлек булса, аңлату тулы булмаса;

“3” ле – проект эшендә 3-5 хата булса, аңлату кыскача һәм төгәл булмаса;

“2” ле – проект эше эшләнмәсә.

                                                                                         

                                                                                         

                                             

                                             Тикшерү  һәм бәйләнешле сөйләм телен үстерү характерындагы эшләр графигы

Темалар

Үткәрү вакыты

Календарь

Фактик

1

“Миңа мәктәптә нинди дәресләр ошый?”. Монолог.

2

Сүзлек диктанты

3

Изложение “Кунак апа”

4

Сүзлек диктанты

5

Сочинение. “Мин – өйдә булышчы”.

6

Биремле диктант. Татар телендә нечкә һәм калын сузык авазлар.

7

“Туган көнемә килегез”. Чакыру һәм котлау язу.

8

Сочинение. “Туган көн – күңелле бәйрәм”.

9

Проект эше.Татар халык ашлары

10

Сүзлек диктанты

11

Изложение “Кунак апа”

12

Сүзлек диктанты

13

“Этләр турында ниләр беләсең?" Диалог.

14

Проект эше.Спорт уеннары

15

 Хат. “Җәйге каникуллар җитте”.

Мәгълүмат һәм белем бирү чыганаклары

УМК

Электрон ресурслар

Укытучы өчен методик әдәбият

Укучылар өчен әдәбият

1.Программа: Урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә рус телле балаларга татар телен коммуникатив технология нигезендә укыту программасы (1 — 11 нче сыйныфлар)”  ( Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән  министрлыгы, төзүче авторлар: Р.З.Хәйдәрова Р.Л.Малафеева, Казан, 2014).

2. Дәреслек: Р.З.Хәйдәрова, Г.М.Әхмәтҗанова.  “Рус телендә төп гомуми белем бирү оешмаларында татар теле укыту” 5 нче сыйныф. Казан,“Татармультфильм”нәшрияты. 2014.

1.”Татар телле заман”, электрон дәреслек.

2.”Шакмадрат”,  электрон интеллектуаль уеннар.

3. http//www.rusedu.ru, http://www.openclass.ru/, http://www.belem.ru/, http://it-n.ru, http://www.ucheba.com, http://www.proshkolu.ru,

http://edu.tatar.ru

4. “Габдулла Тукай, энциклопедия

1. Р.З.Хәйдәрова, Г.М.Әхмәтҗанова.  Гомуми белем бирү мәктәпләренең 5-8 сыйныфларында укучы рус телле балаларга татар теленнән контроль эшләр.  Яр Чаллы 2010.

2. Р.З.Хәйдәрова, Г.М.Әхмәтҗанова. “Гомуми белем бирү оешмаларында рус телле баларның татар теленнән белемнәрен контрольгә алу буенча биремнәр җыентыгы.Яр Чаллы.2014.

3. “Фән һәм мәктәп”, “Мәгариф”  журналлары, “Мәгърифәт”, “Ачык дәрес” газеталары

1. Н.М.Хәсәнова  “Рус мәктәпләрендә татар телен өйрәнүчеләр өчен текстлар җыентыгы” Яр Чаллы, 2010.

2.Ф.Ә.Ганиев, Татарча-русча сүзлек, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2004

3.Ф.А.Ганиев, Русча- татарча сүзлек, Казан, Татарстан китап нәшрияты , 2006

4. ”Салават күпере” журналы.

5.  “Көмеш кыңгырау” газетасы

                                                                                 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

В.Д.Шадриков методикасы буенча төзелгән татар теленнән дәрес конспекты.Исемнең тартым белән төрләнеше.5 нче сыйныф. Рус төркеме.

Иемнәрнең тартым  белән  төрләнешен аңлату; исемнәрнең зат-сан белән төрләнешен, кемнеке?соравына җавап булып килгән алмашлыкларны кабатлау.  Логик фикер йөртүне үстерү;  тар...

Рус мәктәпләренең 1 сыйныф татар төркеме өчен татар теленнән һәм укудан эш программасы.

Перспектив башлангыч мәктәпнең 1 нче сыйныфы өчен төзелгән татар теле программасы укытуның максатын, бурычларын һәм эчтәлеген билгели. Укучы, беренче сыйныфтан башлап, татар телен системалы рәвештә өй...

Татар теленнән ачык дәрес (4 нче сыйныф, рус төркеме) Тема: 1000 санын кертү

Татар теленнән ачык дәрес (4 нче сыйныф, рус төркеме)Тема: 1000 санын кертүМаксат: 1) Мең саны белән таныштыру, өч һәм дүрт урынлы саннарны укый белү күнекмәләре булдыру.2) Сөйләм телен, логик фикерлә...