Татар теленнән эш прораммасы. 8нче сыйныф (рус төркеме)
рабочая программа (8 класс) на тему

Багавиева Гульгенэ Мунировна

Эш программасы

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tatar_tele_8_klass_rus_torkeme.doc238 КБ

Предварительный просмотр:

«Согласовано»

«Согласовано»

«Утверждено»

Руководитель МО

Зам. директора по УР

Директор  МОУ

___________/ Э.Ф.Гаязова

МОУ «СОШ № 175»

«СОШ № 175»

Протокол № 1

____________/Г.М. Багавиева

___________/ А. С. Валеева

от «26» августа 2011г.

от «27» августа 2011г.

Приказ № 146

от «29» августа 2011г.

РАБОЧАЯ ПРОГРАММА

по татарскому языку

для русскоязычных обучающихся 8 б класса

Багавиевой Гульгенэ Мунировны,

учителя трусского языка и литературы

первой квалификационной категории

муниципального общеобразовательного учреждения

«Средняя общеобразовательная школа № 175»

Советского района г. Казани

Рассмотрено на заседании                                                                                                                                                                                              педагогического совета                                                                                                                                                                                                            Протокол № 1                                                                                                                                                                                                                                       от «29» августа 2011 г.

2011- 2012 учебный год

Аңлатма язуы.

        Эш программасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан расланган “Рус телендә урта (тулы)  гомуми белем бирү мәктәбендә  татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы” (Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2010 ел), Р.Р.Нигъмәтуллина “Татарча да яхшы бел”: Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпләрнең 8 нче класслары өчен татар теле, ТР Мәгариф министры тарафыннан тәкъдим ителгән дәреслеккә нигезләнеп төзелде.

                    8 нче сыйныф укучылары өчен татар телен өйрәнүдә төп бурычлар һәм максатлар:

1) Укучыларның 5-7 нче сыйныфларда үзләштергән белемнәрен һәм сөйләм күнекмәләрен камилләштерү;

2)  татар теленең орфоэпик, орфографик, лексик, грамматик  нигезләрен системалы рәвештә үзләштерү;

3) укучыларның иҗади һәм мөстәкыйль  фикерли алу мөмкинлекләрен үстерү, үз фикерләрен дәлилләргә күнектерү;

4) татар теленең башка телләр арасындагы урыны, татар дөньясы турында мәгълүмат бирү;

5) халыкларның үзара аңлашып һәм  хезмәттәшлек итеп яшәвенә омтылыш тәрбияләү;

6) укучыларның татар телен өйрәнүгә ихтыяҗын арттыру.

           Бу максатка ирешү өчен, түбәндәге бурычларны  хәл итү:

  1. татар сөйләмен тыңлап аңларга күнектерү;
  2. татар этикеты  тәкъбирләрен кертеп, бирелгән ситуация буенча диологик сөйләмне  оештырырга өйрәтү;
  3. күрсәтелгән лексик темалар буенча  телдән яки язма монологик сөйләм булдырырга ирешү;
  4. карап чыгу, танышу, өйрәнү, эзләнү максаты белән уку төрләрен кулланып, төрле жанрдагы текстларны аңлап уку күнекмәләрен үстерү;
  5. тәкъдим ителгән текстларны яттан өйрәнү;
  6. татар телендәге сөйләмне фонетик, лексик, грамматик яктан дөрес төзергә күнектерү;
  7. татар халкының фән. мәгариф, сәнгать, мәдәният өлкәсендәге казанышлары, күренекле шәхесләре белән таныштыруны дәвам итү;
  8. халыкларның үзара аңлашып, тату яшәвенә омтылыш тәрбияләү.

         Санап чыккан бурычларны хәл итү нәтиҗәсендә гомуми мәктәбендә укучы балалар тел (лингвистик) һәм сөйләм (коммуникатив) компетенциясенә ия булырга, ягъни белемнәрен һәм күнекмәләрен төрле аралашу ситуацияләрендә кулланырга тиешләр.

        Гомуми белем мәктәбендә укучыларга татар теленең фонетик, интонацион – просодик, лексик, грамматик катламнары турында төп мәгълүмат  бирелә.

      Укучыларда  фонетик күнекмәләр булдыру өчен, түбәндәгеләргә игътибар ителә: татар теленә генә хас булган авазларның әйтелешен үзләштерү; татар һәм рус телендә уртак булган, ләкин әйтелешләре белән аерылган авазларны чагыштырып өйрәнү; авазларны сүзләрдә, сүзтезмә, җөмләләрдә, бәйләнешле сөйләмдә дөрес әйтүгә ирешү; сөйләмне синтагмаларга бүлеп, интонацион яктан дөрес оештыруга күнегү. Бу төр күнекмәләр булдыру өстендә эзлекле эшләү генә телне камил белү – акцентсыз сөйләүгәирешергә һәм укучыларның сөйләмендәге фонетик хаталарны бетерергә мөмкинлек бирә.  

       Укучыларның  лексик күнекмәләрен  үстерү өчен,  сүзләрнең әйтелешен, язылышын, мәгънәсен, ясалышын, башка сүзләр белән  бәйләнешен, сөйләмдә кулланылышын үзләштерү шарт.  Моның белән беррәттән, татар һәм рус  сүзләренең мәгънә ягыннан  аермаларын күрсәтеп бару да ( пешерергә - варить, готовить, печь;  юарга – стирать, мыть  һ.б.),  рус телендә эквивалентлары булмаган сүзләрне аңлатып бирү. Бу очракта укучыларның  сөйләмендәге  лексик – семантик хаталарны киметү мөмкинлекләре күбәя.  Татар телендә  күпмәгънәлелек  күренешенең  аеруча киң таралуын истә тотып, сүзнең  тиешле мәгънәсен контексттан чыгып сайлап  алу күнекмәләрен камилләштерү аерым игътибар  бирелә. Бу төр күнекмәләр укучыларның лексик байлыгын  арттыру, аерым  җөмләләрне, диологик һәм монологик сөйләмне дөрес төзү өчен нигез булып тора.

      Укучыларның  грамматик күнекмәләрен  үстерү – төрле төркемнәренең морфологик формаларын, ясалышлары белән таныштыру, сүзләрнең җөмләдә үзара бәйләнеш чараларын үзләштерү һәм кагыйдәләрен белү дигән сүз. Татар телен икенче тел буларак укытканда, лексик –грамматик  материалны  синтаксик нигездә үзләштерү принцибына таянып эшләү, чөнки сүзләр башка сүзләр белән бәйләнештә булганда гына, җөмлә, гомумән, сөйләм барлыкка килә. Димәк, бу төр күнекмәләр җөмләнең, диалогик яки монологик хәбәрләмәнең, бәйләнешле текстның грамматик  дөреслеген һәм төгәллеген тәэмин итә.

      Грамматикага өйрәткәндә, укучыларның  ана теле үзенчәлекләрен исәпкә алына, чөнки рус һәм татар телләрендәге сөйләмдә сүзләрне  һәм җөмләләрне үзара бәйләү закончалыкларын күпкә аерылалар; шуңа күрә татар сөйләмендәге иң актив җөмлә калыплары  рус телендәге калыплар белән чагыштырылырга, гамәли үзләштерелергә тиеш.

     Сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләре (сөйләү, тыңлап аңлау, уку, язу) буенча укучыларның күнекмәләре киңәйтелә. Аларны, җанлы сөйләмне тыңлап,  кирәк мәгълүматны сайлап алырга һәм тулысынча аңларга; диологик аралашу барышында куелган коммуникатив максатларга ирешергә; үз фикерләрен белдереп, вакыйгаларны һәм күренешләрне яктыртырга; укылган (тыңланган) текстларның эчтәлеген эзлекле итеп сөйләргә һәм телдән белдерелгән фикерләрне язмача оештырырга өйрәтү эшләре иң мөһимнәрдән санала.

Белем бирү эчтәлегенең  грамматик минимумы

  1. Җөмләнең бащ һәм иярчең кисәкләрең аера белергә өйрәтү.
  2. Кушма исем һәм кушма фигыль хәбәрләрне билгеләргә күнектерү.
  3. Затланышлы һәм затланышсыз фигыльләрне сөйләмдә дөрес куллануга ирешү.        г"
  4. Аналитик фигыльләрне сөйләмдә аңлап кулланырга һәм рус теленә тәрҗемә итәргә өйрәтү.
  5. Фигыльнең төшем һәм йөкләтү юнәлешләрен гамәли үзләштерү,
  6. Тәрҗемәле, антонимнар, синонимнар, фразеологик һәм башка төр сүзлекләрдән файдаланырга күнектерү.
  7. Бер составлы фигыль җөмләнең сөйләмдә актив кулланыла торган төрләрен гамәли үзләштерү (билгеле үтәүчеле, билгесез үтәүчеле, гомуми үтәүчеле, үтәүчесез җөмләләр).
  8. Атау җөмләләрне сөйләмдә танып белергә өйрәтү.
  9. Диалогик сөйләмгә хас булган сүз җөмләләр белән таныштыру. '
  10. Тулы һәм ким, җыйнак һәм җәенке җөмләләрне аера белергә гадәтләндерү.
  11. Татар җөмләсендә сүз тәртибе үзенчәлекләрен гамәли үзләштерү.
  12. Туры сөйләм турында мәгълүмат җиткерү.
  13. Актив үзләштерелгән сүзләрнең синонимнарын, антонимнарын, фразеологик берәмлекләрне сөйләмдә куллануга ирешү.

Сөйләм эшчәнлеге төрләренә өйрәтүгә таләпләр:

Тыңлап аңлау

3 минутлык текстны тыңлап, аның эчтәлеге буенча сөйләшү (полилог) үткәрә алу;

диктор сөйләмен тыңлап, эчтәлеге буенча мөстәкыйль эшләр эшли алу.

Диалогик сөйләм

Укылган (тыңланган) текстның эчтәлеге буенча фикер алышуда катнаша алу;

кара-каршы «сөйләшү барышында аралашу максатына ирешү һәм үз фикереңне дәлилли алу;

тәкъдим ителгән ситуация буенча сөйләшү үткәрә алу (һәр укучының репликалар саны 10 нан ким булмаска тиеш).

Монологик сөйләм

Табигать күренешләрен, төрле вакыйгаларны тасвирлый алу;

сәяси-иҗтимагый һәм мәдәни тормыш яңалыклары турында хәбәр итә алу (җөмләләр саны 12 дән ким булмаска тиеш);

укылган (тыңланган) текстның эчтәлеген эзлекле һәм нигезле итеп сөйләп бирә алу.

Уку

Әдәби әсәрләрдән алынган өзекләрнең, фәнни-популяр текстларның эчтәлеген тулысынча аңлап укый алу, кирәкле мәгълүматны

табып әйтә алу;

шигырьләрне яттан өйрәнү һәм сәнгатьле итеп сөйли белү.

Язу

Лексик темага караган бәйләнешле текст яза алу; укылган (тыңланган) текстның эчтәлеген яза алу;

бирелгән үрнәк буенча рәсми кәгазьләрне (тәрҗемәи хәл, белдерү, белешмә, аңлатма язуы) яза алу;

котлау (чакыру) хатлары яза алу.

8  нче  сыйныфны тәмамлаучы рус телендә сөйләшүче балаларның татар теленнән көтелгән нәтиҗәләре:

       -  сөйләм этикеты үрнәкләрен урынлы куллануга ирешү, сөйләмне орфоэпик һәм орфографик яктан дөрес оештыра белү:

       - авазларны сүзләрдә , сүзтезмәләрдә , җөмләләрдә дөрес әйтүгә ирешү һәм сингорманизм законының асылына төшенү;

       - коммуникатив максатларны аңлап, диологик аралашуда катнашу;

       - төрле аралашу сфераларыннан чыгып, телдән яки язмача үз фикерләрен белдерүгә ирешү;

       - тәкъдим ителгән тема буенча эзлекле монологик сөйләм төзи алу;

       - тамыр, ясалма, кушма, парлы сүзләрнең әйтелешен һәм язылышын белү;

        -  антонимнар, синонимнар, фразеологик һәм башка төр сүзлекләрдән файдалана белү;

       - тиешле (2050 сүз) күләмдә татар сүзләрен яттан белү.

         

Укыту программасының үзләштерелүен тикшерү

  1. Дәреслектәге  “Белемеңне тикшерегез” биремнәре.  

  2. “Татарча да яхшы бел”. Р.Нигъмәтуллина. Контроль тестлар һәм текстлар 8 класс. Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәп укучылары өчен ярдәмлек. Казан ү. Мәгариф, 2010 ел.

 3. Ф.С.Сафиуллина, К.С.Фәтхуллова, Н.Г.Сазонова. Татар  теленнән контроль эшләр һәм тестлар. Гомуми урта белем бирүче  рус мәктәпнең 5-11 сыйныфлары өчен. Казан – Тарих, 2003.

 4. Мәгариф  журналындагы контроль эшләр һәм тестлар.

Укыту – методик комплекты

  1. Р.Р.Нигъмәтуллина “Татарча да яхшы бел. 8 класс” Казан, “Мәгариф”, 2008ел.;
  2. Р.Р.Нигъмәтуллина “Татар теленнән эш дәфтәре. 8 класс” Казан, “Мәгариф”, 2009ел;
  3. “Н.Гыймәдиева, Р. Нуруллина “Татар теленнән кагыйдәләр җыентыгы”, Казан, 2003 ел.;
  4. Р. Нурмухаметова “Сборник правил по татарскому языку для русскоязычных учаәихся”, Казан, “Гыйлем”, 2007ел.;

Укучыларның белем һәм күнекмәләрен бәяләү нормалары

   Укучыларның телдән җавап бирү күнекмәләрен  тикшерү эшләренең күләме:

Эш төрләре

VIII сыйныфы

1.

Тыңлап аңлау (минутларда)

3

2.

Диолог сөйләм (репликалар саны)

10

3.

Монологик сөйләм (фразалар саны)

12

Тыңланган текстның эчтәлеге буенча сорауларга язмача җавап бирүне бәяләү

         Тыңланган текстның эчтәлеген тулаем аңлап, тәкъдим ителгән барлык сорауларга язмача дөрес җавап бирелгән, 1 орфографик хатасы яки эчтәлеккә бәйле 1 хатасы булган эшкә “5” ле куела.

          Тыңланган текстның эчтәлеген  аңлап, тәкъдим ителгән сорауларга дөрес җавап бирелгән, әмма 2-3 орфографик, 3 пунктуацион  яки эчтәлеккә бәйле 2-3 хатасы булган эшкә  “4” ле куела.

           Тыңланган текстның эчтәлеген өлешчә аңлап, тәкъдим  ителгән сорауларга  төгәл җавап бирелмәгән, 5 орфографик, 5 пунктуацион  яки эчтәлеккә бәйле 4-5 хатасы  булган эшкә “3” ле куела.  

           Тыңланган текстның эчтәле буенча тәкъдим ителгән сорауларга бирелгән җавапларның яртысы дөрес булмаса, 6 орфогрфик хата, 6 пунктуацион яки эчтәлеккә бәйле 5 тән артык хатасы булган эшкә “2” ле куела.

Диологик  сөйләмне бәяләү

            Бирелгән ситуация яки өйрәнелгән тема буенча әңгәмә кора алганда, пунктуацион әйтелеше һәм грамматик төзелеше ягыннан дөрес, эчтәлеге ягыннан эзлекле һәм тулы диологик сөйләм төзегәндә, “5” ле куела.  

           Бирелгән  ситуация яки өйрәнелгән тема буенча әңгәмә кора алганда, әмма репликаларның әйтелешендә һәм аерым сүзләрнең грамматик формаларында 2-3 хата җибәреп, эчтәлеге ягыннан эзлекле диологик сөйләм төзегәндә, “4” ле куела.

           Өстәмә сораулар ярдәмендә генә әңгәмә кора алганда, репликаларның әйтелешендә һәм сүзләрнең грамматик формаларында 4-6 хата җибәреп, эчтәлеген бозып, диологик сөйләм төзегәндә, “3” ле куела.

          Бирелгән ситуация яки өйрәнелгән тема буенча диолог төзи алмаганда, “2” ле куела.

Монологик сөйләмне бәяләү

           Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча әйтелеше, грамматик төзелеше ягыннан дөрес һәм эчтәлеге ягыннан тулы, эзлекле монологик сөйләм өчен “5” ле куела.

           Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча эзлекле төзелгән, әмма аерым сүзләрнең әйтелешендә, грамматик формаларында яки җөмлә төзелешендә 2-3 хаталы монологик  сөйләм өчен “4” ле куела.

           Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча эзлекле төзелмәгән, сүзләрнең әйтелешендә, җөмлә төзелешендә 4-7 хаталы монологик сөйләм өчен “3” ле куела.

          Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән темага монолог  төзи алмаганда, “2” ле куела.

Укуны бәяләү

                               

Сыйныфлар

Кычкырып уку (сүзләр саны)

        VIII - IX

        75-80

       Искәрмә. Эчтән уку тизлеге, кычкырып уку белән чагыштырганда, 8-9 нчы сыйныфларда 30-40 % ка югарырак була.

      Тәкъдим ителгән текстның эчтәлеген тулаем аңлап, авазларны һәм сүзләрне дөрес әйтеп, басымны дөрес куеп, сәнгатьле һәм аңлаешлы  итеп тиешле тизлектә укыганда, “5” ле куела.

      Тәкъдим ителгән текстның эчтәлеген аңлап, сәнгатьле  һәм аңлаешлы итеп, әмма 2-3 орфоэпик хата җибәреп (авазларның әйтелешен бозу, басымны дөрес куймау, синтагмаларга бүленештә ялгышу) укыганда, “4” ле куела.

     Тәкъдим ителгән текстның  эчтәлеген өлешчә аңлап, 4-6 тупас орфоэпик хата җибәреп укыганда һәм уку тизлеге акрын булганда, “3” ле куела.

    Тәкъдим ителгән текстның  эчтәлеген  бөтенләй аңламыйча, рофоэпик кагыйдәләрне бозып , 7 дән артык әйтелеш хатасы җибәреп һәм уку тизлегенә таләпләрне сакламыйча укыганда, “2” ле куела.

Татар теленнән тематик план

Сыйныф:  8 “Б”                                                                                                                                                                                                                                Укытучы: Баһавиева Гөлгенә Мөнир кызы                                                                                                                                                                                                     Сәгатьләр саны: 102 сәг.                                                                                                                                                                                                                              Барлыгы: 102 сәг.; атнага: 3 сәг.                                                                                                                                                                                                              План буенча контроль дәресләр- 6; зачетлар-; тестлар- 2;  бәйләнешле сөйләм үстерү -                                                                                                                   Административ контроль дәресләр:1                                                                                                                                                                                                                        Программа: “Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту программасы 1-11 нче сыйныфлар”, Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2010 ел нигезендә төзелгән                                                                                                                                                                                                                         Дәреслек: Р.Р.Нигъматуллина “Татарча да яхшы бел 8 класс”                                                                                                                                                         Өстәмә әдәбият:

  1. Р.Р.Нигъматуллина ,Р.Ә. Юнысова “Татар теленнән эш дәфтәре” Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпнең 8 нчы класс укучылары өчен ярдәмлек.
  2. Р.Р.Нигъматуллина “Татарча да яхшы бел. Контроль текстлар һәм тестлар 8 класс” Гомуми урта белем бирүче рус мәктәбенең укучылары өчен ярдәмлек. Казан, “Мәгариф”, 2010ел.

Календарь тематик план

Дәреснең темасы

Сәг.

саны

Дәреснең  тибы

Укучыларның эшчәнлегенә характеристика яки уку эшчәнлегенең төре

Көтелгән нәтиҗә

Үткәрү вакыты

План

Факт

I чирек “Рәхәтләнеп ял иттек” 27 сәг.

1-2

Үткәннәрне кабатлау

2

Белемнәрне гомумиләштерү

Сөйләм үрнәкләре, лексика, тыңлап аңлау

7нче сыйныфта алган белем һәм күнекмәләрне кабатлау һәм ныгыту

3

Кереш сүзләрне сөйләмгә кертү

1

Катнаш дәрес

Тәрҗемә итү, җөмләдә тиешле урында куя һәм сөйләмдә куллану

Кереш сүзләрне телдән һәм язма сөйләмдә куллану

4-5

Ясалма фигыльләр

2

Яңа материалны аңлату

Тәрҗемә итү, җөмлә төзү, сорауларга җавап

Ясалма фигыль- ләрне урынлы куллануга ирешә

6-7

Синонимнарны сөйләм теленә кертү

2

Белем, күнекмәләрне камилләштерү

Тәрҗемә итү, җөмлә төзү, сорауларга җавап

Синонимнарны язма һәм телдән сөйләм телендә куллану

8

Кереш контроль эш. Үткәннәрне кабатлау

1

Белем, күнекмәләрне тикшерү

Тест өстендә эш

VII сыйныфта өйрәнгән темалар буенча белем күнекмәләрне үзләштерү.

9-10

Хаталар өстендә эш. Ясалма сыйфатлар

(-дагы/-дәге)

2

Катнаш дәрес

Тәрҗемә итү, җөмләдә тиешле урында куя һәм сөйләмдә куллану

Ясалма сыйфатларны урынлы куллануга ирешү

11-12

Тамырдаш сүзләр

2

Бел. ныгыту, кабатлау

Тәрҗемә итү, җөмлә төзү, сорауларга җавап

Тамырдаш сүзләрнең мәгъ нәләрен аңлау, тәрҗемә итү, сөйләм телендә куллана белү

13

Сүз ясагыч кушымчалар

1

Белем, күнекмәләрне камилләштерү

Бирелгән сүзләрдән яңа сүзләр ясау, тәрҗемә итү, җөмләләр төзү

Яңа сүзләр ясау, аларны куллана белү

14-16

Исем фигыль

3

Яңа материалны аңлату

Рәсемнәр өстендә эш, тәрҗемә итү, исем фиг. Килеш белән төрләнешенә күнегүләр

Исем фигыльне аера белү. Бу төр фигыльләр булган җөмлә калыпларын төзи белү.

17-20

-у өчен гр.структурасы.

4

Яңа материалны аңлату

Эш дәфтәрләрендә күнегүләр өстендә эш.

Бирелгән грамматик структураны телдән һәм язма сөйләмдә куллана белү

21-22

Хәл фигыльнең юклык формасы

2

Катнаш дәрес

Фигыльләрне юклык формасына кую, тәрҗемә итү, җөмләләр төзү

Хәл фигыльне аера белү. Бу төр фигыльләр булган җөмлә калыпларын төзи белү.

23-24

Хәл фигыль. 2 төре

2

Яңа материалны аңлату

Кагыйдә белән танышу, мисаллар китерү, тексттан табу һәм тәрҗемә итү

Хәл фигыльне аера белү. Бу төр фигыльләр булган җөмлә калыпларын төзи белү.

25

Үткәннәрне кабатлау. Контроль тестка әзерләнү

1

Бел. ныгыту, кабатлау

Күнегүләр өстендә эш

Үзләштергән темаларны ныгыту, системалаштыру.

26

Контроль тест.”Исем һәм хәл фигыль”

1

Белем, күнекмәләрне тикшерү

Тест өстендә эш

“Исем һәм хәл фигыль ” темасы буенча белем күнекмәләрне үзләштерү.

27

Хаталар өстендә эш

1

Катнаш дәрес

Күнегүләр өстендә эш

Үзләштергән темаларны ныгыту, системалаштыру.

II чирек “Безне юллар, юллар чакыра” 10 сәг.

28-30

Үткән заман сыйфат фигыль

3

Яңа материалны аңлату

Үткән заман сыйфат фиг. Куллану, рус теле белән чагыштыру, сөйләм

Үткән заман сыйфат фигыльне аера белү. Бу төр фигыльләр булган җөмлә калыпларын төзи белү.

31

Шәхси хат язу. БСҮ

1

Катнаш дәрес

Хат язу үрнәге белән танышу

Хат яза белү

32-34

Булганым бар/юк грамматик структурасын сөйләм теленә кертү

3

Белем, күнекмәләрне гомумиләштерү

Бирелгән гр. Структураны искә төшерү, тәрҗемә итү, парлап эшләү сорауларга җавап бирү

Бирелгән струтураны язма һәм телдән сөйләмдә куллану

35

Сан төркемчәләре. Бүлем саны

1

Катнаш дәрес

Сан төркемчәләрен искә төшерү, мисаллар уйлау, саннарны сүзләр белән язу

Бүлем санын ясалышын белү, сөйләмдә куллану

36

Мөстәкыйль эш. “Сан төркемчәләре”

1

Белем, күнекмәләрне тикшерү

Тест өстендә эш

Алган белем һәм күнекмәләрне куллану

37

Хаталар өстендә эш. Кабатлау

1

Белем, күнекмәләрне тикшерү

Эш дәфтәрләрендә эшләү

Үзләштергән темаларны ныгыту, системалаштыру.

Юлларда сак булыгыз! 11 сәг.

38-40

-ганда/-гәндә сыйфат фигыль формасын сөйләм теленә кертү

3

Катнаш дәрес

Тиешле кушымчаларны куеп язу, сорауларга җавап, тәрҗемә итү

Сыйфат фигыльне телдән һәм язма сөйләм телендә куллану

41

-ган чакта сыйфат фигыль формасы

1

Яңа материалны аңлату

Тәрҗемә итү, җөмләләр төзү, күнегүләр өстендә эш

Бу төр фигыльләре булган җөмләләр төзи белү

42

Ясалма исемнәр

1

Яңа материалны аңлату

Лексик материалны туплау, сөйләм оештыру өчен калыплар бирү,җөмләдәге уйга мөнәсәбәтен белдерү

Ясалма исемнәрне урынлы куллануга ирешү

43

Исем фигыль

1

Яңа материалны аңлату

Билгеләмәне үзлреннән әйттерү, җөмләләр өстендә эш, тәрҗемә итү

Исем фигыльләрне таба белү, җөмләләр төзи белү

44

Изафә бәйләнеше

1

Яңа материалны өйрәнү

Сүзтезмәләр өстендә эш, тәрҗемә итү

Изафә бәйләнешен аңлау

45

Сан төркемчәләре

1

Катнаш дәрес

Тәрҗемә итү, җөмләләр төзү, күнегүләр өстендә эш

Сан төркемчәләрен аера белү, кушымчаларын истә калдыру

46

Язма эш. “Сыйфат фигыль”

1

Белем, күнекмәләрне тикшерү

Тест өстендә эш

Алган белем һәм күнекмәләрне куллану

47

Хаталар өстендә эш.

1

Белем, күнекмәләрне гомумиләштерү

Эш дәфтәрләрендә эшләү

Үзләштергән темаларны ныгыту, системалаштыру.

48

Үткәннәрне кабатлау

1

Белем, күнекмәләрне ситемалаштыру

Күнегүләр өстендә эш

Үзләштергән темаларны ныгыту, системалаштыру.

III чирек “Очрашу урыны – Казан” 21сәг.

49-52

Исем фигыльнең тартым белән төрләнеше

4

Яңа материалны аңлату

Тәрҗемә итү, җөмләләр төзү, күнегүләр өстендә эш

Исем фигыльнең тартым белән төрләнешен белү, сөйләм телендә куллану

53-54

Исем фигыльнең килеш белән төрләнеше

2

Яңа материалны аңлату

Эш дәфтәрләрендә эшләү

Исем фигыльнең килеш белән төрләнешен белү, сөйләм телендә куллану

55

Буйлап бәйлеген сөйләм теленә кертү

1

Катнаш дәрес

Тәрҗемә итү, җөмләләр төзү, күнегүләр өстендә эш

Буйлап бәйлеген сөйләм телендә куллану

56-58

Киләчәк заман сыйфат фигыль

3

Яңа теманы аңлату

Дәреслек белән эш, текст белән эш, тәрҗемә итү

Киләчәк заман сыйфат фигыльләрне таба белү, язма һәм сөйләм телендә куллану

59-61

Нишлисе килә?- теләк белдерү формасы

3

Белем, күнекмәләрне камилләштерү

Тәрҗемә итү, җөмләләр төзү, күнегүләр өстендә эш

Бу грамматик структураны сөйләмдә куллана белү

62-65

Фигыльнең төшем юнәлеше

4

Яңа теманы өйрәнү

Таблица өстендә эш, тәрҗемә итү, мисаллар китерү

Фигыльнең төшем килешен сөйләм телендә куллана белү

66-67

Кабатлау

2

Катнаш дәрес

Тәрҗемә итү, җөмләләр төзү, күнегүләр өстендә эш

Үзләштергән темаларны ныгыту, системалаштыру.

68

Язма эш.”Исем һәм сыйфат фигыль”

1

Белем, күнекмәләрне тикшерү

Тест өстендә эш

Алган белем һәм күнекмәләрне куллану

69

Хаталар өстендә эш. Кабатлау

1

Катнаш дәрес

Эш дәфтәрләрендә эшләү

Үзләштергән темаларны ныгыту, системалаштыру.

“Кайдан нәрсә алырга?” 9сәг.

70-71

Үткән заман сыйфат фигыль

2

Бел. ныгыту, кабатлау

Дәреслек белән эш, текст белән эш, тәрҗемә итү

Үткән заман сыйфат фигыльләрне таба белү, язма һәм сөйләм телендә куллану

72-74

Саннарның ясалышы. Ясалма саннар

3

катнаш

Парлап эшләү,күнегү өстендә эш

Саннарның ясалышын белү

75

Язма эш. Үткән заман сыйфат фигыль

1

Белем, күнекмәләрне тикшерү

Тест өстендә эш

Алган белем һәм күнекмәләрне куллану

76-77

Хаталар өстендә эш. Кабатлау

2

Катнаш дәрес

Эш дәфтәрләрендә эшләү

Үзләштергән темаларны ныгыту, системалаштыру.

78

Резерв

IV чирек “Супермаркетка барабыз” 17сәг

79-80

Исемләшкән сыйфат фигыль

2

Яңа материалны өйрәнү

Дәрестә һәм эш дәфтәрләре белән эшләү

Исемләшкән сыйфат фигыльләрне сөйләм телендә куллану

81-82

Иярчен сәбәп җәмлә

2

Яңа материалны өйрәнү

Текст өстендә эш, тәрҗемә итү, сорауларга җавап бирү

Иярчен сәбәп җөмләләрне тәрҗемә итү, сөйләм телендә куллану

83

Хәл фигыльнең 4 төре

1

Яңа материалны өйрәнү

Текст өстендә эш, тәрҗемә итү, сорауларга җавап бирү

Хәл фигыльнең 4 төрен аера белү, җөмләләр төзү

84-85

Иярчен максат җөмлә. Нишләсен/нишләмәсен өчен грамматик структурасын сөйләмгә кертү

2

Катнаш дәрес

Текст өстендә эш, тәрҗемә итү, сорауларга җавап бирү

Иярчен максат җөмләләрне тәрҗемә итү, сөйләм телендә куллану

86-87

Теләк белдерү формасы. Нишләр иде?

2

Белем, күнекмәләрне камилләштерү

Күнегүләр өстендә эш, комуникатив биремнәр  

Теләк белдерү формасын телдән һәм язма сөйләм телендә куллану

88-89

Хәзерге заман сыйфат фигыль

2

 Яңа материалны өйрәнү

Тәрҗемә итү, күнегүләр өстендә эш, рәсемнәр белән эш

Хәзерге заман сыйфат фигыльләрне таба белү, язма һәм сөйләм телендә куллану

90-91

Сыйфат фигыль. Кабатлау

2

Белем, күнекмәләрне системалаштыру

Күнегүләр өстендә эш, комуникатив биремнәр  

Сыйфат фигыльләрне таба белү, язма һәм сөйләм телендә куллану

92-93

Нишләмәс өчен? гр.структура

2

Яңа материалны өйрәнү

Тәрҗемә итү,парлап эшләү, сорауларга җавап

Бу грамматик структураны сөйләм телендә куллану

94

Язма эш. “Сыйфат фигыль”

1

Белем, күнекмәләрне тикшерү

Тест өстендә эш

Алган белем һәм күнекмәләрне куллану

95

Хаталар өстендә эш

1

Катнаш дәрес

Эш дәфтәрләрендә эшләү

Үзләштергән темаларны ныгыту, системалаштыру.

Киемеңә карап каршылыйлар 6с

96-97

Туры сөйләм

2

Яңа материалны өйрәнү

Текст өстендә эш, тәрҗемү итү, схемалар белән эш

Туры сөйләмне таба белү, схемалар буенча җөмләләр төзи белү

98-99

Исемләшкән сыйфат

1

Бел. ныгыту, кабатлау

Дәреслек һәм дәфтәр белән эш

Исемләшкән сыйфат фигыльләрне таба белү, язма һәм сөйләм телендә куллану

100

Контроль тест. Еллык үткән темалар буенча

1

Белем, күнекмәләрне тикшерү

Тест өстендә эш

Алган белем һәм күнекмәләрне куллану

101

Хаталар өстендә эш.

1

Катнаш дәрес

Эш дәфтәрләрендә эшләү

Үзләштергән темаларны ныгыту, системалаштыру.

102

Йомгаклау дәресе

1

Белем, күнекмәләрне системалаштыру

Күнегүләр өстендә эш, комуникатив биремнәр  

Еллык үзләштергән темаларны ныгыту, системалаштыру


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Эш программасы Татар әдәбияты 8нче сыйныф, рус төркеме

РУС ТЕЛЕНДӘ УРТА (ТУЛЫ) ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘПЛӘРЕНЕҢРУС ТӨРКЕМЕНДӘГЕ 8 НЧЕ СЫЙНЫФЫ ӨЧЕН ТАТАР ӘДӘБИЯТЫ БУЕНЧАБЕЛЕМ БИРҮ ПРОГРАММАСЫНА АҢЛАТМА ЯЗУЫ...