Татар әдәбиятыннан эш прораммасы. 10нчы сыйныф (рус төркеме)
рабочая программа (10 класс) на тему

Багавиева Гульгенэ Мунировна

Эш программасы

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tatar_dbiyaty_10_klas_rus_torkeme.doc251.5 КБ

Предварительный просмотр:

Аңлатма язуы.

        Эш программасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан расланган “Рус телендә урта (тулы)  гомуми белем бирү мәктәбендә  татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы” (Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2010 ел), Р.Р.Нигъмәтуллина “Татарча да яхшы бел”: Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпләрнең 10 нчы класслары өчен татар теле, ТР Мәгариф министры тарафыннан тәкъдим ителгән дәреслеккә нигезләнеп төзелде.

                   10 нчы сыйныф укучылары өчен татар әдәбиятын өйрәнүдә төп бурычлар һәм максатлар:

  1.  матур әдәбият текстларын кабул итү, төп әдәби-тарихи мәгълүматларны белү; әдәби-тарихи процесс турында гомуми караш булдыру;
  2.  гуманлылык карашлары, гражданлык тойгысы, патриотизм хисләре, татар әдәбиятына һәм татар халкының рухи һәм мәдәни кыйммәтләренә ихтирам тәрбияләү;
  3.  телдән һәм язма сөйләм аша әдәби зәвык үстерү;
  4.  татар классик әдәбияты, балалар әдәбияты, хәзерге татар әдәбиятының күренекле вәкилләрен атый белү, аларның әсәрләреннән алынган өзекләрнең эчтәлеген аңлау һәм фикер алыша белү;
  5.  татар халкының әдәбияты, тарихы, мәдәнияте буенча мәгълүматлы булу;
  6.  татар сәнгатенең күренекле вәкилләре турында хәбәрдар булу.

         

 Бу максатка ирешү өчен, түбәндәге бурычларны  хәл итү:

  1. татар сөйләмен тыңлап аңларга күнектерү;
  2. татар этикеты  тәкъбирләрен кертеп, бирелгән ситуация буенча диологик сөйләмне  оештырырга өйрәтү;
  3. күрсәтелгән лексик темалар буенча  телдән яки язма монологик сөйләм булдырырга ирешү;
  4. карап чыгу, танышу, өйрәнү, эзләнү максаты белән уку төрләрен кулланып, төрле жанрдагы текстларны аңлап уку күнекмәләрен үстерү;
  5. тәкъдим ителгән текстларны яттан өйрәнү;
  6. татар телендәге сөйләмне фонетик, лексик, грамматик яктан дөрес төзергә күнектерү;
  7. татар халкының фән. мәгариф, сәнгать, мәдәният өлкәсендәге казанышлары, күренекле шәхесләре белән таныштыруны дәвам итү;
  8. халыкларның үзара аңлашып, тату яшәвенә омтылыш тәрбияләү.

         Санап чыккан бурычларны хәл итү нәтиҗәсендә гомуми мәктәбендә укучы балалар тел (лингвистик) һәм сөйләм (коммуникатив) компетенциясенә ия булырга, ягъни белемнәрен һәм күнекмәләрен төрле аралашу ситуацияләрендә кулланырга тиешләр.

         Сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләре (сөйләү, тыңлап аңлау, уку, язу) буенча укучыларның күнекмәләре киңәйтелә. Аларны, җанлы сөйләмне тыңлап,  кирәк мәгълүматны сайлап алырга һәм тулысынча аңларга; диологик аралашу барышында куелган коммуникатив максатларга ирешергә; үз фикерләрен белдереп, вакыйгаларны һәм күренешләрне яктыртырга; укылган (тыңланган) текстларның эчтәлеген эзлекле итеп сөйләргә һәм телдән белдерелгән фикерләрне язмача оештырырга өйрәтү эшләре иң мөһимнәрдән санала.

Сөйләм эшчәнлеге төрләренә өйрәтүгә таләпләр:

Тыңлап аңлау

Җанлы сөйләмне тыңлап аңлап, сөйләшүдә катнаша алу;

тыңланган мәгълүматны аңлатып бирә алу һәм, эчтәлегенә таянып, сорауларга җавап бирә алу.

Диалогик сөйләм

Аралашканда төрле репликалардан (сораштыру, кабатлап  сорау, тәкъдим итү, риза булу һ.б.) урынлы файдалана алу;

әңгәмәдәшнең социаль хәлен исәпкә алып, сөйләшү оештыра алу;

аралашу барышында фикерне төгәл җиткерә алу;

киңәйтелгән репликаларны кулланып, сөйләшү үткәрә алу;

укылган текстларның эчтәлеге буенча бәхәсләрдә катнашканда, оппонентларның фикерен исәпкә алып, үз карашларыңны раслый һәм дәлилли алу;

укылган әдәби әсәрләрнең эчтәлеге буенча әңгәмә кора алу.

Монологик сөйләм

Төрле җөмлә калыпларын урынлы кулланып, мөһим вакыйгалар, дөнья яңалыклары турында хәбәр итә алу һәм аларга карата үз мөнәсәбәтеңне һәм фикерләреңне белдерә алу;

сөйләм нормаларына нигезләңец, кирәкле темага телдән бәйләнешле текст төзи алу, сөйләмне әзлекле һәм аңлаешлы итеп оештыра белү;

татар классик әдипләренең тормышы һәм иҗаты турында сөйли алу;

әдәби әсәрләрдә күтәрелгән проблемаларны аңлый һәм аларга карата үз фикерләреңне дәлилләп әйтә белү;

әсәрдәге геройларны характерлап, алар турында фикер әйтә белү.

Уку

Уку төрләреннән файдаланып, тексттан кирәкле мәгълүматны таба алу һәм аның эчтәлеген телдән яки язмача белдерә алу;

текст белән мөстәкыйль эшләү күнекмәләренә ия булу; шигъри текстларны яттан сөйли белү; әдәби текстның төрен һәм жанрын билгели белү; автор позициясен, геройларның теге яки бу эш-гамәленә нигез булган мотивларны һәм конфликтның асылын ачыклый алу;        •

татар һәм рус телләрендәге әдәби әсәрләрнең уртак һәм милли үзенчәлекләрен билгели, әхлакый кыйммәтләрне чагыштырып бәяли алу;

татар әдәбияты классикларын һәм аларның танылган әсәрләрен атый белү;

аерым автор һәм аның әсәрләре, татар әдәбияты турында кирәкле мәгълүматны белешмә әдәбият, Интернет аша таба белү.

Язу һәм  язма сөйләм

Аралашу ситуациясенә карата фикерләрне язмача белдерә алу;

өйрәнелгән темага яки укылган текстның эчтәлегенә нигезләнеп, сочинение яза алу;

укылган яки тыңланган текстның планын төзеп, аның эчтәлеген язмача сөйләп бирә алу;

тәкъдим ителгән темага реферат яза алу.

                        10  нчы сыйныфны тәмамлаучы рус телендә сөйләшүче балаларның татар теленнән көтелгән нәтиҗәләре:

       - матур әдәбият текстларын кабул итү, төп әдәби-тарихи мәгълүматларны белү;

       - татар классик әдәбияты, балалар әдәбияты, хәзерге татар әдәбиятының күренекле вәкилләрен атый белү, аларның әсәрләреннән алынган                өзекләрнең эчтәлеген аңлау һәм фикер алыша белү;

 - татар халкының әдәбияты, тарихы, мәдәнияте буенча мәгълүматлы булу;

 -  татар сәнгатенең күренекле вәкилләре турында хәбәрдар булу;

 -  сөйләм этикеты үрнәкләрен урынлы куллануга ирешү, сөйләмне орфоэпик һәм орфографик яктан дөрес оештыра белү:

       - авазларны сүзләрдә , сүзтезмәләрдә , җөмләләрдә дөрес әйтүгә ирешү һәм сингорманизм законының асылына төшенү;

       - коммуникатив максатларны аңлап, диологик аралашуда катнашу;

       - төрле аралашу сфераларыннан чыгып, телдән яки язмача үз фикерләрен белдерүгә ирешү;

       - тәкъдим ителгән тема буенча эзлекле монологик сөйләм төзи алу;

        -антонимнар, синонимнар, фразеологик һәм башка төр сүзлекләрдән файдалана белү;

       - тиешле (3000 сүз) күләмдә татар сүзләрен яттан белү.

Укыту программасының үзләштерелүен тикшерү

1. Дәреслектәге  “Белемеңне тикшерегез” биремнәре.  

2. “Татарча да яхшы бел”. Р.Нигъмәтуллина. Контроль тестлар һәм текстлар 10 класс. Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәп укучылары өчен ярдәмлек. Казан ү. Мәгариф, 2011ел.

Укыту – методик комплекты

  1. Р.Р.Нигъмәтуллина “Татарча да яхшы бел. 10 класс” Казан, “Мәгариф”, 2010ел.;
  2. Р.Р.Нигъмәтуллина “Татар теленнән эш дәфтәре. 10 класс” Казан, “Мәгариф”, 2011ел;

Укучыларның белем һәм күнекмәләрен бәяләү нормалары

   Укучыларның телдән җавап бирү күнекмәләрен  тикшерү эшләренең күләме:

Эш төрләре

X-XI сыйныфлары

1.

Тыңлап аңлау (минутларда)

4

2.

Диолог сөйләм (репликалар саны)

14

3.

Монологик сөйләм (фразалар саны)

16

Тыңланган текстның эчтәлеге буенча сорауларга язмача җавап бирүне бәяләү

         Тыңланган текстның эчтәлеген тулаем аңлап, тәкъдим ителгән барлык сорауларга язмача дөрес җавап бирелгән, 1 орфографик хатасы яки эчтәлеккә бәйле 1 хатасы булган эшкә “5” ле куела.

          Тыңланган текстның эчтәлеген  аңлап, тәкъдим ителгән сорауларга дөрес җавап бирелгән, әмма 2-3 орфографик, 3 пунктуацион  яки эчтәлеккә бәйле 2-3 хатасы булган эшкә  “4” ле куела.

           Тыңланган текстның эчтәлеген өлешчә аңлап, тәкъдим  ителгән сорауларга  төгәл җавап бирелмәгән, 5 орфографик, 5 пунктуацион  яки эчтәлеккә бәйле 4-5 хатасы  булган эшкә “3” ле куела.  

           Тыңланган текстның эчтәле буенча тәкъдим ителгән сорауларга бирелгән җавапларның яртысы дөрес булмаса, 6 орфогрфик хата, 6 пунктуацион яки эчтәлеккә бәйле 5 тән артык хатасы булган эшкә “2” ле куела.

Диологик  сөйләмне бәяләү

            Бирелгән ситуация яки өйрәнелгән тема буенча әңгәмә кора алганда, пунктуацион әйтелеше һәм грамматик төзелеше ягыннан дөрес, эчтәлеге ягыннан эзлекле һәм тулы диологик сөйләм төзегәндә, “5” ле куела.  

           Бирелгән  ситуация яки өйрәнелгән тема буенча әңгәмә кора алганда, әмма репликаларның әйтелешендә һәм аерым сүзләрнең грамматик формаларында 2-3 хата җибәреп, эчтәлеге ягыннан эзлекле диологик сөйләм төзегәндә, “4” ле куела.

           Өстәмә сораулар ярдәмендә генә әңгәмә кора алганда, репликаларның әйтелешендә һәм сүзләрнең грамматик формаларында 4-6 хата җибәреп, эчтәлеген бозып, диологик сөйләм төзегәндә, “3” ле куела.

          Бирелгән ситуация яки өйрәнелгән тема буенча диолог төзи алмаганда, “2” ле куела.

Монологик сөйләмне бәяләү

           Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча әйтелеше, грамматик төзелеше ягыннан дөрес һәм эчтәлеге ягыннан тулы, эзлекле монологик сөйләм өчен “5” ле куела.

           Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча эзлекле төзелгән, әмма аерым сүзләрнең әйтелешендә, грамматик формаларында яки җөмлә төзелешендә 2-3 хаталы монологик  сөйләм өчен “4” ле куела.

           Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча эзлекле төзелмәгән, сүзләрнең әйтелешендә, җөмлә төзелешендә 4-7 хаталы монологик сөйләм өчен “3” ле куела.

          Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән темага монолог  төзи алмаганда, “2” ле куела.

Укуны бәяләү

Тәкъдим ителгән текстның эчтәлеген тулаем аңлап, авазларны һәм сүзләрне дөрес әйтеп, басымны дөрес куеп, сәнгатьле һәм аңлаешлы  итеп тиешле тизлектә укыганда, “5” ле куела.

Тәкъдим ителгән текстның эчтәлеген аңлап, сәнгатьле  һәм аңлаешлы итеп, әмма 2-3 орфоэпик хата җибәреп (авазларның әйтелешебозу, басымны дөрес куймау, синтагмаларга бүленештә ялгышу) укыганда, “4” ле куела.

Тәкъдим ителгән текстның  эчтәлеген өлешчә аңлап, 4-6 тупас орфоэпик хата җибәреп укыганда һәм уку тизлеге акрын булганда, “3” ле куела.

Тәкъдим ителгән текстның  эчтәлеген  бөтенләй аңламыйча, рофоэпик кагыйдәләрне бозып , 7 дән артык әйтелеш хатасы җибәреп һәм уку тизлегенә таләпләрне сакламыйча укыганда, “2” ле куела.

Татар әдәбиятыннан тематик план

Сыйныф:  10 “А”                                                                                                                                                                                                                                Укытучы: Баһавиева Гөлгенә Мөнир кызы                                                                                                                                                                                                     Сәгатьләр саны: 68 сәг.                                                                                                                                                                                                                              Барлыгы: 68сәг.; атнага: 2 сәг.                                                                                                                                                                                                              План буенча контроль дәресләр; зачетлар; тестлар;  бәйләнешле сөйләм үстерү 3                                                                                                                   Административ контроль дәресләр:                                                                                                                                                                                                                        Программа: “Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту программасы 1-11 нче сыйныфлар”, Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2010 ел нигезендә төзелгән                                                                                                                                                                                                                         Дәреслек: Р.Р.Нигъматуллина “Татарча да яхшы бел 10 класс”                                                                                                                                                         Өстәмә әдәбият:

  1. Р.Р.Нигъматуллина ,Р.Ә. Юнысова “Татар теленнән эш дәфтәре” Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпнең 10 нчы класс укучылары өчен ярдәмлек.
  2. Р.Р.Нигъматуллина “Татарча да яхшы бел. Контроль текстлар һәм тестлар 10 класс” Гомуми урта белем бирүче рус мәктәбенең укучылары өчен ярдәмлек. Казан, “Мәгариф”, 2011ел.

Календарь-тематик план

Дәреснең темасы

Сәг

саны

Дәреснең тибы

Укучыларның эшчәнлегенә характеристика яки уку эшчәнлегенең төре

Көтелгән нәтиҗә

Үткәрү вакыты

План

Факт

“Мәктәп -театр түгел” 15 сәг.

1

Хыялымдагы мәктәп

1

Яңа тема үзләш. дәр.

Рәсем өстендә эш, яңа сүзләр өйрәнү, хатны, текстны уку, тәрҗемә итъ

Укыганның эчтәлегенә төшенү күнекмәләре, логик фикерләү сәләтен камилләштерү. Мәктәп директоры булу өчен нинди булырга кирәклеге турында әңгәмә

2

С.Әхмәтҗанованың "Булсаң иде директор" шигыре

1

Яңа тема үзләш. дәр.

Шигырьне дөрес интонация белән, тиешле урында паузалар ясап, сәнгатьле итеп уку; сорауларга җавап, тәрҗемә итү

Укыганның эчтәлегенә төшенү күнекмәләре. “Мәктәп директоры яки укытучы булу җиңелме?” темасына әңгәмә

3

Сездә ничек? Бездә шулай.

1

Яңа тема үзләш. дәр.

Рәсем өстендә эш, таблицаларны өйрәнү, текст буенча сорауларга җавап бирү, укылган текстның эчтәлеген сөйләү, төп фикерне аерып күрсәтү,әңгәмә кору

Аңлап уку күнекмәләрен  формалаштыру, укыганның эчтәлегенә төшенү күнекмәләре, логик фикерләү сәләтен камилләштерү. Чит илдәге мәгариф системасы турында әңгәмә

4

Бәхет дәресе

1

Яңа тема үзләш. дәр.

Укыган текстның  мәгънәсен аңлау, текст буенча сорауларга җавап бирү, укылган текстның эчтәлеген сөйләү, төп фикерне аерып күрсәтү,әңгәмә кору

Үз сүзләре белән төп мәгънәне әйтү осталыгын формалаштыру, кызыклы дәресләр турында сөйләшү

5

Харроу мәктәбе.

1

Яңа тема үзләш. дәр.

Рәсемнәр өстендә эш,текст буенча сорауларга җавап бирү, укылган текстның эчтәлеген сөйләү, төп фикерне аерып күрсәтү,әңгәмә кору

Аңлап уку күнекмәләрен  формалаштыру, укыганның эчтәлегенә төшенү күнекмәләре, логик фикерләү сәләтен камилләштерү. Чит илдәге мәктәпләр турында әңгәмә

6

Харроу мәктәбендәге укучылар

1

Яңа тема үзләш. дәр.

Укыган текстның  мәгънәсен аңлау, текст буенча сорауларга җавап бирү, укылган текстның эчтәлеген сөйләү, төп фикерне аерып күрсәтү,әңгәмә кору

Үз сүзләре белән төп мәгънәне әйтү осталыгын формалаштыру “Чит илдәге мәктәптә укыр өчен нишләргә кирәк?” темасына сөйләшү

7

Татар-төрек малайлар лицейлары

1

Яңа тема үзләш. дәр.

Рәсемнәр өстендә эш,текст буенча сорауларга җавап бирү, укылган текстның эчтәлеген сөйләү, төп фикерне аерып күрсәтү,әңгәмә кору

Үз сүзләре белән төп мәгънәне әйтү осталыгын формалаштыру “Безнең һәм чит илдәге мәктәпләр арасында нинди охшашлык һәм аерма бар?” темасына әңгәмә

8

Америка мәктәпләре

1

Яңа тема үзләш. дәр.

Укыган текстның  мәгънәсен аңлау, текст буенча сорауларга җавап бирү, укылган текстның эчтәлеген сөйләү, төп фикерне аерып күрсәтү,әңгәмә кору

Үз сүзләре белән төп мәгънәне әйтү осталыгын формалаштыру, Америкадагы мәктәпләр  турында сөйләшү

9

Р.Бәшәрнең "Кыланчык" шигыре

1

Яңа тема үзләш. дәр.

Рәсем өстендә эш, яңа сүзләр өйрәнү, шигырьне дөрес интонация белән, тиешле урында паузалар ясап, сәнгатьле итеп уку, тәрҗемә итү

Укыганның эчтәлегенә төшенү күнекмәләре, яңа сүзләрне активлаштыру.

10

Мәктәптә яңа укучы

1

Яңа тема үзләш. дәр.

Рәсем өстендә эш, яңа сүзләр өйрәнү, диалогны кирәкле репликалар белән тулыландырып уку, тәрҗемә итү

Укыганның эчтәлегенә төшенү күнекмәләре, логик фикерләү сәләтен камилләштерү. Мәктәп кагыйдәләре турында сөйләшү

11

Кигән киемең урынлы булсын

1

Яңа тема үзләш. дәр.

Укыган текстның  мәгънәсен аңлау, текст буенча сорауларга җавап бирү, укылган текстның эчтәлеген сөйләү, төп фикерне аерып күрсәтү,әңгәмә кору

Үз сүзләре белән төп мәгънәне әйтү осталыгын формалаштыру. Мәктәп формасы турындагы положение буенча әңгәмә үткәрү

12

Австралиядә мәктәп формасы

1

Яңа тема үзләш. дәр.

Укыган текстның  мәгънәсен аңлау, текст буенча сорауларга җавап бирү, укылган текстның эчтәлеген сөйләү, төп фикерне аерып күрсәтү,әңгәмә кору

Үз сүзләре белән төп мәгънәне әйтү осталыгын формалаштыру. Австралиядәге мәктәп формасы турында әңгәмә үткәрү

13

Инглиз гимназиясенең формасы

1

Яңа тема үзләш. дәр.

Укыган текстның  мәгънәсен аңлау, текст буенча сорауларга җавап бирү, укылган текстның эчтәлеген сөйләү, төп фикерне аерып күрсәтү,әңгәмә кору

Үз сүзләре белән төп мәгънәне әйтү осталыгын формалаштыру. Инглиз гимназиясенең  формасы турында әңгәмә үткәрү

14

Мәктәп формасының тарихы

1

Яңа тема үзләш. дәр.

Рәсем өстендә эш, укыган текстның  мәгънәсен аңлау, текст буенча сорауларга җавап бирү, укылган текстның эчтәлеген сөйләү, төп фикерне аерып күрсәтү,әңгәмә кору

Үз сүзләре белән төп мәгънәне әйтү осталыгын формалаштыру. “Ни өчен мәктәп формасы кирәк?” темасына әңгәмә үткәрү

15

Мәктәп театр түгел темасын йөмгаклау. Тест

1

Бел. тикшерү дәр.

Сөйләм телен үстерү

Сөйләм телен үстерү, сүзләрне активлаштыру

“Кешене кием генә бизиме?” 19 сәг.

16

Яхшы сүз ташны эретә

1

Яңа тема үзләш. дәр.

Рәсем өстендә эш, таблицаларны өйрәнү, текст буенча сорауларга җавап бирү, укылган текстның эчтәлеген сөйләү, төп фикерне аерып күрсәтү,әңгәмә кору

Аңлап уку күнекмәләрен  формалаштыру, укыганның эчтәлегенә төшенү күнекмәләре, логик фикерләү сәләтен камилләштерү. Чит илдәге мәгариф системасы турында әңгәмә

17

С.Әхмәтҗанованың “ Минем нәни..” шигыре

1

Яңа тема үзләш. дәр.

Шигырьне дөрес интонация белән, тиешле урында паузалар ясап, сәнгатьле итеп уку; сорауларга җавап, тәрҗемә, парлап эшләү, яңа сүзләрне өйрәнү

Аңлап уку күнекмәләрен  формалаштыру, укыганның эчтәлегенә төшенү күнекмәләре, сәнгатьле уку күнекмәләрен булдыру. Әни кадере турында сөйләшү үткәрү.

18

М.Җәлилнең шигырьләреннән өзекләр

1

Яңа тема үзләш. дәр.

Шигырьләрне дөрес интонация белән, тиешле урында паузалар ясап, сәнгатьле итеп уку; сорауларга җавап, тәрҗемә,  яңа сүзләрне өйрәнү, М.Җәлил турында мәгълүмат бирү.

Аңлап уку күнекмәләрен  формалаштыру, укыганның эчтәлегенә төшенү күнекмәләре, сәнгатьле уку күнекмәләрен булдыру, М.Җәлил турында әңгәмә үткәрү.

19

Сиңа кадет формасы бик килешә

1

Яңа тема үзләш. дәр.

Рәсем буенча эш, яңа сүзләр өйрәнү, тәрҗемә итү, укыган диалогның  мәгънәсен аңлау, текст буенча сорауларга җавап бирү, укылган диалогның эчтәлеген сөйләү, төп фикерне аерып күрсәтү,әңгәмә кору

Укыганның эчтәлегенә төшенү күнекмәләрен камилләштерү, яңа сүзләрне активлаштыру.

20

Кадетлар тормышы

1

Яңа тема үзләш. дәр.

Рәсемнәр өстендә эш,текст буенча сорауларга җавап бирү, укылган текстның эчтәлеген сөйләү, төп фикерне аерып күрсәтү,әңгәмә кору

Үз сүзләре белән төп мәгънәне әйтү осталыгын формалаштыру “Кадет мәктәбенә укырга керү өчен, нишләргә кирәк?” темасына әңгәмә

21

Иң яхшы мәктәпләр- Татарстанда!

1

Яңа тема үзләш. дәр.

Рәсемнәр өстендә эш,текст буенча сорауларга җавап бирү, укылган текстның эчтәлеген сөйләү, төп фикерне аерып күрсәтү,әңгәмә кору

Үз сүзләре белән төп мәгънәне әйтү осталыгын формалаштыру Кадет мәктәбе нәрсә белән аерыла?” темасына әңгәмә

22

Р.Бәшәрнең “Сөенеч” шигыре

1

Яңа тема үзләш. дәр.

Шигырьне дөрес интонация белән, тиешле урында паузалар ясап, сәнгатьле итеп уку; сорауларга җавап, тәрҗемә, яңа сүзләрне өйрәнү

Аңлап уку күнекмәләрен  формалаштыру, укыганның эчтәлегенә төшенү күнекмәләре, сәнгатьле уку күнекмәләрен булдыру.

23

Аптыратмагыз әле, кызлар

1

Яңа тема үзләш. дәр.

Яңа сүзләр өйрәнү, яшүсмерләргә хас булган сыйфатлар белән танышу, тәрҗемә итү, сорауларга җавап, җөмләләргә карата фикерләрен әйтү

Аңлап уку күнекмәләрен  формалаштыру, укыганның эчтәлегенә төшенү күнекмәләре, логик фикерләү сәләтен камилләштерү. Укучыларга нинди кешеләр ошый, ошамый турында әңгәмә үткәрү

24

Шагыйрь Р.Бәшәр шигырьләре

1

Яңа тема үзләш. дәр.

Текст буенча сорауларга җавап бирү, укылган текстның эчтәлеген сөйләү, төп фикерне аерып күрсәтү,әңгәмә кору

Сүзләрне активлаштыру, сөйләм телен үстерү. Р.Бәшәр турында әңгәмә

25-26

А.Гыймадиевның  “Дианаларда кунакта” тексты өстендә эш.

2

Яңа тема үзләш. дәр.

Рәсем өстендә эш, текст буенча сорауларга җавап бирү, укылган текстның эчтәлеген сөйләү, төп фикерне аерып күрсәтү,әңгәмә кору

Аңлап уку күнекмәләрен  формалаштыру, укыганның эчтәлегенә төшенү күнекмәләре, логик фикерләү сәләтен камилләштерү.

27

Акыллы кыз беләш дус булу җиңелме?

1

Яңа тема үзләш. дәр.

Рәсем буенча эш, яңа сүзләр өйрәнү, тәрҗемә итү, укыган текстның мәгънәсен аңлау, текст буенча сорауларга җавап бирү, укылган текстның эчтәлеген сөйләү, төп фикерне аерып күрсәтү,әңгәмә кору

Укыганның эчтәлегенә төшенү күнекмәләрен камилләштерү, яңа сүзләрне активлаштыру.

28

“Ялкын” журналы

1

Яңа тема үзләш. дәр.

Рәсем өстендә эш, текст буенча сорауларга җавап бирү, укылган текстның эчтәлеген сөйләү, төп фикерне аерып күрсәтү,әңгәмә кору

Аңлап уку күнекмәләрен  формалаштыру, укыганның эчтәлегенә төшенү күнекмәләре, логик фикерләү сәләтен камилләштерү. “Ялкын” журналындагы мәгълүмат буенча сөйләшү

29-30

А.Гыймадиевның “Рәхмәт яусын Марсельгә”тексты

2

Яңа тема үзләш. дәр.

Рәсем буенча эш, яңа сүзләр өйрәнү, тәрҗемә итү, укыган текстның мәгънәсен аңлау, текст буенча сорауларга җавап бирү, укылган текстның эчтәлеген сөйләү, төп фикерне аерып күрсәтү,әңгәмә кору

Укыганның эчтәлегенә төшенү күнекмәләрен камилләштерү, яңа сүзләрне активлаштыру.”Кызларга нинди егетләр ошый?” темасына сөйләшү

31-32

И.Сәйфуллинның “Архимед һәм Отелло” тексты

2

Яңа тема үзләш. дәр.

Рәсем буенча эш, яңа сүзләр өйрәнү, тәрҗемә итү, укыган текстның мәгънәсен аңлау, текст буенча сорауларга җавап бирү, укылган текстның эчтәлеген сөйләү, төп фикерне аерып күрсәтү,әңгәмә кору

Укыганның эчтәлегенә төшенү күнекмәләрен камилләштерү, яңа сүзләрне активлаштыру.”Сез нинди: Архимед яки Отелло?” темасына әңгәмә

33

Ф.Әмәкнең “Зилә” шигыре

1

Яңа тема үзләш. дәр.

Шигырьне дөрес интонация белән, тиешле урында паузалар ясап, сәнгатьле итеп уку; сорауларга җавап, тәрҗемә итү

Укыганның эчтәлегенә төшенү күнекмәләре. “Рәхмәт яусын Марсельгә” һәм “Архимед һәм Отелло” хикәяләрендәге геройларны чагыштыру.

34

Кешене кием генә бизиме? темасын йөмгаклау. Тест

1

Бел. тикшерү дәр.

Сөйләм телен үстерү

Сөйләм телен үстерү, сүзләрне активлаштыру

“Матур кеше нинди була?” 20 сәг.

35

“Гүзәл принцессалар һәм принцлар” клубы

1

Яңа тема үзләш. дәр.

Рәсем өстендә эш,  текст буенча сорауларга җавап бирү, укылган текстның эчтәлеген сөйләү, төп фикерне аерып күрсәтү,әңгәмә кору

Аңлап уку күнекмәләрен  формалаштыру, укыганның эчтәлегенә төшенү күнекмәләре, логик фикерләү сәләтен камилләштерү.

36-37

“Ялкын” журналыннан балаларның хатлары

2

Яңа тема үзләш. дәр.

Яңа сүзләр өйрәнү, хатлар белән танышу, тәрҗемә итү, сорауларга җавап, җөмләләргә карата фикерләрен әйтү

Хат яза белү

38-39

Р.Акчуринның тормыш юлы һәм хезмәте

2

Яңа тема үзләш. дәр.

Текст буенча сорауларга җавап бирү, укылган текстның эчтәлеген сөйләү, төп фикерне аерып күрсәтү,әңгәмә кору

Сүзләрне активлаштыру, сөйләм телен үстерү. Р.Акчурин турында әңгәмә

40

Спортта җиңелүче булмый

1

Яңа тема үзләш. дәр.

Рәсем өстендә эш, текст буенча сорауларга җавап бирү, укылган текстның эчтәлеген сөйләү, төп фикерне аерып күрсәтү,әңгәмә кору, яңа сүзләр өйрәнү

Аңлап уку күнекмәләрен  формалаштыру, укыганның эчтәлегенә төшенү күнекмәләре, логик фикерләү сәләтен камилләштерү. Сәламәтлек турында әңгәмә

41

Дөньяга танылган Бразилия фитболисты Гарринча

1

Яңа тема үзләш. дәр.

Рәсем өстендә эш, текст буенча сорауларга җавап бирү, укылган текстның эчтәлеген сөйләү, төп фикерне аерып күрсәтү,әңгәмә кору, яңа сүзләр өйрәнү

Аңлап уку күнекмәләрен  формалаштыру, укыганның эчтәлегенә төшенү күнекмәләре, логик фикерләү сәләтен камилләштерү. “Спорт белән шөгыльләнү өчен ниди сыйфатлар кирәклеге турында әңгәмә

42

Ә.Закированың “Бәхәс” шигыре

1

Яңа тема үзләш. дәр.

Шигырьне дөрес интонация белән, тиешле урында паузалар ясап, сәнгатьле итеп уку; сорауларга җавап, тәрҗемә, парлап эшләү

Укыганның эчтәлегенә төшенү күнекмәләре.  “Спорт белән шөгыльләнү өчен нәрсә комачаулый?” турында әңгәмә

43

“Татар егете-2007” конкурсында җиңүче Марат Әмиров

1

Яңа тема үзләш. дәр.

Укыган текстның  мәгънәсен аңлау, текст буенча сорауларга җавап бирү, укылган текстның эчтәлеген сөйләү, төп фикерне аерып күрсәтү,әңгәмә кору

Үз сүзләре белән төп мәгънәне әйтү осталыгын формалаштыру

44

Бәйләнешле сөйләм телен үстерү. Яраткан спротчым

1

Бел. каб.һәм ныгыту д.

Бәйләнешле сөйләм телен үстерү

Сөйләм телен үстерү, сүзләрне активлаштыру

45

Киемең бик килешле

1

Яңа тема үзләш. дәр.

Рәсем өстендә эш, текст буенча сорауларга җавап бирү, укылган текстның эчтәлеген сөйләү, төп фикерне аерып күрсәтү,әңгәмә кору, яңа сүзләр өйрәнү

Аңлап уку күнекмәләрен  формалаштыру, укыганның эчтәлегенә төшенү күнекмәләре, логик фикерләү сәләтен камилләштерү.

46

Кешеләргә кием ни өчен кирәк?

1

Яңа тема үзләш. дәр.

Рәсем өстендә эш, текст буенча сорауларга җавап бирү, укылган текстның эчтәлеген сөйләү, төп фикерне аерып күрсәтү,әңгәмә кору, яңа сүзләр өйрәнү

Аңлап уку күнекмәләрен  формалаштыру, укыганның эчтәлегенә төшенү күнекмәләре, логик фикерләү сәләтен камилләштерү. “Нинди кием кешеләрне бизи, матур итеп күрсәтә?” темасына  әңгәмә

47

Зәвыклы итеп киенү өчкен ни кирәк?

1

Яңа тема үзләш. дәр.

Рәсем өстендә эш, текст буенча сорауларга җавап бирү, укылган текстның эчтәлеген сөйләү, төп фикерне аерып күрсәтү,әңгәмә кору, яңа сүзләр өйрәнү

Аңлап уку күнекмәләрен  формалаштыру, укыганның эчтәлегенә төшенү күнекмәләре, логик фикерләү сәләтен камилләштерү. Дөрес киенү турында сөйләшү

48

Театрда

1

Яңа тема үзләш. дәр.

Рәсем өстендә эш, яңа сүзләр өйрәнү, хатны, текстны уку, тәрҗемә итү

Укыганның эчтәлегенә төшенү күнекмәләре, логик фикерләү сәләтен камилләштерү. Театрда үзеңне ничек тотарга турында сөйләшү

49

Тамашачылар өчен шпаргалка

1

Яңа тема үзләш. дәр.

Рәсемнәр өстендә эш,текст буенча сорауларга җавап бирү, укылган текстның эчтәлеген сөйләү, төп фикерне аерып күрсәтү,әңгәмә кору

Укыганның эчтәлегенә төшенү күнекмәләре, логик фикерләү сәләтен камилләштерү. “Актер булу өчен нишләргә кирәк?” темасына әңгәмә

50

Р.Бәшәрнең “Театр” шигыре

1

Яңа тема үзләш. дәр.

Шигырьне дөрес интонация белән, тиешле урында паузалар ясап, сәнгатьле итеп уку; сорауларга җавап, тәрҗемә, парлап эшләү

Укыганның эчтәлегенә төшенү күнекмәләре, сәнгатьле уку күнекмәләрен булдыру

51

М.Җәлилнең “Томаулы гашыйк” шигыре”

1

Яңа тема үзләш. дәр.

Шигырьне дөрес интонация белән, тиешле урында паузалар ясап, сәнгатьле итеп уку; сорауларга җавап, тәрҗемә, яңа сүзләр өйрәнү

Укыганның эчтәлегенә төшенү күнекмәләре, сәнгатьле уку күнекмәләрен булдыру

52

М.Җәлилнең тормыш юлы, иҗаты

1

Яңа тема үзләш. дәр.

Текст буенча сорауларга җавап бирү, укылган текстның эчтәлеген сөйләү, төп фикерне аерып күрсәтү,әңгәмә кору

Сүзләрне активлаштыру, сөйләм телен үстерү. М.Җәлил турында әңгәмә

53

Ш.Галиевның  “Дару ашаган идем” шигыре

1

Яңа тема үзләш. дәр.

Шигырьне дөрес интонация белән, тиешле урында паузалар ясап, сәнгатьле итеп уку; сорауларга җавап, тәрҗемә, яңа сүзләр өйрәнү

Укыганның эчтәлегенә төшенү күнекмәләре, сәнгатьле уку күнекмәләрен булдыру, яңа сүзләрне активлаштыру

54

Нәрсә дару, ә нәрсә агу?

1

Яңа тема үзләш. дәр.

Укыган текстның  мәгънәсен аңлау, текст буенча сорауларга җавап бирү, укылган текстның эчтәлеген сөйләү, төп фикерне аерып күрсәтү,әңгәмә кору

Үз сүзләре белән төп мәгънәне әйтү осталыгын формалаштыру. Даруларны дөрес куллану турында әңгәмә

“Сәламәтлек- зур байлык”14 сәг.

55

Тәмәке тарту егетлекме?

1

Яңа тема үзләш. дәр.

Рәсем өстендә эш, яңа сүзләр өйрәнү, хатны, текстны уку, тәрҗемә итү

Укыганның эчтәлегенә төшенү күнекмәләре, логик фикерләү сәләтен камилләштерү. Тәмәкенең зарары турында сөйләшү

56-57

Л.Закированың “Кросс” тексты

2

Яңа тема үзләш. дәр.

Рәсемнәр өстендә эш,текст буенча сорауларга җавап бирү, укылган текстның эчтәлеген сөйләү, төп фикерне аерып күрсәтү,әңгәмә кору

Укыганның эчтәлегенә төшенү күнекмәләре, логик фикерләү сәләтен камилләштерү. Сәламәт булу өчен нишләргә кирәклеге турында  әңгәмә

58

В.Казыйхановның “Төпчек” шигыре

1

Яңа тема үзләш. дәр.

Шигырьне дөрес интонация белән, тиешле урында паузалар ясап, сәнгатьле итеп уку; сорауларга җавап, тәрҗемә, яңа сүзләр өйрәнү

Укыганның эчтәлегенә төшенү күнекмәләре, сәнгатьле уку күнекмәләрен булдыру, яңа сүзләрне активлаштыру

59

Тәмәкенең тарихы

1

Яңа тема үзләш. дәр.

Рәсем өстендә эш, укыган текстның  мәгънәсен аңлау, текст буенча сорауларга җавап бирү, укылган текстның эчтәлеген сөйләү, төп фикерне аерып күрсәтү,әңгәмә кору

Үз сүзләре белән төп мәгънәне әйтү осталыгын формалаштыру. “Ни өчен тәмәке организм өчен начар?” темасына әңгәмә үткәрү

60

В.Казыйхановның “Белдек” шигыре

1

Яңа тема үзләш. дәр.

Шигырьне дөрес интонация белән, тиешле урында паузалар ясап, сәнгатьле итеп уку; сорауларга җавап, тәрҗемә, яңа сүзләр өйрәнү

Укыганның эчтәлегенә төшенү күнекмәләре, сәнгатьле уку күнекмәләрен булдыру, яңа сүзләрне активлаштыру. “Тәмәкедән сәламәтлеккә ни өчен зыян килә?” темасына сөйләшү

61

Гаджетомания- замана чире

1

Яңа тема үзләш. дәр.

Укыган текстның  мәгънәсен аңлау, текст буенча сорауларга җавап бирү, укылган текстның эчтәлеген сөйләү, төп фикерне аерып күрсәтү,әңгәмә кору

Үз сүзләре белән төп мәгънәне әйтү осталыгын формалаштыру. “Гаджетомания – куркыныч авыру” темасына сөйләшү

62

Беренче телефоннар, аралашу

1

Яңа тема үзләш. дәр.

Рәсем өстендә эш, укыган текстның  мәгънәсен аңлау, текст буенча сорауларга җавап бирү, укылган текстның эчтәлеген сөйләү, төп фикерне аерып күрсәтү,әңгәмә кору

Үз сүзләре белән төп мәгънәне әйтү осталыгын формалаштыру.

63

Кесә телефоны уенчык түгел

1

Яңа тема үзләш. дәр.

Рәсем өстендә эш, укыган текстның  мәгънәсен аңлау, текст буенча сорауларга җавап бирү, укылган текстның эчтәлеген сөйләү, төп фикерне аерып күрсәтү,әңгәмә кору

Укыганның эчтәлегенә төшенү күнекмәләре, сәнгатьле уку күнекмәләрен булдыру, яңа сүзләрне активлаштыру. Телефон белән кирәкле куллану турында әңгәмә

64

Дөньяда иң озак яшәүчеләр. Климат һәм туклану

1

Яңа тема үзләш. дәр.

Рәсем өстендә эш, укыган текстның  мәгънәсен аңлау, текст буенча сорауларга җавап бирү, укылган текстның эчтәлеген сөйләү, төп фикерне аерып күрсәтү,әңгәмә кору

Укыганның эчтәлегенә төшенү күнекмәләре, сәнгатьле уку күнекмәләрен булдыру, яңа сүзләрне активлаштыру. Дөрес туклану турында әңгәмә

65

Л.Шагыйрьҗанның  “Сагыз” шигыре. Сагыз тарихы

1

Яңа тема үзләш. дәр.

Шигырьне дөрес интонация белән, тиешле урында паузалар ясап, сәнгатьле итеп уку; сорауларга җавап, тәрҗемә, яңа сүзләр өйрәнү

Укыганның эчтәлегенә төшенү күнекмәләре, сәнгатьле уку күнекмәләрен булдыру, яңа сүзләрне активлаштыру. Сагыз чәйнәүнең тискәре яклары турында сөйләшү

66

Л.Шәехнең “Шамкай конфет ярата” шигыре

1

Яңа тема үзләш. дәр.

Шигырьне дөрес интонация белән, тиешле урында паузалар ясап, сәнгатьле итеп уку; сорауларга җавап, тәрҗемә, яңа сүзләр өйрәнү

Укыганның эчтәлегенә төшенү күнекмәләре, сәнгатьле уку күнекмәләрен булдыру, яңа сүзләрне активлаштыру.

67

Сак булыгыз- куркыныч азык!

1

Яңа тема үзләш. дәр.

Укыган текстның  мәгънәсен аңлау, текст буенча сорауларга җавап бирү, укылган текстның эчтәлеген сөйләү, төп фикерне аерып күрсәтү,әңгәмә кору

Үз сүзләре белән төп мәгънәне әйтү осталыгын формалаштыру. “Нинди ризыклардан сак булырга?” темасына сөйләшү

68

Үткәннәрне гомумилләштереп кабатлаү

1

Гом. һәм бел. сист. дәр.

Сөйләм телен үстерү

Сөйләм телен үстерү, сүзләрне активлаштыру