Татар әдәбиятыннан эш прораммасы. 9нчы сыйныф (рус төркеме)
рабочая программа (9 класс) на тему

Багавиева Гульгенэ Мунировна

Эш программасы

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tatar_dbiyaty_9_klass_rus_torkeme.doc237 КБ

Предварительный просмотр:

Аңлатма язуы.

        Эш программасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан расланган “Рус телендә урта (тулы)  гомуми белем бирү мәктәбендә  татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы” (Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2010 ел), Р.Р.Нигъмәтуллина “Татарча да яхшы бел”: Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпләрнең 9 нчы класслары өчен татар теле, ТР Мәгариф министры тарафыннан тәкъдим ителгән дәреслеккә нигезләнеп төзелде.

                    9 нчы сыйныф укучылары өчен татар әдәбиятын өйрәнүдә төп бурычлар һәм максатлар:

Татар әдәбиятын укытуның төп максатлары:

  1. татар әдәбияты әсәрләре аша укучыларны татар халкының тарихы, рухи казанышлары, тормыш-яшәеш үзенчәлекләре белән таныштыру;
  2. укучыларның телдән һәм язмача аралашу күнекмәләрен һәм осталыкларын камилләштерү, фикер эшчәнлеген үстерү, татар телен укытуның

    сыйфатын яхшырту;

  1. татар әдәбиятының алтын хәзинәсен тәшкил иткән әдәби әсәрләрдән алынган өзекләр һәм ал арның авторлары турында мәгълүмат бирү;
  2. гомумкешелек әхлакый сыйфатлар тәрбияли алырдай әсәрләр аша укучыларның дөньяга карашын формалаштыру, ал арда уңай сыйфатлар тәрбияләү, әдәбият белән кызыксынуларын арттыру;
  3. танылган язучы һәм шагыйрьләрнең иҗаты, тормыш юлы турында кыскача белешмә бирү;
  4. вакытлы матбугат язмаларын, мәгълүмати текстларны укырга һәм аларга күзәтү ясарга, анда күтәрелгән мәсьәләләргә карата үз мөнәсәбәтеңне дәлилләп белдерергә күнектерү.

Бу максатка ирешү өчен, түбәндәге бурычларны  хәл итү:

  1. татар сөйләмен тыңлап аңларга күнектерү;
  2. татар этикеты  тәкъбирләрен кертеп, бирелгән ситуация буенча диологик сөйләмне  оештырырга өйрәтү;
  3. күрсәтелгән лексик темалар буенча  телдән яки язма монологик сөйләм булдырырга ирешү;
  4. карап чыгу, танышу, өйрәнү, эзләнү максаты белән уку төрләрен кулланып, төрле жанрдагы текстларны аңлап уку күнекмәләрен үстерү;
  5. тәкъдим ителгән текстларны яттан өйрәнү;
  6. татар телендәге сөйләмне фонетик, лексик, грамматик яктан дөрес төзергә күнектерү;
  7. татар халкының фән. мәгариф, сәнгать, мәдәният өлкәсендәге казанышлары, күренекле шәхесләре белән таныштыруны дәвам итү;
  8. халыкларның үзара аңлашып, тату яшәвенә омтылыш тәрбияләү.

     Сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләре (сөйләү, тыңлап аңлау, уку, язу) буенча укучыларның күнекмәләре киңәйтелә. Аларны, җанлы сөйләмне тыңлап,  кирәк мәгълүматны сайлап алырга һәм тулысынча аңларга; диологик аралашу барышында куелган коммуникатив максатларга ирешергә; үз фикерләрен белдереп, вакыйгаларны һәм күренешләрне яктыртырга; укылган (тыңланган) текстларның эчтәлеген эзлекле итеп сөйләргә һәм телдән белдерелгән фикерләрне язмача оештырырга өйрәтү эшләре иң мөһимнәрдән санала.

Сөйләм эшчәнлеге төрләренә өйрәтүгә таләпләр:

Тыңлап аңлау

3 минутлык текстны тыңлап, аның төп эчтәлеге турында үз фикерләреңне белдерә һәм дәлилли алу;

лексик темаларга караган яңалыкларны, вакытлы матбугат язмаларын тыңлап, аларның эчтәлеген башкаларга җиткерә алу.

Диалогик сөйләм

Күмәк сөйләшү (полилог) күнекмәләренә ия булу;

аралашу барышында коммуникатив максатка ирешә алу;

тәкъдим ителгән ситуация буенча сөйләшү үткәрә алу (һәр укучының репликалар саны 12 дән ким булмаска тиеш).

Монологик сөйләм

Эзлекле һәм аңлаешлы, грамматик яктан дөрес сөйләм булдыра алу (җөмләләр саны 14 тән ким булмаска тиеш);

монологик сөйләмдә фикерне һәм үз мөнәсәбәтеңне төгәл белдерә алу;

укылган (тыңланган) текстның эчтәлеген аңлап, авторның позициясен аңлата һәм анда күтәрелгән мәсьәләләргә карата үз мөнәсәбәтеңне белдерә алу.

Уку

Фәнни-популяр, публицистик, әдәби текстлар белән танышып, алардагы әһәмиятле мәгълүматны табып әйтә белү;

әдәби әсәрләрдән алынган өзекләрне сәнгатьле итеп укый һәм образлы итеп кабул итә белү;

татар әдипләренең иҗаты турында сөйли белү;

татар һәм рус әдәбиятындагы әсәрләрне чагыштырып, үз фикереңне әйтә белү.

9  нчы сыйныфны тәмамлаучы рус телендә сөйләшүче балаларның татар әдәбиятыннан көтелгән нәтиҗәләре:

            -  татар халкының тарихы, рухи казанышлары, тормыш-яшәеш үзенчәлекләрен белү;

            -  татар әдәбиятының әдәби әсәрләрдән алынган өзекләр һәм ал арның авторлары турында белү;

       - вакытлы матбугат язмаларын, мәгълүмати текстларны уку һәм аларга күзәтү ясау, анда күтәрелгән мәсьәләләргә карата үз                        мөнәсәбәтләрен  дәлилләп белдерә белү;

       - сөйләм этикеты үрнәкләрен урынлы куллануга ирешү, сөйләмне орфоэпик һәм орфографик яктан дөрес оештыра белү:

       - авазларны сүзләрдә , сүзтезмәләрдә , җөмләләрдә дөрес әйтүгә ирешү һәм сингорманизм законының асылына төшенү;

       - коммуникатив максатларны аңлап, диологик аралашуда катнашу;

       - төрле аралашу сфераларыннан чыгып, телдән яки язмача үз фикерләрен белдерүгә ирешү;

       - тәкъдим ителгән тема буенча эзлекле монологик сөйләм төзи алу;

       - антонимнар, синонимнар, фразеологик һәм башка төр сүзлекләрдән файдалана белү;

       - тиешле (2500 сүз) күләмдә татар сүзләрен яттан белү.

Укыту программасының үзләштерелүен тикшерү

  1“Татарча да яхшы бел”. Р.Нигъмәтуллина. Контроль тестлар һәм текстлар 9 класс. Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәп укучылары өчен ярдәмлек. Казан ү. Мәгариф, 2009ел.

Укыту – методик комплекты

  1. Р.Р.Нигъмәтуллина “Татарча да яхшы бел. 9 класс” Казан, “Мәгариф”, 2008ел.;
  2. Р.Р.Нигъмәтуллина “Татар теленнән эш дәфтәре. 9 класс” Казан, “Мәгариф”, 2009ел;

Укучыларның белем һәм күнекмәләрен бәяләү нормалары

   Укучыларның телдән җавап бирү күнекмәләрен  тикшерү эшләренең күләме:

Эш төрләре

9 нчы сыйныф

1

Тыңлап аңлау (минутларда)

3

2

Диолог сөйләм (репликалар саны)

12

3

Монологик сөйләм (фразалар саны)

14

Тыңланган текстның эчтәлеге буенча сорауларга язмача җавап бирүне бәяләү

         Тыңланган текстның эчтәлеген тулаем аңлап, тәкъдим ителгән барлык сорауларга язмача дөрес җавап бирелгән, 1 орфографик хатасы яки эчтәлеккә бәйле 1 хатасы булган эшкә “5” ле куела.

          Тыңланган текстның эчтәлеген  аңлап, тәкъдим ителгән сорауларга дөрес җавап бирелгән, әмма 2-3 орфографик, 3 пунктуацион  яки эчтәлеккә бәйле 2-3 хатасы булган эшкә  “4” ле куела.

           Тыңланган текстның эчтәлеген өлешчә аңлап, тәкъдим  ителгән сорауларга  төгәл җавап бирелмәгән, 5 орфографик, 5 пунктуацион  яки эчтәлеккә бәйле 4-5 хатасы  булган эшкә “3” ле куела.  

           Тыңланган текстның эчтәле буенча тәкъдим ителгән сорауларга бирелгән җавапларның яртысы дөрес булмаса, 6 орфогрфик хата, 6 пунктуацион яки эчтәлеккә бәйле 5 тән артык хатасы булган эшкә “2” ле куела.

Диологик  сөйләмне бәяләү

            Бирелгән ситуация яки өйрәнелгән тема буенча әңгәмә кора алганда, пунктуацион әйтелеше һәм грамматик төзелеше ягыннан дөрес, эчтәлеге ягыннан эзлекле һәм тулы диологик сөйләм төзегәндә, “5” ле куела.  

           Бирелгән  ситуация яки өйрәнелгән тема буенча әңгәмә кора алганда, әмма репликаларның әйтелешендә һәм аерым сүзләрнең грамматик формаларында 2-3 хата җибәреп, эчтәлеге ягыннан эзлекле диологик сөйләм төзегәндә, “4” ле куела.

           Өстәмә сораулар ярдәмендә генә әңгәмә кора алганда, репликаларның әйтелешендә һәм сүзләрнең грамматик формаларында 4-6 хата җибәреп, эчтәлеген бозып, диологик сөйләм төзегәндә, “3” ле куела.

          Бирелгән ситуация яки өйрәнелгән тема буенча диолог төзи алмаганда, “2” ле куела.

Монологик сөйләмне бәяләү

           Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча әйтелеше, грамматик төзелеше ягыннан дөрес һәм эчтәлеге ягыннан тулы, эзлекле монологик сөйләм өчен “5” ле куела.

           Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча эзлекле төзелгән, әмма аерым сүзләрнең әйтелешендә, грамматик формаларында яки җөмлә төзелешендә 2-3 хаталы монологик  сөйләм өчен “4” ле куела.

           Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча эзлекле төзелмәгән, сүзләрнең әйтелешендә, җөмлә төзелешендә 4-7 хаталы монологик сөйләм өчен “3” ле куела.

          Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән темага монолог  төзи алмаганда, “2” ле куела.

Укуны бәяләү

Сыйныфлар

Кычкырып уку (сүзләр саны)

        VIII - IX

         75-80

       Искәрмә. Эчтән уку тизлеге, кычкырып уку белән чагыштырганда,  8-9 нчы сыйныфларда 30-40 % ка югарырак була.

      Тәкъдим ителгән текстның эчтәлеген тулаем аңлап, авазларны һәм сүзләрне дөрес әйтеп, басымны дөрес куеп, сәнгатьле һәм аңлаешлы  итеп тиешле тизлектә укыганда, “5” ле куела.

      Тәкъдим ителгән текстның эчтәлеген аңлап, сәнгатьле  һәм аңлаешлы итеп, әмма 2-3 орфоэпик хата җибәреп (авазларның әйтелешен бозу, басымны дөрес куймау, синтагмаларга бүленештә ялгышу) укыганда, “4” ле куела.

     Тәкъдим ителгән текстның  эчтәлеген өлешчә аңлап, 4-6 тупас орфоэпик хата җибәреп укыганда һәм уку тизлеге акрын булганда, “3” ле куела.

    Тәкъдим ителгән текстның  эчтәлеген  бөтенләй аңламыйча, рофоэпик кагыйдәләрне бозып , 7 дән артык әйтелеш хатасы җибәреп һәм уку тизлегенә таләпләрне сакламыйча укыганда, “2” ле куела.

Татар әдәбиятыннан тематик план

Сыйныф:  9 “Б”                                                                                                                                                                                                                                Укытучы: Баһавиева Гөлгенә Мөнир кызы                                                                                                                                                                                                     Сәгатьләр саны: 68сәг.                                                                                                                                                                                                                              Барлыгы: 68 сәг.; атнага: 2 сәг.                                                                                                                                                                                                              План буенча контроль дәресләр- ; зачетлар-; тестлар- 2 ;  бәйләнешле сөйләм үстерү - 8                                                                                                                   Административ контроль дәресләр:-                                                                                                                                                                                                                       Программа: “Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту программасы 1-11 нче сыйныфлар”, Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2010 ел нигезендә төзелгән                                                                                                                                                                                                                         Дәреслек: Р.Р.Нигъматуллина “Татарча да яхшы бел 9 класс”                                                                                                                                                         Өстәмә әдәбият:

  1. Р.Р.Нигъматуллина ,Р.Ә. Юнысова “Татар теленнән эш дәфтәре” Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпнең 9 нчы класс укучылары өчен ярдәмлек.
  2. Р.Р.Нигъматуллина “Татарча да яхшы бел. Контроль текстлар һәм тестлар 9 класс” Гомуми урта белем бирүче рус мәктәбенең укучылары өчен ярдәмлек. Казан, “Мәгариф”, 2009ел.

Календарь-тематик план

Дәреснең темасы

Сәг

саны

Дәреснең тибы

Укучыларның эшчәнлегенә характеристика яки уку эшчәнлегенең төре

Көтелгән нәтиҗә

Үткәрү вакыты

План

Факт

1 чирек- 18 с. “Ял итә беләсезме?”

1

1 сентябрь – Белем көне

1

Бел. каб.һәм ныгыту д.

Сүзләрне кабатлау, рәсем өстендә эш, парлап эшләү,сорауларга җавап

Укучыларның сөйләм телен үстерү

2

Ф. Яруллин “Рәхәт тә соң”

1

Яңа тема үзләш. дәр.

Шигырьне дөрес интонация белән, тиешле урында паузалар ясап, сәнгатьле итеп уку; сорауларга җавап, тәрҗемә, парлап эшләү

Аңлап уку күнекмәләрен  формалаштыру, укыганның эчтәлегенә төшенү күнекмәләре, логик фикерләү сәләтен камилләштерү

3

Э. Мөэминова “Укытучыма”

1

Яңа тема үзләш. дәр.

Шигырьне дөрес интонация белән, тиешле урында паузалар ясап, сәнгатьле итеп уку; сорауларга җавап, тәрҗемә, парлап эшләү

Укыганның эчтәлегенә төшенү күнекмәләре

4

Нинди үзгәрешләр бар соң?

1

Яңа тема үзләш. дәр.

Рәсем өстендә эш, яңа сүзләр өйрәнү, диалогны кирәкле репликалар белән тулыландырып уку, тәрҗемә

Укыганның эчтәлегенә төшенү күнекмәләре, логик фикерләү сәләтен камилләштерү

5

Текст. Яңа уку елы  башлана

1

Яңа тема үзләш. дәр.

Укыган текстның  мәгънәсен аңлау, текст буенча сорауларга җавап бирү, укылган текстның эчтәлеген сөйләү, төп фикерне аерып күрсәтү,әңгәмә кору

Үз сүзләре белән төп мәгънәне әйтү осталыгын формалаштыру

6

Ф.Яруллин. Ялкау ялы Биография.

1

Яңа тема үзләш. дәр.

Ф.Яруллинның биографиясе һәм иҗаты белән танышу

Биографиясен һәм иҗатын белү

7

Пушкиногорьедагы хезмәт һәм ял лагеры.

1

Яңа тема үзләш. дәр.

Рәсемнәр өстендә эш,текст буенча сорауларга җавап бирү, укылган текстның эчтәлеген сөйләү, төп фикерне аерып күрсәтү,әңгәмә кору

Пушкиногорьедагы хезмәт һәм ял лагеры турында мәгълүмат бирү

8

9

Пушкиногорье лагеры тормышы

1

Гом. һәм бел. сист. дәр.

Рәсемнәр өстендә эш текст буенча сорауларга җавап бирү, укылган текстның эчтәлеген сөйләү, төп фикерне аерып күрсәтү,әңгәмә кору

Укучыларның ял лагерендәге тормышы турында сөйли белү

10

А.С.Пушкин турында текст

1

Яңа тема үзләш. дәр.

текст буенча сорауларга җавап бирү, укылган текстның эчтәлеген сөйләү, төп фикерне аерып күрсәтү,әңгәмә кору

Пушкин турында мәгълүмат бирү

11

"Сәләт" лагеры

1

Яңа тема үзләш. дәр.

Укыган текстның  мәгънәсен аңлау, текст буенча сорауларга җавап бирү, укылган текстның эчтәлеген сөйләү, төп фикерне аерып күрсәтү,әңгәмә кору

 Аңлап уку күнекмәләрен  формалаштыру, укыганның эчтәлегенә төшенү күнекмәләре, логик фикерләү сәләтен камилләштерү

12

"Сәләт" лагеры

1

Яңа тема үзләш. дәр.

Яңа сүзләр өйрәнү, тәрҗемә итү, укыган текстның  мәгънәсен аңлау, текст буенча сорауларга җавап бирү, укылган текстның эчтәлеген сөйләү, төп фикерне аерып күрсәтү,әңгәмә кору

Укыганның эчтәлегенә төшенү күнекмәләрен камилләштерү

13

"Сәләт" гимны

1

Яңа тема үзләш. дәр.

Гимн белән танышу, җырларга өйрәнү

Гимны яттан белү

14

Бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе. "Сәләт"лагеры.

1

Яңа тема үзләш. дәр.

Бәйләнешле сөйләм телен үстерү

Сөйләм телен үстерү, сүзләрне активлаштыру

15

Германиядән хат тексты

1

Яңа тема үзләш. дәр.

Яңа сүзләр өйрәнү, хат белән танышу, тәрҗемә итү, сорауларга җавап, җөмләләргә карата фикерләрен әйтү

Хат яза белү

16

Төркия балаларының җәйге ялы турында текст

1

Яңа тема үзләш. дәр.

Рәсемнәр өстендә эш,текст буенча сорауларга җавап бирү, укылган текстның эчтәлеген сөйләү, төп фикерне аерып күрсәтү,әңгәмә кору

Җәйге ял турында сөйли белү

17

Татарстан балаларының җәйге ялы турында текст

1

Яңа тема үзләш. дәр.

Сүзлек ярдәмендә тәрҗемә итү, фикерләрне әйтү, җәйге яллары турында сөйләү

Үзләренең җәйге яллары турында сөйли белү

18

“Ял итә беләсезме?” темасын йомгаклау

1

Гом. һәм бел. сист. дәр.

Сөйләм телен үстерү

Сүзләрне активлаштыру, сөйләм телен үстерү

2 чирек- 14 сәг. “Укыр идем "биш"кә генә”

19

Тест. Син укуга әзерме?

1

Яңа тема үзләш. дәр.

Рәсем өстендә эш, тест өстендә эш, яңа сүзләр өйрәнү, тәрҗемә итү, парлап эшләү

Дәрескә әзерлекле килү турында сөйләшү

20

С.Михалков. Булдыксыз

1

Яңа тема үзләш. дәр.

Шигырьне дөрес интонация белән, тиешле урында паузалар ясап, сәнгатьле итеп уку; сорауларга җавап, тәрҗемә, парлап эшләү

Үз сүзләре белән төп мәгънәне әйтү осталыгын формалаштыру

21

Ф.Яруллин.

Укыр идем "биш"кә генә

1

Яңа тема үзләш. дәр.

Шигырьне дөрес интонация белән, тиешле урында паузалар ясап, сәнгатьле итеп уку; сорауларга җавап, тәрҗемә, парлап эшләү

 Бишлегә укыр өчен нишләргә кирәклеге турында сөйләшү

22

Бу кызык.

1

Яңа тема үзләш. дәр.

Җөмләләрне уку, фикерләрен тыңлау, сорауларга җавап, тәрҗемә итү

Кызыклы фикерләр белән танышу

23

А. Барто. Әтинең ачуы килде.

 Шәвәли киңәшләре

1

Яңа тема үзләш. дәр.

Шигырьне дөрес интонация белән, тиешле урында паузалар ясап, сәнгатьле итеп уку; сорауларга җавап, тәрҗемә, парлап эшләү

Үз сүзләре белән төп мәгънәне әйтү осталыгын формалаштыру

24

Даһиләр начар укыган

1

Яңа тема үзләш. дәр.

Даһиләр турындагы фикерләрне уку, фикер алышу, үзләре турында сөйләү, таблица белән танышу

Укыганның эчтәлегенә төшенү күнекмәләре камилләштерү

25

Р.Корбан

Әгәр укытучы булсам

1

Гом. һәм бел. сист. дәр.

Шигырьне уку, эчтәлеген үз сүзең белән кыскача сөйләтү, тәрҗемә итү, фикерләрен тыңлау, яраткан укытучы турында сөйләтү, парлап эшләү

Укытучыга мөнәсәбәтләрен әйтә белү

26

Г.Әхтәмова

Тәрҗемәче

1

Яңа тема үзләш. дәр.

Шигырьне уку, эчтәлеген үз сүзең белән кыскача сөйләтү, тәрҗемә итү, фикерләрен тыңлау, телләр турында сөйләшү

Төрле телләр белү турында сөйләшү

27

Телләр турында текст. Бу кызыклы

1

Яңа тема үзләш. дәр.

Укыган текстның  мәгънәсен аңлау, текст буенча сорауларга җавап бирү, укылган текстның эчтәлеген сөйләү, төп фикерне аерып күрсәтү,әңгәмә кору

Телләр турындагы кызыклы мәгълүматлар белән танышу

28

Бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе. Телләр беләсем килә.

1

Яңа тема үзләш. дәр.

Сөйләм телен үстерү

Сөйләм телен үстерү, сүзләрне активлаштыру

29

Г.Гыйльманов Хәлим кызык сөйләшә

1

Яңа тема үзләш. дәр.

Фразеологизмнар белән таныштыру, мәгънәләрен аңлату, тәрҗемә итү, сорауларга җавап

Фразеологизмнарны сөйләм телендә куллана белү

30

Текст. Тел өйрәнү кагыйдәләре

1

Яңа тема үзләш. дәр.

 Тәрҗемә итү, тел кагыйдәләрен истә калдыру, телләрне ничек өйрәнү турында сөйләшү

Тел өйрәнү өчен бирелгән кагыйдәләр белән танышу

31

Шәвәли киңәшләре. Кирлемән киңәшләре

1

Яңа тема үзләш. дәр.

Шәвәли һәм Кирлемән киңәшләре белән танышу, фикерләрен әйтү

Киңәшләр буенча фикерләрен әйтә белү

32

Бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе. Телләрне ничек өйрәнергә? Бу кызык

1

Яңа тема үзләш. дәр.

Сөйләм телен үстерү

Сөйләм телен үстерү, сүзләрне активлаштыру

3 чирек - 20 сәг. “Дуслашасым килә”

33

Р.Корбан Партадаш

1

Яңа тема үзләш. дә р.

Шигырьне уку, эчтәлеген үз сүзең белән кыскача сөйләтү, тәрҗемә итү, фикерләрен тыңлау, партадашың турында сөйләү

Партадашы турында сөйли белү

34

Партадашың кем?

1

Яңа тема үзләш. дәр.

Укыган текстның  мәгънәсен аңлау, текст буенча сорауларга җавап бирү, укылган текстның эчтәлеген сөйләү, төп фикерне аерып күрсәтү,әңгәмә кору, яңа сүзләр өйрәнү, парлап эшләү

Партадашына характеристика бирә белү

35

Бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе. Партадашым.

1

Яңа тема үзләш. дәр.

Сөйләм телен үстерү

Сөйләм телен үстерү, сүзләрне активлаштыру

36

Р.Корбан Яңа мәктәп.

1

Яңа тема үзләш. дәр.

Шигырьне уку, эчтәлеген үз сүзең белән кыскача сөйләтү, тәрҗемә итү, фикерләрен тыңлау

Яңа укучының мәктәптәге проблемалары турында сөйләшү

37

Текст Яңа укучы

1

Яңа тема үзләш. дәр.

Текстны уку, тәрҗемә итү, сорауларга җавап, фикерләрен тыңлау

Яңа укучыга булышу турында сөйләшү

38

Психолог киңәшләре

1

Яңа тема үзләш. дәр.

Психологның яңа укучыларга киңәшләрен уку, фикерләрен әйтү, рәсем өстендә эш

Психолог киңәшләре буенча фикер алышу

39

Шәвәли киңәшләре

1

Яңа тема үзләш. дәр.

Шәвәли киңәшләрен уку һәм фикер алышу

Кешегә карата нинди мөнәсәбәттә булу турында сөйләшү

40

Хат тексты

1

Яңа тема үзләш. дәр.

Хат тексты белән танышу, яңа сүзләр өйрәнү, тәрҗемә итү, сорауларга җавап, фикерләрен әйтү

Хатның эчтәлеге буенча фикерләрне әйтә белү

41

Психологка килгән хатлар

1

Яңа тема үзләш. дәр.

Хат тексты белән танышу, яңа сүзләр өйрәнү, тәрҗемә итү, сорауларга җавап, фикерләрен әйтү

Классташлары белән нинди мөнәсәбәттә булулары турында сөйләшү

42

Бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе. Мин һәм минем классташларым.

1

Гом. һәм бел. сист. дәр.

Сөйләм телен үстерү

Сөйләм телен үстерү, сүзләрне активлаштыру

43

Рамилә турында текст (1 кисәк)

1

Яңа тема үзләш. дәр.

Укыган текстның  мәгънәсен аңлау, текст буенча сорауларга җавап бирү, укылган текстның эчтәлеген сөйләү, төп фикерне аерып күрсәтү,әңгәмә кору

Аңлап уку күнекмәләрен  формалаштыру, укыганның эчтәлегенә төшенү күнекмәләре, логик фикерләү сәләтен камилләштерү

44

Рамилә турында текст (2 кисәк)

1

Яңа тема үзләш. дәр.

Укыган текстның  мәгънәсен аңлау, текст буенча сорауларга җавап бирү, укылган текстның эчтәлеген сөйләү, төп фикерне аерып күрсәтү,әңгәмә кору

Укыганның эчтәлегенә төшенү күнекмәләре камилләштерү

45

В.Романов. Дуслашасым килә. (Р.Миңнуллин тәрҗемәсе)

1

Яңа тема үзләш. дәр.

Шигырьне уку, эчтәлеген үз сүзең белән кыскача сөйләтү, тәрҗемә итү, фикерләрен тыңлау

Укыганның эчтәлегенә төшенү күнекмәләрен камилләштерү

46

Агния Барто шигыре.

1

Яңа тема үзләш. дәр.

Шигырьне уку, эчтәлеген үз сүзең белән кыскача сөйләтү, тәрҗемә итү, фикерләрен тыңлау

Дуслык турында сөйләшү

47

Бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе. Дуслашасым килә.

1

Гом. һәм бел. сист. дәр.

Сөйләм телен үстерү

Сөйләм телен үстерү, сүзләрне активлаштыру

48

Текст. Көчле малайлар

1

Яңа тема үзләш. дәр.

Укыган текстның  мәгънәсен аңлау, текст буенча сорауларга җавап бирү, укылган текстның эчтәлеген сөйләү, төп фикерне аерып күрсәтү,әңгәмә кору

Аңлап уку күнекмәләрен  формалаштыру, укыганның эчтәлегенә төшенү күнекмәләре, логик фикерләү сәләтен камилләштерү

49

Киңәшләр

1

Кл. тыш уку дәр.

Киңәшләрне уку, фикер алышу, тәрҗемә итү

Киңәшләр буенча фикер алышу

50

Шәвәли киңәшләре

1

Яңа тема үзләш. дәр.

Киңәшләрне уку, фикер алышу, тәрҗемә итү

Укыганның эчтәлегенә төшенү күнекмәләрен камилләштерү

51

Бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе. Үз-үзеңә ышан!

1

Яңа тема үзләш. дәр.

Сөйләм телен үстерү

Сөйләм телен үстерү, сүзләрне активлаштыру

52

Дуслашасым килә темасын йомгаклау

1

Гом. һәм бел. сист. дәр.

Сөйләм телен үстерү

Сөйләм телен үстерү, сүзләрне активлаштыру

4 чирек - 16 сәг. “Табигать – уртак йортыбыз”

53

Мөҗәһит. Теләк

1

Бел. тикшерү дәр.

Кирәкле фигыльләрне куеп, шигырьне уку, эчтәлеген үз сүзләре белән сөйләтү, соауларга җавап, тәрҗемә

Үз теләкләрен әйтә белү

54

Чиста һава турыңда текст

1

Яңа тема үзләш. дәр.

Укыган текстның  мәгънәсен аңлау, текст буенча сорауларга җавап бирү, укылган текстның эчтәлеген сөйләү, төп фикерне аерып күрсәтү,әңгәмә кору

Табигатьне чиста тоту турында сөйләшү

55

"Гринпис" турында текст Милли парклар турында текст

1

Яңа тема үзләш. дәр.

Укыган текстның  мәгънәсен аңлау, текст буенча сорауларга җавап бирү, укылган текстның эчтәлеген сөйләү, төп фикерне аерып күрсәтү,әңгәмә кору

Табигый тыюлыклар турында сөйләшү

56

Р.Фәйзуллин. Кызыл китап

1

Яңа тема үзләш. дәр.

Яңа сүзләр өйрәнү, сорауларга җавап, шигырьне уку, эчтәлеген сөйләү

Кызыл китап турында мәгълүмат бирү

57

Л.Лерон. Бакалар

1

Яңа тема үзләш. дәр.

Шигырьне уку, эчтәлеген үз сүзең белән кыскача сөйләтү, тәрҗемә итү, фикерләрен тыңлау

Табигатьтәге җәнлекләрне саклау турында сөйләшү

58

Табигатьтәге бәйләнешләр турында текст

1

Яңа тема үзләш. дәр.

Укыган текстның  мәгънәсен аңлау, текст буенча сорауларга җавап бирү, укылган текстның эчтәлеген сөйләү, төп фикерне аерып күрсәтү,әңгәмә кору

Үз сүзләре белән төп мәгънәне әйтү осталыгын формалаштыру

59

Р.Фәйзуллин. Алтын балык түгел, гади балык сөйләде...

1

Яңа тема үзләш. дәр.

Рәсем өстендә эш, шигырьне уку, эчтәлеген үз сүзең белән кыскача сөйләтү, тәрҗемә итү, фикерләрен тыңлау

Укыганның эчтәлегенә төшенү күнекмәләрен камилләштерү

60

М.Фәйзуллина Урманда әдәпле бул!

1

Яңа тема үзләш. дәр.

Рәсем өстендә эш, аудиодиск тыңлау, фикерләрен әйтү, урманда үзеңне ничек тоту турында сөйләшү

Урманда үзеңне ничек тоту турында сөйләшү

61

Урманнар турында текст

1

Яңа тема үзләш. дәр.

Укыган текстның  мәгънәсен аңлау, текст буенча сорауларга җавап бирү, укылган текстның эчтәлеген сөйләү, төп фикерне аерып күрсәтү,әңгәмә кору

Урманнарның файдасы һәм аны саклау турында сөйләшү

62

Бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе. Таби-гатьне сакларга кирәк.

1

Гом. һәм бел. сист. дәр.

Сөйләм телен үстерү

Сөйләм телен үстерү, сүзләрне активлаштыру

63

И.Беляков Походта

1

Яңа тема үзләш. дәр.

Рәсем өстендә эш, шигырьне уку, эчтәлеген үз сүзең белән кыскача сөйләтү, тәрҗемә итү, фикерләрен тыңлау

Походтта үзеңне ничек тоту турында сөйләшү

64

Тест. Син табигатьне яратасынмы?

1

Яңа тема үзләш.дәр

Тест өстендә эш, фикер алышу

Табчгатьне яратырга кирәклеге турында сөйләшү

65

Г.Гыйльманов Алдакчы күке (1 кисәк)

1

Яңа тема үзләш. дәр.

Текстны рольләргә бүлеп уку, эчтәлеген аңлау, фикер алышу

Аңлап уку күнекмәләрен  формалаштыру, укыганның эчтәлегенә төшенү күнекмәләре, логик фикерләү сәләтен камилләштерү

66

Г.Гыйльманов Алдакчы күке (2 кисәк)

1

Яңа тема үзләш. дәр.

Укыган текстның  мәгънәсен аңлау, текст буенча сорауларга җавап бирү, укылган текстның эчтәлеген сөйләү, төп фикерне аерып күрсәтү,әңгәмә кору

Аңлап уку күнекмәләрен  формалаштыру, укыганның эчтәлегенә төшенү күнекмәләре, логик фикерләү сәләтен камилләштерү

67

Г.Гыйльманов Алдакчы күке (3 кисәк)

1

Бел. тикшерү дәр.

Укыган текстның  мәгънәсен аңлау, текст буенча сорауларга җавап бирү, укылган текстның эчтәлеген сөйләү, төп фикерне аерып күрсәтү,әңгәмә кору

Аңлап уку күнекмәләрен  формалаштыру, укыганның эчтәлегенә төшенү күнекмәләре, логик фикерләү сәләтен камилләштерү

68

Теманы йомгаклау дәресе

1

Гом. һәм бел. сист. дәр.

Сөйләм телен үстерү

Сөйләм телен үстерү, сүзләрне активлаштыру

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Эш программасы Татар әдәбияты 9нчы сыйныф, рус төркеме

Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләренең   рус  төркемендәге 9 нчы сыйныфы укучылары өчен татар әдәбияты буенча  белем бирү программасына аңлатма язуы...