Татар теленнән эш прораммасы. 9нчы сыйныф (рус төркеме)
рабочая программа (9 класс) на тему

Багавиева Гульгенэ Мунировна

Эш программасы

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tatar_tele_9_klass._rus_torkeme.doc250 КБ

Предварительный просмотр:

Аңлатма язуы.

        Эш программасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан расланган “Рус телендә урта (тулы)  гомуми белем бирү мәктәбендә  татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы” (Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2010 ел), Р.Р.Нигъмәтуллина “Татарча да яхшы бел”: Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпләрнең 9 нчы класслары өчен татар теле, ТР Мәгариф министры тарафыннан тәкъдим ителгән дәреслеккә нигезләнеп төзелде.

                    9 нчы сыйныф укучылары өчен татар телен өйрәнүдә төп бурычлар һәм максатлар:

1) Укучыларның 5-8 нче сыйныфларда үзләштергән белемнәрен һәм сөйләм күнекмәләрен камилләштерү;

2)  татар теленең орфоэпик, орфографик, лексик, грамматик  нигезләрен системалы рәвештә үзләштерү;

3) укучыларның иҗади һәм мөстәкыйль  фикерли алу мөмкинлекләрен үстерү, үз фикерләрен дәлилләргә күнектерү;

4) татар теленең башка телләр арасындагы урыны, татар дөньясы турында мәгълүмат бирү;

5) халыкларның үзара аңлашып һәм  хезмәттәшлек итеп яшәвенә омтылыш тәрбияләү;

6) укучыларның татар телен өйрәнүгә ихтыяҗын арттыру.

           Бу максатка ирешү өчен, түбәндәге бурычларны  хәл итү:

  1. татар сөйләмен тыңлап аңларга күнектерү;
  2. татар этикеты  тәкъбирләрен кертеп, бирелгән ситуация буенча диологик сөйләмне  оештырырга өйрәтү;
  3. күрсәтелгән лексик темалар буенча  телдән яки язма монологик сөйләм булдырырга ирешү;
  4. карап чыгу, танышу, өйрәнү, эзләнү максаты белән уку төрләрен кулланып, төрле жанрдагы текстларны аңлап уку күнекмәләрен үстерү;
  5. тәкъдим ителгән текстларны яттан өйрәнү;
  6. татар телендәге сөйләмне фонетик, лексик, грамматик яктан дөрес төзергә күнектерү;
  7. татар халкының фән. мәгариф, сәнгать, мәдәният өлкәсендәге казанышлары, күренекле шәхесләре белән таныштыруны дәвам итү;
  8. халыкларның үзара аңлашып, тату яшәвенә омтылыш тәрбияләү.

         Санап чыккан бурычларны хәл итү нәтиҗәсендә гомуми мәктәбендә укучы балалар тел (лингвистик) һәм сөйләм (коммуникатив) компетенциясенә ия булырга, ягъни белемнәрен һәм күнекмәләрен төрле аралашу ситуацияләрендә кулланырга тиешләр.

       Гомуми белем мәктәбендә укучыларга татар теленең фонетик, интонацион – просодик, лексик, грамматик катламнары турында төп мәгълүмат  бирелә.

      Укучыларда  фонетик күнекмәләр булдыру өчен, түбәндәгеләргә игътибар ителә: татар теленә генә хас булган авазларның әйтелешен үзләштерү; татар һәм рус телендә уртак булган, ләкин әйтелешләре белән аерылган авазларны чагыштырып өйрәнү; авазларны сүзләрдә, сүзтезмә, җөмләләрдә, бәйләнешле сөйләмдә дөрес әйтүгә ирешү; сөйләмне синтагмаларга бүлеп, интонацион яктан дөрес оештыруга күнегү. Бу төр күнекмәләр булдыру өстендә эзлекле эшләү генә телне камил белү – акцентсыз сөйләүгәирешергә һәм укучыларның сөйләмендәге фонетик хаталарны бетерергә мөмкинлек бирә.  

       Укучыларның  лексик күнекмәләрен  үстерү өчен,  сүзләрнең әйтелешен, язылышын, мәгънәсен, ясалышын, башка сүзләр белән  бәйләнешен, сөйләмдә кулланылышын үзләштерү шарт.  Моның белән беррәттән, татар һәм рус  сүзләренең мәгънә ягыннан  аермаларын күрсәтеп бару да ( пешерергә - варить, готовить, печь;  юарга – стирать, мыть  һ.б.),  рус телендә эквивалентлары булмаган сүзләрне аңлатып бирү. Бу очракта укучыларның  сөйләмендәге  лексик – семантик хаталарны киметү мөмкинлекләре күбәя.  Татар телендә  күпмәгънәлелек  күренешенең  аеруча киң таралуын истә тотып, сүзнең  тиешле мәгънәсен контексттан чыгып сайлап  алу күнекмәләрен камилләштерү аерым игътибар  бирелә. Бу төр күнекмәләр укучыларның лексик байлыгын  арттыру, аерым  җөмләләрне, диологик һәм монологик сөйләмне дөрес төзү өчен нигез булып тора.

      Укучыларның  грамматик күнекмәләрен  үстерү – төрле төркемнәренең морфологик формаларын, ясалышлары белән таныштыру, сүзләрнең җөмләдә үзара бәйләнеш чараларын үзләштерү һәм кагыйдәләрен белү дигән сүз. Татар телен икенче тел буларак укытканда, лексик –грамматик  материалны  синтаксик нигездә үзләштерү принцибына таянып эшләү, чөнки сүзләр башка сүзләр белән бәйләнештә булганда гына, җөмлә, гомумән, сөйләм барлыкка килә. Димәк, бу төр күнекмәләр җөмләнең, диалогик яки монологик хәбәрләмәнең, бәйләнешле текстның грамматик  дөреслеген һәм төгәллеген тәэмин итә.

      Грамматикага өйрәткәндә, укучыларның  ана теле үзенчәлекләрен исәпкә алына, чөнки рус һәм татар телләрендәге сөйләмдә сүзләрне  һәм җөмләләрне үзара бәйләү закончалыкларын күпкә аерылалар; шуңа күрә татар сөйләмендәге иң актив җөмлә калыплары  рус телендәге калыплар белән чагыштырылырга, гамәли үзләштерелергә тиеш.

     Сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләре (сөйләү, тыңлап аңлау, уку, язу) буенча укучыларның күнекмәләре киңәйтелә. Аларны, җанлы сөйләмне тыңлап,  кирәк мәгълүматны сайлап алырга һәм тулысынча аңларга; диологик аралашу барышында куелган коммуникатив максатларга ирешергә; үз фикерләрен белдереп, вакыйгаларны һәм күренешләрне яктыртырга; укылган (тыңланган) текстларның эчтәлеген эзлекле итеп сөйләргә һәм телдән белдерелгән фикерләрне язмача оештырырга өйрәтү эшләре иң мөһимнәрдән санала.

Сөйләм эшчәнлеге төрләренә өйрәтүгә таләпләр:

Тыңлап аңлау

3 минутлык текстны тыңлап, аның төп эчтәлеге турында үз фикерләреңне белдерә һәм дәлилли алу;

лексик темаларга караган яңалыкларны, вакытлы матбугат язмаларын тыңлап, аларның эчтәлеген башкаларга җиткерә алу.

Диалогик сөйләм

Күмәк сөйләшү (полилог) күнекмәләренә ия булу;

аралашу барышында коммуникатив максатка ирешә алу;

тәкъдим ителгән ситуация буенча сөйләшү үткәрә алу (һәр укучының репликалар саны 12 дән ким булмаска тиеш).

Монологик сөйләм

Эзлекле һәм аңлаешлы, грамматик яктан дөрес сөйләм булдыра алу (җөмләләр саны 14 тән ким булмаска тиеш);

монологик сөйләмдә фикерне һәм үз мөнәсәбәтеңне төгәл белдерә алу;

укылган (тыңланган) текстның эчтәлеген аңлап, авторның позициясен аңлата һәм анда күтәрелгән мәсьәләләргә карата үз мөнәсәбәтеңне белдерә алу.

Уку

Фәнни-популяр, публицистик, әдәби текстлар белән танышып, алардагы әһәмиятле мәгълүматны табып әйтә белү;

әдәби әсәрләрдән алынган өзекләрне сәнгатьле итеп укый һәм образлы итеп кабул итә белү;

татар әдипләренең иҗаты турында сөйли белү;

татар һәм рус әдәбиятындагы әсәрләрне чагыштырып, үз фикереңне әйтә белү.

9  нчы сыйныфны тәмамлаучы рус телендә сөйләшүче балаларның татар теленнән көтелгән нәтиҗәләре:

       -  Сөйләм этикеты үрнәкләрен урынлы куллануга ирешү, сөйләмне орфоэпик һәм орфографик яктан дөрес оештыра белү:

       - авазларны сүзләрдә , сүзтезмәләрдә , җөмләләрдә дөрес әйтүгә ирешү һәм сингорманизм законының асылына төшенү;

       - коммуникатив максатларны аңлап, диологик аралашуда катнашу;

       - төрле аралашу сфераларыннан чыгып, телдән яки язмача үз фикерләрен белдерүгә ирешү;

       - тәкъдим ителгән тема буенча эзлекле монологик сөйләм төзи алу;

       - тамыр, ясалма, кушма, парлы сүзләрнең әйтелешен һәм язылышын белү;

       - антонимнар, синонимнар, фразеологик һәм башка төр сүзлекләрдән файдалана белү;

       - тиешле (2500 сүз) күләмдә татар сүзләрен яттан белү.

         

Укыту программасының үзләштерелүен тикшерү

  1. Дәреслектәге  “Белемеңне тикшерегез” биремнәре.  

  2. “Татарча да яхшы бел”. Р.Нигъмәтуллина. Контроль тестлар һәм текстлар 9 класс. Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәп укучылары өчен ярдәмлек. Казан ү. Мәгариф, 2009ел.

 3. Ф.С.Сафиуллина, К.С.Фәтхуллова, Н.Г.Сазонова. Татар  теленнән контроль эшләр һәм тестлар. Гомуми урта белем бирүче  рус мәктәпнең 5-11 сыйныфлары өчен. Казан – Тарих, 2003.

 4. Мәгариф  журналындагы контроль эшләр һәм тестлар.

 5. Татар теле буенча бердәм дәүләт имтиханы. Татар мәктәпләре, гимназияләре, рус мәктәпләренең татар  төркемнәре һәм рус телле укучыларына бердәм республика имтиханнарына әзерләнү өчен методик кулланма. Казан. Школа., 2007ел.

 

Укыту – методик комплекты

  1. Р.Р.Нигъмәтуллина “Татарча да яхшы бел. 9 класс” Казан, “Мәгариф”, 2008ел.;
  2. Р.Р.Нигъмәтуллина “Татар теленнән эш дәфтәре. 9 класс” Казан, “Мәгариф”, 2009ел;
  3. “Н.Гыймәдиева, Р. Нуруллина “Татар теленнән кагыйдәләр җыентыгы”, Казан, 2003 ел.;
  4. Р. Нурмухаметова “Сборник правил по татарскому языку для русскоязычных учаәихся”, Казан, “Гыйлем”, 2007ел.;

Укучыларның белем һәм күнекмәләрен бәяләү нормалары

   Укучыларның телдән җавап бирү күнекмәләрен  тикшерү эшләренең күләме:

Эш төрләре

9 нчы сыйныф

1

Тыңлап аңлау (минутларда)

3

2

Диолог сөйләм (репликалар саны)

12

3

Монологик сөйләм (фразалар саны)

14

Тыңланган текстның эчтәлеге буенча сорауларга язмача җавап бирүне бәяләү

         Тыңланган текстның эчтәлеген тулаем аңлап, тәкъдим ителгән барлык сорауларга язмача дөрес җавап бирелгән, 1 орфографик хатасы яки эчтәлеккә бәйле 1 хатасы булган эшкә “5” ле куела.

          Тыңланган текстның эчтәлеген  аңлап, тәкъдим ителгән сорауларга дөрес җавап бирелгән, әмма 2-3 орфографик, 3 пунктуацион  яки эчтәлеккә бәйле 2-3 хатасы булган эшкә  “4” ле куела.

           Тыңланган текстның эчтәлеген өлешчә аңлап, тәкъдим  ителгән сорауларга  төгәл җавап бирелмәгән, 5 орфографик, 5 пунктуацион  яки эчтәлеккә бәйле 4-5 хатасы  булган эшкә “3” ле куела.  

           Тыңланган текстның эчтәле буенча тәкъдим ителгән сорауларга бирелгән җавапларның яртысы дөрес булмаса, 6 орфогрфик хата, 6 пунктуацион яки эчтәлеккә бәйле 5 тән артык хатасы булган эшкә “2” ле куела.

Диологик  сөйләмне бәяләү

            Бирелгән ситуация яки өйрәнелгән тема буенча әңгәмә кора алганда, пунктуацион әйтелеше һәм грамматик төзелеше ягыннан дөрес, эчтәлеге ягыннан эзлекле һәм тулы диологик сөйләм төзегәндә, “5” ле куела.  

           Бирелгән  ситуация яки өйрәнелгән тема буенча әңгәмә кора алганда, әмма репликаларның әйтелешендә һәм аерым сүзләрнең грамматик формаларында 2-3 хата җибәреп, эчтәлеге ягыннан эзлекле диологик сөйләм төзегәндә, “4” ле куела.

           Өстәмә сораулар ярдәмендә генә әңгәмә кора алганда, репликаларның әйтелешендә һәм сүзләрнең грамматик формаларында 4-6 хата җибәреп, эчтәлеген бозып, диологик сөйләм төзегәндә, “3” ле куела.

          Бирелгән ситуация яки өйрәнелгән тема буенча диолог төзи алмаганда, “2” ле куела.

Монологик сөйләмне бәяләү

           Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча әйтелеше, грамматик төзелеше ягыннан дөрес һәм эчтәлеге ягыннан тулы, эзлекле монологик сөйләм өчен “5” ле куела.

           Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча эзлекле төзелгән, әмма аерым сүзләрнең әйтелешендә, грамматик формаларында яки җөмлә төзелешендә 2-3 хаталы монологик  сөйләм өчен “4” ле куела.

           Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча эзлекле төзелмәгән, сүзләрнең әйтелешендә, җөмлә төзелешендә 4-7 хаталы монологик сөйләм өчен “3” ле куела.

          Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән темага монолог  төзи алмаганда, “2” ле куела.

Укуны бәяләү

                               

Сыйныфлар

Кычкырып уку (сүзләр саны)

           V

       VI- VII

        VIII - IX

         60-65

         65-70

         75-80

       Искәрмә. Эчтән уку тизлеге, кычкырып уку белән чагыштырганда, 5-7 нче сыйныфларда 20-30% ка, ә 8-9 нчы сыйныфларда 30-40 % ка югарырак була.

      Тәкъдим ителгән текстның эчтәлеген тулаем аңлап, авазларны һәм сүзләрне дөрес әйтеп, басымны дөрес куеп, сәнгатьле һәм аңлаешлы  итеп тиешле тизлектә укыганда, “5” ле куела.

      Тәкъдим ителгән текстның эчтәлеген аңлап, сәнгатьле  һәм аңлаешлы итеп, әмма 2-3 орфоэпик хата җибәреп (авазларның әйтелешен бозу, басымны дөрес куймау, синтагмаларга бүленештә ялгышу) укыганда, “4” ле куела.

     Тәкъдим ителгән текстның  эчтәлеген өлешчә аңлап, 4-6 тупас орфоэпик хата җибәреп укыганда һәм уку тизлеге акрын булганда, “3” ле куела.

    Тәкъдим ителгән текстның  эчтәлеген  бөтенләй аңламыйча, рофоэпик кагыйдәләрне бозып , 7 дән артык әйтелеш хатасы җибәреп һәм уку тизлегенә таләпләрне сакламыйча укыганда, “2” ле куела.

Татар теленнән тематик план

Сыйныф:  9 “Б”                                                                                                                                                                                                                                Укытучы: Баһавиева Гөлгенә Мөнир кызы                                                                                                                                                                                                     Сәгатьләр саны: 68сәг.                                                                                                                                                                                                                              Барлыгы: 68 сәг.; атнага: 2 сәг.                                                                                                                                                                                                              План буенча контроль дәресләр- 5; зачетлар-; тестлар- ;  бәйләнешле сөйләм үстерү -                                                                                                                   Административ контроль дәресләр:1                                                                                                                                                                                                                        Программа: “Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту программасы 1-11 нче сыйныфлар”, Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2010 ел нигезендә төзелгән                                                                                                                                                                                                                         Дәреслек: Р.Р.Нигъматуллина “Татарча да яхшы бел 9 класс”                                                                                                                                                         Өстәмә әдәбият:

  1. Р.Р.Нигъматуллина ,Р.Ә. Юнысова “Татар теленнән эш дәфтәре” Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпнең 9 нчы класс укучылары өчен ярдәмлек.
  2. Р.Р.Нигъматуллина “Татарча да яхшы бел. Контроль текстлар һәм тестлар 9 класс” Гомуми урта белем бирүче рус мәктәбенең укучылары өчен ярдәмлек. Казан, “Мәгариф”, 2009ел.

Календарь-тематик план

Дәреснең темасы

Сәг. саны

Дәреснең тибы

Укучыларның эшчәнлегенә характеристика яки уку эшчәнлегенең төре

Көтелгән нәтиҗә

Үткәрү вакыты

План

Факт

1 чирек-18 сәг.

1

Фигыльнең уртаклык юнәлеше

1

Бел. каб.һәм ныгыту д.

Фигыль юнәлешләренең мәгънәләре һәм кушымчаларын белү.Уртаклык юнәле-шендә үтәүче эшне кем беләндер бергә-ләп эшли, кушымчалары: -ш,-ыш\-еш

8нче сыйныфта алган белем, күнекмәләрне кабатлау, ныгыту

2

Исем фигыльнең барлык һәм юклык формасы

1

Бел. каб.һәм ныгыту д.

Рәсемнәр өстендә эш, тәрҗемә итү, исем фиг. килеш белән төрләнешенә күнегүләр

Исем фигыльне аера белү. Бу төр фигыльләре булган җөмлә калыпларын төзи белү.Барлык һәм юклык формасында куллану

3

Исем фигыльнең тартым белән төрләнеше

1

Бел. каб.һәм ныгыту д.

тәрҗемә итү, исем фиг. тартым белән төрләнешенә күнегүләр

Исем фигыльне аера белү. Бу төр фигыльләре булган җөмлә калыпларын төзи белү.Тартым белән төрләнешен куллану

4

Хәзерге заман сыйфат фигыль

1

Бел. каб.һәм ныгыту д

Фигыльләрне хәзерге заман сыйфат фигыль формасына кую, җөмләләр төзү, тәрҗемә итү

Хәзерге заман сыйфат фигыльне аера белү. Бу төр фигыльләр булган җөмлә калыпларын төзи белү.

5

Кереш контроль эш. Үткәннәрне кабатлау

1

Бел.тикшерү дәр.

Тест өстендә эш

Алган белем һәм күнекмәләрне куллану

6

Хаталар өстендә эш.                 Исем фигыльнең юклык формасы

1

Бел. каб.һәм ныгыту д.

Исем фигыльне юклык формасына кую, күнегүләр өстендә эш, тәрҗемә

Фигыльнең   формасының барлыкта һәм юклыкта зат-сан белән төрләнүен үзләштерү. Бу төр фигыльләр булган җөмлә калыпларын төзи белү.

7

Фигыльнең төшем юнәлеше

1

Бел. тикшерү дәр.

Төшем юнәлешендә эш кешегә яки предметка читтән төшә, кушымчалары:                -л,-ыл, -ел.

Фигыльнең төшем юнәлешен сөйләм телендә куллана белү

8

Фигыльнең уртаклык юнәлеше

1

Бел. каб.һәм ныгыту д.

Фигыль юнәлешләренең мәгънәләре һәм кушымчаларын белү.Уртаклык юнәлешендә үтәүче эшне кем беләндер бергәләп эшли, кушымчалары: -ш,-ыш\-еш

Фигыльнең уртаклык юнәлешен сөйләм телендә куллана белү

9

Нишләгән/ нишләмәгән өчен? грамматик структурасы

1

Бел. каб.һәм ныгыту д.

Бу грамматик структураны язма һәм сөйләм телендә куллану

Бу грамматик структураны сөйләмдә куллана белү

10

Хәзерге заман сыйфат фигыльнең барлык һәм юклык формасы

1

Бел. каб.һәм ныгыту д.

Фигыльләрне хәзерге заман сыйфат фигыль формасына кую, җөмләләр төзү, тәрҗемә итү

Хәзерге заман сыйфат фигыльне аера белү. Бу төр фигыльләре булган җөмлә калыпларын төзи белү.

11

Исем фигыль

1

Бел. каб.һәм ныгыту д.

Рәсемнәр өстендә эш, тәрҗемә итү, исем фиг. килеш белән төрләнешенә күнегүләр

Исем фигыльне аера белү. Бу төр фигыльләр булган җөмлә калыпларын төзи белү.

12

Үткән заман сыйфат фигыльнең юклык формасы

1

Бел. каб.һәм ныгыту д.

Үткән заман сыйфат фиг. куллану, рус теле белән чагыштыру, сөйләм телен үстерү

Үткән заман сыйфат фигыльне аера белү. Бу төр фигыльләре булган җөмлә калыпларын төзи белү.

13

Ялгызлык исемнәр

1

Бел. каб.һәм ныгыту д.

Бер төрдән булган предмет һәм затларның берсенә генә бирелгән исемнең ялгызлык исем булуы. Эш дәфтәре

Ялгызлык исемнәрне аера белү

14

Нисби сыйфатлар.

1

Яңа тема үзләш. дәр.

Күнегүләр өстендә эш, тәрҗемә итү, хикәя төзү

Нисби сыйфатларны сөйләм телендә куллана белү

15

Хәзерге заман сыйфат фигыль

1

Яңа тема үзләш. дәр.

Фигыльләрне хәзерге заман сыйфат фигыль формасына кую, җөмләләр төзү, тәрҗемә итү

Хәзерге заман сыйфат фигыльне аера белү. Бу төр фигыльләре булган җөмлә калыпларын төзи белү.

16

Хәзерге заман сыйфат фигыль

1

Бел. каб.һәм ныгыту д

Фигыльләрне хәзерге заман сыйфат фигыль формасына кую, җөмләләр төзү, тәрҗемә итү

Хәзерге заман сыйфат фигыльне аера белү. Бу төр фигыльләре булган җөмлә калыпларын төзи белү.

17

Язма эш. “Фигыль төркемчәләре”

1

Бел.тикшерү дәр.

Тест өстендә эш

Алган белем һәм күнекмәләрне куллану

18

Хаталар өстендә эш

1

Бел.кабатлау дәр.

Күнегүләр өстендә эш

Үзләштергән темаларны ныгыту, системалаштыру.

2 чирек -   14 сәг.

19

-ып/-еп, -п кушымчалы хәл фигыльнең юклык формасы

1

Яңа тема үзләш. дәр.

Хәл фигыльне юклык формасына кую, тәрҗемә итү, җөмләләр төзү

Хәл фигыльне юклык формасында куллана белү

20

Ясалма исемнәр (~даш/-дәш, -таш /-тәш)

1

Яңа тема үзләш. дәр.

Лексик материалны туплау, сөйләм оештыру өчен калыплар бирү,җөмләдәге уйга мөнәсәбәтен белдерү

Ясалма исемнәрне урынлы куллануга ирешү

21

Нишләсен иде? грамматик структурасы

1

Бел. ныгыту дәр.

Бу грамматик структураны язма һәм сөйләм телендә куллану

Бу грамматик структураны сөйләмдә куллана белү

22

Киләчәк  заман фигыльнең барлык-юклык формасы.

1

Яңа тема үзләш. дәр.

Парлап эшләү, җөмләләр төзү, сорауларга җавап

Киләчәк заман хикәя фигыльләрне аера белү, барлык һәм юклык формаларын үзләштерү,  кушымчаларны дөрес куллануга ирешү

23

Киләчәк  заман фигыльнең зат-сан белән

төрләнеше.

1

Яңа тема үзләш. дәр

Фигыльләрне зат-сан белән төрләндерү

 Киләчәк заман хикәя фигыльләрне аера белү, барлык һәм юклык формаларын үзләштерү,  кушымчаларны дөрес куллануга ирешү

24

Фигыльнең йөкләтү юнәлеше

1

Яңа тема үзләш. дәр.

Йөкләтү юнәлешендә үтәүче эшне кемгәдер йөкләтеп эшләтә яки эшнең үтәлүенә сәбәпче була, кушымчалары:     -дыр/-дер,-тыр/-тер

Фигыльнең йөкләтү юнәлешен сөйләм телендә куллана белү

25

Теләк фигыль Нишләсен / нишләмәсен иде?

1

Бел. ныгыту дәр.

Билгеләмәне истә калдыру, үрнәк буенча сөйләү, сорауларга җавап, парлап эшләү

Бу грамматик структураны сөйләмдә куллана белү

26

Исем фигыльнең 3 зат берлек санда тартым белән төрләнеше. Ялгызлык исемнәре

1

Бел. ныгыту дәр.

Күнегүләр өстендә эш

Исем фигыльне аера белү. Бу төр фигыльләр булган җөмлә калыпларын төзи белү.

27

Теләк фигыль Нишләр / Нишләмәс иде?

1

Бел. ныгыту дәр.

Шигырьдән шул формадагы фигыльле җөмләләрне табу, русча әйтү, үрнәк буенча сүзтезмәләр төзү, җөмләләрне әйтеп бетерү

Бу грамматик структураны сөйләмдә куллана белү

28

Ясалма исемнәр

1

Яңа тема үзләш. дәр.

Эш дәфтәрләрендә эшләү

Исемнәрнең сүз ясалышындагы ысулларны белү

29

Кушма һәм тезмә

саннар

1

Яңа тема үзләш. дәр.

Цифрларны сүз белән язу, җөмләләр төзү, тәрҗемә итү

Кушма һәм тезмә саннарны белү

30

Хәл фигыльнең дүртенче төре.                 (-ганчы/-гәнче, -канчы/ -кәнче)

1

Яңа тема үзләш. дәр.

Фигыльләрне хәл фигыль формасына кую, тәрҗемә итү

Хәл фигыленең   (-ганчы/-гәнче, -канчы/ -кәнче) формасын сөйләмдә  урынлы куллана белү.  

31

Язма эш. Теләк һәм исем

фигыль.

1

Бел.тикшерү дәр.

Тест өстендә эш

Алган белем һәм күнекмәләрне куллану

32

Хаталар өстендә эш

1

Гом. һәм бел. сист. дәр.

Күнегүләр өстендә эш

Үзләштергән темаларны ныгыту, системалаштыру.

3 чирек -20 сәг.

33

Ясалма рәвешләр. (Нишләгәнчә?)

1

Яңа тема үзләш. дәр.

Күнегүләр өстендә эш, тәрҗемә, җөмләләр төзү

Ясалма рәвешләрне язма һәм телдән сөйләм телендә куллана белү

34

Ясалма сыйфатлар    

1

Яңа тема үзләш. дәр.

Ясалма сыйфатлар кулланып җөмләләр төзү, тәрҗемә итү

Сыйфатларның ясалышын белү һәм куллану

35

Ясалма сыйфатлар    

1

Гом. һәм бел. сист.

Текстта ясалма сыйфатларны табу, тәрҗемә итү

Сыйфатларның ясалышын белү һәм куллану

36

Хәзерге һәм үткән заман сыйфат фигыль

1

Яңа тема үзләш. дәр.

Хәзерге һәм үткән заман сыйфат фигыльләр куллану, хикәя төзү

Хәзерге һәм үткән заман сыйфат фигыльне аера белү. Бу төр фигыльләре булган җөмлә калыпларын төзи белү.

37

Хәл фигыльнең

дүртенче төре. (-ганчы/-гәнче, -канчы/-көнче)

1

Яңа тема үзләш. дәр.

Күнегүләр өстендә эш, тексттан табу, тәрҗемә итү

Хәл фигыленең   (-ганчы/-гәнче, -канчы/ -кәнче) формасын сөйләмдә  урынлы куллана белү.  

38

Фигыльнең йөкләтү

юнәлеше.

1

Белем һәм күнекм. камил. дәр.

Фигыльләрне йөкләтү юнәлешенә кую

Фигыльнең йөкләтү юнәлешен сөйләм телендә куллана белү

39

Бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе. Яңа укучы булу җинел түгел.

Яңа тема үзләш. дәр.

Бәйләнешле сөйләм телен үстерү

Сөйләм телен үстерү, сүзләрне активлаштыру

40

Фигыль юнәлешләре

1

Яңа тема үзләш. дәр.

Карточкалар өстендә эш

Фигыльнең  юнәлешен сөйләм телендә куллана белү

41

Исем фигыльнең

тартым һәм Т.к. белән

төрләнеше.

1

Яңа тема үзләш. дәр.

Күнегүләр өстендә эш

Исем фигыльне аера белү. Бу төр фигыльләр булган җөмлә калыпларын төзи белү.

42

Кем (кемнең) исенә төшерә? сөйләм үрнәкләре

1

Яңа тема үзләш. дәр.

Бу сөйләм үрнәге буенча җөмләләр төзү, тәрҗемә итү

Бу грамматик структураны сөйләмдә куллана белү

43

Тезмә фигыльләр

1

Яңа тема үзләш. дәр.

Җөмләләр төзү, тәрҗемә итү, күнегүләр өстендә эш

Фигыльнең тезмә

төрләрен аера белү, җөмләдә дөрес куллануга ирешү.

44

Билгеле киләчәк заман фигыльнең юклыкта зат-сан белән төрләнеше

1

Яңа тема үзләш. дәр.

Фигыльләрне зат-сан белән төрләндерү

Билгеле киләчәк заман хикәя фигыльләрне аера белү, барлык һәм юклык формаларын үзләштерү,  кушымчаларны дөрес куллануга ирешү

45

аркасында бәйлек сүзе

1

Яңа тема үзләш. дәр.

Аркасында бәйлек сүзен сөйләм телендә куллану

Аркасында бәйлек сүзен сөйләм телендә куллана белү

46

Фигыльнең уртаклык юнәлеше Нишләмәгәнгә салышмый!

1

Яңа тема үзләш. дәр.

Эш дәфтәре, күнегүләр өстендә эш

Бу грамматик структураны сөйләмдә куллана белү

47

Нинди булуы белән аерылып тора? Нәрсәсе белән аерылып тора?

1

Яңа тема үзләш. дәр.

Парлап эшләү, тәрҗемә итү, сорауларга җавап

Бу грамматик структураны сөйләмдә куллана белү

48

"үз" билгеләү алмашлыгы

1

Яңа тема үзләш. дәр.

Күнегүләр өстендә эш

Бу билгеләү алмашлыгын сөйләм телендә куллану

49

Б.с.ү. Үз-үзеңә ышан.

1

Сөйл. тел. үс. дәр.

Сөйләм телен үстерү

Сөйләм телен үстерү, сүзләрне активлаштыру

50

Хәзерге заман сыйфат фигыль. Кабатлау.

1

Гом. һәм бел. сист.

Эш дәфтәре, күнегүләр өстендә эш

Хәзерге заман сыйфат фигыльне аера белү. Бу төр фигыльләре булган җөмлә калыпларын төзи белү.

51

Язма эш. Хәзерге заман сыйфат фигыль

1

Бел.тикшерү дәр.

Тест өстендә эш

Алган белем һәм күнекмәләрне куллану

52

Хаталар өстендә эш.

1

Гом. һәм бел. сист.

Күнегүләр өстендә эш

Үзләштергән темаларны ныгыту, системалаштыру.

4 чирек- 16 сәг.

53

Нишлисе килә? Нишлисе иде?

1

Яңа тема үзләш. дәр.

Парлап эшләү, тәрҗемә итү, сорауларга җавап

Бу грамматик структураны сөйләмдә куллана белү

54

Хәзерге заман сыйфат фигыльнең тезмә формасы (Нишли торган?)

1

Яңа тема үзләш. дәр.

Эш дәфтәре, күнегүләр өстендә эш, сорауларга җавап, тәрҗемә

Хәзерге заман сыйфат фигыльне аера белү. Бу төр фигыльләре булган җөмлә калыпларын төзи белү.

55

Хәзерге заман сыйфат фигыль

1

Яңа тема үзләш. дәр.

Эш дәфтәре, күнегүләр өстендә эш, сорауларга җавап, тәрҗемә

Хәзерге заман сыйфат фигыльне аера белү. Бу төр фигыльләре булган җөмлә калыпларын төзи белү.

56

Фигыльнең йөкләтү юнәлеше

1

Яңа тема үзләш. дәр.

Эш дәфтәре, күнегүләр өстендә эш, сорауларга җавап, тәрҗемә

Фигыльнең йөкләтү юнәлешен сөйләм телендә куллана белү

57

Боерык фигыль Теләк фигыльнең 1 зат күплек сан формасы

1

Яңа тема үзләш. дәр.

Җөмләләр төзү, тәрҗемә итү, сорауларга җавап

Боерык һәм теләк фигыль формаларын куллана белү

58

Нишли күрегез? Нишли күрмәгез?

1

Яңа тема үзләш. дәр.

Парлап эшләү, тәрҗемә итү, сорауларга җавап

Бу грамматик структураны сөйләмдә куллана белү

59

Нишләр өчен? Нишләмәс өчен?

1

Яңа тема үзләш. дәр.

Парлап эшләү, тәрҗемә итү, сорауларга җавап

Бу грамматик структураны сөйләмдә куллана белү

60

Б.с.ү. Терек һәм терек булмаган табигать

1

Сөйл. тел. үс. дәр.

Сөйләм телен үстерү

Сөйләм телен үстерү, сүзләрне активлаштыру

61

Хәзерге заман сыйфат фигыльнең тезмә формасы .(Нишли/нишләми торган)

1

Яңа тема үзләш. дәр.

Фигыльләрне хәзерге заман сыйфат фигыль формасына кую, җөмләләр төзү, тәрҗемә итү

Хәзерге заман сыйфат фигыльне аера белү. Бу төр фигыльләре булган җөмлә калыпларын төзи белү.

62

... дип уйлыйм /саныйм

сөйләм үрнәге

1

Сөйл. тел. үс. дәр.

Сөйләм телен үстерү

Бу грамматик структураны сөйләмдә куллана белү

63

Чөнки теркәгечле кушма җөмлә

1

Яңа тема үзләш. дәр.

Җөмләләр төзү, тәрҗемә итү

Чөнки теркәгечен җөмләләр төзегәндә куллана белү

64

Хәл фигыльнең өченче төре

1

Яңа тема үзләш. дәр.

Эш дәфтәре, күнегүләр өстендә эш, сорауларга җавап, тәрҗемә

Хәл фигыльнең 3 нче төрен аера белү һәм сөйләм телендә куллану

65

Боерык фигыль. Нишләмәгез? Нишли күрмәгез?

1

Белем,күнек. камил. дәр.

Эш дәфтәре, күнегүләр өстендә эш, сорауларга җавап, тәрҗемә

Боерык фигыль формаларын куллана белү

66

Контроль эшкә әзерлек. Кабатлау.

1

Гом. һәм бел. сист.

Эш дәфтәре, күнегүләр өстендә эш, сорауларга җавап, тәрҗемә

Үзләштергән темаларны ныгыту, системалаштыру

67

Контроль эш. Сыйфат, боерык һәм хәл фигыль.

1

Бел. тикшерү дәр.

Тест

Алган белем һәм күнекмәләрне куллану

68

Хаталар өстендә эш. Кабатлау дәресе.

1

Гом. һәм бел. сист.

Эш дәфтәре

Үзләштергән темаларны ныгыту, системалаштыру.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Эш программасы Татар әдәбияты 9нчы сыйныф, рус төркеме

Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләренең   рус  төркемендәге 9 нчы сыйныфы укучылары өчен татар әдәбияты буенча  белем бирү программасына аңлатма язуы...