Татар әдәбиятыннан эш прораммасы. 8нче сыйныф (рус төркеме)
календарно-тематическое планирование (8 класс) на тему

Багавиева Гульгенэ Мунировна

Эш прогаммасы

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tatar_dbiyaty_8_klass._rus_torkeme.doc254 КБ

Предварительный просмотр:

Аңлатма язуы.

        Эш программасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан расланган “Рус телендә урта (тулы)  гомуми белем бирү мәктәбендә  татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы” (Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2010 ел), Р.Р.Нигъмәтуллина “Татарча да яхшы бел”: Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпләрнең 8 нче класслары өчен татар теле, ТР Мәгариф министры тарафыннан тәкъдим ителгән дәреслеккә нигезләнеп төзелде.

8 нче сыйныф укучылары өчен татар әдәбиятын өйрәнүдә төп бурычлар һәм максатлар:

Татар әдәбиятын укытуның төп максатлары:

  1. татар әдәбияты әсәрләре аша укучыларны татар халкының тарихы, рухи казанышлары, тормыш-яшәеш үзенчәлекләре белән таныштыру;
  2. укучыларның телдән һәм язмача аралашу күнекмәләрен һәм осталыкларын камилләштерү, фикер эшчәнлеген үстерү, татар телен          укытуның сыйфатын яхшырту;
  3. татар әдәбиятының алтын хәзинәсен тәшкил иткән әдәби әсәрләрдән алынган өзекләр һәм ал арның авторлары турында мәгълүмат бирү;
  4. гомумкешелек әхлакый сыйфатлар тәрбияли алырдай әсәрләр аша укучыларның дөньяга карашын формалаштыру, ал арда уңай сыйфатлар тәрбияләү, әдәбият белән кызыксынуларын арттыру;
  5. танылган язучы һәм шагыйрьләрнең иҗаты, тормыш юлы турында кыскача белешмә бирү;
  6. вакытлы матбугат язмаларын, мәгълүмати текстларны укырга һәм аларга күзәтү ясарга, анда күтәрелгән мәсьәләләргә карата үз мөнәсәбәтеңне дәлилләп белдерергә күнектерү.

Бу максатка ирешү өчен, түбәндәге бурычларны  хәл итү:

  1. татар сөйләмен тыңлап аңларга күнектерү;
  2. татар этикеты  тәкъбирләрен кертеп, бирелгән ситуация буенча диологик сөйләмне  оештырырга өйрәтү;
  3. күрсәтелгән лексик темалар буенча  телдән яки язма монологик сөйләм булдырырга ирешү;
  4. карап чыгу, танышу, өйрәнү, эзләнү максаты белән уку төрләрен кулланып, төрле жанрдагы текстларны аңлап уку күнекмәләрен үстерү;
  5. тәкъдим ителгән текстларны яттан өйрәнү;
  6. татар телендәге сөйләмне фонетик, лексик, грамматик яктан дөрес төзергә күнектерү;
  7. татар халкының фән. мәгариф, сәнгать, мәдәният өлкәсендәге казанышлары, күренекле шәхесләре белән таныштыруны дәвам итү;
  8. халыкларның үзара аңлашып, тату яшәвенә омтылыш тәрбияләү.

       

     Сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләре (сөйләү, тыңлап аңлау, уку) буенча укучыларның күнекмәләре киңәйтелә. Аларны, җанлы сөйләмне тыңлап,  кирәк мәгълүматны сайлап алырга һәм тулысынча аңларга; диологик аралашу барышында куелган коммуникатив максатларга ирешергә; үз фикерләрен белдереп, вакыйгаларны һәм күренешләрне яктыртырга; укылган (тыңланган) текстларның эчтәлеген эзлекле итеп сөйләргә һәм телдән белдерелгән фикерләрне язмача оештырырга өйрәтү эшләре иң мөһимнәрдән санала.

Сөйләм эшчәнлеге төрләренә өйрәтүгә таләпләр:

Тыңлап аңлау

3 минутлык текстны тыңлап, аның эчтәлеге буенча сөйләшү (полилог) үткәрә алу;

диктор сөйләмен тыңлап, эчтәлеге буенча мөстәкыйль эшләр эшли алу.

Диалогик сөйләм

Укылган (тыңланган) текстның эчтәлеге буенча фикер алышуда катнаша алу;

кара-каршы «сөйләшү барышында аралашу максатына ирешү һәм үз фикереңне дәлилли алу;

тәкъдим ителгән ситуация буенча сөйләшү үткәрә алу (һәр укучының репликалар саны 10 нан ким булмаска тиеш).

Монологик сөйләм

Табигать күренешләрен, төрле вакыйгаларны тасвирлый алу;

сәяси-иҗтимагый һәм мәдәни тормыш яңалыклары турында хәбәр итә алу (җөмләләр саны 12 дән ким булмаска тиеш);

укылган (тыңланган) текстның эчтәлеген эзлекле һәм нигезле итеп сөйләп бирә алу.

Уку

Әдәби әсәрләрдән алынган өзекләрнең, фәнни-популяр текстларның эчтәлеген тулысынча аңлап укый алу, кирәкле мәгълүматны

табып әйтә алу;

шигырьләрне яттан өйрәнү һәм сәнгатьле итеп сөйли белү.

8  нче сыйныфны тәмамлаучы рус телендә сөйләшүче балаларның татар әдәбиятыннан көтелгән нәтиҗәләре:

            -  татар халкының тарихы, рухи казанышлары, тормыш-яшәеш үзенчәлекләрен белү;

            -  татар әдәбиятының әдәби әсәрләрдән алынган өзекләр һәм ал арның авторлары турында белү;

       - вакытлы матбугат язмаларын, мәгълүмати текстларны уку һәм аларга күзәтү ясау, анда күтәрелгән мәсьәләләргә карата үз                        мөнәсәбәтләрен  дәлилләп белдерә белү;

       - сөйләм этикеты үрнәкләрен урынлы куллануга ирешү, сөйләмне орфоэпик һәм орфографик яктан дөрес оештыра белү:

       - авазларны сүзләрдә , сүзтезмәләрдә , җөмләләрдә дөрес әйтүгә ирешү һәм сингорманизм законының асылына төшенү;

       - коммуникатив максатларны аңлап, диологик аралашуда катнашу;

       - төрле аралашу сфераларыннан чыгып, телдән яки язмача үз фикерләрен белдерүгә ирешү;

       - тәкъдим ителгән тема буенча эзлекле монологик сөйләм төзи алу;

       - антонимнар, синонимнар, фразеологик һәм башка төр сүзлекләрдән файдалана белү;

       - тиешле (2050 сүз) күләмдә татар сүзләрен яттан белү.

Укыту программасының үзләштерелүен тикшерү

  1“Татарча да яхшы бел”. Р.Нигъмәтуллина. Контроль тестлар һәм текстлар 8 класс. Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәп укучылары өчен ярдәмлек. Казан ү. Мәгариф, 2010 ел.

Укыту – методик комплекты

  1. Р.Р.Нигъмәтуллина “Татарча да яхшы бел. 8 класс” Казан, “Мәгариф”, 2008ел.;
  2. Р.Р.Нигъмәтуллина “Татар теленнән эш дәфтәре.8 класс” Казан, “Мәгариф”, 2010ел;

Укучыларның белем һәм күнекмәләрен бәяләү нормалары

   Укучыларның телдән җавап бирү күнекмәләрен  тикшерү эшләренең күләме:

Эш төрләре

VIII сыйныфы

1.

Тыңлап аңлау (минутларда)

3

2.

Диолог сөйләм (репликалар саны)

10

3.

Монологик сөйләм (фразалар саны)

12

Тыңланган текстның эчтәлеге буенча сорауларга язмача җавап бирүне бәяләү

         Тыңланган текстның эчтәлеген тулаем аңлап, тәкъдим ителгән барлык сорауларга язмача дөрес җавап бирелгән, 1 орфографик хатасы яки эчтәлеккә бәйле 1 хатасы булган эшкә “5” ле куела.

          Тыңланган текстның эчтәлеген  аңлап, тәкъдим ителгән сорауларга дөрес җавап бирелгән, әмма 2-3 орфографик, 3 пунктуацион  яки эчтәлеккә бәйле 2-3 хатасы булган эшкә  “4” ле куела.

           Тыңланган текстның эчтәлеген өлешчә аңлап, тәкъдим  ителгән сорауларга  төгәл җавап бирелмәгән, 5 орфографик, 5 пунктуацион  яки эчтәлеккә бәйле 4-5 хатасы  булган эшкә “3” ле куела.  

           Тыңланган текстның эчтәле буенча тәкъдим ителгән сорауларга бирелгән җавапларның яртысы дөрес булмаса, 6 орфогрфик хата, 6 пунктуацион яки эчтәлеккә бәйле 5 тән артык хатасы булган эшкә “2” ле куела.

Диалогик  сөйләмне бәяләү

            Бирелгән ситуация яки өйрәнелгән тема буенча әңгәмә кора алганда, пунктуацион әйтелеше һәм грамматик төзелеше ягыннан дөрес, эчтәлеге ягыннан эзлекле һәм тулы диологик сөйләм төзегәндә, “5” ле куела.  

           Бирелгән  ситуация яки өйрәнелгән тема буенча әңгәмә кора алганда, әмма репликаларның әйтелешендә һәм аерым сүзләрнең грамматик формаларында 2-3 хата җибәреп, эчтәлеге ягыннан эзлекле диологик сөйләм төзегәндә, “4” ле куела.

           Өстәмә сораулар ярдәмендә генә әңгәмә кора алганда, репликаларның әйтелешендә һәм сүзләрнең грамматик формаларында 4-6 хата җибәреп, эчтәлеген бозып, диологик сөйләм төзегәндә, “3” ле куела.

          Бирелгән ситуация яки өйрәнелгән тема буенча диолог төзи алмаганда, “2” ле куела.

Монологик сөйләмне бәяләү

           Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча әйтелеше, грамматик төзелеше ягыннан дөрес һәм эчтәлеге ягыннан тулы, эзлекле монологик сөйләм өчен “5” ле куела.

           Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча эзлекле төзелгән, әмма аерым сүзләрнең әйтелешендә, грамматик формаларында яки җөмлә төзелешендә 2-3 хаталы монологик  сөйләм өчен “4” ле куела.

           Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча эзлекле төзелмәгән, сүзләрнең әйтелешендә, җөмлә төзелешендә 4-7 хаталы монологик сөйләм өчен “3” ле куела.

          Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән темага монолог  төзи алмаганда, “2” ле куела.

Укуны бәяләү

                               

Сыйныфлар

Кычкырып уку (сүзләр саны)

        VIII - IX

         75-80

       Искәрмә. Эчтән уку тизлеге, кычкырып уку белән чагыштырганда,  8-9 нчы сыйныфларда 30-40 % ка югарырак була.

      Тәкъдим ителгән текстның эчтәлеген тулаем аңлап, авазларны һәм сүзләрне дөрес әйтеп, басымны дөрес куеп, сәнгатьле һәм аңлаешлы  итеп тиешле тизлектә укыганда, “5” ле куела.

      Тәкъдим ителгән текстның эчтәлеген аңлап, сәнгатьле  һәм аңлаешлы итеп, әмма 2-3 орфоэпик хата җибәреп (авазларның әйтелешен бозу, басымны дөрес куймау, синтагмаларга бүленештә ялгышу) укыганда, “4” ле куела.

     Тәкъдим ителгән текстның  эчтәлеген өлешчә аңлап, 4-6 тупас орфоэпик хата җибәреп укыганда һәм уку тизлеге акрын булганда, “3” ле куела.

    Тәкъдим ителгән текстның  эчтәлеген  бөтенләй аңламыйча, рофоэпик кагыйдәләрне бозып , 7 дән артык әйтелеш хатасы җибәреп һәм уку тизлегенә таләпләрне сакламыйча укыганда, “2” ле куела.      

  Татар әдәбиятыннан тематик план

Сыйныф:  8 “Б”                                                                                                                                                                                                                                Укытучы: Баһавиева Гөлгенә Мөнир кызы                                                                                                                                                                                                     Сәгатьләр саны: 68 сәг.                                                                                                                                                                                                                              Барлыгы: 68 сәг.; атнага: 2 сәг.                                                                                                                                                                                                              План буенча контроль дәресләр- ; зачетлар-; тестлар- ;  бәйләнешле сөйләм үстерү - 6                                                                                                                  Административ контроль дәресләр:-                                                                                                                                                                                                                       Программа: “Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту программасы 1-11 нче сыйныфлар”, Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2010 ел нигезендә төзелгән                                                                                                                                                                                                                         Дәреслек: Р.Р.Нигъматуллина “Татарча да яхшы бел 8 класс”                                                                                                                                                         Өстәмә әдәбият:

  1. Р.Р.Нигъматуллина ,Р.Ә. Юнысова “Татар теленнән эш дәфтәре” Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпнең 8 нчы класс укучылары өчен ярдәмлек.
  2. Р.Р.Нигъматуллина “Татарча да яхшы бел. Контроль текстлар һәм тестлар 8 класс” Гомуми урта белем бирүче рус мәктәбенең укучылары өчен ярдәмлек. Казан, “Мәгариф”, 2010ел.

 

Календарь- тематик план

Дәреснең темасы

Сәг.

саны

Дәреснең тибы

Укучыларның эшчәнлегенә характеристика яки уку эшчәнлегенең  төре

Көтелгән нәтиҗә

Үткәрү вакыты

План

Факт

“Рәхәтләнеп ял иттек” 16сәг.

1

Л.Лерон “Җәйге бәхәс”

1

Яңа материалны аңлату

Шигырьне дөрес интонация белән, тиешле урында паузалар ясап, сәнгатьле итеп уку; сорауларга җавап, тәрҗемә, парлап эшләү

Аңлап уку күнекмәләрен  формалаштыру, укыганның эчтәлегенә төшенү күнекмәләре, логик фикерләү сәләтен камилләштерү

2

Г.Юнысова “Җәй”

1

Катнаш дәрес

Шигырьне дөрес интонация белән, тиешле урында паузалар ясап, сәнгатьле итеп уку; сорауларга җавап, тәрҗемә, парлап эшләү

Укыганның эчтәлегенә төшенү күнекмәләре

3-4

Р.Вәлиев. Тормыш юлы һәм иҗаты. “Сай бул җәй”

2

Яңа материалны аңлату

Р.Вәлиев биографиясе һәм иҗаты белән танышу. Шигырьне дөрес интонация белән, тиешле урында паузалар ясап, сәнгатьле итеп уку; сорауларга җавап бирү, тәрҗемә итү

Биографиясен һәм иҗатын белү. Үз сүзләре белән төп мәгънәне әйтү осталыгын формалаштыру

5-6

Г.Тукай. Тормыш юлы, иҗаты.”Шүрәле” поэмасы

2

Яңа материалны аңлату

Г.Тукай биографиясе һәм иҗаты белән танышу. Шигырьне дөрес интонация белән, тиешле урында паузалар ясап, сәнгатьле итеп уку; сорауларга җавап бирү, тәрҗемә итү. Рус теленә тәрҗемә ителгән шигырьләре белән танышу.

Биографиясен һәм иҗатын белү. Үз сүзләре белән төп мәгънәне әйтү осталыгын формалаштыру

7

С.Рәмиев “Авыл”

1

Катнаш

Шигырьне дөрес интонация белән, тиешле урында паузалар ясап, сәнгатьле итеп уку; сорауларга җавап, тәрҗемә, парлап эшләү

Үз сүзләре белән төп мәгънәне әйтү осталыгын формалаштыру

8

Л.Закирова “Балыкчылар”

1

Яңа материалны аңлату

Рәсем өстендә эш, тест өстендә эш, яңа сүзләр өйрәнү, тәрҗемә итү, парлап эшләү

Дәрескә әзерлекле килү турында сөйләшү

9

Р.Миңнуллин “Балыкчы”

1

Катнаш

Шигырьне дөрес интонация белән, тиешле урында паузалар ясап, сәнгатьле итеп уку; сорауларга җавап, тәрҗемә, парлап эшләү

Укыганның эчтәлегенә төшенү күнекмәләре

10

Бәйләнешле сөйләм телен үстерү “Сабантуй”

1

Яңа материалны аңлату

Сөйләм телен үстерү

Сөйләм телен үстерү, сүзләрне активлаштыру

11

Ш.Галиев. “Авылча, бабайча ял”

1

Яңа материалны аңлату

Рәсемнәр өстендә эш,текст буенча сорауларга җавап бирү, шигырьне сәнгатьле уку, төп фикерне аерып күрсәтү,әңгәмә кору

Укучыларда эшчәнлек тәрбияләү, олыларга булышырга кирәклеген аңлату

12

Л.Закирова “Кем көчлерәк”

1

Яңа материалны аңлату

Укыган текстның  мәгънәсен аңлау, текст буенча сорауларга җавап бирү, укылган текстның эчтәлеген сөйләү, төп фикерне аерып күрсәтү,әңгәмә кору

Аңлап уку күнекмәләрен  формалаштыру, укыганның эчтәлегенә төшенү күнекмәләре, логик фикерләү сәләтен камилләштерү

13

Р.Миңнуллин “Спортның яңа төре”

1

Яңа материалны аңлату

Шигырьне дөрес интонация белән, тиешле урында паузалар ясап, сәнгатьле итеп уку; сорауларга җавап, тәрҗемә итү

Үз сүзләре белән төп мәгънәне әйтү осталыгын формалаштыру, ялкаулык турында әңгәмә

14

Л.Закированың “Коткаручы” тексты өстендә эш

1

Катнаш

Укыган текстның  мәгънәсен аңлау, текст буенча сорауларга җавап бирү, укылган текстның эчтәлеген сөйләү, төп фикерне аерып күрсәтү,әңгәмә кору

Үз сүзләре белән төп мәгънәне әйтү осталыгын формалаштыру, таныш булмаган урыннарда су коенырга ярамый турында әңгәмә

15

З.Мансурның  “Җәй айлары”шигыре

1

Белем, күнекмәләрне камилләштерү

Шигырьне дөрес интонация белән, тиешле урында паузалар ясап, сәнгатьле итеп уку; сорауларга җавап, тәрҗемә итү

Үз сүзләре белән төп мәгънәне әйтү осталыгын формалаштыру, мәктәптә беренче уку ае ничек үткәне  турында сөйләшү

16

“Рәхәтләнеп ял иттек” темасын йомгаклап кабатлау “Күңелле ял” тексты өстендә эш

1

Белем, күнекмәләрне камилләштерү

Сөйләм телен үстерү, текстны сәнгатьле уку, фикерләрен тыңлау, сорауларга җавап, тәрҗемә итү

Сөйләм телен үстерү, сүзләрне активлаштыру, походтта үзеңне ничек тоту турында сөйләшү

“Безне юллар, юллар чакыра” 9 сәг.

17

Синең кайларда булганың бар?

1

Яңа материалны аңлату

Рәсемнәр өстендә эш, текстны сәнгатьле уку, эчтәлеген үз сүзләре белән кыскача сөйләтү, тәрҗемә итү, фикерләрен тыңлау

Сөйләм телен үстерү, сүзләрне активлаштыру, сәяхет итүнең үзенчәлекләре турында әңгәмә

18

Х.Халиков “Шифалы үләннәр”

1

Катнаш дәрес

Укыган текстның  мәгънәсен аңлау,  шигырьне дөрес интонация белән сәнгатьле итеп уку, сорауларга җавап бирү, укылган текстның эчтәлеген сөйләү, төп фикерне аерып күрсәтү,әңгәмә кору

Укыганның эчтәлегенә төшенү күнекмәләре камилләштерү, файдалы җиләк-җимеш, үсемлекләр турында әңгәмә

19

Л.Гыймәдиева “Абыйларга кунакка”

1

Яңа материалны аңлату

Рәсем өстендә эш, текстны сәнгатьле уку, эчтәлеген үз сүзләре белән кыскача сөйләтү, тәрҗемә итү, фикерләрен тыңлау

Сөйләм телен үстерү, сүзләрне активлаштыру, белмәгән җирдә үзеңне ничек тотарга турында әңгәмә

20

Күңелле сәяхәт. Диалог

1

Катнаш дәрес

Рольләргә бүленеп уку, укыган диалогның мәгънәсен аңлау, диалог буенча сорауларга җавап бирү, укылган диалогның эчтәлеген сөйләү, төп фикерне аерып күрсәтү,әңгәмә кору

Аңлап уку күнекмәләрен  формалаштыру, укыганның эчтәлегенә төшенү күнекмәләре, логик фикерләү сәләтен камилләштерү

21

Бәйләнешле сөйләм телен үстерү. “Үстергән дә безне чын дуслык...” тексты өстендә эш.

1

Яңа материалны аңлату

Сөйләм телен үстерү, укыган текстның  мәгънәсен аңлау, текст буенча сорауларга җавап бирү, укылган текстның эчтәлеген сөйләү, төп фикерне аерып күрсәтү,әңгәмә кору

Сөйләм телен үстерү, сүзләрне активлаштыру, аңлап уку күнекмәләрен  формалаштыру, укыганның эчтәлегенә төшенү күнекмәләре, логик фикерләү сәләтен камилләштерү

22

“Дөнья матур, дөнья киң” Чит илләргә сәяхәт

1

Белем, күнекмәләрне камилләштерү

Укыган текстның  мәгънәсен аңлау, текст буенча сорауларга җавап бирү, укылган текстның эчтәлеген сөйләү, төп фикерне аерып күрсәтү,әңгәмә кору

Аңлап уку күнекмәләрен  формалаштыру, укыганның эчтәлегенә төшенү күнекмәләре, логик фикерләү сәләтен камилләштерү . Сәяхет итүнең үзенчәлекләре турында әңгәмә

23

Җир шарының җиде могҗизасы

1

Белем, күнекмәләрне камилләштерү

Рәсемнәр өстендә эш, текстны сәнгатьле уку, эчтәлеген үз сүзләре белән кыскача сөйләтү, тәрҗемә итү, фикерләрен тыңлау

Сөйләм телен үстерү, сүзләрне активлаштыру, җир шарының җиде могҗизасы турында әңгәмә

24

Бәйләнешле сөйләм телен үстерү. “Европага сәяхәт” тексты өстендә эш.

1

Яңа материалны аңлату

Сөйләм телен үстерү, укыган текстның  мәгънәсен аңлау, текст буенча сорауларга җавап бирү, укылган текстның эчтәлеген сөйләү, төп фикерне аерып күрсәтү,әңгәмә кору

Сөйләм телен үстерү, сүзләрне активлаштыру, аңлап уку күнекмәләрен  формалаштыру, укыганның эчтәлегенә төшенү күнекмәләре, логик фикерләү сәләтен камилләштерү,  сәяхет итүнең үзенчәлекләре турында әңгәмә

25

Бәйләнешле сөйләм телен үстерү. “Парижда” тексты өстендә эш.

1

Яңа материалны аңлату

Сөйләм телен үстерү, укыган текстның  мәгънәсен аңлау, текст буенча сорауларга җавап бирү, укылган текстның эчтәлеген сөйләү, төп фикерне аерып күрсәтү,әңгәмә кору

Сөйләм телен үстерү, сүзләрне активлаштыру, аңлап уку күнекмәләрен  формалаштыру, укыганның эчтәлегенә төшенү күнекмәләре, логик фикерләү сәләтен камилләштерү,  сәяхет итүнең үзенчәлекләре турында әңгәмә

“Юлларда сак булыгыз” 10 сәг.

26

Юл йөрү кагыйдәләрен кирәк шул өйрәнергә.

1

Катнаш дәрес

Рәсемнәр буенча эш, яңа сүзләр өйрәнү, киңәшләр белән танышу, тәрҗемә итү, сорауларга җавап, җөмләләргә карата фикерләрен әйтү

Сөйләм телен үстерү, сүзләрне активлаштыру, юлда өйрү кагыйдәләрен үтәү турында әңгәмә

27

Юл фаҗигәләре.

1

Белем, күнекмәләрне камилләштерү

Укыган текстның  мәгънәсен аңлау, текст буенча сорауларга җавап бирү, укылган текстның эчтәлеген сөйләү, төп фикерне аерып күрсәтү,әңгәмә кору

 Аңлап уку күнекмәләрен  формалаштыру, укыганның эчтәлегенә төшенү күнекмәләре, логик фикерләү сәләтен камилләштерү. Юлда өйрү кагыйдәләрен үтәү, беренче ярдәм күрсәтү турында әңгәмә

28

Мөҗәһит. “Светофор киңәше”

1

Белем, күнекмәләрне камилләштерү

Рәсем өстендә эш, яңа сүзләр өйрәнү, шигырьне дөрес интонация белән, тиешле урында паузалар ясап, сәнгатьле итеп уку; сорауларга җавап, тәрҗемә итү

Укыганның эчтәлегенә төшенү күнекмәләре, логик фикерләү сәләтен камилләштерү. Юлда йөрү кагыйдзләрен онытмау турында әңгәмә

29

Беренче светофор тарихы

1

Яңа материалны аңлату

Укыган текстның  мәгънәсен аңлау, текст буенча сорауларга җавап бирү, укылган текстның эчтәлеген сөйләү, төп фикерне аерып күрсәтү,әңгәмә кору

 Аңлап уку күнекмәләрен  формалаштыру, укыганның эчтәлегенә төшенү күнекмәләре, логик фикерләү сәләтен камилләштерү. Юлда өйрү кагыйдәләрен үтәү

30

Юл билгеләре

1

Яңа материалны аңлату

Рәсемнәр өстендә эш,текст буенча сорауларга җавап бирү, укылган текстның эчтәлеген сөйләү, төп фикерне аерып күрсәтү,әңгәмә кору, парлап эшләү, тест үтү

Сөйләм телен үстерү, сүзләрне активлаштыру, юл билгеләрен  белү кирәклеге турында әңгәмә

31

“Казан шәһәренең капкасы”

1

Катнаш дәрес

Рәсемнәр өстендә эш,текст буенча сорауларга җавап бирү, укылган текстның эчтәлеген сөйләү, төп фикерне аерып күрсәтү,әңгәмә кору, диалогка кирәкле репликалар куеп уку

Сөйләм телен үстерү, сүзләрне активлаштыру, вокзалда үзеңне ничек тотарга  турында әңгәмә

32

“Транспортта йөрү кагыйдәләре”

1

Белем, күнекмәләрне камилләштерү

Рәсемнәр өстендә эш,текст буенча сорауларга җавап бирү, укылган текстның эчтәлеген сөйләү, төп фикерне аерып күрсәтү,әңгәмә кору, диалогны рольләргә булеп  уку

Сөйләм телен үстерү, сүзләрне активлаштыру, транспортта үзеңне ничек тотарга  турында әңгәмә

33

“Метрода йөргәнең бармы?” Тест

1

Белем, күнекмәләрне тикшерү

Рәсемнәр өстендә эш,текст буенча сорауларга җавап бирү, укылган текстның эчтәлеген сөйләү, төп фикерне аерып күрсәтү,әңгәмә кору, тест үтү

Сөйләм телен үстерү, сүзләрне активлаштыру, метрода үзеңне ничек тотарга  турында әңгәмә

34

Бәйләнешле сөйләм телен үстерү. “Сәфәр” тексты өстендә эш

1

Яңа материалны аңлату

Сөйләм телен үстерү, укыган текстның  мәгънәсен аңлау, текст буенча сорауларга җавап бирү, укылган текстның эчтәлеген сөйләү, төп фикерне аерып күрсәтү,әңгәмә кору

Сөйләм телен үстерү, сүзләрне активлаштыру, аңлап уку күнекмәләрен  формалаштыру, укыганның эчтәлегенә төшенү күнекмәләре, логик фикерләү сәләтен камилләштерү,  еракка сәфәргә чыккач үзеңне ничек тотарга турында әңгәмә

35

Бәйләнешле сөйләм телен үстерү. “Соңгы каникул” тексты өстендә эш

1

Яңа материалны аңлату

Сөйләм телен үстерү, текстны рольләргә бүлеп уку, укыган текстның  мәгънәсен аңлау, текст буенча сорауларга җавап бирү, укылган текстның эчтәлеген сөйләү, төп фикерне аерып күрсәтү,әңгәмә кору

Сөйләм телен үстерү, сүзләрне активлаштыру, аңлап уку күнекмәләрен  формалаштыру, укыганның эчтәлегенә төшенү күнекмәләре, логик фикерләү сәләтен камилләштерү,  еракка сәфәргә чыккач үзеңне ничек тотарга турында әңгәмә

“Очрашу урыны – Казан” 18 сәг.

36

Ш.Галиев “Күңелле сәфәр”

1

Яңа материалны аңлату

Шигырьне дөрес интонация белән, тиешле урында паузалар ясап, сәнгатьле итеп уку; сорауларга җавап, тәрҗемә, парлап эшләү

 Аңлап уку күнекмәләрен  формалаштыру, укыганның эчтәлегенә төшенү күнекмәләре, логик фикерләү сәләтен камилләштерү. Туган як турында әңгәмә

37

Г.Кутуй “Сагыну”

1

Яңа материалны аңлату

Сөйләм телен үстерү, укыган текстның  мәгънәсен аңлау, текст буенча сорауларга җавап бирү, укылган текстның эчтәлеген сөйләү, төп фикерне аерып күрсәтү,әңгәмә кору

Сөйләм телен үстерү, сүзләрне активлаштыру, аңлап уку күнекмәләрен  формалаштыру, укыганның эчтәлегенә төшенү күнекмәләре, логик фикерләү сәләтен камилләштерү,  туган як турында әңгәмә

38

“Татарстанга рәхим итегез”

1

Белем, күнекмәләрне камилләштерү

Рәсемнәр өстендә эш,текст буенча сорауларга җавап бирү, укылган текстның эчтәлеген сөйләү, төп фикерне аерып күрсәтү,әңгәмә кору, Татарстан Республикасының символларын өйрәнү

Сөйләм телен үстерү, сүзләрне активлаштыру

39

Г.Зәйнашева ”Туган җирем Татарстан”

1

Яңа материалны аңлату

Рәсем өстендә эш, яңа сүзләр өйрәнү, шигырьне дөрес интонация белән, тиешле урында паузалар ясап, сәнгатьле итеп уку; сорауларга җавап, тәрҗемә итү. Җырны тыңлау.

Укыганның эчтәлегенә төшенү күнекмәләре, логик фикерләү сәләтен камилләштерү. Туган җирнең матурлыгы  турында әңгәмә

40

Алабуга шәһәренә сәяхәт. Диалог

1

катнаш

Рольләргә бүленеп уку, укыган диалогның мәгънәсен аңлау, диалог буенча сорауларга җавап бирү, укылган диалогның эчтәлеген сөйләү, төп фикерне аерып күрсәтү,әңгәмә кору

Аңлап уку күнекмәләрен  формалаштыру, укыганның эчтәлегенә төшенү күнекмәләре, логик фикерләү сәләтен камилләштерү. Татарстан шәһәрләренең тарихы турында сөйләшү

41

“Хәерле юл сезгә”

1

катнаш

Рәсемнәр өстендә эш,текст буенча сорауларга җавап бирү, укылган текстның эчтәлеген сөйләү, төп фикерне аерып күрсәтү,әңгәмә кору

Сөйләм телен үстерү, сүзләрне активлаштыру, Казан вокзалы турында әңгәмә

42

Мин Казанаг керәм поезд белән

1

катнаш

Шигырьне дөрес интонация белән, тиешле урында паузалар ясап, сәнгатьле итеп уку; сорауларга җавап, тәрҗемә, парлап эшләү

 Аңлап уку күнекмәләрен  формалаштыру, укыганның эчтәлегенә төшенү күнекмәләре, логик фикерләү сәләтен камилләштерү. Шәһәребез турында әңгәмә

43

“Казанның истәлекле урыннары”

1

Белем, күнекмәләрне камилләштерү

Рәсемнәр өстендә эш,текст буенча сорауларга җавап бирү, укылган текстның эчтәлеген сөйләү, төп фикерне аерып күрсәтү,әңгәмә кору, Татарстан Республикасының символларын өйрәнү

Сөйләм телен үстерү, сүзләрне активлаштыру

44

Казан кремле.

1

катнаш

Рәсемнәр өстендә эш,текст буенча сорауларга җавап бирү, укылган текстның эчтәлеген сөйләү, төп фикерне аерып күрсәтү,әңгәмә кору, Татарстан Республикасының символларын өйрәнү

Сөйләм телен үстерү, сүзләрне активлаштыру,  аңлап уку күнекмәләрен  формалаштыру, укыганның эчтәлегенә төшенү күнекмәләре

45

“Башкалабыз яңарды, матурайды, зурайды”

1

катнаш

Рәсемнәр өстендә эш,текст буенча сорауларга җавап бирү, укылган текстның эчтәлеген сөйләү, төп фикерне аерып күрсәтү,әңгәмә кору, Татарстан Республикасының символларын өйрәнү

Сөйләм телен үстерү, сүзләрне активлаштыру, аңлап уку күнекмәләрен  формалаштыру, укыганның эчтәлегенә төшенү күнекмәләре  

46

Р.Мәннан “Казанга барган идек”

1

Катнаш

Шигырьне дөрес интонация белән, тиешле урында паузалар ясап, сәнгатьле итеп уку; сорауларга җавап, тәрҗемә, парлап эшләү

 Аңлап уку күнекмәләрен  формалаштыру, укыганның эчтәлегенә төшенү күнекмәләре, логик фикерләү сәләтен камилләштерү. Шәһәребез турында әңгәмә

47

Р.Вәлиева “Казаным- туган калам”

1

Белем, күнекмәләрне тикшерү

Шигырьне дөрес интонация белән, тиешле урында паузалар ясап, сәнгатьле итеп уку; сорауларга җавап, тәрҗемә, парлап эшләү

 Аңлап уку күнекмәләрен  формалаштыру, укыганның эчтәлегенә төшенү күнекмәләре, логик фикерләү сәләтен камилләштерү. Шәһәребез турында әңгәмә

48

Сувенир сайлый беләсезме?

1

Яңа материалны аңлату

Рәсемнәр буенча эш, яңа сүзләр өйрәнү, киңәшләр белән танышу, тәрҗемә итү, сорауларга җавап, җөмләләргә карата фикерләрен әйтү

Сөйләм телен үстерү, сүзләрне активлаштыру, сувенирлар турында әңгәмә

49

Ә.Мушинский “Әнәс, ананас һәм башкалар”

1

Яңа материалны аңлату

Рәсемнәр өстендә эш,текст буенча сорауларга җавап бирү, укылган текстның эчтәлеген сөйләү, төп фикерне аерып күрсәтү,әңгәмә кору

Сөйләм телен үстерү, сүзләрне активлаштыру, аңлап уку күнекмәләрен  формалаштыру, укыганның эчтәлегенә төшенү күнекмәләре  

50

“Коллекциядә нәрсә бар?”

1

катнаш

Рәсемнәр өстендә эш,текст буенча сорауларга җавап бирү, укылган текстның эчтәлеген сөйләү, төп фикерне аерып күрсәтү,әңгәмә кору

Сөйләм телен үстерү, сүзләрне активлаштыру, аңлап уку күнекмәләрен  формалаштыру, укыганның эчтәлегенә төшенү күнекмәләре. Хобби турында сөйләшү  

51

Л.Лерон “Туган көн бүләге”

1

Белем, күнекмәләрне камилләштерү

Рольләргә бүленеп уку, укыган диалогның мәгънәсен аңлау, диалог буенча сорауларга җавап бирү, укылган диалогның эчтәлеген сөйләү, төп фикерне аерып күрсәтү,әңгәмә кору

Аңлап уку күнекмәләрен  формалаштыру, укыганның эчтәлегенә төшенү күнекмәләре, логик фикерләү сәләтен камилләштерү. Акчаның кадерен белү турында әңгәмә

52

Г.Камал “Беренче театр”

1

Яңа материалны аңлату

Рольләргә бүленеп уку, укыган диалогның мәгънәсен аңлау, диалог буенча сорауларга җавап бирү, укылган диалогның эчтәлеген сөйләү, төп фикерне аерып күрсәтү,әңгәмә кору

Аңлап уку күнекмәләрен  формалаштыру, укыганның эчтәлегенә төшенү күнекмәләре, логик фикерләү сәләтен камилләштерү. Беренче театр турында әңгәмә

53

Табылдык

1

Белем, күнекмәләрне камилләштерү

Рәсемнәр өстендә эш,текст буенча сорауларга җавап бирү, укылган текстның эчтәлеген сөйләү, төп фикерне аерып күрсәтү,әңгәмә кору

Сөйләм телен үстерү, сүзләрне активлаштыру, аңлап уку күнекмәләрен  формалаштыру, укыганның эчтәлегенә төшенү күнекмәләре Табылдык әйберләрне кайтарырга кирәклеге турында әңгәмә

“Супермаркетка барабыз” 9 сәг.

54

Р.Корбан “Тапкырлык”

1

катнаш

Рәсемнәр өстендә эш, яңа сүзләр өйрәнү, текстны сәнгатьле уку, эчтәлеген үз сүзләре белән кыскача сөйләтү, тәрҗемә итү, фикерләрен тыңлау

Сөйләм телен үстерү, сүзләрне активлаштыру

55

Р.Корбанның “Капкорсак”шигыре

1

катнаш

Шигырьне дөрес интонация белән, тиешле урында паузалар ясап, сәнгатьле итеп уку; сорауларга җавап, тәрҗемә

 Аңлап уку күнекмәләрен  формалаштыру, укыганның эчтәлегенә төшенү күнекмәләре, логик фикерләү сәләтен камилләштерү. Файдалы ашлар турында әңгәмә

56

Н.Каштан “Дөрес тукланырга өйрән”

1

катнаш

Рәсемнәр өстендә эш,текст буенча сорауларга җавап бирү, укылган текстның эчтәлеген сөйләү, төп фикерне аерып күрсәтү,әңгәмә кору

Сөйләм телен үстерү, сүзләрне активлаштыру, аңлап уку күнекмәләрен  формалаштыру, укыганның эчтәлегенә төшенү күнекмәләре Дөрес туклану турында сөйләшү

57

“Чәегез тәмле булсын” БСҮ

1

Белем, күнекмәләрне  камилләштерү

Диалогны рольләргә бүленеп уку, укыган диалогның мәгънәсен аңлау, диалог буенча сорауларга җавап бирү, укылган диалогның эчтәлеген сөйләү, төп фикерне аерып күрсәтү,әңгәмә кору

Аңлап уку күнекмәләрен  формалаштыру, укыганның эчтәлегенә төшенү күнекмәләре, логик фикерләү сәләтен камилләштерү. Татар халкында чәй эчү традициясе турында әңгәмә

58

И.Солтан “Сөтле чәй”

1

катнаш

Шигырьне дөрес интонация белән, тиешле урында паузалар ясап, сәнгатьле итеп уку; сорауларга җавап, тәрҗемә

 Аңлап уку күнекмәләрен  формалаштыру, укыганның эчтәлегенә төшенү күнекмәләре, логик фикерләү сәләтен камилләштерү. Файдалы эчемлекләр турында әңгәмә

59

“Кафеда”

1

катнаш

Диалогны рольләргә бүленеп уку, укыган диалогның мәгънәсен аңлау, диалог буенча сорауларга җавап бирү, укылган диалогның эчтәлеген сөйләү,тиешле репликалар куеп уку,  төп фикерне аерып күрсәтү,әңгәмә кору, парлап эшләү

Аңлап уку күнекмәләрен  формалаштыру, укыганның эчтәлегенә төшенү күнекмәләре, логик фикерләү сәләтен камилләштерү. Дөрес туклану турында әңгәмә

60

Х.Халиков “Бер көндә”

1

катнаш

Шигырьне дөрес интонация белән, тиешле урында паузалар ясап, сәнгатьле итеп уку; сорауларга җавап, тәрҗемә

 Аңлап уку күнекмәләрен  формалаштыру, укыганның эчтәлегенә төшенү күнекмәләре, логик фикерләү сәләтен камилләштерү.

61

А.Шамов “Икмәк кадере”

1

Катнаш дәрес

Рәсемнәр өстендә эш,текст буенча сорауларга җавап бирү, укылган текстның эчтәлеген сөйләү, төп фикерне аерып күрсәтү,әңгәмә кору

Сөйләм телен үстерү, сүзләрне активлаштыру

62

Ризыгыбыз нинди- без шундый

1

Яңа материалны аңлату

Диалогны рольләргә бүленеп уку, укыган диалогның мәгънәсен аңлау, диалог буенча сорауларга җавап бирү, укылган диалогның эчтәлеген сөйләү,тиешле репликалар куеп уку,  төп фикерне аерып күрсәтү,әңгәмә кору, парлап эшләү

Аңлап уку күнекмәләрен  формалаштыру, укыганның эчтәлегенә төшенү күнекмәләре, логик фикерләү сәләтен камилләштерү. Дөрес туклану турында әңгәмә

“Киемеңә карап каршылыйлар” 6 сәг.

63

Р.Миңнуллин “Көзге”

1

Катнаш дәрес

Шигырьне дөрес интонация белән, тиешле урында паузалар ясап, сәнгатьле итеп уку; сорауларга җавап, тәрҗемә

 Аңлап уку күнекмәләрен  формалаштыру, укыганның эчтәлегенә төшенү күнекмәләре, логик фикерләү сәләтен камилләштерү. “Нәрсә соң ул матурлык” турында сөйләшү

64

Егетләр дә көзгегә карый

1

Яңа материалны аңлату

Диалогны рольләргә бүленеп уку, укыган диалогның мәгънәсен аңлау, диалог буенча сорауларга җавап бирү, укылган диалогның эчтәлеген сөйләү, төп фикерне аерып күрсәтү,әңгәмә кору

Аңлап уку күнекмәләрен  формалаштыру, укыганның эчтәлегенә төшенү күнекмәләре, логик фикерләү сәләтен камилләштерү. Тышкы кыяфәт турында әңгәмә

65

Г.Камал “Беренче театр”

1

Яңа материалны аңлату

Рольләргә бүленеп уку, укыган диалогның мәгънәсен аңлау, диалог буенча сорауларга җавап бирү, укылган диалогның эчтәлеген сөйләү, төп фикерне аерып күрсәтү,әңгәмә кору

Аңлап уку күнекмәләрен  формалаштыру, укыганның эчтәлегенә төшенү күнекмәләре, логик фикерләү сәләтен камилләштерү. Беренче театр турында әңгәмә

66

Р.Вәлиева “Энҗе калфак”

1

Катнаш дәрес

Рәсемнәр өстендә эш,текст буенча сорауларга җавап бирү, укылган текстның эчтәлеген сөйләү, төп фикерне аерып күрсәтү,әңгәмә кору

Сөйләм телен үстерү, сүзләрне активлаштыру. Татар халкының милли киемнәре турында әңгәмә

67

Яңа киемең котлы булсын

1

Яңа материалны аңлату

Диалогны рольләргә бүленеп уку, укыган диалогның мәгънәсен аңлау, диалог буенча сорауларга җавап бирү, укылган диалогның эчтәлеген сөйләү, төп фикерне аерып күрсәтү,әңгәмә кору

Аңлап уку күнекмәләрен  формалаштыру, укыганның эчтәлегенә төшенү күнекмәләре, логик фикерләү сәләтен камилләштерү. Дөрес киенү турында сөйләшү

68

Х.Гарданов “Киемнәр” Йөмгаклап кабатлау дәресе

1

Белем, күнекмәләрне камилләштерү

Диалогны рольләргә бүленеп уку, укыган диалогның мәгънәсен аңлау, диалог буенча сорауларга җавап бирү, укылган диалогның эчтәлеген сөйләү, төп фикерне аерып күрсәтү,әңгәмә кору

Аңлап уку күнекмәләрен  формалаштыру, укыганның эчтәлегенә төшенү күнекмәләре, логик фикерләү сәләтен камилләштерү. Дөрес киенү турында сөйләшү


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Эш программасы Татар әдәбияты 8нче сыйныф, рус төркеме

РУС ТЕЛЕНДӘ УРТА (ТУЛЫ) ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘПЛӘРЕНЕҢРУС ТӨРКЕМЕНДӘГЕ 8 НЧЕ СЫЙНЫФЫ ӨЧЕН ТАТАР ӘДӘБИЯТЫ БУЕНЧАБЕЛЕМ БИРҮ ПРОГРАММАСЫНА АҢЛАТМА ЯЗУЫ...