3 сыйныф "1-100 кадәр саннар"
презентация к уроку по теме

Габбасова Гөлчәчәк Шамил кызы

«3 нче сыйныфның рус төркеме укучылары өчен

 Татар теле “1-100 эчендә саннар” темасы буенча технологик карта»

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Office presentation icon 1-100_kadr_sannar.ppt754 КБ
Файл 1-100_kader_sannar.docx30.77 КБ

Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Х әерле көн, укучылар!

Слайд 2

- Бүген ничәнче число? - Атнаның ничәнче көне? - Син ничәнче сыйныфта укыйсың? - Син ничәнче мәктәптә укыйсың? - Сиңа ничә яшь? - Бүген сезнең ничә дәрес була?

Слайд 3

Ничә? (Сколько?)

Слайд 4

числа – сан

Слайд 5

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 20 30 40 50 60 70 80 90

Слайд 6

Алтын тун 6 10 единицы десятки 100 Сотни

Слайд 7

Сто дистә берәмлек

Слайд 9

Без зарядка ясыйбыз

Слайд 10

10 – ун 20 – егерме 30 – утыз 40 – кырык 50 – илле 60 – алтмыш 70 – җитмеш 80 – сиксән 90 – туксан 100- йөз 35 бит 2 нче күнегү

Слайд 11

1) 3, 5 2) 1, 1, 9 3) 8, 0 35 119 80

Слайд 12

УТЫЗ БИШ ЙӨЗ УНСИГЕЗ КЫРЫК ДҮРТ АЛТМЫШ АЛТЫ УНӨЧ ИЛЛЕ ҖИДЕ 35 118 44 66 13 57

Слайд 13

Үзбәя. Бик әйбәт.(Отлично.) Әйбәт.(Хорошо.) Тырышырга кирәк. (Надо постараться.)

Слайд 14

Өй эше 1.36 бит 4 нче күнегү. 2. Шул саннарны кулланып 2 җөмлә язырга.

Слайд 15

Б И К Ә Й Б Ә Т !



Предварительный просмотр:

Технологик карта

«3 нче сыйныфның рус төркеме укучылары өчен

 Татар теле “1-100 эчендә саннар” темасы буенча технологик карта»

Укытучы

Габбасова Гөлчәчәк Шамил кызы

Предмет

Татар теле

Тема

1-100 эчендә саннар

Класс

3 б рус төркеме

Үткәрү вакыты

12.10.2016

Максатлар

1) Йөз саны белән таныштыру, ике һәм өч урынлы саннарны укый белү күнекмәләре булдыру.

2) Сөйләм телен, логик фикерләүне үстерү,

3) Татар теленә кызыксындыру уяту, бер-берсенә игътибарлылы булу, дуслык хисләре тәрбияләү.

Планлаштырылган нәтиҗәләр

Шәхси   үзеңә һәм башкаларга карата хөрмәт хисе тәрбияләү, парларда һәм төркемнәрдә эшләгәндә башкаларны тыңлый белү, иптәшләрең фикере бедән исәпләшә белү; хайваннарга карата мәхәббәт хисе тәрбияләү.

Предмет  дәреслек белән эшли белү, ....төшенчәләрен аңлау.

Метапредмет  бәйләнешле сөйләм телен үстерү.

Бурычлар

Белем бирү: турында булган белемнәрне тирәнәйтү;

Тәрбияви: тәрбияләү;

Үстерү: сүзлек байлыгын арттыру, чагыштыра белергә өйрәтү, иң мөһимне аера белү, системалаштыру, иҗади сәләтләрен устерү.

Дәреснең тибы

лексик-грамматик күнекмәләрне камилләштерү дәресе.  

Предметара бәйләнеш

математика

Эшне оештыру

Фронталь,төркемдә, парлада, индивидуаль.

Материал

Дәреслек: Хайдарова Р.З.,Ахметзянова Г.М.,Гиниятуллина Л.А.Татар теле, 3 сыйныф.2 бүлек -Казан: Татармультфильм,2013

Хайдарова Р.З.,Гиниятуллина Л.А.,Газизуллина Г.И. Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту.3 нче сыйныф: Укытучылар өчен методик кулланма – Казан: Татармультфильм,2013

Җиһазлау

дәреслек, компьютер, проектор, презентация,дидактик таратма материал, биремле карточкалар.

Дәрес этаплары

Укытучы эшчәнлеге

Укучылар эшчәнлеге

Универсаль укыту гамәлләре

I. Оештыру моменты (уку эшчәнлегенә мотивация)

Максат: уку эшчәнлегенә уңай мохит тудыру, уку теләге булдыру.

СЛАЙД  1

– Исәнмесез,укучылар!

 - Хәерле көннәр сезгә!

 – Утырыгыз. Укучылар,сез дәрескә әзерме?  

 - Кәефләрегез ничек?

    - Кәефләрне тагын да күтәрер өчен, әйдәгез бер-беребезгә матур сүзләр

( комплиментлар) әйтәбез.

           

 Бүгенге дәрестә сезгә уңышлар телим.

Укучылар бер-берсенең хәлләрен сорыйлар.

- Исәнмесез!

- Хәерле көн!

-Әйе.

-Яхшы.

Комплимент әйтәләр.

- Маша, синең бантигың (күлмәгең,чәчең һ.б.) шундый матур!

   - Рәхмәт.

Эшчәнлек өчен эш урынын әзерләү (РегулятивУУГ)

Белем алуга уңай мотив тудыру, уку теләге булдыру (Шәхси УУГ)

II. Белемнәрне актуальләштерү.

Максат:  яңа белем үзләштерү өчен кирәк булган, үткән материалны кабатлау, һәр укучының индивидуаль эшчәнлегендәге авырлыкларын ачыклау.

СЛАЙД  2

 - Әйдәгез сөйләшеп алабыз: (скажи, спроси, узнай)

- Бүген ничәнче число?

- Атнаның ничәнче көне?

- Син ничәнче сыйныфта укыйсың?

- Син ничәнче мәктәптә укыйсың?

- Сиңа ничә яшь?

- Бүген сезнең ничә дәрес була?

СЛАЙД  3

-Укучылар мин нинди сорауны еш

кабатладым?

СЛАЙД  4

- Бу сорауга нинди сүзләр җавап бирә?

СЛАЙД  5

- Әйдәгез саныйбыз

- Бүген уникенче октябрь.

-Атнаның өченче көне,чәршәмбе.

- Өченче сыйныфта укыйм.

-Мин 169 нчы мәктәптә укыйм.

-Миңа 9 яшь.

-Бүген безнең биш дәрес була.

- Ничә? (Сколько?)

(числа – сан)

(1-20,10,20,30,....100)

Уку эшчәнлеген планлаштыру (Коммуникатив УУГ)

Үз эшчәнлегеңне бәяли белү (Регулят

ив УУГ)

Аралашу-сөйләм эшчәнлеген формалаштыра белү; тирә-яктагылар (укытучы, укучылар) белән аралашу ысулларын үзләштерү (Коммуникатив УУГ)

III.Проблема куеп, яңа белемгә чыгу.

Максат: дәрес темасын һәм максатын ачыклау.

СЛАЙД 6

-Бу сүзләрдән саннарны тап: алтын (6), тун (10)

- Математиканы искә төшерик әле: тут какие разряды чисел получились?

– А еще должно быть?

- Кем белә “сто” татарча ничек була?

- Дөрес, укучылар. Димәк, без бүген нәрсә өйрәнәбез?

- Татар телендә йөзне белергә кирәкме соң? Ни өчен?

СЛАЙД  7

-Сүзлек өстендә эш.

-алтын (6), тун (10).

-единицы, десятки

  • Сто
  • йөз

-йөз санын

-даталарны укыр өчен

Сорау кую һәм аларга җавап бирү (Коммуникатив УУГ)

Максат кую (Танып белү УУГ)

Укытучы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаштырырга өйрәнү (Регулятив УУГ)

IV.Уку мәсьәләсен чишү.                                                                                                               Максат:  яңа белем үзләштерү өчен кирәк булган, үткән материалны кабатлау, һәр укучының индивидуаль эшчәнлегендәге авырлыкларын ачыклау.

Физминутка.(14нче слайд)

СЛАЙД 8

-3 һәм 4 урынлы саннарны укырга өйрәнү

( таблица ярдәмендә) (5 слайд)

йөз

дистә

берәмлек

100

10

1

20

2

30

3

40

4

50

5

60

6

70

7

80

8

90

9

СЛАЙД  9

СЛАЙД  10

-Дәреслек белән эш: №2 (35 б..), №3 (35 б.)- телдән (саннарның язылышына игътибар иттерү) – Ничек язылалар?

СЛАЙД 11

- Төркемнәрдә бирем эшләү: бирелгән цифрлардан 2, 3 урынлы саннар төзеп укырга (6 слайд)

1) 3, 5

2) 1, 1, 9

3) 8, 0

1)35

2)119

3)80

Иптәшләрең белән хезмәттәшлек итү, күршеңне тыңлый белү (Коммуникатив УУГ)

Укытучы куйган уку мәсьәләсен аңлау һәм үтәү. Үз эшчәнлегеңне планлаштыру; үз фикереңне башкаларга җиткерү (Регулятив УУГ)

Тиешле мәгълүматны таба белү (Танып белү УУГ)

V. Белемнәрне системалаштыру һәм ныгыту.

Максат: алган белемнәрне практикада куллана белү

Максат: Яңа белемнәрне кабатлау һәм ныгыту. Өйрәнгән теманы ничек аңлауларын ачыклау, коррекцияләү.

СЛАЙД 12

 - Сүзлек диктанты язу (сүзләр белән бирелгән саннарны цифрлар белән язарга):

- утыз биш

- йөз унсигез

-кырык дүрт

- алтмыш алты

- унөч

-илле җиде

СЛАЙД 12

  тактадагы җаваплар белән тикшерү, үзбәя

-35

-118

-44

-66

-13

-57

Уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү (Регулятив УУГ)

Әңгәмәдәшнең фикерен тыңлый белү; мәгълүматны туплау өчен күмәк эш башкару (коммуникатив УУГ)

Үз эшчәнлегеңне бәяли белү (Регулятив УУГ)

VI. Дәресне йомгаклау. Рефлексия.

Максат: теманы үзләштерүеңне аңлау, үз эшчәнлегеңә үзбәя һәм сыйныф эшчәнлегенә бәя бирү.

- Без бүген дәрестә нишләдек?

- Дәреснең темасы нинди иде?

- Нинди максат иде?

- Максатка ирештекме?

- Кемгә дәрестә җиңел булды?

- Кемгә авыр булды? Ни өчен?

( Кто встретил трудности? В чем? Почему?)

СЛАЙД  13

Үзбәя. Укытучы яшел төстәге карточкаларны тарата. Карточкада 3 төрле бәя бирелгән( Бик әйбәт. Әйбәт. Тырышырга кирәк). Укучылар үзләренең эшчәнлеген бәяләү өчен кирәк булган сүзләрнең астына сызалар. Үзләренең ни өчен мондый бәя сайлауларын аңлатала

-Сорауларга җавап бирдек, ,карточкалар буенча эшләдек.

--Саннар  турында сөйләштек.

-Максатка ирештек.

Дәрестә үз эшчәнлекләренә бәя бирәләр.

Укытучы бәяләвен уңай кабул итү, үзэшчәнлекне планлаштыру, уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү (Регулятив УУГ)

Укытучы бәяләвен уңай кабул итү, үзэшчәнлекне планлаштыру, уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү (Регулятив УУГ)

VII. Өй эше

СЛАЙД  14

-36 бит 4 нче күнегү.

Бәяләү

- Сау булыгыз. Дәрес өчен рәхмәт

Өй эшен көндәлеккә язалар.

ТБУУГ Биремне аңлау.

РУУГ Эшчәнлекне оештыра белү.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Рациональ саннар белән гамәлләр

Рациональ саннар белән гамәлләр  темасына презентация...

"Натураль саннар белән гамәлләр" темасына марафон дәрес

5нче класста уен элементлары куллану укучыларда укуга кызыксынуны арттыра. "Натураль саннар белән гамәлләр" темасын йомгаклау дәресендә  куллану өчен материаллар . Биремнәр индивидуаль үзенчәлекл...

Рациональ саннар

12 апрельгә багышланган дәрес...

Тема: Саннар тарихы һәм санау системалары.

Тема: Саннар тарихы һәм санау системалары. Дәрес тибы: яңа материал өйрәтү....

“Тезмә саннар”дигән темага язылган дәрес эшкәтмәсе. 3 нче сыйныф.

Укучыларны татар телендә кулланыла торган тезмә саннарны дөрес әйтергә һәм аларны сөйләмдә автоматик рәвештә дөрес кулланырга өйрәтү; укучыларда татар теленә карата мәхәббәт һәм ихтирам хисе тәр...

Комплекс саннар

Исследовательская работа...

"Саннар. Чама саннары"

6 нчы сыйныфның русс группасында "Саннар" темасын үткәндә кулланырга була....