Контроль эш 2 сыйныф рус төркемер
тест на тему

Габбасова Гөлчәчәк Шамил кызы

Максат һәм бурычлары

Язма эшләрдә тәкъдим ителгән текстлар грамматиканы үзләштерү, әдәби материалны ныгыту һәм истә калдыру, бәйләнешле сөйләм формалаштыру, туган якка, милли традицияләргә мәхәббәт тәрбияләү, табигатьне саклау, аның шифалы үләннәреннән дөрес файдалану, ешелеклелек, әхлаклылык сыйфатлары тәрбияләү максатын күз алдында тота. Текстларының күбесе балалар әдәбиятының һәм башка әдәби әсәрләрнең иң яхшы үрнәкләреннән сайланган, табигать, кешенең табигатькә мөнәсәбәте, аны саклаудагы роле, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр кебек бүгенге заман проблемаларына туры киләләр

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon kim_2_syy._rus_t._-_kopiya.doc123.5 КБ

Предварительный просмотр:

2  сыйныфлары (рус төркемнәре) өчен татар теленнән

контроль эшләр

Максат һәм бурычлары

Язма эшләрдә тәкъдим ителгән текстлар грамматиканы үзләштерү, әдәби материалны ныгыту һәм истә калдыру, бәйләнешле сөйләм формалаштыру, туган якка, мәхәббәт тәрбияләү, табигатьне саклау, аның шифалы үләннәреннән дөрес файдалану, кешелеклелек, әхлаклылык сыйфатлары тәрбияләү максатын күз алдында тота. Максаттан чыгып түбәндәге бурычлар куелды:: артык сүзне табу; дөрес сүзләр кулланып, җөмлләрне тулыландыру; сорауларга уңай һәм инкарь җаваплар бирү; рус теленә тәрҗемә итү; бирелгән терәк сүзләр белән текст төзү; диалог төзү һ.б.

Үткәрү максатына һәм эшләү алымнарына карап, чит тел укыту методикасында укучыларның сөйләм күнекмәләрен тикшерүне контрольгә алу өчен төрле характердагы биремнәр кулландык. Әйтик, нокталар урынына тиешле кушымчалар өстәү, дөрес сораулар бирә белү, исемнәрне берлек һәм күплек санда кую, сыйфатларның артыклык дәрәҗәсен файдалана белү, исемнәрне килеш белән төрләндерү кебек биремнәр тәкъдим ителә. Укучыны дөрес язарга, фикерне тәртипле рәвештә иҗади итеп формалаштыра белүгә өйрәтү бурычлары да күз алдында тотыла.Укучыларның фикерләү, сөйләү дәрәҗәсен контрольгә алуда иҗади өйрәтү характерындагы изложениеләрне керттек. Текстлардагы сүзләрнең күләме алдагы сыйныфлар белән дәвамлылыкны саклап бирелгән.Шулай ук әдәбият, әдәби уку дәресләрендә өйрәнгән тексттагы сүзләрнең дөрес язылышын тикшерүгә ирешү дә контроль эш текстлары эчтәлегенә кертелгән. Тел һәм әдәбият дәресләре бердәмлеген тәшкил итүдә, гомуми урта белем бирүнең дәүләт стандарты нигез итеп алына, шул рәвешле федераль дәүләт стандарты таләпләрен тормышка ашыруга  иҗади якын киленә.

 

Гомуми белем күнекмәләрен бәяләүнең критерий һәм нормалары

Язма эшләрнең саны

Эш төре

Сәгать саны

Iчирек

II чирек

III чирек

IV чирек

еллык

1

Контроль эш

2

1

1

1

5

2

Сүзлек диктанты

1

1

1

1

4

3

Диктант

1

1

2

4

Күчереп язу

1

1

2

5

Изложение (өйрәнү хар-рактерындагы)

1

1

Язма эшләрнең күләме һәм аларны бәяләү:

Телдән сөйләү белән бергә, башлангыч сыйныфларда язу күнекмәләре дә формалаштырыла. Моның өчен түбәндәге язма эшләр башкарыла:

1)татарча сүзләрне, сүзтезмәләрне, җөмләләрне, текстларны күчереп яки ишетеп язу;

2)сорауларга җавап язу;

3)сүзлек яки контроль  диктантлар язу;

4)изложение язу;

5)сочинение язу.

 Матур язуга караган кимчелекләрне төзәтү дә язк күнегүләренә керә. 1 нче сыйныфта һәр укучының, 2-4 сыйныфларда кайберләренең дәфтәрләренә аерым хәрефләрне язу үрнәкләре бирелә.

Матур язуның күләме: 1 нче сыйныфта 1 юл, 2 нче сыйныфта 2 юл, 3-4 нче сыйныфларда 3 юлдан артмаска тиеш. Бу эш һәр дәрестә алып барыла.

  2 нче сыйныфларда пунктуация хаталары да исәпкә алына. Хәрефне төшереп калдыру, кирәкмәгән хәреф өстәп яки хәрефләрне алыштырып язу, сүзне юлдан юлга дөрес күчермәү орфографик хатага карый Әгәр дә сүз берничә урында дөрес, ә аерым бер урында хаталы язылган икән , бу ялгыш дип саналмый. Бер үк хата берничә сүздә кабатланса, бу бер ялгыш дип исәпләнә.                        

Эш төрләре

Сыйныф

Язу: 1) күчереп язу (гади җөмлә)

3– 4 җөмлә

2) сүзлек диктанты

 5 - 6 сүз

3) изложение (өйрәнү характерында)

3 – 4 җөмлә

4) диктант

20-25 сүз

Диалогик сөйләм

4 реплика

Монологик сөйләм

5 фраза

                                                   

Язма эшләр өчен сүз һәм җөмләләр күләме:

Күчереп язуны бәяләү:

Таләпләр

Билге

1

Эш пөхтә башкарылса, орфографик хаталары булмаган, ләкин 1-2 җирдә хәрефләрнең  урыны алышынган булса

“5”ле куела.

2

Эш бик пөхтә башкарылмаса,  1-2 хата җибәрелсә, хәрефләрнең урыны алышынган булса

“4”ле куела

3

Язуда 3-5 хата җибәрелсә яки  хәрефләрнең  урыны алышынган булса, текст пөхтә язылмаса, төзәтүләр  булса

“3”ле кула.

4

Хаталар саны 5 тән артса, төзәтүләр күп  булса

“2”ле куела

Сүзлек диктантын бәяләү:

Таләпләр

Билге

1

Пөхтә язылган, хатасы булмаган эшкә

“5”ле куела.

2

Бер орфографик хаталы эшкә

“4”ле куела

3

Өч орфографик хаталы эшкә

“3”ле кула.

4

Биш орфографик хаталы эшкә

“2”ле куела

Диктантларны бәяләү:

Таләпләр

Билге

1

Хатасыз яки тупас булмаган 1 хата җибәрелгән, дөрес каллиграфия белән матур итеп язылган эшкә  

“5”ле куела.

2

Өчтән артык хата булмаган һәм пөхтә итеп язылган; хатасыз, ләкин төзәтүләр  белән бик бик үк пөхтә язылмаган эшкә

“4”ле куела

3

Биш орфографик  һәм 1  пунктуацион  хаталы эшкә

“3”ле кула.

4

Алты орфографик, биш пунктуацион  хаталы эшкә

“2”ле куела

Изложениене бәяләү:

Таләпләр

Билге

1

Тема тулысынча ачылган, фактик һәм техник хаталары булмаган, стиль бердәмлеге сакланган. (Бер орфографик, ике пунктуацион яки ике грамматик хатасы булырга мөмкин.)

“5”ле куела.

2

Текстның эчтәлеге темага нигездә туры килсә, фикерне белдерүдә зур булмаган ялгышлыклар җибәрелсә, бер-ике фактик, бер-ике техник хатасы булса, ике орфографик, ике-өч пунктуацион, бер грамматик хатасы булган эшкә

“4”ле куела

3

Язмада эчтәлек эзлекле бирелмәсә, стиль бердәмлеге сакланмаса, өч фактик, ике-өч техник хатасы булса, өч орфографик, дүрт пунктуацион, ике грамматик хатасы булган эшкә

“3”ле кула.

4

Эзлеклелек, стиль бердәмлеге сакланмаса, язма эш планга туры килмәсә, фактик һәм техник хаталары күп булса, орфографик хаталарның саны дүрттән, пунктуацион хаталарныңсаны биштән, грамматик хаталар саны өчтән артса

“2”ле куела

Сочинениенең күләме һәм аны бәяләү

Иҗади эшнең бер төре буларак, сочинение — укучының язма рәвештә үти торган эше. Ул бәйләнешле сөйләм үстерү күнекмәләре булдыруда зур әһәмияткә ия. Әдәби (хикәяләү, очерк, истәлек, хат, рецензия һ. б.), әдәби- иҗади, өйрәтү характерындагы, ирекле, рәсемнәр нигезендә үткәрелә торган һәм контроль сочинениеләр була.

  Сочинение план нигезендә языла. Ике сәгать дәвамында сыйныфта язылган сочинениенең  күләме 2 нче сыйныфларда 0,5 бит

Сочинениене бәяләү:

Таләпләр

Билге

1

Язманың эчтәлеге темага тулысынча туры килсә, фактик ялгышлары булмаса, бай телдә, образлы итеп язылса, стиль бердәмлеге сакланса. (Бер орфографик яисә ике пунктуацион (грамматик) хата булырга мөмкин.)

“5”ле куела.

2

Язманың эчтәлеге нигездә темага туры килсә, хикәяләүдэ зур булмаган ялгышлыклар күзәтелсә, бер-ике фактик хата җибәрелсә, теле бай, стиль ягы камил булып, ике орфографик, өч пунктуацион (грамматик) яисә бер-ике сөйләм ялгышы булса

“4”ле куела

3

Эчтәлекне бирүдә җитди ялгышлар, аерым фактик төгәлсезлекләр булса, хикәяләүдә эзлеклелек югалса, сүзлек байлыгы ярлы булса, стиль бердәмлеге дөрес сакланмаган җөмләләр очраса, өч орфографик, дүрт пунктуацион (грамматик) яисә өч-дүрт сөйләм хатасы булса

“3”ле кула.

4

Язма темага туры килмичә, фактик төгәлсезлекләр күп булып, план нигезендэ язылмаса, сүзлек байлыгы бик ярлы булса, текст кыска һәм бер типтагы җөмләләрдән торып, сүзләр дөрес кулланылмаса, стиль бердәмлеге сакланмаса, биш орфографик, сигез пунктуацион (грамматик) яисә дүрт—алты сөйләм хатасы булса

“2”ле куела

Грамматик белемнәрне бәяләү:

Таләпләр

Билге

1

Укучы ана телендә өйрәнелгән грамматик күренешләрне сөйләмдә дөрес кулланса, тупас булмаган 1-2 хата җибәрсә, укытучыга 1-2 өстәмә сорау бирергә туры килсә

“5”ле куела.

2

Төп таләпләрне үтәп тә, 2 грамматик хата ясаса, ләкин өстәмә сораулар саны 3 тән артмаса

“4”ле куела

3

Грамматик форма һәм җөмләләрне сөйләмдә куллана белсә, ләкин 4-5 грамматик хата җибәрсә

“3”ле кула.

4

Грамматик күнекмәләр начар үзләштерелсә, грамматик кагыйдәләрне сөйләмдәә куллана алмаса, хаталар 6 дан артып китсә

“2”ле куела

1 нче чирек.

Кереш  контроль тест.

1 вариант

                                                       

1б. 1) Найди слова ,отвечающие на вопрос  Кем?.

А) аю                       Б) төлке                 В) әни                                                            

1б. 2) Найди слова ,отвечающие на вопрос  Нәрсә?

А)малай               Б)укучы                 В) такта

2б. 3)  Найди название дикого животного.

А) эт                Б) чеби           В) аю

2б. 4) Найди перевод : Мәктәп зур һәм матур.

А) Школы  маленькие и высокие.

Б) Школа большая и красивая.

В) Школа чистая и большая.

2б. 5) Вставь нужные окончания.  Бүген көн җылы...?              

1) – мы  2) - ме    

7б. 6) Напиши татарские буквы и приведи с ними примеры.    

                                  2 вариант  

   

1б. 1)Найди слова ,отвечающие на вопрос  Кем?.

А)  бүре                        Б) китап                В) бабай                                                            

1б. 2) Найди слова ,отвечающие на вопрос  Нәрсә?

А)кыз                  Б) алма               В) укытучы

2б. 3)  Найди название дикого животного.

А) песи                Б) ат           В) куян

2б. 4) Найди перевод : Урман зур һәм яшел.

А) Улицы  маленькие и чистые.

Б)Лес большой  и красивый.

В) Лес  чистый и большой.

2б. 5)Вставь нужные окончания.  Синең китабың чиста..          

1) – мы  2) - ме    

7б. 6)Напиши татарские буквы и приведи с ними примеры.  

 

  Чыганак:Р.З.Хәйдәрова, Г.М.Әхмәтҗанова. Гомуми белем бирү оешмаларында рус телле балаларның татар  теленнән  белемнәрен контрольгә алу буенча биремнәр җыентыгы. Яр Чаллы, 2014. 6-7нче битләр.

         

 Бәяләү  критерийлары:

14-15 балл –“5”ле

10-13 балл- “4” ле

6- 9 балл – “3”ле

0-5 балл- “2” ле

Сүзлек диктанты.

 Дәфтәр, китап, дәрес, дәреслек, бетергеч,  көндәлек.

“Без мәктәпкә барабыз. Базарда” темалары буенча  контроль эш.

1 вариант

       3б.  1.Переведи данные слова.

 Книга, читает, ученик, день, осень, ветер.

        2б. 2.Напиши слова во множественном числе.

 Кыз, чәчәк, суган, кыяр.

        2б. 3. Как ты скажешь, что:

 -Ты учишься во втором классе.  

       2б. 4.Вместо точек вставь пропущенные буквы.

К…з җитә .С...ры яфраклар к...ела;  

        1б. 5. Поставь нужные окончания:

  Маша әнисе белән бакча ... (кая?) бара.

        2б. 6. Напиши, какие это ягоды и какие из них ты любишь.

    Чия, карлыган, миләш.

        2б. 7. Как ты скажешь о том, что:

- Олег  не идет,  не играет,    

      2б. 8. Поставь слово сумка  вместо точек.

Минем  ...                               Синең ...

                                   

                                      2 вариант

3б. 1.Переведи данные слова.

Тетрадь, учитель, пишет, ночь,лето,дождь

 2б. 2.Напиши слова во множественном числе.

Малай,кишер,чөгендер,кабак.

          2б. 3. Как ты скажешь, что:

 -Ты хорошо учишься.

        2б.  4.Вместо точек вставь пропущенные буквы.

Салкын к...ш килә.  Кошлар җ...лы як...а китә.

       1б.  5. Поставь нужные окончания:

 Маша әнисе белән базар...(кайдан?) өйгә кайта.

          2б. 6. Напиши, какие это ягоды и какие из них ты любишь.

Кура җиләге, балан,алма.

          2б. 7. Как ты скажешь о том, что:

- Коля  не пишет, не сидит,  

         2б. 8.Поставь слово дәфтәр вместо точек.

Минем  ...                                Синең

Чыганак: Р.З.Хәйдәрова, Г.М.Әхмәтҗанова. Гомуми белем бирү оешмаларында рус телле балаларның татар  теленнән  белемнәрен контрольгә алу буенча биремнәр җыентыгы. Яр Чаллы, 2014. 7-8нче битләр.

          Бәяләү  критерийлары:

15-16 балл- “5”ле

9-14 балл-“4”ле

5-8 балл –“3”ле

0-4 балл- “2” ле

2 нче чирек

Сүзлек диктанты

Яшелчә, кабак, кыяр, суган, кәбестә, шалкан.

“Базарда”темасы буенча контроль эш.

1 вариант

5б. 1.Переведи данные слова и запиши их.

Тетрадь, книга,читает, день, идет дождь.

2б. 2.Вместо точек вставь нужные слова.

Илдар мәктәп...  (кая?) бара.        

Маша әнисе белән бакча... (кайда?) алмалар җыя.

1б. 3.Выбери правильный перевод:Айрат идет на стадион.

а)Айрат стадионга килә.

б)Айрат стадионнан кайта.

в)Айрат стадионга бара.

1б. 4.Попроси  2 тетради.

2б. 5.Продолжи предложения.

Мин кавын яратам,чөнки... .

Мин суган яратам,чөнки ...  .

2 вариант

5б. 1.Переведи данные слова и запиши их.

Доска,ученик,пишет,осень, падают листья.

2б. 2.Вместо точек вставь нужные слова.

Илдар мәктәп...  (кайда?) укый.

Маша әнисе белән базар...(кайдан?) өйгә кайта.

1б. 3.Выбери правильный перевод:Айрат возвращается из стадиона.

а)Айрат стадионга килә.

б)Айрат стадионнан кайта.

в)Айрат стадионга бара.

1б. 4.Попроси яблоко и огурец.

2б. 5.Продолжи предложения.

Мин чия яратам,чөнки... .         Мин бәрәңге яратам,чөнки...

Чыганак: З.Н.Хәбибуллина, К.Х.Файзрахманова.Татар теленнән мөстәкыйль эшләр.Рус телендә  урта  гомуми  белем бирү мәктәбенең 2- 11нче сыйныфларында рус  телендә сөйләшүче балалар белән эшләүче укытучылар өчен ярдәмлек.Казан, “Мәгариф” нәшрияте, 2008.8-9нчы битләр

          Бәяләү  критерийлары:

10-11 балл- “5”ле

8-9 балл-“4”ле

5-7 балл –“3”ле

0-4 балл- “2” ле

3 нче чирек.

Сүзлек диктанты.

 Сөйли, җырлый, бии,  шуа, тимераяк,тау .

«Кыш җитә” темасы буенча контроль эш.

1 вариант.

2б. 1.Напиши признаки зимы.

2б. 2. Вставь нужные буквы: ш..гырь с..йли, ча..гы, к..тлыйм, т..у ясый.

3б. 3.Вместо точек вставь нужные окончания:

Сәлим  тау.. килде.

Сәлим тау...чана шуа.

Сәлим тау... өйгә кайта.

2б. 4. Напиши , что ты катаешься на лыжах.

4б. 5.Составь с данными словами предложения:

Чыршы, Кыш бабай.

2 вариант

2б. 1.Напиши признаки зимы.

2б. 2. Вставь нужные буквы:  Я..а ел б..йрәме, ч..на, т..лим , тим..раяк.

3б. 3.Вместо точек вставь нужные окончания:

Оля өй... чыкты.

Оля өй..утыра.

Оля  өй.. кайта.

2б. 4. Напиши , что ты катаешься на коньках.

4б. 5.Составь с данными словами предложения:

Яңа ел бәйрәме, Кар кызы.

Чыганак: Р.З.Хәйдәрова, Г.М.Әхмәтҗанова. Гомуми белем бирү оешмаларында рус телле балаларның татар  теленнән  белемнәрен контрольгә алу буенча биремнәр җыентыгы. Яр Чаллы, 2014. 10 нчы  бит.

          Бәяләү  критерийлары:

12-13 балл- “5”ле

8-11 балл-“4”ле

5-7 балл –“3”ле

0-4 балл- “2” ле

4 нче чирек

Сүзлек диктанты

Чалбар, итәк, озын, кыска, читек, бияләй.

Еллык контроль эш

1 вариант

4б. 1. Напишите слова которые отвечают на вопрос нәрсә?

Тәрәзә, малай, парта, акбур, укучы, дәфтәр, китап,  укытучы,  ишек, идән.

2б. 2. Найдите лишнее слово и запиши его.

1.        Укучы, укытучы, дәрес, керпе.

2.        Китап, дәфтәр, өстәл, каләм.

3б. 3. Как ты напишешь, если Алсу не выполняет данные действия.

Китә, ала, яза

3б. 4. Добавляй пропущенные предложения.

- Исәнме, Коля!

 …

-   Хәлләр ничек?

 …

- Син ничәнче сыйныфта укыйсың?

 ….

2б. 5.Предложения потеряли слова. Спиши предложения, вставляя вместо точек слова.

1). Алсу ... бара. 2) Укучылар ... укыйлар. 3) Балалар укытучы белән ... баралар.

 4) Малай ... ясый.

(рәсем, китап, мәктәпкә, паркка)

3б. 6. Напиши нужное окончание:

Коля әбисе белән урман... бара. (-да, -га, -дан)

Коля әбисе белән урман... гөмбә җыя. (-да, -га, -дан) Коля әбисе белән урман... өйгә кайта, (-да, -га, -нан)

3б. 7. Напиши о лете.

2 вариант

4б. 1. Напишите слова которые отвечают на вопрос нәрсә?

Тәрәзә, малай, парта, акбур, укучы, дәфтәр, китап,  укытучы,  ишек, идән.

2б. 2. Найдите лишнее слово и запиши его.

1. Укучы, укытучы, дәрес, керпе.

2. Китап, дәфтәр, өстәл, каләм.

3б. 3. Как ты напишешь, если Алсу не выполняет данные действия.

Китә, ала, яза

3б. 4. Добавляй пропущенные предложения.

- Исәнме, Коля!

 …

-   Хәлләр ничек?

 …

- Син ничәнче сыйныфта укыйсың?

 ….

2б. 5.Предложения потеряли слова. Спиши предложения, вставляя вместо точек слова.

1). Алсу ... бара. 2) Укучылар ... укыйлар. 3) Балалар укытучы белән ... баралар.

 4) Малай ... ясый.

(рәсем, китап, мәктәпкә, паркка)

3б. 6. Напиши нужное окончание:

Коля әбисе белән урман... бара. (-да, -га, -дан)

Коля әбисе белән урман... гөмбә җыя. (-да, -га, -дан) Коля әбисе белән урман... өйгә кайта, (-да, -га, -нан)

3б. 7. Напиши о лете.

Чыганак:  Р.З.Хәйдәрова, Г.М.Әхмәтҗанова. Гомуми белем бирү оешмаларында рус телле балаларның татар  теленнән  белемнәрен контрольгә алу буенча биремнәр җыентыгы. Яр Чаллы, 2014. 10 нчы бит.

Бәяләү  критерийлары:

19-20 балл- “5”ле

13-18 балл-“4”ле

7-12 балл –“3”ле

0-6 балл- “2” ле

Диктант

Мин – булышчы

Минем исемем Регина. Миңа сигез яшь. Мин мәктәптә укыйм.

          Әнинең эше күп. Мин әнигә булышам. Мин тәлинкәләр, кашыклар юам, кибеткә йөрим. Кибеттә ипи, сөт  алам. (25 сүз)

Чыганак:  Р.З.Хәйдәрова, Г.М.Әхмәтҗанова. Гомуми белем бирү оешмаларында рус телле балаларның татар  теленнән  белемнәрен контрольгә алу буенча биремнәр җыентыгы. Яр Чаллы, 2014. 10 нчы  бит.

                                                         Изложение

Татарстан- туган ягым

    Мин  Татарстанда яшим.Татарстан – зур, бай, матур республика. Татарстанда урманнар, елгалар, күлләр күп.

    Республикада төрле  халыклар  яши. Алар  тату яшиләр.

Чыганак:  А.Н.Газизова.Башлангыч сыйныфлар өчен диктантлар җыентыгы.(Рус телендә сөйләшүче балалар  өчен).Казан, “Яңалиф” нәшрияте, 2007, 16 нчы бит.

                                           

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

7 сыйныф укучылары өчен "Фигыль " темасына контроль эш.

Контроль эш үз эченә тест һәм фигыльгә морфологик анализны ала....

Татар теле Контроль – исәпләү материаллары 11 нче сыйныф (рус төркеме), 3 вариантта

Контроль – исәпләү материаллары11 нче сыйныф (рус төркеме), 3 вариантта 1. Татар теленнән белем эчтәлеген тикшерү өчен 9-10нчы сыйныф материаллары алынды:Авазлар hәм хәрефләр. Синонимнар hә...

Татар теленнән контроль эш (1 чирек, 2 сыйныф)

Контрольная работа по татарскому языку за 1 четверть  для 2 класса (русская группа)...

3нче сыйныфы өчен контроль срез биреме.

3нче сыйныфы өчен контроль срез биреме....

Контроль эш. 5нче сыйныфы өчен.(рус төркеме).

Контроль эш. 5нче сыйныфы өчен. (рус төркеме)....

Контроль эш. 2 нче сыйныф.Рус төркеме.

Рус мәктәбенең рус төркемендә укучы 2 нче сыйныф укучылары өчен....

11 нче сыйныф ( рус төркеме) 11 нче сыйныф өчен татар теленнән кереш контроль эше

Биремнәрне үтәү өчен, 45 минут вакыт биреләhttps://nsportal.ru/shkola/raznoe/library/2020/08/17/kontrolnaya-rabota-dlya-11-klassov-russkoyazychnoy-gruppy-po-0 (контроль эшнең эчтәлеген карау өчен сайт...