Сәләтле балалар белән эш планы.
рабочая программа на тему

Габбасова Гөлчәчәк Шамил кызы

Сәләтле балалар белән эшләү планы түбәндәге төп ике бурычны хәл итүгә юнәлтелгән:

-сәләтле һәм талантлы балаларны укыту һәм тәрбияләү системасын булдыру;

-һәр укучының сәләтен үстерергә мөмкинлек бирә торган гамәли чаралар әзерләү.

Сәләтле дип, гадәттә, түбәндәге дүрт төркемгә кергән балаларны  атарга мөмкин:

1.интеллектны билгеләүче махсус тест буенча югары күрсәткечкә ия булган балалар;

2.иҗади сәләтләре югары дәрәҗәдә булган балалар;

3.эшчәнлекнең нинди дә булса өлкәләрен (музыка, рәсем сәнгате, математика, шахмат һ.б.) уңышка ирешкән балалар,

4.мәктәптә яхшы укучы балалар (академик сәләтлелек).

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon sltle_balalar_beln_esh_plany_-_kopiya.doc81.5 КБ

Предварительный просмотр:

КЕРЕШ ӨЛЕШ.

Сәләтле балалар белән эшләү планы түбәндәге төп ике бурычны хәл итүгә юнәлтелгән:

-сәләтле һәм талантлы балаларны укыту һәм тәрбияләү системасын булдыру;

-һәр укучының сәләтен үстерергә мөмкинлек бирә торган гамәли чаралар әзерләү.

Сәләтле дип, гадәттә, түбәндәге дүрт төркемгә кергән балаларны  атарга мөмкин:

1.интеллектны билгеләүче махсус тест буенча югары күрсәткечкә ия булган балалар;

2.иҗади сәләтләре югары дәрәҗәдә булган балалар;

3.эшчәнлекнең нинди дә булса өлкәләрен (музыка, рәсем сәнгате, математика, шахмат һ.б.) уңышка ирешкән балалар,

4.мәктәптә яхшы укучы балалар (академик сәләтлелек).

“Сәләтле балалар программасы”нигезендә түбәндәге юнәлешләр буенча эш алып барыла:

-укучыларда милли үзаң тәрбияләү;

-гуманитар стильдәге фикерләү сәләтен формалаштыру;

-шәхеснең үз-үзенә ышанганлык, үз-үзен күрсәтү, үз-үзен раслау, үз планнарын тормышка ашыру юнәлешендә рухи мөмкинчелекләрен үстерү;

-“сәләтле балаларның” фәнни-гамәли күнекмәләрен, иҗади мөмкинчелекләрен үстерү;

Бурычлар һәм максатлар:

1.Укучының фикерләү сәләтләрен үстерү.

2. Белем һәм тәрбия бирүгә комплекслы якын килеп, укучыда әхлак кануннары тәрбияләү.

3.Укучының сүзлек хәзинәсен баету.

4.Әдәбияттан белем бирү, күнекмәләр булдыру.

5.Укучының тумыштан булган сәләтенә үсәргә ярдәм итү, мөмкинлекләр тудыру.

Укучылар өчен ия булырга тиешле белем, осталык һәм күнекмәләр:

1.Татар телен өйрәнү өчен шартлар булдыру;

2.Уку-укыту процессында укучыны аңлап һәм актив рәвештә белем алуга әзерләү, алган белемнәрен, осталыкларын, күнекмәләрен ныгыту;

3.Татар теле буенча системалы фәнни белем бирү, аларны ирекле аралашырга өйрәтү, татар дөньясы турында күпкырлы мәгълүмат җиткерү;

4 .Укучыларны тестлар белән эшләргә өйрәтү;

5Татар әдәби теленең үсеш үзенчәлекләрен төгәл күз алдына китерү, тел үсеп торсын өчен, аның көндәлек кулланышын тәэмин итү юлларын белү;

6 Төрле стильләрне аера белү, алардан файдалана белү;

7 Әдәби әсәрнең жанрын тану, әсәрнең төп  идеясен аңлау;

8.Сүзлекләрнең төрләрен, төзелешен белеп, алардан иркен файдалана алу;

9. Укучыларны гуманитар профиль буенча әзерләү;

10. Укучыларның телләр белү дәрәҗәләрен камилләштерү, үстерү;

Сәләтле балалар белән эш түбәндәге юнәлешләрдә оештырыла:

I. Эстетик юнәлеш

II. Филологик юнәлеш

План.

Эш төре.

Эчтәлеге.

Үткәрү

вакыты.

I

Эстетик

1

Сәнгатьле уку һәм нәфис сүз:

- мәктәп театры “Әкият” түгәрәгендә шөгыльләр,

Атнага 3 тапкыр

- сәнгатьле сөйләү конкурслары

План буенча

- сыйныфтан тыш үткәрелгән чараларда (бәйрәмнәрдә, балалар иртәсендә, үзэшчән сәнгатьтә һ.б.)

ел дәвамында

- район күләмендәге конкурсларга әзерләнү, катнашу.

ел дәвамында

2

Сәхнәләштерү:

- театр сәнгате нигезләре,

ел дәвамында

- мәктәп театры түгәрәге “Әкият”,

ел дәвамында

- сәхнәләштерелгән әкиятләрне мәктәптә, ата-аналар җыелышларында күрсәтү.

План буенча

3

Җырлау:

4

Декоратив - кулланма сәнгать:

- рәсемнәр  ясау, рәсем конкурсларында катнашу, матбугат чараларында яктырту.

ел дәвамында

-укучыларның иҗади эшләреннән күргәзмәләр оештыру.

ел дәвамында

II

Филология

1

Төрле темаларга хикәяләр, иншалар язу:

- укучыларның эшләрен матбугат чараларына җибәрү,

ел дәвамында

- класстан тыш эшләрдә катнашу, балаларны бүләкләү;

ел дәвамында

3

Индивидуаль биремле карточкаларда эш;

ел дәвамында

Кроссвордлар, башваткычлар чишү, аларны үзләреннән төзергә өйрәтү;

ел дәвамында

4

Татар телен тирәнтен өйрәнү:

- тестлар үткәрү;

План буенча

- олимпиадалар уздыру;

График буенча

- интернет олимпиадасында катнашу;

График буенча

5

-“Зирәк тиен” татар теленнән региональ конкурста катнашу

Укучыларның төркемнәргә бүленеше.

Юнәлеш

Төрләре

Балалар исемнәре

Эстетика

1) мәктәп театры “Әкият” түгәрәгендә

    сәхнәләштерү, театр сәнгате нигезләре;

2) мәктәп һәм район күләмендә үткәрелгән иҗади конкурсларда катнашу (җыр, бию, нәфис сүз);

3) бәйрәмнәр үткәрү;

4) рәсем сәнгате нигезләре;

5) кул эшләре күргәзмәләре оештыру,

6) класс бүлмәсен бизәү.

Вафина Динара

Нагуманов Камил

Ситдикова Алия

Ибатуллина Иделия

Фазылов Раниль

Фархуллина Алинә

Кузнецов Федор        

Горланова Анастасия

Смолина Ксения

Ахметзянова Элина

Филология

  1. төрле темаларга хикәяләр, иншалар язу
  2. китапханәдә конференцияләр уздыру,
  3. олимпиада биремнәре эшләү,
  4. “Зирәк тиен” конкурсларында катнашу.

Вафина Динара

Нагуманов Камил

Ситдикова Алия

Ибатуллина Иделия

Фазылов Раниль

Фархуллина Алинә

Кузнецов Федор        

Горланова Анастасия

Смолина Ксения

Ахметзянова Элина

Сәләтле укучылар исемлеге.

        

№ п/п

Укучының фамилиясе, исеме

Сыйныф

1.

Вафина Динара

2.

Нагуманов Камил

3.

Ситдикова Алия

4.

Ибатуллина Иделия

5.

Фазылов Раниль

6.

Фархуллина Алинә

7.

Кузнецов Федор        

8.

Горланова Анастасия

9.

Смолина Ксения

10.

Ахметзянова Элина

Йомгак

Укытуны сыйфатлы итүдә  индивидуальләштерү һәм дифференцияләштерү укытучы эшендә төп юнә¬леш булырга тиеш. Элеккерәк елларда укытучылар үзләренең эшчәнлеген уртача укучыны истә тотып оештыралар иде. Бу исә уртача укыту һәм тәрбия методикасын барлыкка китерде. Без, шул юлны сайлап, бик нык ялгыштык. Хәзер белем һәм тәрбия бирү эшен сәләтле балалар үстерү максатын күздә тотып оештырырга кирәк. Чөнки һәр кеше — шәхес. Аларның һәрберсенә аерым психологик һәм әхлакый үзенчәлекләр, кызыксыну һәм һәвәслек сыйфаты хас, һәркем чынбар-лыкны үзенчә күрә.

Сәләтле балалар белән эшне уйлап, планлаштырып оештыру шарт. Бары тик сәләтле балалар белән эшләгәндә генә, укытучы үзе дә күп нәрсәгә өйрәнә, белемен тирәнәйтә. Дәреслекләрдәге мәгълүмат - белемгә, ә белем күнекмәгә әверелә. Укучыларда үз көченә ышаныч туа, алар үзләре туплаган тәҗрибә белән үзләрен көчле итеп сизәләр. Әгәр дә без җәм¬гыятьнең алга таба үсүен теләсәк, һәр укучының  үсешен тәэмин итәргә тиешбез .


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сәләтле балалар белән эшләү планы

Сәләтле балалар белән эшләү планы...

Сәләтле балалар белән эшләү планы

“Аерым шәхес белән эшләү өчен, аны белергә һәм коллективта үстерергә кирәк.  Әгәр минем  күзаллавымда аерым шәхесләр , анда- монда сибелеп, коллективтан тыш яши икән, әгәр мин аларга коллект...

Сәләтле балалар белән эш планы

Сәләтле балалар белән эш планы....

5 нче сыйныфның рус телле балалары өчен дәрес планы . Тема "Исемнәрнең тартым белән төрләнеше"

Рус телле балалар белән  татар теле дәресе үткәрү өчен ярдәмлек....

Сәләтле балалар белән эшләү планы

Һәр бала - сәләтле. Әмма аның белән эшләргә генә кирәк. Укытучының сәләтле балалар белән эшләү планында барлык төр эшләр дә күрсәтелгән....

Фән белән кызыксынучы сәләтле балалар белән эшләү планы

Фән белән   кызыксынучысәләтле балалар белән эшләү планы...