Фән белән кызыксынучы сәләтле балалар белән эшләү планы
материал на тему

Ибраева Ләйсән Расих кызы

Фән белән   кызыксынучы

сәләтле балалар белән эшләү планы

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл sltle_bala._esh_plany.docx25.45 КБ

Предварительный просмотр:

Казан шәһәре Совет районының “Аерым предметларны тирәнтен өйрәнә торган  “167  нче урта гомуми белем мәктәбе” гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе

Фән белән   кызыксынучы

сәләтле балалар белән эшләү планы

Укытучы:Л.Р.Ибраева

югары категорияле татар теле һәм

әдәбияты укытучысы

2017-2018 нче уку елы

Аңлатма язуы

 Аерым шәхес белән эшләү өчен, аны белергә һәм коллективта үстерергә кирәк.  Әгәр минем  күзаллавымда аерым шәхесләр , анда- монда сибелеп, коллективтан тыш яши икән, әгәр мин аларга коллектив  үлчәвеннән башка гына якын киләм икән, мин моннан бернәрсә чыгара алмаячакмын”

                                        Күренекле педагог А. С. Макаренко

       Укытуның төрле  этабында укытучының психологик күзәтүләр алып баруы һәм укучылардагы үзгәрешне өйрәнеп торуы сорала; дәрестә кулланылган метод һәм алымнар укучыларның сәләтләре үсүенә ни дәрәҗәдә тәэсир итә, укучы күпме мөстәкыйль эшли ала, дәрестә катнашу дәрәҗәсе ничек, фән белән кызыксынуы үсәме, хәтер һәм дикъкать  дәрәҗәсе, ихтыяры, фикерләү дәрәҗәсе ничек, аның актив яки пассив булуы, анализлый һәм йомгаклый белү сәләте, эш темпы ничек, ни өчен теге яки бу укучы материалны аңламый яки биремнәрне эшләргә өлгерми һәм башка шундый мәсьәләләр белән укытучы кызыксынып торырга тиеш.

       Дәрес материалы, кулланылган метод һәм алымнар, күнегүләр укучыларның яшь һәм белем аермалыкларын, гомуми үсеш дәрәҗәсен, психологик үзенчәлекләрен истә тотып сайлана.

       Укучыларга белем һәм тәрбия бирү процессында укытучының уку эшен активлаштыруы , барлык укучыларның интеллектуаль, иҗади көчләрен, сәләтләрен белем алуга  туплавы, аларның үзенә генә хас үзенчәлекләрен (психикасы, кызыксынуы, ихтыяҗы, омтылышы, сәләте, белем үзләштерү дәрәҗәсе, фикерләү дәрәҗәсе, хәтере, ихтыяр көче, сизгерлеге, эмоциональлеге), уңай һәм кимчелекле якларны, аларның белем дәрәҗәләрен даими өйрәнүе таләп ителә. Шул вакытта гына ул укучыларга дифференциаль  һәм аерым (индивидуаль) якын киленә һәм кимчелекләрен булдырмау чараларын күрелә.

Сәләтле балалар белән эшләү максаты һәм бурычлары

1. Сәләтле балалар белән эшне оештыруның яңа формаларын өйрәнү  һәм кулланышка кертү, комплекслы системасын булдыру. Укучының тумыштан булган сәләтенә үсәргә ярдәм итү, мөмкинлекләр тудыру. Белем һәм тәрбия бирүгә комплекслы якын килеп, укучыда әхлак кануннары тәрбияләү.

2. Сәләтле  балалар белән эшнең авторлык педагогик технологияләрен тудыру.

3. Педагогларның сәләтле балалар белән эшләүдә компетентлык дәрәҗәсен арттыру.

4. Укучыларга укытуның барлык баскычларында да дәүләт стандартларына туры килерлек белемнәр бирү

5. Сәләтле укучылар белән эшләү өчен махсус биремнәр, олимпиада һәм конкурсларга әзерлек өчен, программалар төзү.

6. Укучыларның мәктәп, район һәм республика күләмендәге конкурсларда, олимпиадаларда катнашуы буенча отчетлар төзү.

7.  Укучыларның район, республика  чараларда катнашуын арттыру, аеруча призлы урыннар алуга, дәрестә һәм дәрестән соң даими эш  алып баруга кызыксынуларын үстерү.

8.  Олимпиадалар үткәрү турында положениеләрдә мәктәп, район,     республика олимпиадаларының үткәрелү шартлары белән даими таныштыру;

9. Югары әхлакый сыйфатларга, интерактив, коммуникатив мөмкинлекләргә ия булган иҗади шәхес тәрбияләү.

10. Регионның, илнең реаль таләпләреннән чыгып, шәхеснең үзенең эчке мөмкинлекләрен уяту, конкурентлыкка сәләтле шәхес тәрбияләү.

 Эш түбәндәге юнәлешләр буенча алып барыла:

-укучыларда милли үзаң тәрбияләү;

-гуманитар стильдәге фикерләү сәләтен формалаштыру;

-шәхеснең үз-үзенә ышанганлык, үз-үзен күрсәтү, үз-үзен раслау, үз планнарын тормышка ашыру юнәлешендә рухи мөмкинчелекләрен үстерү;

-“сәләтле балаларның” фәнни-гамәли күнекмәләрен, иҗади мөмкинчелекләрен үстерү;

Фән белән   кызыксынучы

укучылар исемлеге, алар турында мәгълүмат

        

Ф. И.

класс

сәләте

нәтиҗәлелек

1

Гыйләҗева Алия

гуманитар һәм төгәл фәннәр

Татар теле буенча уздырылган олимпиадаларда катнаша, урыннар яулый

2

Асылова Диләрә

Гуманитар һәм төгәл фәннәр

Татар теле буенча уздырылган олимпиадаларда катнаша

3

Мөхәммәтгалиев Раил

Гуманитар һәм төгәл фәннәр

Татар теле буенча уздырылган олимпиадаларда катнаша

4

Фазылҗанова Адилә

Гуманитар һәм төгәл фәннәр

төрле иҗади конкурсларда катнаша һәм җиңүләр яулый, татар телен яхшы белә.

5

Хаҗиева Раилә

гуманитар һәм төгәл фәннәр

төрле иҗади конкурсларда катнаша, татар телен яхшы белә.

6

Шәйхетдинова Эльза

гуманитар һәм төгәл фәннәр, уйлап табу

төрле иҗади конкурсларда катнаша, телләрне яхшы үзләштерә, татар телен яхшы белә.

7

Гәрәфиева Зилә

гуманитар фәннәр

төрле иҗади конкурсларда катнаша, татар телен яхшы белә.

8

Сәйфетдинова Диана

гуманитар фәннәр, рәсем

төрле иҗади конкурсларда катнаша, телләрне яхшы үзләштерә, татарча аралаша , сәнгатьле укый

9

Төхфәтуллина Диләрә

гуманитар фәннәр

төрле иҗади конкурсларда , фәнни-гамәли конференцияләрдә катнаша, урыннар яулый, татар телен яхшы белә.

10

Тимерҗанова Алсу

гуманитар фәннәр

Татар теле буенча уздырылган олимпиадаларда катнаша, телләрне яхшы үзләштерә, сөйләм теле бай

11

Салахова Азалия

гуманитар фәннәр

Татар теле буенча уздырылган олимпиадаларда катнаша,урыннар яулый, телләрне яхшы үзләштерә, сөйләм теле бай

Укучылар белән эшләү расписаниесе

Көне

Вакыты

Класслар

Дүшәмбе

13.30– 14.15

5А, Д; 8А, Д

Сишәмбе

11.40– 12.20

7А, В

Фән белән кызыксынучы балалар белән эшләү планы

№ п/п

Эшләнәчәк эш төре

Чыганак

1

Фән белән кызыксынучы укучыларны ачыклау.

2

 Укучылар белән эш дәфтәрләре башлау.

3

Укучыларның шәхси мөмкинлекләрен ачыклау:

      - үз фикерен ачык, төгәл әйтеп бирү сәләте;

      - эчтәлекне сөйли белү;

      - терминнар куллана белү;

      - грамоталылык;

      - иҗадилык.

4

Укучыларның  логик фикерләү сәләтләрен үстерү өстендә кызыклы материаллар белән эшләү

Газета – журнал материаллары, интернет ресурслар

5

Татар теле һәм әдәбияты фәне темаларына караган ребуслар, кроссвордлар чишү, кызыклы материаллар өстендә эш.

“Кызыклы грамматика”, “Хикмәтле дә , кызыклы да туган тел”, һ.б. җыентыклар.

6

Язучылар турында өстәмә мәгълүматлар туплау, презентацияләр эшләү, фәнни-гамәли конференцияләргә әзерләнү

Газета–журнал материаллары, интернет ресурслар

7

Аерым темалар буенча тестлар эшләү.

Татар теленнән тестлар.

8

Бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен үстерү

Рәсемнәр

9

Картиналар буенча миниатюр – сочинениеләр язу.

Картиналар

10

Татар теле бүлекләре буенча тест биремнәре үтәү.

Татар теленнән тестлар.

11

Укучыларны мәктәп, район, республика олимпиадаларына әзерләү.

Төрле елларда чыккан олимпиадага әзерләнү өчен ярдәмлекләр

Татар теленнән тестлар.

Узган уку еллары олимпиада сораулары.

12

Район,  шәһәр, республика буенча татар теленнән уздырылган  конкурсларга әзерләү һәм катнаштыру.

Конкурс положениеләре

13

Сәләтле балаларның интеллектуаль үсешен тәэмин итәрдәй тестлар, махсус биремнәр эшләтү.

Һәр сыйныф өчен йомгаклау тестлары.

14

“Без булдырабыз” шәһәр олимпиадасында катнашу

Олимпиада положениесе


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сәләтле балалар белән эшләү планы

Сәләтле балалар белән эшләү планы...

Фән белән кызыксынучы сәләтле балалар белән эшләү программасы.

Безнең балаларыбыз тиз үсә. Тик шуны истә тотарга кирәк: бүген без сәләт, омтылышларын үстерергә ярдәм иткәндә генә, алар мөстәкыйль яши, тормышта яңа үрләр яулый ала. Аеруча сәләтле балаларны эзләү, ...

Сәләтле балалар белән эшләү планы

“Аерым шәхес белән эшләү өчен, аны белергә һәм коллективта үстерергә кирәк.  Әгәр минем  күзаллавымда аерым шәхесләр , анда- монда сибелеп, коллективтан тыш яши икән, әгәр мин аларга коллект...

Сәләтле балалар белән эш планы.

Сәләтле балалар белән эшләү планы түбәндәге төп ике бурычны хәл итүгә юнәлтелгән:-сәләтле һәм талантлы балаларны укыту һәм тәрбияләү системасын булдыру;-һәр укучының сәләтен үстерергә мөмкинлек бирә т...

Сәләтле балалар белән эш планы

Сәләтле балалар белән эш планы....

5 нче сыйныфның рус телле балалары өчен дәрес планы . Тема "Исемнәрнең тартым белән төрләнеше"

Рус телле балалар белән  татар теле дәресе үткәрү өчен ярдәмлек....

Сәләтле балалар белән эшләү планы

Һәр бала - сәләтле. Әмма аның белән эшләргә генә кирәк. Укытучының сәләтле балалар белән эшләү планында барлык төр эшләр дә күрсәтелгән....