Сәләтле балалар белән эшләү планы
учебно-методический материал на тему

Арсланова Венера Мударисовна

Һәр бала - сәләтле. Әмма аның белән эшләргә генә кирәк. Укытучының сәләтле балалар белән эшләү планында барлык төр эшләр дә күрсәтелгән.

Скачать:


Предварительный просмотр:

Борай өченче санлы урта гомүм белем  бирү мәктәбенең

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Арсланова Венера Мөдәрис кызының

2017/2018 уку елына

“Сәләтле балалар” белән

эшләү планы

                   “Балаларыгызны үзегезнең заманыгыздан башка заман өчен укытыгыз, чөнки алар сезнең заманыгыздан башка бер заманда яшәү өчен дөньяга килгәннәр”.

                                                                          Р.Фәхретдин.

                  «Күп белдерүгә караганда, әз белдереп, эзләнү орлыгын салу һәм эзләү юлларын табарга өйрәтү-мөгаллим бирә ала торган хезмәтләрнең иң зурысы».    

                                                                           Г.Ибраһимов.

“Сәләтле балалар программасы”нигезендә

 түбәндәге юнәлешләр буенча эш алып барыла:

-укучыларда милли үзаң тәрбияләү;

-гуманитар стильдәге фикерләү сәләтен формалаштыру;

-шәхеснең үз-үзенә ышанганлык, үз-үзен күрсәтү, үз-үзен раслау, үз планнарын тормышка ашыру юнәлешендә рухи мөмкинчелекләрен үстерү;

-сәләтле балаларның фәнни-гамәли күнекмәләрен, иҗади мөмкинчелекләрен үстерү;

-2-

                       

Бурычлар һәм максатлар:

1.  Укучының фикерләү сәләтләрен үстерү.

2.  Белем һәм тәрбия бирүгә комплекслы якын килеп, укучыда әхлак кануннары тәрбияләү.

3.  Укучының сүзлек хәзинәсен баету.

4.  Әдәбияттан белем бирү, күнекмәләр булдыру.

5. Укучының тумыштан булган сәләтенә үсәргә ярдәм итү, мөмкинлекләр тудыру.

-3-

Укучылар өчен ия булырга тиешле белем,

осталык һәм күнекмәләр

1. Татар телен өйрәнү өчен шартлар булдыру;

2. Уку-укыту процессында укучыны аңлап һәм актив рәвештә белем алуга әзерләү, алган белемнәрен, осталыкларын, күнекмәләрен ныгыту;

3. Татар теле буенча системалы фәнни белем бирү, аларны ирекле аралашырга өйрәтү, татар дөньясы турында күпкырлы мәгълүмат җиткерү;

4 . Укучыларны тестлар белән эшләргә өйрәтү;

5. Татар әдәби теленең үсеш үзенчәлекләрен төгәл күз алдына китерү, тел үсеп торсын өчен, аның көндәлек кулланышын тәэмин итү юлларын белү;

6. Төрле стильләрне аера белү, алардан файдалана белү;

7. Әдәби әсәрнең жанрын тану, әсәрнең төп  идеясен аңлау;

8. Сүзлекләрнең төрләрен, төзелешен белеп, алардан иркен файдалана алу;

9. Укучыларны гуманитар профиль буенча әзерләү;

10. Укучыларның телләр белү дәрәҗәләрен камилләштерү, үстерү;

-4-

Эш планы

Эчтәлеге

вакыты

1

Сүзлекләрнең төрләрен, төзелешен белеп, алардан иркен файдалану

даими

2

Татар дөньясы турында күпкырлы мәгълүмат җыю

даими

3

Бәйләнешле сөйләм телен үстерү өстендә эш:  диалогка чыгу, төрле уеннар оештыру, бәйрәмнәрдә катнашу.

даими

4

Иҗади конкурсларда катнашу: “Нәфис сүз”  “Йолдызлык”, “Шигырьләр уку конкурслары”, “Иншалар язу конкурслары”

даими

декабрь

февраль

март

5

Иҗади  презентация әзерләү “Мин татарча беләм”

февраль

апрель

6

Викторинада катнашу “Татарча да яхшы бел”

даими

февраль

7

Укучыларны тестлар белән эшләргә өйрәтү

даими

8

Татар телендә булган газета-журналлар белән танышу.

даими

9

Интернаттан әдипләр турында мәгълүматлар туплау, альбом-папкалар, презентация әзерләү

даими

10

Район, республикакүләм конкурсларда катнашу

даими

-5-


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сәләтле балалар белән эшләү планы

Сәләтле балалар белән эшләү планы...

Сәләтле балалар белән эшләү планы

“Аерым шәхес белән эшләү өчен, аны белергә һәм коллективта үстерергә кирәк.  Әгәр минем  күзаллавымда аерым шәхесләр , анда- монда сибелеп, коллективтан тыш яши икән, әгәр мин аларга коллект...

Сәләтле балалар белән эш планы.

Сәләтле балалар белән эшләү планы түбәндәге төп ике бурычны хәл итүгә юнәлтелгән:-сәләтле һәм талантлы балаларны укыту һәм тәрбияләү системасын булдыру;-һәр укучының сәләтен үстерергә мөмкинлек бирә т...

Сәләтле балалар белән эш планы

Сәләтле балалар белән эш планы....

5 нче сыйныфның рус телле балалары өчен дәрес планы . Тема "Исемнәрнең тартым белән төрләнеше"

Рус телле балалар белән  татар теле дәресе үткәрү өчен ярдәмлек....

Фән белән кызыксынучы сәләтле балалар белән эшләү планы

Фән белән   кызыксынучысәләтле балалар белән эшләү планы...