5 нче сыйныфның рус телле балалары өчен дәрес планы . Тема "Исемнәрнең тартым белән төрләнеше"
план-конспект урока (5 класс) на тему

Нагуманова Ильдира Салимзяновна

Рус телле балалар белән  татар теле дәресе үткәрү өчен ярдәмлек.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл isemnrnen_tartym_beln_torlneshe.docx24.15 КБ

Предварительный просмотр:

                                       

                                              Татарстан республикасы Нурлат муниципаль районы

                                                       Муниципаль гомуми белем учреждениесе

                                               Нурлат  шәһәре 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең

                                        татар теле һәм әдәбияты укытучысы  Нагуманова  Ильдира Сәлимҗан кызының  

                                 5 нче сыйныф рус төркемендә үткәрелгән татар теле  дәресенә  план - конспекты

Тема: Исемнәрнең тартым белән төрләнеше.

Максатлар: 1. Дидактик максат.Исемнәрнең тартым белән төрләнеше турында гомуми төшенчә бирү.

                        2. Үстерү максаты. Исемнәрне тартым белән төрләндерү үзенчәлекләрен үзләштерүгә ярдәм итү.

                     3. Шәхесара ралашуда татар телен куллануга уңай караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге формалаштыруга шартлар тудыру.

Җиһазлау: уку-язу әсбаплары, карточкалар, ноутбук, экран, проектор

PowerPoint да    презентация.

Дәрес төре: Яңа белемнәрне үзләштерү.

Дәрес тибы. Уку мәсьәләсен кую һәм чишү.

Дәрес барышы.

Дәрес этаплары, эш төрләре.

Укытучы һәм укучылар эшчәнлеге.

УУГ

I. Оештыру этабы

  1. Сәламләү.
  2. Дәреснең девизын әйтү.

Ук. Хәерле көн!

     У.Имин булсын бу көн! (1 нче слайд)

-Бер-берегезгә карап елмаегыз әле. Кәефләрегез ничек?

Ук. –Кәефләрегез әйбәт булса, утырыгыз, дәресне башлыйбыз.

Шәхси:шәхесара аралашуда татар телен куллануга уңай караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге формалаштыру.                                                            

II.Белемнәрне актуальләштерү.

1.Әңгәмә дәвам итә:

Ук.-Укучылар , хәзер тирә –юнегезгә карагыз да , күргәннәрегезне санап чыгыгыз әле.Нәрсәләр күрәсез?

У. – Өстәл, урындык, такта, укучы, укытучы,ишек, тәрәзә, китап һ.б.

Ук. –Бу сүзләр  нинди сорауларга җавап бирәләр? (2нче слайд)

У.- Кем? нәрсә?

Ук. – Бу сүзләр нәрсәне белдерәләр? ( 3 нче слайд)

 У. – Предметны яки затны.

Ук.-  Бик дөрес, димәк...( Исемнең кагыйдәсен чыгару).

Ук. –Исемнәрне без нәрсә белән төрләндерә беләбез?

У. –Килешләр белән төрләндерәбез.

Ук.-Әйдәгез әле, берничә исемне килешләр белән төрләндереп карыйк. (Тактада берничә укуыч эшли)

Ук. – Ребята, скажите. Для чего  служат аффиксы падежей? (җавап).

Ук. – А по аффиксам падежей мы можем узнать  кому принадлежит предмет?(җавап) А кому может принадлежать предмет? (җавап)  Әйдәгез әле, зат алмашлыкларын искә төшерик. (4 нче слайд)

Коммуникатив:укытучы-укучы хезмәттәшлеген планлаштыру.

Регулятив: планлаштыру (белем алуның нәтиҗәсен күз алдына китерү)

.

Танып-белү: белгәннән белмәгәнне аера, аңлап әйтеп бирү.

III.Дәрескә максат һәм бурычлар кую. Укучыларның уку эшчәнлеген мотивлаштыру.

1.Исемнәрнең тартым белән  төрләнеше.

Ук. – Кому принадлежит  предмет? А как вы думаете, что надо сделать, чтобы узнать кому принадлежит предмет?  

У. – Присоединить аффиксы  принадлежности.

( 5 нче слайд. Аңлату).

Ук. – Ә хәзер үзегез  акбур, чүпрәк, дәфтәр  сүзләрне тартым белән  төрләндереп карагыз әле.

Тикшерү.

Ук. – без хәзер нишләдек?

У.- Исемнәрне тартым белән төрләндердек.

Ук.- димәк , бүгенге дәреснең темасы...?

Ук.- Исемнәрнең тартым белән төрләнеше. (7 нче  слайд).

Шәхси: яңалыкка кызыксыну.

Регулятив: максат кую, ихтыяри үзрегуляция.

IV. Яңа белемнәрне үзләштерү этабы.

V. Яңа белемнәрне ныгыту этабы.

VI. Рефлексия (дәрескә йомгак ясау.)

VII. Өй эше турында мәгълүмат, аны үтәү буенча күрсәтмә бирү.

Ук.- Хәзер мин сезгә тартымлы  исемнәр язылган карточкалар таратам, сез үз почмагыгызны табарсыз. (Группада тикшерү эше) КОНРЭС

Җаваплар тыңлана, дәлиләнә;

Ук.- Инде хәзер шул исемнәр белән җөмләләр төзегез, түгәрәк буенча җөмләләрегезне бер – берегезгә укыгыз.

Үзбәя.

Ук.- Дәфтәрләрне ачып бүгенге числоны, теманы язабыз. Дәреслеклшрне ачабыз, 3 нче күнегүне табып биреме белән танышабыз.(бер –берен тикшерәләр, 8 нче слайд буенча тикшерү)

Үзбәя.

Ук.- Олег, синең дустың бармы? (җавап)

      -Аның исеме ничек? ( Шул сорауны башкага укучыга бирә)

       -Аңа ничә яшь?

      - Ул ничәнче сыйныфта укый?

      -Ул кайда яши?

      -Син бүген мәктәпкә кем белән килдең?

 Ял минуты

           Ничек килә икән кыш?

-Агачлар ялангачлар,

җилләрдә чайкалалар.

Кошлар китә көньякка,

канат кагып еракка.

Аюлар өн казыды,

бик тирән итеп базны.

Балыклар да тындылар,

су төбенә чумдылар.

Ук. – Урамда хәзер кайсы ел фасылы?

У.- Кыш.

Ук. -Кышын урамда салкынмы?

У.- Әйе, салкын.

Ук. – Менә бу исемнәр дә өйләренә керә алмый туңып торалар . Әйдәгез әле, аларга өйләренә керергә булышыйк. Тикшерү.

Ук.- Укучылар дөрес керткәнбез. Каян белдек, нәрсәгә карап эш иттек?

У.- Тартым кушымчаларына карап эш иттек.

Үзбәя.

Алган белемнәрнең үзләштерелүен тикшерү.

Ук.-  Укучылыр рәтләр белән эшлтбез.

1 нче рәт I зат б.с. тартымлы исемнәргә җөмләләр төзиләр.

2 нче рәт II зат б.с. . тартымлы исемнәргә җөмләләр төзиләр.

3 нче рәт III  зат б.с. . тартымлы исемнәргә җөмләләр төзиләр.

 Ук.-Дәрестә нинди УМ чиштек? Ничек эшләдек? Ниләр белдек?

Үзбәя.

а) м: 6 нчы күнегү (бирем буенча)

ә) я.и: Тартымлы исемнәр кергән 5 җөмлә табып  язып килергә.

б)и: Тартымлы исемнәр кертеп кечкенә генә хикәя төзергә.

Коммуникатив: - укытучы-укучы, укучы-укучы хезмәттәшлеген планлаштыру;

-фикереңне тулы һәм төгәл итеп әйтеп бирә белү;

-сөйләмнең диалогик, монологик формаларын белү.

Регулятив: үз эшчәнлеген планлаштыру.

Коммуникатив: аралаша белү.

Шәхси: ярдәмчеллек, башка кешеләргә карата кайгыртучан булу.

Танып-белү: проблеманы кую һәм формалаштыру.

Коммуникатив:укытучы-укучы хезмәттәшлеге, мәсьәлә кую.

Регулятив: контроль, коррекция, укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү: бәяләү (үзләштерелгән белемнәрнең дәрәҗәсен һәм сыйфатын ачыклау).

Коммуникатив: - укытучы-укучы, укучы-укучы хезмәттәшлеген планлаштыру

Регулятив: контроль, коррекция, укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү.

Шәхси: үзеңне камилләштерү өстендә эшләргә кирәклекне аңлау.

.

.

.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Исемнәрнең тартым белән төрләнеше.

Урок татарского языка для  русскоязычных  детей в 4 классе. Учебник: Хайдарова Р.З....

Исемнәрнең тартым белән төрләнеше.

Урок татарского языка для  русскоязычных  детей в 4 классе. Учебник: Хайдарова Р.З....

Исемнәрнең тартым белән төрләнеше

Исемнәрнең тартым белән төрләнешенә үткәрелгән дәрес эшкәртмәсе...

Исемнәрнең тартым белән төрләнеше

“Әхлак берлә әдәбият бергә булырлар”. Атаклы мәгърифәтчебез Р.Фәхреддин язып калдырган бу сүзләр бүген дә кыйммәтен югалтмаган.  Татар телендә әхлак темасына язылган шигырьләр байтак. Әлбәттә, ти...

В.Д.Шадриков методикасы буенча төзелгән татар теленнән дәрес конспекты.Исемнең тартым белән төрләнеше.5 нче сыйныф. Рус төркеме.

Иемнәрнең тартым  белән  төрләнешен аңлату; исемнәрнең зат-сан белән төрләнешен, кемнеке?соравына җавап булып килгән алмашлыкларны кабатлау.  Логик фикер йөртүне үстерү;  тар...

Исемнәрнең тартым белән төрләнеше.

Исемнәрнең тартым белән төрләнеше башлангыч сыйныфта ук үтелә башлый....

Саннарны кабатлау (6 нчы сыйныфның рус телле балалары өчен)

Тема: Саннарны  гомумиләштереп  кабатлау Дәрес максатлары:Укытучы өчен:1.Сан- сүз төркеме турында өйрәнгәннәрне гомумиләштереп кабатлау, системага салу; 2. Иҗади фикерләргә, б...