Саннарны кабатлау (6 нчы сыйныфның рус телле балалары өчен)
план-конспект урока (6 класс) по теме

Тема: Саннарны  гомумиләштереп  кабатлау

 Дәрес максатлары:

Укытучы өчен:1.Сан- сүз төркеме турында өйрәнгәннәрне гомумиләштереп кабатлау, системага салу; 

2. Иҗади фикерләргә, белемне башкалар белән уртаклашырга өйрәтү, күзәтү, хәтерләү, игътибар итү сәләтен үстерү.

3. Туган як табигатенә мәхәббәт тәрбияләүгә йогынты ясау.

 Укучы өчен:

 1.Язма һәм телдән сөйләмдә саннарны грамоталы куллана белү.

 2. Өйрәнелгән лексик һәм грамматик материалны куллана белү.

Дәрес тибы: ЛГКК

Җиһазлау: дәреслек ,дәрескә әзерләнгән презентацион материаллар; карточкалар, тест ,Р.З.Хәйдәрова “Татарский язык в таблицах”.

 Кулланылган структуралар:

1.Инструмент: МЭНЭДЖ МЭТ

2.Структуралар:

А)ИНСАЙД-АУТСАЙД-СЁКЛ(тышкы һәм эчке түгәрәкләрдә фикер алышу)

 Б )МИКС-ФРИЗ-ГРУП (ял минутында)

 в) ОЛ РАЙТ РАУНД РОБИН, ТЭЙК ОФ-ТАЧ ДАУН (үткән материалны кабатлау)  

СИНГЛ РАУНД РОБИН(командада сорауга җавап)

Д)ТАЙМД ПЭА ШЭА(ситуатив бирем эшләгәндә)

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл sannarny_kabatlau.docx23.58 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Саннарны  гомумиләштереп  кабатлау

 Дәрес максатлары:

Укытучы өчен:1.Сан- сүз төркеме турында өйрәнгәннәрне гомумиләштереп кабатлау, системага салу; 

2. Иҗади фикерләргә, белемне башкалар белән уртаклашырга өйрәтү, күзәтү, хәтерләү, игътибар итү сәләтен үстерү.

3. Туган як табигатенә мәхәббәт тәрбияләүгә йогынты ясау.

 Укучы өчен:

 1.Язма һәм телдән сөйләмдә саннарны грамоталы куллана белү.

 2. Өйрәнелгән лексик һәм грамматик материалны куллана белү.

Дәрес тибы: ЛГКК

Җиһазлау: дәреслек ,дәрескә әзерләнгән презентацион материаллар; карточкалар, тест ,Р.З.Хәйдәрова “Татарский язык в таблицах”.

 Кулланылган структуралар:

1.Инструмент: МЭНЭДЖ МЭТ

2.Структуралар:

А)ИНСАЙД-АУТСАЙД-СЁКЛ(тышкы һәм эчке түгәрәкләрдә фикер алышу)

 Б )МИКС-ФРИЗ-ГРУП (ял минутында)

 в) ОЛ РАЙТ РАУНД РОБИН, ТЭЙК ОФ-ТАЧ ДАУН (үткән материалны кабатлау)  

СИНГЛ РАУНД РОБИН(командада сорауга җавап)

Д)ТАЙМД ПЭА ШЭА(ситуатив бирем эшләгәндә)

 Дәрес барышы:

1)Оештыру.

1.Уңай психологик халәт тудыру,төркемләп утырту.

-  Исәнмесез,укучылар!

-  Исәнмесез!

-  Кәефләрегез ничек?

-  Рәхмәт,яхшы.

-  Әйдәгез хәзер күзгә күз партнерыгызга карагыз,сәламләгез,бишне бирегез.

 Дәресебезне башлыйбыз.Башта,гадәттәгечә,сөйләшеп алыйк.

2. Сөйләм телен чарлау.

 а) Укытучы-укучы:

-  Әйтегез әле,укучылар,бу ничәнче кабинет?

-  Бу кабинетта нинди фән өйрәнәбез?

-  Хәзер ничәнче дәрес?

-  Ә сезнең бүген ничә дәрес?

- Сыйныфта ничә укучы утыра?

- Һәр өстәлдә ничәшәр кеше утыра?

б)Укытучы-укучы-укучы:

Узнай у соседа по плечу:                                                                                      

-  какое сегодня число?

-  какая сегодня погода

- какое время года

- любит ли он зиму

-почему любит зиму

-  какой день недели

-  в какой школе он учится

-  в каком классе

-  какой сейчас год

-  как называется этот год

- любит ли он кататься на коньках

-сколько ему лет

 2)Актуальләштерү,системалаштыру.

1. Өй эшен тикшерү өчен дәфтәрләрне җыю.

2.Бүген максатыбыз сан турында белемнәребезне ныгыту, камилләштерү.

Саннарсыз тормышта яшәп булмый. Алар  кайда гына барсак та: югары уку йортларында белем алганда,  экономика,  математика өлкәсендә, әдәбиятта да  гел безнең янәшәдә.

ОЛ РАЙТ РАУНД РОБИН .Төркемнәрдә карточкалар буенча эш

 (һәр сан төркемчәсенең үзенчәлекләрен әйтү)

Һәр төркем җавап биргәндә ТЭЙК ОФ-ТАЧ ДАУН

(дөрес булса,басып кул чабып алалар)

1 төркем   -  Микъдар саны:

Нәрсәне белдерә?

♦Нинди сорауларга җавап бирә?

♦Өлеш саны –бу микъдар санымы?

 Микъдар санының кушымчасы бармы?

Төп сан. Предметларның төгәл исәбен белдерә.

Ничә? Күпме? Никадәр? сорауларына җавап бирә.

Өлеш саны татар телендә микъдар саны төркемендә, ә рус телендә аерым карала.

Микъдар саны рус теле белән охшаш.Аның кушымчасы юк.

2 төркем    - Бүлем саны

Нәрсәне белдерә?

♦Нинди сорауларга җавап бирә?

♦Бүлем  санының кушымчасы бармы?

Бүлем саны затларның яисә төрдәш әйберләрнең тигез өлешләргә бүленүен белдерә.

Күпмешәр? ничәшәр? сорауларына җавап бирә.

–ар, -әр, --шар,-шәр, -ешәр, -ышар кушымчалары ялганып ясала.

Мин сезнең белән килешәм.Рәхмәт.

3 төркем    - Җыю саны

Нәрсәне белдерә?

♦Нинди сорауларга җавап бирә?

 Җыю санының кушымчасы бармы?

♦Җыю санының саналмышы бармы?

Бер төрдәге предметларның бергә туплану исәбен белдерә.

Ничә?күпме? сорауларына җавап бирә.

–ау, -әү кушымчалары ялганып ясала.

Җыю санының саналмышы булмый.Рәхмәт.

(Җаваплары экранга чыга бара).

3.Белемнәрне төрле ситуацияләрдә куллану,ныгыту.

Без әле генә сезнең белән сан төркемчәләрен искә төшердек. Афәрин , сез барыгыз да төгәл әм дөрес җавап бирдегез. Рәхмәт.

Ә хәзер  аларның ясалышына да игътибар итик.

1.Мин сезгә саннар әйтәм. Сез шуларны дөрес итеп таблицага урнаштырып  барырсыз.

Тамыр

кушма

тезмә

парлы

 Унбер, егерме биш,  алты, җиде-сигез, ике йөз утыз, унтугыз,  мең,биш-алты,өчтән бер,унҗиде,туксан тугыз.

Ял итү. МИКС-ФРИЗ-ГРУП

(җаваптагы сан исәбеннән группаларга бүленәбез).

Сораулар:

•Санның ничә төркемчәсе бар? (5)

•Бүген атнаның ничәнче көне? (4)

•Декабрь кышның ничәнче ае? (1)

•Кабинетта ничә тәрәзә бар? (2)

2.Саннарның язылышы?

Ничек языла?

СИНГЛ РАУНД РОБИН 30 секунд(Һәр өстәлдән №4)

1нче өстәл:Кушма-кушылып

2 өстәл: Тезмә-аерым

3 өстәл:Парлы-сызыкча аша

3.Дәфтәрдә эш:Слайдтагы сүзтезмәләрне язарга.

Бу саннарга кушымчалар ялгаганда нинди үзенчәлекләренә игътибар итәргә кирәк?

Гарәп цифрлары белән язганда кушымча аерым  языла.

Рим цифрлары белән язганда кушымча әйтелә,ләкин язылмый.

Сүз белән язганда кушымча кушылып языла.

 3.  ИНСАЙД-АУТСАЙД-СЁКЛ.  Күзгә күз партнерыгызга карагыз.Сәламләгез.

-№1,2 чыгып эчке түгәрәккә басыгыз.

-№ 3,4 чыгып бер –берегезгә карап тышкы түгәрәккә  басыгыз.

1 матур сүз әйтегез.

ТАЙМД ПЭА ШЭА :30 секунд вакыт.Тышкы түгәрәк сорый,эчке түгәрәк җавап бирә.

СОРАУЛАР:

-Сколько тебе лет?( вакыт үткәч парлар алышына) Хәрәкәтне дәвам итәләр,туктап,”бир бишне”.

-В каком классе ты учишься?

-По сколько минут каждый урок?

-Сколько пальцев на руке?

Партнерлар сулга борылыгыз.4кә кадәр санагыз һәм атлагыз.Яңа дустыгызга ”5не бирегез”.(структура 4 тапкыр кабатлана)

Укытучы:Алинәгә ничә яшь?

Дәрестә ничә минут?

Һ.б. 

-Афәрин!Утырыгыз.

 4)Белемнәрне тикшерү,бигеләр кую. (слайдта)

5)Рефлексия.

 Без сезнең белән бик яхшы эшләдек.  Игътибарыбызны экранга юнәлтәбез һәм  нокталар урынына тиешле сүзләрне куеп, чылбыр тәртибендә  җавап бирербез.

 1.Предметның санын һәм исәбен белдереп килгән мөстәкыйль сүз төркеме …… дип атала.

 2.Саннар ясалышы ягыннан дүрт төргә бүленә: ............, ............., .............,............. .

3. Гарәп цифрларыннан соң килгән кушымчалар........... языла. 

4. Саннар ............ төркемчәгә бүленә..

 -Рәхмәт. Бик дөрес җавап бирдегез

 -Кемнәргә дәрес кызыклы булды? (кулларын күтәрәләр)

-Кемнәргә дәрес авыр булды? (кулларын күтәрәләр).Афәрин!

6)Өй эше.

“Зәңгәр яфраклар ”текстыннан саннарны язып ал,төркемчәсен билгелә.                                      

 

 

 

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Рус мәктәбендә 11 нче сыйныфның рус телле укучылары өчен татар теле һәм әдәбиятыннан эш программасы

ТАТАР ТЕЛЕННӘН ҺӘМ ӘДӘБИЯТЫННАН 11 нче сыйныф өчен( рус телле төркем өчен) ЭШ ПРОГРАММАСЫ     Аңлатма язуы Эш программасы статусы          Программ...

“Яшь иҗатчылар” түгәрәге өчен авторлык программасы (рус телле балалар белән эшләү өчен)

“Яшь иҗатчылар”түгәрәге өченавторлык программасы(рус телле балалар белән эшләү өчен)...

Рус телле балалар арасында татар телен өйрәнүгә позитив караш формалаштыру ысуллары

Бу язмам белән мин мәктәбебезнең татар теле һәм әдәбияты укытучыларының методик берләшмәсе утырышында чыгыш ясадым....

5 нче сыйныфның рус телле балалары өчен дәрес планы . Тема "Исемнәрнең тартым белән төрләнеше"

Рус телле балалар белән  татар теле дәресе үткәрү өчен ярдәмлек....

Саннарны кабатлау

Саннарны кабатлау темасы буенча технологик карта...

"Саннарны кабатлау"

Сан турындагы белемнәрне гомумиләштереп кабатлау        логик фикерләү һәм иҗади  сәләт үстерү                туган телебезгә кызы...