“Яшь иҗатчылар” түгәрәге өчен авторлык программасы (рус телле балалар белән эшләү өчен)
методическая разработка на тему

Рамазанова Розалия Гарифулловна

“Яшь иҗатчылар”

түгәрәге өчен

авторлык программасы

(рус телле балалар белән эшләү өчен)

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon avtorskaya_programma_ramazanova.doc100 КБ

Предварительный просмотр:

«Килешенде»                                          «Раслыйм»                                          «Раслыйм»

МБ җитәкчесе                               МББУ КУГБ мәктәбе                              МББУ КУГБ мәктәбе

______/Хучашева С.Р. /               ______/Сибгатуллина Г.А. /                _____/Шайдуллин Р.Р. /

№____протокол                                     “____”август 2014                                       Приказ №____

“____” август 2014                                                                                            “____”  август  2014  

           

“Яшь иҗатчылар”

түгәрәге өчен

авторлык программасы

(рус телле балалар белән эшләү өчен)

                                       Программаның авторы: Биектау районы

                                         Коркачык урта гомуми белем бирү мәктәбенең

                                              I категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

                               Рамазанова Розалия Гарифулла кызы

                                                                     2014

.

                                                     

                                                     Эчтәлек

  1. Аңлатма язуы

II. Көтелгән нәтиҗәләр

    III. 1. Программа  эчтәлеге.

          2. Дәресләр бүленеше

    IV .  Программаны  тормышка ашыру шартлары

     V. Кулланылган әдәбият

  1. Аңлатма язуы

       Мәктәптә әдәбият – эстетик төркемгә керүче предметларның берсе. Матур әдәбият яшь буынны тәрбияләүгә булышлык итә, балаларның дөньяга карашын киңәйтә, белемнәрен тирәнәйтә һәм аларда мөстәкыйль эшләү күнекмәләре тәрбияли.

             “Яшь буынны гүзәл кеше итеп тәрбияләүдә әдәбият укытучысының җаваплылыгы, тоткан роле аеруча зур. Аның бурычы – эчке һәм тышкы яктан матур, гармонияле, бай рухлы кеше тәрбияләү”, дип яза Г. Әпсәләмов[1]. Әйе, без укытучылар, бу бурычны тормышка ашыру өчен, бөтен тырышлыгыбызны куярга тиешбез. Рус баласын да, татар баласын да гүзәл кеше итеп тәрбияләүдә татар әдәбияты дәресләренең файдасы зур, дип уйлыйм.

Өстәмә белем бирү, әдәбиятта яңа исемнәр, аларның иҗаты белән танышу; туган якның әдәбият һәм журналистика әһелләрен, аларның иҗатын киңрәк өйрәнү һәм укучыларның иҗади сәләтләрен ачуны күздә тотып, дәрестән тыш эшләрне «Яшь иҗатчылар » түгәрәгендә алып барырга булдым.

Укытучы алдына куелган бурыч түгәрәк утырышларын мөмкин кадәр мавыктыргыч, җанлы , кызыклы итеп, төрле алымнар кулланып үткәрүдән гыйбәрәт.

        Халык авыз иҗаты материалларыннан: әкият, табышмак, мәкаль-әйтемнәрдән  файдалану бер үк вакытта ике бурычны үтәүгә хезмәт итә: беренчедән, алар укучыларга татар әдәбиятыннан, фольклорыннан  белешмә бирә; икенчедән, иҗади эштә файдалану өчен материал булып тора.

Рус мәктәпләрендә татар һәм рус балаларына татар телен укыту бер - берсеннән шактый аерыла. Татар баласы күбрәк русча сөйләшә, мәктәптә дә шул телдә аралаша, өендә генә ана телендә аралашу мөмкинлеге бар. Ә рус баласы мәктәптә татар телен өйрәнсә дә, өйдә аның аралашу мөмкинлеге юк. Рус балаларына татар теле укытуның төп максаты – аларны бу телдә сөйләшергә, тыңлап аңларга, укырга һәм язарга, сүзләрне дөрес әйтә белергә өйрәтү, сүз байлыгын арттыру.

Укучылар белән эшләү барышында аларның шәхси үзенчәлекләрен истә тоту бик әһәмиятле. Мәсәлән, һәр укучыга да шигырь язу сәләте бирелмәскә мөмкин.Кемдер үзен әкият иҗат итүдә, мәкалә язуда сынап карый ала. Кемдер вакытлы матбугатта басылган материалларны туплап, эшкәртеп, мәктәп

газетасы өчен әзерләргә мөмкин. Шунлыктан, түгәрәк җитәкчесе алдында  укучыларның иҗади сәләтләрен ачу һәм үстерү буенча җитди бурыч тора.

Тәкъдим ителә торган программа Татарстан җирендә яшәп, рус мохитендә  тәрбияләнеп, татар халкының тормыш-көнкүрешен күреп үсүче балаларга татар халкының бай әдәбияты үрнәкләре аша  татар теленең бөеклегенә инандыру, телне өйрәнү мохитен тудыру, татар телендә аралашырга, сөйләшергә ,иҗат итәргә өйрәтүнең сыйфатын яхшырту максатларын күздә тотып төзелде. Программа  1 елга атнага 1 сәгать исәбеннән төзелде.

             Рус телле балаларда татар теленә, сәнгатенә, мәдәниятенә, тарихына хөрмәт хисе тәрбияләү, бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен камилләштерү максатыннан, мин программа нигезендә дәресләр, чаралар үткәрәм. “Сабыйга”, “Салават күпере” журналлары, “Сабантуй” газетасы, “Мәгариф” журналларындагы материаллардан файдалану да отышлы дип саныйм. Җырлар шулай ук дәресне төрләндереп җибәрә, балалар татарча җырларга,  сыйныфтан тыш чараларда катнашырга бик теләп ризалашалар. Бу бәйрәмнәрдә алар үзләренең матур итеп җырлый, бии, сәнгатьле итеп сөйли белү осталыгына ия булуларын күрсәтәләр. Журналистлар булып, төрле темаларга интервьюлар алу да ошый аларга.

        Нәтиҗәдә, балалар татар телен яратып, түгәрәккә теләп йөриләр,  татар телен өйрәнергә тырышалар. Район күләмендә уздырылган чараларда да актив катнашалар.

                                   Түгәрәкнең максаты

    “Яшь иҗатчылар” түгәрәген оештыруның төп максаты - сәләтле балаларны барлау, аларның иҗади сәләтен үстерүгә шартлар тудыру, укучыларда халкыбызның гореф-гадәтләре, йолалары, бәйрәмнәре, дине, татар халкының язучылары, шагыйрьләре, гомумән, күренекле шәхесләрен өйрәнү аркылы туган телгә һәм халкыбызга мәхәббәт һәм ихтирам хисләре тәрбияләү

                 

                    “Яшь иҗатчылар” түгәрәгенең төп бурычлары

       Әлеге максатка ирешү юлында рус телле балаларга әдәбият фәне буенча түгәрәк  үткәрүнең төп бурычлары түбәндәгечә билгеләнә:

1. Укучының татар әдәби телен үзләштерүенә, текстны аңлап, сәнгатьле итеп, төрле темаларга сөйләшә алуына ирешү, тел һәм әдәбият буенча иҗади сәләтен үстерү һәм иҗат итәргә омтылыш тудыру.

2. Балаларны Биектау районыннан чыккан   язучыларның иҗат үрнәкләре белән таныштыру.

3. Авылыбыз, районыбыз язучыларының иҗатын өйрәнү аша авыл, район тарихы, аның күренекле кешеләре, традицияләре белән танышу.

          Балаларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып, түбәндәге алымнар кулланыла:

  • уеннар;
  • китапханәдә өстәмә әдәбият белән эш;
  • әңгәмә;

          -экскурсияләр (мөмкинлек буенча )

  Көтелгән нәтиҗә:

  • якташ язучы һәм шагыйрьләрнең иҗатларын белергә;
  • шигъри телдән һәм язмача бәйләнешле сөйләм төзергә;
  • рифмалар уйлап табарга;
  • ел дәвамында әдәбият һәм сәнгать әһелләренә кагылышлы истәлекле даталар турында хәбәрдар булырга;

         

                                               Дәресләр бүленеше.

Тема

Барлык сәг. саны

1

Кереш дәрес. Программа белән таныштыру.

1

2

“Рифмадаш сүзләр табу”уены.

1

3

Сурәтләү чаралары: эпитет, гипербола, литота, метафора, метонимияләрнең әһәмиятен, аларны әдәби әсәрдә куллана белергә өйрәтү.

1

4

“Нәрсә ул ритм?” Шигъри ритм уйлату.

1

5

Бергәләп шигъри куплетлар иҗат итү.

1

6

Рус телендәге җыр, мәсәл, хикәя, әкиятләрне татар теленә тәрҗемә итү.

1

7

Чәчмә шигырьләрне,нәсерне тезмә шигырь рәвешенә әйләндерү

1

8

Рәсемгә яки табигать күренешенә карап,миниатюр хикәя яисә шигырь язу.

1

9-10

Мәзәкләр. Татарча мәзәкләр уку. (“Күңел ачкычы” китабыннан балалар тормышын яктырткан мәзәкләр сайлап алына һәм рус балалары да аңларлык итеп гадиләштерелә)

2

11-12

Татар җырлары. Җырлар өйрәнү. (“Кояшлы ил”, “Әйлән- бәйлән”, “Нәни дусларым” һ.б. балалар сайлавы буенча)

2

13-14

Татар телевидениесе. Татар телевидениесе турында әңгәмә оештыру. Татарча тапшырулар турында мәгълүмат бирү. Татарча мультфильмнар карау.

2

15

Фольклор материалын,халык җырларын иҗади файдаланып яңа әсәр иҗат итү.

1

16

Фонетик уеннар.

1

 17

“Әгәр мин тылсымчы булсам...” дигән тема буенча эшләү.

1

18-19

М.Җәлил иҗаты,тормыш юлы буенча КВН. “Уйлап тап” уены.Чайнворд чишү.

2

20

Кроссвордлар төзү һәм чишү.

1

21

“Без дә шигырь язабыз”. Укучылар иҗат иткән шигырьләрне анализлау.

1

22-23

Журнал чыгару

2

24

Өстәлдәге букетка карап шигырь иҗат итү,төзәтмәләр кертү.

1

 25

Рус телендәге әкиятләрне тәрҗемә итү. Укучыларның иҗади эшләре.

1

26-27

Татар халык әкиятләре.

Татар халык әкиятләре белән танышу.  Әкият сайлап алып сәхнәләштерү яки курчак театры оештыру.

2

28

Иң яшь язучылар. Аларның китаплары белән танышу.

1

29-30

Г.Тукайның тормыш юлы буенча викторина.Музейга экскурсия.

2

31-32

Якташыбыз Рафис Корбан иҗаты белән танышу,шигырьләрен өйрәнү.

2

33-34

Укучыларның ел буе иҗат иткән шигырь һәм хикәяләреннән газета  чыгару.

2

Барысы

34

III.  Программаны  тормышка ашыру шартлары

     Программа  өстәмә белем бирү педагогыннан фәнни - педагогик әзерлеккә ия булуны таләп итә. Укытучының филология, тарих, технология, рәсем сәнгате буенча билгеле бер күләмдә белеме, сәләте, күнекмәләре булырга тиеш. Һәрдаим эзләнгәндә, бай материал туплап, белгечләр белән киңәшләшеп, аларны эшчәнлеккә җәлеп иткәндә, яхшы нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин.

     Белем бирү  программасы  шактый катлаулы, шуңа күрә түгәрәккә йөрүче балаларның занятиеләргә системалы йөрүе кирәк.

     Эш тәҗрибәсе шуны күрсәтә: теоретик материал һәр дәрестә гамәли эш белән ныгытылырга тиеш. Укучылар үзләре   нәрсәдер иҗат итсәләр, ясасалар, кызыксыну арта. Шуны истә тотып, программада  гамәли дәресләр өстенлек итә.

     Куркынычсызлык кагыйдәләре һәрдаим искә төшерелеп торсын, ул инструктаж дәфтәренә теркәлсен. Гигиена таләпләре дә төгәл үтәлергә тиеш.

     Материалны тирәнрәк үзләштерү өчен яхшы күрсәтмәлелек кирәк.

       Күрсәтмә материалны мультимедиа чаралары аша файдалану уңышлы. Ул дәреснең эффектлылыгын арттыра, педагогның эшен бермә-бер җиңеләйтеп, вакытка экономия ясый.

         Курс буенча методик эшкәртмәләрнең аз булуы эштә күп кыенлыклар тудыра.  Программа  авторы бу юнәлештә туктаусыз эзләнү алып бара.

                                        Кулланылган әдәбият

  1. Балаларга үгет-нәсыйхәт. – Казан: “Дом печати” нәшрияты. – 2001.
  2. Балачак аланы: балалар бакчасы тәрбиячеләре һәм әти - әниләр өчен хрестоматия. — Казан: РИЦ, 2011.
  3. Гыймадиева Н.С. Дәрестә һәм дәрестән соң. – Казан: “Яңалиф”, 2004.
  4. Исәнбәт Н. Балалар фолклоры һәм җырлы-сүзле йөз төрле уен. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1984.
  5. Күңел ачкычы: Мәзәкләр. – Казан: Мәгариф, 2004.
  6. Харисов Ф.Ф. Милли мәдәниятнең белем бирү белән интеграцияләнүе. – Казан: Мәгариф, 1999.
  7. Р.Корбан “Минем туган көнемдә: шигырьләр, табышмаклар, тәрҗемәләр

      Нәшрият: Татарстан китап нəшрияты, 2007 ел.

  1. http://zig65zulya.fo.ru/file/6704  балалар җырлары.
  2. https://edu.tatar.ru/page2593.htm/cors/  татарча мультфильмнар.
  3. http://mon.tatarstan.ru/rus/file/pub/pub_125105.pdf  әкиятләр.
  4. http://tatardeti.blogspot.de/     әкиятләр.                    
  5.  http://tt.wikibooks.org/wiki/Wikibooks:  әкиятләр.


[1] Гыймадиева Н.С. Дәрестә һәм дәрестән соң. – Казан: “Яңалиф”, 2004.- 13 б.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Рус мәктәбендә 11 нче сыйныфның рус телле укучылары өчен татар теле һәм әдәбиятыннан эш программасы

ТАТАР ТЕЛЕННӘН ҺӘМ ӘДӘБИЯТЫННАН 11 нче сыйныф өчен( рус телле төркем өчен) ЭШ ПРОГРАММАСЫ     Аңлатма язуы Эш программасы статусы          Программ...

Саннарны кабатлау (6 нчы сыйныфның рус телле балалары өчен)

Тема: Саннарны  гомумиләштереп  кабатлау Дәрес максатлары:Укытучы өчен:1.Сан- сүз төркеме турында өйрәнгәннәрне гомумиләштереп кабатлау, системага салу; 2. Иҗади фикерләргә, б...

Рус телле балалар арасында татар телен өйрәнүгә позитив караш формалаштыру ысуллары

Бу язмам белән мин мәктәбебезнең татар теле һәм әдәбияты укытучыларының методик берләшмәсе утырышында чыгыш ясадым....

5нче сыйныф (рус телле балалар өчен) «Татарча да яхшы бел» дәреслеге буенча дәрес конспекты. Тема: "Һәр әйбернең үз урыны бар"

5нче сыйныф  «Татарча да яхшы бел»    дәреслеге ( рус телендә сөйләшүче балалар өчен, 2нче кисәк  /Р.Р.Нигъмәтуллина, Ф.С.Фәизова)   буенча дәрес конспекты. Тема: ...

5 нче сыйныфның рус телле балалары өчен дәрес планы . Тема "Исемнәрнең тартым белән төрләнеше"

Рус телле балалар белән  татар теле дәресе үткәрү өчен ярдәмлек....

"Рус телендә сөйләшүче балалар өчен татар теле һәм әдәби уку”предметыннан программа 1 – 4 нче сыйныфлар, (Казан, "Мәгариф", 2011 ел, төзүчеләр: Р.З.Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева ) һәм “Урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә рус телле балаларга татар телен к

На сегодняшний день для учащихся с ограниченными возможностями здоровья нет специальных учебников для преподавания татарского языка и литературы в русскоязычных группах, поэтому перед учителем остро в...

Урыҫ телле мәктәптәрҙә уҡыусы балаларҙың телмәрен үҫтереү алымдары

Урыҫ телле мәктәптәрҙә уҡыусы балаларҙың телмәрен үҫтереү алымдары...