Рус телле балалар арасында татар телен өйрәнүгә позитив караш формалаштыру ысуллары
статья на тему

Мухаметзянова Гульназ Сабирзяновна

Бу язмам белән мин мәктәбебезнең татар теле һәм әдәбияты укытучыларының методик берләшмәсе утырышында чыгыш ясадым.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon balalarda_tatar_telen_pozitiv_karash_trbiyalu.doc44.5 КБ

Предварительный просмотр:

ТР Алабуга  муниципаль районы

Алабуга шәһәренең

10нчы санлы урта гомумбелем бирү мәктәбе

Татар теле укытучыларының

мәктәп методик берләшмәсе

Рус телле балалар арасында

татар телен өйрәнүгә позитив караш

 формалаштыру ысуллары 

Татар теле укытучысы:

 Мөхәммәтҗанова

 Гөлназ Сабирҗан кызы

9 гыйнвар, 2014

Укучыларның белем сыйфаты турыдан-туры укытучының белеме, сәләте, аның педагогик осталыгына бәйле. Бүгенге җәмгыять шартларында укытучының тоткан урыны тамырдан үзгәрде: ул мәгълүмат чыганагы гына түгел, ә бәлки, укучыларның фикерләү сәләтен үстерүче, уку-танып белү эшчәнлеген оештыручы. Аның бурычы - белем алу эшчәнлеге белән идарә итү, укучыларның рухи һәм физик үсешенә, кызыксынуларын үстерергә булышу. Бу бурычны тормышка ашыру исә укытучыдан үз шәхесенә тәнкыйть күзлегеннән карап, яңалыкка омтылуны, заман сулышын тоеп, белемен өзлексез камилләштерүне, укыту-тәрбия процессына иҗади якын килеп эшләүне таләп итә. Республикабызда татар һәм рус телләренең дәүләт теле дип игълан ителүе нәтижәсендә туган социолингвистик ситуация Татарстанда яшәгән гражданнарның һәр ике телне дә камил белүен таләп итә. Ә бу үз чиратында телләр укыту процессын оештыруга, бигрәк тә рус балаларына татар теле укытуга яңача караш тудыра. Боларны хәл итү өчен рус мәктәпләрендә һәм катнаш мәктәпләрнең рус классларында укучыларга татар теле һәм әдәбиятын укыту, алай гына да түгел, сыйфатлы, нәтиҗәле итеп укыту кирәк. 
Рус телле балалар арасында алар өчен чит тел саналган татар телен өйрәнүгә карата позитив карашны, иң беренче чиратта, без – аларның укытучылары, бигрәк тә татар теле укытучылары тәрбияләргә тиеш. Моның әчен, әлбәттә, иң элек үзебездә туган телебезгә карата мәхәббәт, аннан Татарстан Республикасында дәүләт теле булган татар телен рус балалары да белергә тиешлеге хакында уңай фикер, ә инде аннары үз хезмәтебезне яратып башкару кирәк дип саныйм. Без, үзебезнең эшебезне теләк белән, чын күңелдән башкарган очракта, һичшиксез, рус балаларында да татар теленә мәхәббәт тәрбияләргә сәләтле шәхесләр. Ана телендә аралаша белмәгән руслашып баручы шәһәр балаларының күплеген дә истән чыгарырга ярамый. Нәкъ  менә без – татар теле укытучылары, әлеге укучыларны әти-әниләренең туган телен онытмаска, аны яратырга, руслашып баручы татар балаларын һәм рус телле укучыларны шул телдә аралаша белергә өйрәтергә бурычлыбыз. Ә инде бу бурычларны, татар теле дәресләрен алып баруда  үз алдыбызга куелган максатлдарыбызны тормышка ашыруның төрле юлларын табарга була. Үзе өчен чит саналган татар телендә сөйләшү укучы өчен авыр йөк булып тоелырга мөмкин. Тик без бу йөкне тартуны алар өчен ниндидер бер могҗизага әверелдерергә тиеш. Моның өчен, әлбәттә, татар теле дәресләрен кызыклы формада үткәрү кирәк. Дәресләр мавыктыргыч, истә калырлык үтсә, темалар балаларга җиңел аңлатылса, алар, билгеле, татар теле дәресләрен көтеп алачак, укытучының сөйләгәннәрен йотлыгып тыңлаячак, яңа төшенчәләрне хәтердә калддырырга тырышачак. Дәрес саен яңа сүзләр үзләштерү укучыларда үзеннән-үзе телгә карата зур кызыксыну уята, аларда телне өйрәнү теләген уята һәм арттыра бара.

Татар теленә өйрәтүнең 200 еллык тарихы бар. Бүгенге көндә татар теле мәктәпләрдә, училищеларда, югары уку йортларында да укытылып килә. Билгеле булганча, беренчел белемнәрне, татар телен үзләштерүдәге тәүге адымнарны без, мәктәп укытучылары бирәбез.

Методикада эксперименталь юл белән расланган бер факт гаять кызыклы: сүзне ныклап үзләштерү өчен, уртача 15-25 тапкыр кабатлау кирәк икән. Ә менә сөйләм эшчәнлегенең продуктив төрләрен тәэмин итү өчен, күпме кирәклеге турында мәгълүматлар булмаса да, кабатлаулар саны күпкә артык булырга тиешлеге үзеннән-үзе аңлашыла. Шуңа күрә, үтелгән сүзләрне кабатлауны оештыру өчен, аларны барлык төрдәге күнегүләргә кертү төп чара булып тора. Әйтик, уку елы башларында, беренче-икенче чирекләрдә үзләштерелгән темаларга әледән-әле әйләнеп кайту, кайбер кагыйдәләрне искә төшерү, сүзләрне яңадан кабатлау аларны ныграк истә калдыруның бер алымы булып тора.

Татар телен чит тел буларак өйрәнүгә кызыксынуны арттыруга дәресләрне уен формасында оештырып та ирешеп була. Һәрбер дәресең уен рәвешендә узу мөһим түгел. Ә менә гадәти дәресләр арасына уен дәресләр кертеп җибәрү укучыларда телгә, дәрескә, әлеге предметка карата кызыксынуны тагын да арттырып җибәрә. Уку-укыту процессының бер төре буларак, рольле уеннарны берничә төргә бүлергә була:

  • Лексик уеннар
  • Грамматик уеннар
  • Фонетик уеннар
  • Орфографик уеннар
  • Иҗади уеннар.

Мисал өчен, лексик уеннарны оештыруның төп максаты – укучыларның сөйләм телен үстерү. Әйтик, шушы максатлардан чыгып, дәрес барышында “Кибет” уеныны уйнарга мөмкин. Бер укучы – сатучы, берничәсе сатып алучылар була. Без, мәсәлән, 2нче сыйныф укучылары белән “Яшелчәләр” темасын узганда әлеге уенны уйнадык. Беренчедән, укучылар үзләрен балачакта, уен дөньясында хис итәләр, шунлыктан алар үзләрен иркен тоталар. Икенчедән, уен барышында алар бер үк сүзләрне берничә мәртәбә кабатлау бәрабәренә аларны яхшырак олтып калалар. Бу уенның тагын шул ягы бар: бала аның барышында үзен тормышчан ситуациягә куеп карый һәм шуның нәтиҗәсендә чынбарлыкта килеп туарга мөмкин булган ситуациягә күпмедер дәрәҗәдә әзерләнә.

Грамматик уеннарны укучылар өчен аерым грамматик авырлыклар тудыручы сүзләрне ныклап өйрәтү максатларында кулланырга мөмкин. Мәсәлән, “Саннар” уенын саннар темасын узганда кулланырга була. Монда укучылар ике командага бүленә. Тактада ике команда өчен бер үк күләмдә саннар төрле урыннарда языла. Һәр команда саннарны татар телендә атый бара, әйтелгән санны бер укучы тактадан сыза бара.  Саннарны беренче булып сызып бетергән команда җиңүче дип табыла.

Фонетик уеннар татар теле авазларын дөрес атауны булдыру максатларында үткәрелә. “Кем дөрес укый” уенында тактага бер кечкенә шигырь языла. Укытучы шигырьне берничә кат укый. Аннан укучыларга аны ятлау өчен ике-өч минут вакыт бирелә. Ике командадан аерым укучылар шигырьне яттан сөйләп карый. Иң аз ялгыш җибәргән команда җиңүче була.

 Орфографик уеннар орфографик һәм лексик күнекмәләрне ныгыту максатларында уйнала. “Телеграмма” уенында укытучы тактага бер сүз язып куя. Укучылар шул сүз ярдәмендә телеграмма язарга тиеш: беренче сүз тактадагы сүзнең беренче хәрефеннән, икенчесе – икенче хәрефтән башланып, шул рәвешле дәвам итәргә тиеш.

Иҗади уеннар бала шәхесенең иҗади сәләтен үстерү һәм татар теленә кызыксынуны арттыру максатларында үткәрелә. Мисал өчен, мин үзем 3нче сыйныф укучыларына каникулларга шундый өй эше биреп җибәрдем: “Авыраяк” хикәясендәге малайны ничек тасвирлау турында уйлап, әзерләнеп килергә. Дүшәмбе, татар теле көнендә без алар белән әлеге хикәяне сәхнәләштерәчәкбез. Шуңа әзерлек йөзеннән укучылар иҗади уйлану да кичерәчәк, икенче яктан алганда, алар хикәяне сәхнәләштерүдә үзләрен Малай һәм Әни рольләренә куеп карап, хикәяне дә ныклап өйрәнәчәк.

Укучылар белән дәресләрдә кроссвордлар чишү дә уңай нәтиҗәләр бирә. Темасына карата кроссвордлар төзеп, аларны дәрестә чишкәндә укучылар сорауларга җавап бирергә ашкынып торалар. Кроссворд чишеп, аерым бер сүзне табуны өй эше итеп биргәндә алар аеруча сөенә. Кроссвордлар белән сүзләр тапканда алар үзләре белгән сүзләрне яңадан искә төшерәләр, белмәгәннәрен яхшырак хәтердә калдыралар.

Укучылар белән тәнәфес вакытларында, урамда очраганда татар телендә сөйләшүдә аларда телгә карата игътибарны арттыра төшә. Әйтик, бүген бер укучы белән коридорда очраганда исәнләшеп китсәң, иртәгә ул үзе үк яныңа якынрак килергә, үзе сүз башларга омтылачак. Шулай итеп, алар белән мәктәптә көн дәвамында үз телебездә аралашу да укучыларда татар телен чит тел буларак өйрәнүгә кызыксынуны арттыра бара. Һәм без, татар теле укытучылары, укучыларда шушы кызыксынуны сүндермәскә, ана теленә уңай мөнәсәбәт формалаштырырга, аны өйрәнүгә карата позитив караш тәрбияләргә тиешбез.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

“Яшь иҗатчылар” түгәрәге өчен авторлык программасы (рус телле балалар белән эшләү өчен)

“Яшь иҗатчылар”түгәрәге өченавторлык программасы(рус телле балалар белән эшләү өчен)...

Саннарны кабатлау (6 нчы сыйныфның рус телле балалары өчен)

Тема: Саннарны  гомумиләштереп  кабатлау Дәрес максатлары:Укытучы өчен:1.Сан- сүз төркеме турында өйрәнгәннәрне гомумиләштереп кабатлау, системага салу; 2. Иҗади фикерләргә, б...

5нче сыйныф (рус телле балалар өчен) «Татарча да яхшы бел» дәреслеге буенча дәрес конспекты. Тема: "Һәр әйбернең үз урыны бар"

5нче сыйныф  «Татарча да яхшы бел»    дәреслеге ( рус телендә сөйләшүче балалар өчен, 2нче кисәк  /Р.Р.Нигъмәтуллина, Ф.С.Фәизова)   буенча дәрес конспекты. Тема: ...

5 нче сыйныфның рус телле балалары өчен дәрес планы . Тема "Исемнәрнең тартым белән төрләнеше"

Рус телле балалар белән  татар теле дәресе үткәрү өчен ярдәмлек....

"Рус телендә сөйләшүче балалар өчен татар теле һәм әдәби уку”предметыннан программа 1 – 4 нче сыйныфлар, (Казан, "Мәгариф", 2011 ел, төзүчеләр: Р.З.Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева ) һәм “Урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә рус телле балаларга татар телен к

На сегодняшний день для учащихся с ограниченными возможностями здоровья нет специальных учебников для преподавания татарского языка и литературы в русскоязычных группах, поэтому перед учителем остро в...