Мухаметзянова Гульназ Сабирзяновна

Сайт учителя татарского языка и литературы

Профессия: учитель татарского языка и литературы

Профессиональные интересы: татарский язык как школьный предмет

Увлечения: тележурналистика

Регион: Республика Татарстан

Населенный пункт: г. Елабуга

Место работы: МБОУ "СОШ № 10"

Навигация

Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/mukhametzyanova-gulnaz-sabirzyanovna

Мин - Укытучы! Мин - татар теле Укытучысы! Үз һөнәрем буенча күп еллар эшләми торуыма карамастан, мин үземнең татар теле, ана теле укытучысы булуымны беркайчан да онытмадым. Кайчан да булса мәктәпкә, укучыларга белем бирүгә кабат әйләнеп кайтачагыма шигем булмады. 11 ел буена журналист булып эшләгәндә дә радио һәм телевидение тапшыруларын саф татар телендә алып бара алуым, газета битләрендәге язмаларымны үз телемдә бастырып чыгара алуым белән һәрвакыт горурландым. һәм менә бүген мин кабат үз һөнәремә әйләнеп кайттым. Рус телле балаларга татар телен өйрәтүемә, ана телен онытып баручы, яки бөтенләй дә белмәүче татар балаларына үз туган телләре серләренә төшендерә алуыма сөенәм. Әлеге кечкенә сайт аша хезмәттәшләрем белән тыгыз элемтәдә аралашырбыз дип ышанам. 

О себе

Работаю учителем татарского языка и литературы.

Книги, которые сформировали мой внутренний мир

Зифа Кадыйрованың "Көтеп узган гомер", "Язмыш сынавы" китапларын бик яратып укыдым. Ринат Мөхәммәдиевның "Истәлек өчен - Гыйлемханга" повесте дә истә калган. Тормышчан әсәрләр. 

Моё портфолио

Бу кече сайтта, татар теле укытучысы буларак, минем эшләрем урын алачак. Бүгенге компьютер технологияләре заманында педагоглар өчен мондый мөмкинлекләр булу бик уңай күренеш.  Бу, беренчедән, укытучыларга, тәрбиячеләргә үз-үзләренең хезмәт җимешләрен башкаларга күрсәтү чарасы булса, икенчедән, шушы ук порталда безгә башка төбәкләрдә эшләүче хезмәттәшләребезнең эшчәнлеге белән танышу мөмкинлеген бирә. Ә педагоглар бер-берсенең эшен күреп, үзара тәҗрибә уртаклашып эшләргә күнеккән халык. Заманча технологияләр аша мондый уртак эшчәнлекнең тагын да уңайлырак юлларын сайларга була. nspornal шул отышлы юлларның берсе булып тора. Киләчәктә  үземнең кече сайтымда мин үземнең эшчәнлегемне башкаларга күрсәтергә тырышачакмын. Шул ук вакытта башка мәктәпләрдә эшләүче хезмәттәшләремнең тырыш хезмәтенә дә битараф калмам. Аларның дәрес эшкәртмәләрен, башка хезмәтләрен күреп, үрнәк алу миңа яраткан эшемдә үзенчә бер ярдәмлек булачак.

Добавить грамоту в портфолио
Портфолио:
Мои альбомы