Атаңа изгелек кыл, үзеңә кайтыр...
материал на тему

Мухаметзянова Гульназ Сабирзяновна

Атаңа изгелек кыл,  үзеңә кайтыр... Әлеге язманы мин Татарстан Республикасы мәгариф хезмәткәрләренең IX Республика укулары оештырылу уңаеннан бастырылган "Яшь буынга белем һәм рухи-әхлакый тәрбия бирүдә Ризаэддин Фәхреддин мирассынна файдалану" дип исемләнгән җыентык өчен әзерләдем.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon riza_fhreddin_yanvar_2014.doc38 КБ

Предварительный просмотр:

Гөлназ Сабирҗан кызы Мөхәммәтҗанова,

Татарстан Республикасы, Алабуга шәһәре,

10нчы санлы урта гомумбелем бирү мәктәбе,

татар теле укытучысы

Атаңа изгелек кыл, үзеңә кайтыр...

XIX йөз ахыры-XX йөз башлары татар татар халкы тарихына үзенең күренекле мәгърифәтчеләре булуы, аларның башкарган гамәлләре белән аеруча уелып калган.  Шундыйларның берсе булган Ризаэддин Фәхреддин үзенең бар көчен, бөтен тырышлыгын, аң-белемен халыкка хезмәт итүгә багышлаган. Ул чорның күренекле татар галиме, әдип, педагог, журналист, философ Ризаэддин Фәхреддиннең камил шәхес тәрбияләүгә багышланган хезмәтләре, инде бер гасырдан артык вакыт үтүгә карамастан, бүген дә актуальлеген югалтмый. Без, педагоглар, балалар тәрбияләү эшендә бүген дә аның хезмәтләренә таянабыз. Гомумән, укытучылар, тәрбиячеләр генә түгел, ә бәлки әти-әниләр һәм балаларның үзләре өчен дә бөек педагогның язмалары зур тормыш сабагы алу чарасы булып тора. Әдибебез тәрбия, тәртип, әдәп, әхлак, тыйнаклык, эшчәнлек, тырышлык кебек сыйфатларны бетерүче һәртөрле бозыклыкларга, аеруча бөтен әшәкелекләрнең башы булган эчкечелеккә каршы гомере буе көрәшә, кешеләрнең бу әшәке юлга төшүләре аны тирән кайгы һәм оят утына сала. Мондый кызганыч һәм фаҗигале юлга төшмәс өчен, ул: “Һәр адәм баласы үзен-үзе тәрбияләргә, камилләшергә тиеш, буй җиткән һәр кеше тәрбияли ала”, - дип саный, һәм аның күп кенә китаплары үз-үзеңне тәрбияләүнең һәм камилләштерүнең гүзәл үрнәге булып тора.

Җәмгыятнең һәм халыкның тәртипле һәм тәртипсез, әхлаклы яки әхлаксыз булып формалашуында сабый чакта алган тәрбия гаять зур әһәмияткә ия. Шуңа күрә әти-әниләрнең бала тәрбияләүдә җәмгыять алдында да зур бурычлы икәнлекләрен ассызыклап, Ризаэддин Фәхреддин үзенең “Тәрбияле ана” китабында болай дип яза: “... Халыкның яхшы вә усал улмакларында күп вакытта аналарның да катышы уладыр... Тәрбияле аналар үз балаларына гына улмай, бәлки мөселманнарның барчасына хөрмәтле ана улмакдалардыр... Аналарның хезмәтләре – иң авыр һәм мәшәкатьле хезмәттер, аны язып бетерерлек, тел илә сөйләп бәян кыйлырлык түгелдер...”

Галим фикеренчә, баланың җәмгыятькә кирәкле һәм файдалы шәхес булып җитлегүе өчен гаилә дә, җәмгыять тә үтә дә зур җаваплылык белән бөтен көчләрен куеп тырышырга тиешләр.

Татар зыялысы Ризаэддин Фәхреддин, укучы балаларның психологиясен һәм физиологик үзенчәлекләрен бик тирән белеп, нечкә сиземләп, 1898 елда “Тәрбияле бала” исемле китап бастыра. Анда авыр тәрбияле баланың алтыннан да кыйммәтле, оҗмах нигъмәтләреннән дә кадерле, дөньяда җанга шатлык һәм ахирәттә йөзгә аклык китерүче олы байлык булуын ассызыклый. Шунда ук ул бала алдына ирекле сайлау хокукы куя: тәрбияле бала булып кадер-хөрмәттә яшәү яхшыракмы, әллә тәрбиясез бала булып, кимсетелеп, кыерсытылып яшәвеме? Әлбләттә, тәрбияле бала булып, аннан соң үскәч, тәрбияле, әхлаклы, зыялы шәхес булып яшәү отышлырак... Шуңа күрә һәр бала үз алдына: “Атам-анам минем белән горурлансын, шатлансын, кешеләр дә миңа рәхмәт әйтсен, мине яратсыннар һәм мине һәркемгә үрнәк итеп куйсыннар!” – дигән бурыч һәм максат куеп тырышырга, үз-үзенә күзәтчелек итәргә тиеш.

Остаз үзенең хезмәтләрендә балаларга ата-ана хакын хаклау, аларның үз сабыйлары өчен башкарган тырышлыкларын олылау, ата-ананы, олыларны хөрмәт итү, зурлау кебек мөһим сыйфатлар турында сөйли. “Әй хөрмәтле балалар! Хезмәт күрсәткән кешеләр, яхшы күңелле кешеләр һәрвакыт хөрмәттә булырлар вә якын күрелерләр, моны исә сез үзегез дә беләсездер. Хәлбуки сезнең ата-аналарыгыз сезгә иң авыр вә мәшәкатьле хезмәтләрен иттеләр вә һаман да итәләр. Һәрвакыт сезне кайгыртып, сезнең бәхетегез өченАллаһы Тәгаләгә ялваралар вә дога кылалар. Моның өчен һәрникадәраларныҗ хезмәтләренә карышмавыгыз вә мәшәкатьләренең хакын үтәвегез мөмкин булмаса да – һаман аларга ихлас белән хезмәт итүче вә аларга хөрмәт күрсәтүче булыгыз!..” [31].

Мәгърифәтчебез балаларны ата-аналарының үз сабыйларының мәрхәмәтле, җәмгыятькә файдалы шәхес булып үсүләренә өметләнүләрен беркайчан да онытмаска өнди: “Киләчәк көндә, хөрмәтле вә файдалы кешеләр булуыгызны ата вә анагыз һәрвакыт өмет итеп торалар вә Аллаһы Тәгалә хәзрәтеннән сорыйлар. Инде сез дә мондый изгелекләргә каршы явызлык итүчеләрдән булмагыз!..” [31].

Ата-ана хакын хаклауның нинди зур кыйммәткә ия булуын, ата-ана сүзеннән чыкмаган, аның киңәшен тоткан баланың киләчәк тормышы бәрәкәтле булачагын да бөек педагог үз хезмәтләрендә яхшы аңлата. Әдип балаларга ата-аналарын зурлауның киләчәктә, үзләре олыгайган көндә, үзләренә кабат нәкъ шундый ук гамәлләр аша әйләнеп кайтачагын аңларга мөмкинлек бирә: “Бәдәнегез үсеп көч кергәч тә, кулларыгыздан килгән эшләрдә ата вә аналарыгызга ярдәм итүче булыгыз, бәлки шәфкать вә хезмәтләрегезне тагын да арттырыгыз, алар исә сезнең яшь вакытларыгызда вә иң зәгыйфь булган көнегездә сезне тәрбияләп үстергәннәр. Бер көн җитәр, сез дә ата булырсыз, исәпләп карагыз, шул көндә балаларыгыз хөрмәтегезне сакламасалар, риза була белерсезме? Иң изге Рәсүл (Аңа Аллаһы Тәгаләнең хәер догасы һәм сәламе булсын!) әфәндебез хәзрәтләре: “Аталарыгызга изгелек итегез, сезгә балаларыгыз изгелек итәр”, - дигән мәгънәдә бер сүз сөйләгән. [33]. Чыннан да, хәтта начар уйлар белән йөргән бала да, мондый нәсыйхәтне ишеткәннән соң, һичшиксез, үзенең ата-анасына булган мөгамәләсен үзгәртәчәк, яхшы гамәлләр кылу турында уйлана  башлаячак.

Ризаэддин Фәхреддиннең ата-ана белән бала арасындагы мөнәсәбәтләр турындагы язмалары бүгенге көндә дә актуальлеген югалтмый. Алар дистәләгән еллар буена педагоглар арасында балаларны тәрбияләүдә зур ярдәмлек буларак кулланылып килгән. Бу хезмәтләрнең әле тагын гасырлар буена укытучылар, тәрбиячеләр, әти-әниләр тарафыннан балаларга тәрбия һәм үгет-нәсыйхәт бирүдә уңышлы файдаланылачагында шик юк.

Бүгенге болгавыр заманда үсеп килүче буынны мәрхәмәтле, миһербанлы, югары әхлакый сыйфатларга ия булган шәхесләр итеп тәрбияләүдә моннан бер гасыр элек яшәгән күренекле галимнең иҗат җимешләре әле дә булса бик тә урынлы. Без, педагоглар, мәшһүр әдибебезнең тырышлыкларын истән чыгармаска тиеш. Тәрбия чараларында аның хезмәтләреннән файдалану үзенең уңай якларын күрсәтми калмаячак.

Файдаланылган әдәбият

  1. Ризаэддин Фәхреддин. Нәсыйхәт.- Казан: Мәгариф нәшрияты, 2005.- 184 бит.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Рус мәктәбендәге рус төркемнәре өчен әдәбияттан класстан тыш уку дәресе. 5 нче класс Изгелек – кояш нурына тиң.

Класс: 5 класс (РМРБ)Тема:  Бәйләнешле сөйләм теле үстерүДәрес темасы: “Изгелек-кояш нурына тиң”Дәрес  тибы: Класстан тыш укуДәрес барышы: 1 дәрес (45 минут)Алып бару формасы: ӘңгәмәМа...

Классный час "Һәркемнең гомере бер генә, изгелек эшләргә ашыгыйк!"

"Һәркемнең гомере бер генә, изгелек эшләргә ашыгыйк!"...