6 сыйныф, Татар теле, "Англиядән килгән кунаклар" тексты
план-конспект урока (6 класс) на тему

Мухаметзянова Гульназ Сабирзяновна

Мәктәптә узган Республикакүләм семинар-киңәшмәдә катнашучылар алдында әлеге тема буенча 6нчы сыйныфта ачык дәрес күрсәттем. Бу дәрес эшкәртмәсе Алабуга муниципаль районы Башкарма комитетының Мәгариф идарәсе әзерләгән "Сборник методических материалов (разработки уроков). Татарский язык и литература" басмасы битләрендә урын алды. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon angliyadn_kilgn_kunaklar.doc66.5 КБ

Предварительный просмотр:

Гөлназ Сабирҗан кызы Мөхәммәтҗанова, Алабуга шәһәре 10нчы санлы урта гомумбелем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы                                                    

 Предмет :   Татар теле

 Сыйныф:         6

 Тема:  “Англиядән килгән кунаклар” тексты.

 Дәрес тибы: Белем һәм күнекмәләрне комплекслы куллану дәресе (ЛГКК)

 Дәрес максатлары:

 1.Укытучы өчен:

 Белем бирү максаты (дәреснең предмет нәтиҗәсе):

  - текстны аңлап уку, Татарстан Республикасына карата яхшы мөнәсәбәт тәрбияләү;                                                                                                         

Үстерү максаты (дәреснең метапредмет нәтиҗәсе):

   - парларда һәм күмәк эшли белү;

   -әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, арлаша белү күнекмәләрен формалаштыру.

Тәрбия бирү максаты (дәреснең шәхси нәтиҗәсе):

  -кунакчыллык, башка ил вәкилләренә карата хөрмәт хисләренә уңай йогынты ясау.

 2. Укучыларга җиткерелә торган  белем бирү максаты (дәреснең предмет нәтиҗәсе):

 - Татарстан Республикасына карата яхшы мөнәсәбәт тәрбияләү.

Җиһазлау:  Р.З.Хайдарова, З.Р.Назипова “Күңелле татар теле”

дәреслеге (92-95нче битләр), дәрескә әзерләнгән презентацион материаллар, ТР һәм Англиянең дәүләт символлары һәм карталары, глобус, ситуатив күнегүләр язылган карточкалар.

Дәрес барышы:

  1. ОЕШТЫРУ, МОТИВЛАШТЫРУ
  1. Исәнләшү:
  • Исәнмесез, укучылар! (Укучылар җавабы)
  • Хәлләрегез ничек? (Укучылар җавабы)
  • Рәхмәт, яхшы, утырыгыз.
  1. Бүген дәрестә кем дежур? (Дежур укучы рапорты).
  1. БЕЛЕМНӘРНЕ АКТУАЛЬЛӘШТЕРҮ
  1. Өй эшен тикшерү:

92нче биттәге 3нче күнегү:

  • Дәрестә өйрәнгән яңа сүзләрне яттан сөйләү,
  • 3нче күнегүдәге җөмләләрнең тәрҗемәсен тыңлау (1 укучы җөмләне укый, икенчесе тәрҗемә итә).
  • Яңа сүзләр белән төзелгән җөмләләрне тыңлау (берничә укучы).
  1. Белемнәрне тигезләү:

1)Прослушайте и укажите, что изменено во втором предложении каждой пары:

1.Татарстан – бай дәүләт. – Татарстан – зур дәүләт.

2.Татарстанның үз флагы бар. – Татарстанның үз гербы бар.

3.Татарстан флагында өч төс бар. – Татарстан флагында өч төс бар: яшел, ак кызыл.

  1. УКУ МӘСЬӘЛӘСЕН КУЮ
  1. Дәреснең темасын билгеләү. 
  1. Ә хәзер игътибар белән тыңлыйбыз. (слайдта ТР, аннан соң Англиянең дәүләт символлары һәм картасы күрсәтелә, гимннар яңгырый) СЛАЙД 1-2
  • Рәхмәт, урыннарга утырабыз. Без нәрсә тыңладык, укучылар? (жаваплар) Татарстан гимныннан соң тагын нинди дәүләт гимны яңгырады? (жаваплар) Ә хәзер дәреснең темасын билгеләп карыйк әле. (укучыларның фикерләре тыңлана)
  1. Максат билгеләү.
  • Әйе, без бүген “Англиядән килгән кунаклар” хикәясе белән танышырбыз. Үзегезгә нинди максатлар билгеләрсез? (укучыларның фикерләре тыңлана, кирәк буллса, төзәтелә)
  1. УКУ МӘСЬӘЛӘСЕН АДЫМЛАП ЧИШҮ ЭШЕ
  1. Телдән эшне оештыру. 

- Укучылар, экранга карагыз әле, минем электрон почтама видео-хат җибәргәннәр.Тик мин бер нәрсә дә аңламадым.  СЛАЙД 3. (видеоязма: “ Хәерле көн, хөрмәтле татарстанлылар, кадерле балалар! Без Англиядән сезгә кунакка килергә, сезнең белән якыннан танышырга телибез. Сезнең гореф-гадәтләрегез, традициялрегез турында беләсебез килә. Сез безгә ярдәм итәрсез дип уйлыйбыз.”)

-Укучылар, мин инглиз телен белмим. Миңа ярдәм кирэк. (бер укучы Англия кунагының сүзләрен татарчага тәрҗемә итә)

- Инглизләр инде Татарстанга килеп тә җиткәннәр. Очрашу ничек узды икән? Моны хикәяне укыгач белербез. Хәзер барыбыз да дәреслекләрдә 92нче битне ачабыз һәм 7нче күнегүне карыйбыз. (бер укучы биремне укый, хикәяне 3 укучы укый, аннан соң кыскача эчтәлекне 2-3 укучы сөйләп бирә)

2. Үзләштерүне беренчел тикшерү.

- 7нче күнегүнең биремендә нинди сорау куелган иде? (1 укучы кабатлый: Кунаклар нинди теләкләр әйтәләр?)

-Англиядән килгән кунаклар нинди теләкләр белдерделәр?

- Ничек уйлыйсыз, очрашу яхшы уздымы? (юк, чөнки укучылар сорауларга җавап бирә алмадылар)

-Укучыларга нишләргә кирәк иде?

- Хәзер, әйдәгез, 94нче биттәге 9нчы күнегүне эшләп алыйк. (бер укучы биремне укый, укучылар чиратлап, раслауларны укыйлар һәм кайсы дөрес икәнлеген әйтәләр)

  1. ФИЗМИНУТ
  • Ә хәзер, укучылар, бераз ял итеп алыйк.
  • Прослушайте внимательно и встаньте, если слово не относится к прочитанному нами тексту, и, наоборот, сядьте, если слово подходит по смыслу к тексту «Англиядән килгән кунаклар»
  • Киткән, мәктәп, сабантуй, очрашу, авыл, көтелгән кунак, русча әкият, инглизчә җырлар, түгәрәк өстәл, Германия кунаклары.
  • Булдырдыгыз, укучылар, урыннарга утырыгыз, дәресне дәвам итәбез..
  1. НЫГЫТУ ЭШЕ, ҮЗАЛЛЫ ЭШ
  1. Тема буенча мөстәкыйль күнегү эшләүне оештыру.
  • Хәзер дәфтәрләрне ачабыз, бүгенге числоны һәм теманы язабыз.
  • 94нче биттәге 10нчы күнегүне карыйбыз (1 укучы биремне укый, 1-2 җөмләләр буенча Саша, Алеша, Артур. Сергей, 3-4 җөмләләр буенча Полина, Аня, Роман, 5-6 җөмләләр буенча калган укучылар сораулар төзи, күнегүне дәфтәрдә мөстәкыйль рәвештә эшлиләр, аннан соң эшләр тыңлана)
  • 11нче күнегү буенча җөмләләрне киңәйтеп язу. 1 минут вакыт бирелә (1 укучы биремне укый, кәгазьдә төркемләп эшлиләр: 1нче укучы җөмләне күчереп яза, 2нче укучы бер сүз өстәп киңәйтә.... соңгы укучы барлык җөмләләрне укып чыга. 3 өстәлгә 3 җөмлә.)
  1. Ситуатив күнегүгә чыгару.
  • Укучылар, күз алдына китерегез әле. Бүген безнең мәктәпкә Англиядән кунаклар килделәр, ди. Алар Татарстан турында белергә телиләр. Менә бу карточкаларны алыгыз, ситуатив биремнәрне укыгыз һәм җаваплар әзерләгез.  (укучыларга ситуатив күнегүләр язылган карточкалар өләшенә, уйларга 30секунд вакыт бирелә, җаваплар тыңлана)
  • Ә глобустан Англияне табып карыйбызмы? ( укучылар өстәл уртасында торган  глобустан Англиянең башкаласы Лондонны табып күрсәтә)
  • Кунаклар безгә ерактан килгәннәрме?
  • Әйе, Англия бездән бик ерак шул. Димәк без кунакларны ничек каршы алырга тиеш? (укучыларның җаваплары тыңлана)
  • Рәхмәт, укучылар, булдырдыгыз. Ә хәзер көндәлекләрне ачып, өй эшен язып алыгыз.
  1. ӨЙ ЭШЕ БИРҮ
  • 95нче биттәге 14нче күнегү буенча әзерләнергә:
  1. Дустыңа сораулар бирергә (бу биремне, кемнәр бүгенге дәресне бик яхшы үзләштермәдем дип уйлый, шулар эшли)
  2. “Англиядән килгән кунаклар”  хикәясенең эчтәлеген белергә (Бу бирем буенча текстны яхшы аңладым дип уйлаучы укучылар әзерләнә)
  3. Татарстан турында сөйләргә әзерләнергә (бүгенге дәрестә барысын да яхшы эшләдем, тулысынча аңладым дип уйлаганнар яхшылап үзебезнең республикабыз турында сөйләргә әзерләнеп килә).

  1. РЕФЛЕКСИЯ (ЙОМГАКЛАУ)
  • Укучылар, без дәрескә нинди максатлар куйган идек? (максатларны искә төшерү)
  • Без максатларга ирештекме? (җавапларны тыңлау)
  • Бүгенге белемнәрне тормышта кайда кулланырга була? (җавапларны тыңлау)
  1. БӘЯЛӘҮ
  • Укучылар, бүгенге дәрес өчен кемнәр үзләренә “5” билгесе куя? (кул күтәрәләр)
  • Ә кем үзенә “4”ле куярга тели? (кул күтәрәләр)
  • ... , син ни өчен үзеңә “4” куясың? “5”ле алу өчен нәрсә җитеп бетмәде дип уйлыйсың?
  • ..., син ничек уйлыйсың, ... ни өчен үзен “5” билгесе белән бәяләде?
  • Рәхмәт, укучылар, мин сезнең фикерләрегез белән килешәм (килешмим). Әлеге билгеләрне  журналга куярмын.
  • Дәрес тәмам, сау булыгыз!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

11нче сыйныф (татар төркеме) татар әдәбиятыннан эш программасы.

11нче сыйныфның татар төркеме өчен татар әдәбиятыннан эш программасы....

8 нче сыйныф татар төркеме укучыларының белемнәрен тикшерү өчен өчен татар әдәбиятыннан биремнәр

Укучыларның белем, үзләштерү дәрәҗәсен ачыклау максаты белән үткәрелә...

2 сыйныф (татар төркеме). Татар теле дэресе конспекты һәм презентациясе.

2 сыйныфта "Фигыль сүз төркемен гомумиләштереп кабатлау" дигән темага үткәргән дәрес конспекты һәм презентациясе....

Иң яхшы татар теле дәресе бәйгесенә: 7 сыйныф татар төркемнәре өчен. Тема. Хәсән Туфанның «Киек казлар» шигырендә хис - кичереш.

Иң яхшы татар теле дәресе бәйгесенә:7 сыйныф татар төркемнәре өчен.Тема. Хәсән Туфанның «Киек казлар» шигырендә хис - кичереш....

1 нче сыйныф (татар төркеме) өчен татар теле дәресләрен календарь – тематик планлаштыру

Планлаштыру   нигезләнде:1.Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының төп укыту планына;2. Азнакай муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем  учреждениесе  “Азнак...

2012-2013 нче уку елында 1 нче сыйныф (татар төркеме) өчен татар теле дәресләрен

Планлаштыру   нигезләнде:1.Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының төп укыту планына;2. Азнакай муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем  учреждениесе  “Азнак...

Туган телдә(татар телендә) башлангыч гомуми белем бирү оешмаларының 3нче сыйныф(татар төркеме )өчен татар теленнән йомгаклау контроль эше

Туган телдә(татар телендә) башлангыч гомуми белем бирү оешмаларының 3нче сыйныф(татар  төркеме )өчен татар теленнән йомгаклау контроль эше...