Җәйнең бер көнендә. 4 сыйныфта әдәби уку дәресе
план-конспект урока на тему

Мухаметзянова Гульназ Сабирзяновна

Әлеге тема буенча региональ семинарда күрсәткән ачык дәресемнең эшкәртмәсе.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл achyk_deres.docx32.81 КБ

Предварительный просмотр:

Гөлназ Сабирҗан кызы Мөхәммәтҗанова, Алабуга шәһәре 10нчы санлы урта гомумбелем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы                                                    

 Предмет :   Әдәби уку                                                                  

 Класс:         4

 Тема:  Җәйнең бер көнендә.

 Дәрес тибы: Белем һәм күнекмәләрне комплекслы куллану дәресе (ЛГКК)

 Дәрес максатлары:

 1.Укытучы өчен:

 Белем бирү максаты (дәреснең предмет нәтиҗәсе):

  -җәйнең бер көне турында хикәя төзеп сөйли белү;                                                                                                          

Үстерү максаты (дәреснең метапредмет нәтиҗәсе):

   - парларда һәм күмәк эшли белү;

   -әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, арлаша белү күнекмәләрен формалаштыру.

Тәрбия бирү максаты (дәреснең шәхси нәтиҗәсе):

  -җәйге табигатькә мәхәббәт хисләре тәрбияләүгә ярдәм итү;

 2. Укучыларга җиткерелә торган  белем бирү максаты (дәреснең предмет нәтиҗәсе):

 - җәйнең бер көне турында сөйли белү.

Җиһазлау:  Р.З.Хәйдәрова, Г.М.Әхмәтҗанова, Л.А.Гиниятуллина “Күңелле татар теле”

дәреслеге (100-103 битләр), дәрескә әзерләнгән презентацион материаллар, “Серле тартма”, кәрзингә салынган җиләкләр.

Дәрес барышы:

  1. ОЕШТЫРУ ӨЛЕШЕ
  1. Исәнләшү:
  • Исәнмесез, укучылар! (Укучылар җавабы)
  • Хәлләрегез ничек? (Укучылар җавабы)
  • Утырыгыз. Дәресне башлыйбыз.
  1. Дежур укучыны тыңлау:
  • Бүген сыйныфта кем дежур? (Дежур укучы рапорты)
  1. Мотивация булдыру:

Укучылар, бүген бездә кунак бар. Ул сезгә серле тартма һәм матур кәрзин алып килде. (Укытучы үзе белән җиләкләр салынган кәрзин һәм матур тартма алып керә, укучыларга селкетеп күрсәтә)Если мы будем хорошо работать на уроке, то откроем секрет этой коробки.

  1. ӨЙ ЭШЕН ТИКШЕРҮ

             94 биттәге 6 күнегү буенча диалогны тулыландыру.

  1. ФОНЕТИК ЗАРЯДКА

Прослушайте и укажите слова со звуком [җ]:

  • Җәй, чиләк, җил, агач, җыя, зәңгәр, җиләк.
  1. АКТУАЛЬЛӘШТЕРҮ
  1. Дәреснең темасын һәм максатын билгеләү. (слайдта җәй рәсеме сүрәтләнгән,  укучылар анда ниләр күрүләрен әйтәләр, аннан соң теманы,  максатны билгелиләр)
  • Әйе, бүгенге дәресебезнең темасы – “Җәйнең бер көне”. Үз алдыбызга без нинди максатлар куя алабыз соң?(укучылар нинди максат билгеләү турында үзләренең фикерләрен җиткерәләр)
  • Да, сегодня мы с вами должны оценить свои умения говорить по теме “Лето” и научиться рассказывать о летнем дне. А для достижения нашей цели, нам надо вспомнить пройденные материалы. “Чәчәкле җәй, ямьле җәй” темасы буенча без ниләр өйрәндек, нәрәсәләр сөйләшә алабыз?
  1.  - Давайте мы с вами сначала вспомним те слова, которые мы изучили на прошлых уроках (сүзләр рәсем белән бергә экранда күренә, укучылар укый һәм тәрҗемәсен әйтә):

Поляна, солнце, цветок, луг, поле, лес, ягода, гриб, дождь, радуга.

  1. - А сейчас попробуем перевести словосочетания на русский язык (сүзтезмәләр экранда күренә, укучылар укый һәм тәрҗемәсен әйтә):

Ямьле җәй, урман аланы, көчле яңгыр, җылы җил, җәйге болын, тәмле җиләк.

  1. Ишетеп аңлау күнекмәләре (аудирование)
  • А сейчас внимательно послушайте меня и помогите закончить предложения.

1) Без урманга җиләккә ... .

2) Мин каен җиләге ... .

 3) Миңа урманда бик ... .

  1. БЕЛЕМ ҺӘМ КҮНЕКМӘЛӘРНЕ БЕРЕНЧЕЛ НЫГЫТУ

В начале урока я вам говорила, что  унас сегодня есть гость. Вот теперь мы с ним познакомимся.  Внимание на экран. (видеоязмада малай сөйли)

 “Минем исемем Булат. Мин авылда яшим. Җәй көне бездә бик матур. Авыл янында урман бар. Анда биек агачлар, матур чәчәкләр, тәмле җиләкләр үсә, кошлар сайрый. Җәй көне без җиләккә барабыз, су коенабыз, балык тотабыз. Җәй көне бик күңелле, рәхәт.”

2. Укытучы-укучы диалогы:

- Булат кайда яши? (укучы җавабы)

- Авыл янында нәрсә бар? (укучы җавабы)

- Урманда нәрсәләр үсә? (укучы җавабы)

- Булат җәй көне нишли? (укучы җавабы)

- Булатка җәй ошыймы? (укучы җавабы)

3. Ситуатив күнегүләр эшләү.

А) Как скажешь о том, что ты летом:

-  загораешь?

- купаешься?

- ходишь в лес?

- собираешь ягоды?

- едешь с родителями на дачу?

 Б) Спроси у друга:

- нравится ли ему лето?

- ловит ли он летом рыбу?

- купается ли он летом?

- собирает ли он летом ягоды?

  1. ФИЗМИНУТ

Ә хәзер, укучылар, ял итеп алыйк. Әйдәгез, “Күрсәт әле, үскәнем!” уенын уйныйбыз.

  • Күрсәт әле, үскәнем, ничек су коенасыз?
  • Менә шулай, менә шулай, шулай су коенабыз.
  • Күрсәт әле, үскәнем, ничек балык тотасыз?
  • Менә шулай, менә шулай, шулай балык тотабыз.
  • Күрсәт әле, үскәнем, ничек җиләк җыясыз?
  • Менә шулай, менә шулай, шулай җиләк җыябыз.
  • Күрсәт әле, үскәнем, ничек гөмбә җыясыз?
  • Менә шулай, менә шулай, шулай гөмбә җыябыз.
  • Рәхмәт, укучылар, ял иттек, урыннарыгызга утырыгыз. Дәресне дәвам итәбез.

  1. БЕЛЕМНӘРНЕ ЯҢА СИТУАЦИЯДӘ ИҖАДИ КУЛЛАНУ ҺӘМ ЭЗЛӘП ТАБУ (проблемалы биремнәр)
  1. Презентация белән эш. (Бирелгән репликалардан тиешлесен сайлап алып, дөрес урнаштырып, диалог төзү)
  • Алсу, бүген көн кояшлымы?
    - ... .
  • ... ?
    - Әниемә булышам, аннан соң ял итәм.
  • Әйдә безгә кунакка кил.
    - ... ?
  • ... .
    - Рәхмәт, мин киләм.
  1.  Әзер диалогны парларда уку:
  • Алсу, бүген көн кояшлымы?
    - Әйе, матур, кояшлы.
  • Син нишлисең?
    - Әниемә булышам, аннан соң ял итәм.
  • Әйдә безгә кунакка кил.
    - Сездә нишлибез?
  • Бергә урамда уйныйбыз.
    - Рәхмәт, мин киләм.

  1. Рәсем буенча эш. (ПЛЕЙСМЭТ КОНСЕНСУС: 1. Учитель задает тему. 2. Ученики записывают максимальное количество идей по теме на своей части листа. 3. Ученики обмениваются по очереди своими идеями. 4. Если вся команда приходит к консенсусу («большой палец вверх»), один ученик записывает эту идею в центральный квадрат. 5. Ученики продолжают до тех пор, пока все не поделятся своими идеями. 6. Идеи, записанные в центральном квадрате, являются решением всей команды.)

Укучыларга рәсем буенча “Җәйге көн” темасы бирелә, шул темага алар җөмләләр язып, уртадагы квадратка текст төзеп чыгаралар.

  1. РЕФЛЕКСИЯ (ЙОМГАКЛАУ)
  • Ребята, о чем мы с вами сегодня говорили на уроке?
  • Как думаете, наш гость, Булат, для чего принес нам эту корзину и коробочку? (потому что он хотел показать нам символ лета. Только летом так красиво созревают ягоды)
  • Правильно, мальчик из деревни хотел нам помочь при разговоре о лете. Ему это удалось, и мы тоже отлично справились со своей задачей. Вы сегодня успешно сочинили рассказ о летнем дне. Молодцы! И вы все получаете гостинцы от нашего гостя.

(Серле тартма ачыла, аның эчендәге күчтәнәчләр, кәрзиндәге җиләкләр укучылагар таратыла)

  1. ӨЙ ЭШЕ БИРҮ

103 бит, 2 күнегү (хикәя төзеп, дәфтәргә язып килергә).

  1. БӘЯЛӘҮ


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

4 нче сыйныфта әдәби уку дәресе

4 нче сыйныфта Г. Тукайның "Фатыйма белән Сандугач " дигән темага үткәрелгән дәрес конспекты...

5 сыйныфта татар әдәбияты дәресе (рус төркеме)

Максат: Ә.Бикчәнтәеваның “Тәмле сүзләр” хикәясен  аңлап уку.Хикәя турында үз фикереңне әйтә һәм чагыштыра алу, аралаша белү сәләтен  үстерү.Татар теленә кызыксыну үстерү.Дус һәм тату булу кү...

Г. Кутуйның “Тапшырылмаган хатлар” повесте буенча 8 сыйныфта татар әдәбияты дәресе.

        I. Заман үзгәргән саен уку-укыту системасы да зур үзгәрешләр кичерә. Мә­гариф системасына Федераль дәүләт белем стандартлары яңа таләпләр куй­ды. Бу үзгәрешләр үз чи...

Гамил Афзал - 1960-2000 нче еллар поэзиясенең күренекле вәкиле (11 сыйныфта татар әдәбияты дәресе)

Гамил Афзал - 1960-2000нче еллар поэзиясенең күренекле вәкиле(11 нче Б сыйныфында татар  әдәбияты дәресе) Минһаҗева Илсөя Рәкыйп кызы, Әлмәт шәһәре муниципаль автономияле белем бирү учрежден...

Р. Вәлиеваның "Дәү әни" хикәясен өйрәнү. 2 нче сыйныфта әдәби уку дәресе

Р.Вәлиеваның "Дәү әни" хикәясен өйрәнү дәресе....