Нәкыйп Каштановның “Ачулы туп” хикәясе.(2нче сыйныфта әдәби уку дәресе)
план-конспект урока на тему

Алексеева Миляуша Робертовна

2нче сыйныфта (татар төркеме) әдәби уку дәресе

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл plan_dbi_uku_alekseeva_mr.docx21.97 КБ

Предварительный просмотр:

 

Татарстан Республикасы Әлмәт шәһәре муниципаль автономияле белем бирү учреждениесе – лицей№2

2нче сыйныфта Әдәби уку дәресе.

(татар төркеме)

Тема. Нәкыйп Каштановның “Ачулы туп” хикәясе.

 Югары кв.категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Алексеева Миләүшә Роберт кызы

 

2нче сыйныфта Әдәби уку дәресе.

Тема. Нәкыйп Каштановның “Ачулы туп” хикәясе.

Максат. 1. Укучыларны әсәрдәге образлар өстендә эшләргә өйрәтү.

2. Укучыларның дикъкатен һәм уку осталыгын үстерү.

3. Укучыларда дөреслек, батырлык, миһербанлылык, шәфкатьлелек   сыйфатлары тәрбияләү.

Җиһазлау. Әдәби уку дәреслеге,татарча-русча антонимнар сүзлеге,мәкальләр, табышмаклар китабы, таблица, тест биремнәре, дәфтәрләр, кечкенә туплар.

I.Оештыру өлеше.

1.Уңай психологик халәт тудыру.

-Исәнмесез, балалар!

-Исәнмесез, укытучы апа!

-Хәерле көн!

- Хәерле көн!

-Хәлләрегез ничек?

- Яхшы, рәхмәт!

- Матур үтсен көнебез!

Көләч булсын йөзебез!

Булыйк һәрчак әдәпле,

Отыйк матур гадәтне.

Дөрес, матур утырыйк.

Тырышып җавап бирик.

-Табышмак әйтәм , җавабын белерсез микән?

Сикерә белә, йөгерә белми?

-Туп.

2.Актуальләштерү.

-Узган дәрестә без нинди әсәрне укый башлаган идек әле? Әсәрнең авторы кем?

Сүзлек эше. (Тупны бирү-җавапны алу). Җитез-ловкий, елгыр-шустрый, җанлы-живой, сихри-волшебный.

 -Без 1нче бүлеккә нинди исем куйган идек?

1.Ләйлә туп тапты.

Әйдәгез,1нче бүлекнең эчтәлеген искә төшереп үтик. Сорауларга җавапларны дәреслектән табып, укып күрсәтегез.

1)Ләйлә нәрсә тапты?

2)Тупта нинди язу була?

3)Туп нинди?( Җитез, елгыр , җанлы , сихри.)

4)Ләйлә тупны хуҗасына илтеп бирәме?

-Без 2нче бүлеккә нинди исем биргән идек?

2. Туп ачуланды.

-Хәзер шундый ук тәртиптә 2 бүлекнең эчтәлеген искә төшереп үтәбез.

1)Ләйлә әбисенә тупны кайдан алдым ди?

2)Беренче көнне туп нишли?

3)Икенче көнне туп нишли?

4)Туп кайда ята башлады?

5)Туп нигә ачулана?

Хәзер таблицага карагыз да әйтегез, кызга кайсы сыйфатлар туры килә?

Уңай сыйфатлар

Тискәре сыйфатлар

Дөресен сөйли торган

Әдәпле

Гаепсез

Кыю

Сабыр

Алдакчы

Әдәпсез

Гаепле

Куркак

Түземсез

II.Уку мәсьәләсен кую.

-Без бүген өйрәнә башлаган әсәрне укуны дәвам итәрбез.

1. Укытучының укуы.

2.Укучыларның укуы.(“Чылбырлы”уку, өлешләп уку.)

3.Сүзлек өстендә эш.

Җәһәт кенә –живо, быстренько.

Чөйде- кинул (тупларны чөеп күрсәтү)

Ф/м. Күзләрне ял иттерү.

4. Хәзер 3нче бүлек буенча сорауларга дәреслектән җаваплар табарбыз.

1)Азатның чәче нинди төстә? (саргылт –светлый)

2) Ләйлә нишли?

3)Азат тупны ничек итеп күккә чөйде?

4)Азат Ләйләгә нәрсә ди?

5)Ләйлә туп белән ничек уйный?

-Әлеге  бүлеккә нинди исем куярбыз?

3.Ләйлә Азаттан гафу үтенде.

5.Рольле уен. 3нче бүлекне сәхнәләштерү.

III. Геройларга характеристика бирү.

 -Бу хикәянең төп герое кем? (Ләйлә) Ул нинди? Аңа ничә яшь биреп була? Текстта Ләйләнең портреты бирелгәнме? Ләйлә кайда яши?

-Ярдәмче геройлар кемнәр? (Азат һәм Ләйләнең әбисе) Азат нинди? Текстта аның турында бирелгәнме? (Саргылт чәчле). Аны тагын нинди дип әйтеп була? Ул Ләйләне ачуланамы?(Юк.) Шулай булгач, аны киң күңелле, юмарт дип әйтеп буламы? (Әйе.)

-Тагын бер ярдәмче герой бар. Ул кем? (Ләйләне әбисе) . Әби – олы кеше. Аның нинди әби икәнлеген күрәбез? (Ягымлы, йомшак күңелле, Ләйләне ярата, ачуланмый, тупның ни  өчен ачулы икәнен аңлата.)  Ләйлә әбисен тыңлыймы?

IV. Герой турында план буенча сөйләргә әзерләнү.

1. Ул нинди?

2. Кайда яши?

3. Ул башка персонажларга нинди мөнәсәбәттә?

4. Автор геройга нинди мөнәсәбәттә?

5. Сиңа бу герой ошадымы? Ни өчен?

Ф/м.  Минем тубым.

Минем тубым бигрәк җитез:    (кулларын чәбәклиләр,

Матур итеп сикерә.                     сикерәләр,

Әгәр тотып өлгермәсәң,              кулларын өскә күтәрәләр,

Әллә кая йөгерә.                           бер урында йөгерәләр)

V. Рефлексия.

-Бүген без дәрестә нәрсә эшләдек, нәрсәгә өйрәндек?

-Хикәя ни өчен “Ачулы туп” дип атала?

-Сиңа кайсы герой ошады һәм ни өчен?

-Тормышта балалар белән мондый хәл булырга мөмкинме? (Әйе) Димәк, язучы аны тормыштан алып язган.

Хикәянең ахырында Ләйлә нишли? (Ул гафу үтенә, үзенең ялгышын таный.) Дөньяда яшәгәндә, бөтен кеше дә ялгыша, ә балалар бигрәк тә. Иң мөһиме: ул ялгышны вакытында күреп, төзәтә белергә кирәк.

Тактада мәкальләр:

Ялгыша белдең- төзәтә дә бел.

Ялган сүзне дөресләү таш ватудан авыррак.

-Мәкальләрнең эчтәлеген ничек аңлыйсыз? Әлеге мәкальләр әсәрнең эчтәлегенә туры киләме?

-Н.Каштанов ни өчен   мондый әсәр язарга уйлаган?Ул нәрсәгә өйрәтә?(алдашмаска, ялгышсаң, гафу үтенергә, хатаны төзәтергә)

VI.Әсәрнең төп пунктлары:

Авторы. Нәкыйп Каштанов.

Исеме. Ачулы туп.

Жанры. Хикәя.

Темасы.  Дөреслек, батырлык, миһербанлылык турында.

VII.Белемнәрне тикшерү. Дәфтәрдә тест биремнәрен үтәү.

1.Хикәянең төп герое кем?

а) әби

ә) Азат

б) Ләйлә

в)  әни

5. Азатның чәче нинди төстә?

а)  кара

ә)  коңгырт

б)  саргылт

в)  чем-кара

2.Хикәя ничә кисәктән тора?

а)  1

ә)  2

б)  3

в)  4

6.Ләйлә Азаттан гафу үтенәме?

а)  юк

ә)  бер сүз дә әйтми

б)  үтенә

в)  гафу үтенергә теләми

3. Азат ничәнче фатирда яши?

а) 2нче фатир

ә) 21нче фатир

б) 9нчы фатир

в) 45нче фатир

7. Туп нәрсәләрне вата?

а)  ваза белән чынаякны

ә)  люстра белән вазаны

б)  чынаяк белән люстраны

в)  бернәрсәне дә ватмый

4. Ләйлә ничәнче йортта яши?

а)  23нче йортта

ә)  44нче йортта

б)  81нче йортта

в)  98нче йортта

VIII.Билге кую.

IX. Өй эше. Хикәянең эчтәлеген сөйләргә өйрәнергә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

4 нче сыйныфта әдәби уку дәресе

4 нче сыйныфта Г. Тукайның "Фатыйма белән Сандугач " дигән темага үткәрелгән дәрес конспекты...

5 сыйныфта татар әдәбияты дәресе (рус төркеме)

Максат: Ә.Бикчәнтәеваның “Тәмле сүзләр” хикәясен  аңлап уку.Хикәя турында үз фикереңне әйтә һәм чагыштыра алу, аралаша белү сәләтен  үстерү.Татар теленә кызыксыну үстерү.Дус һәм тату булу кү...

Г. Кутуйның “Тапшырылмаган хатлар” повесте буенча 8 сыйныфта татар әдәбияты дәресе.

        I. Заман үзгәргән саен уку-укыту системасы да зур үзгәрешләр кичерә. Мә­гариф системасына Федераль дәүләт белем стандартлары яңа таләпләр куй­ды. Бу үзгәрешләр үз чи...

Гамил Афзал - 1960-2000 нче еллар поэзиясенең күренекле вәкиле (11 сыйныфта татар әдәбияты дәресе)

Гамил Афзал - 1960-2000нче еллар поэзиясенең күренекле вәкиле(11 нче Б сыйныфында татар  әдәбияты дәресе) Минһаҗева Илсөя Рәкыйп кызы, Әлмәт шәһәре муниципаль автономияле белем бирү учрежден...

Җәйнең бер көнендә. 4 сыйныфта әдәби уку дәресе

Әлеге тема буенча региональ семинарда күрсәткән ачык дәресемнең эшкәртмәсе....

2нче сыйныф өчен татар теле дәресе

2нче сыйныф өчен татар теле дәресе...