Р. Вәлиеваның "Дәү әни" хикәясен өйрәнү. 2 нче сыйныфта әдәби уку дәресе
план-конспект урока по теме

Р.Вәлиеваның "Дәү әни" хикәясен өйрәнү дәресе.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon dbi_ukudan_dres_eshkrtmse_2_nche_syynyf.doc36.5 КБ

Предварительный просмотр:

Татар теленнән ачык  дәрес

Укытучы: Галиева Минзифа Хәлимовна.

Сыйныф:    2 нче сыйныф (татар төркеме).

Дәрес темасы:   Р.Вәлиева. «Дәү әни» хикәясе.

Дәрес тибы:   интегральләшкән дәрес: әдәби уку һәм сәнгать.

Җиһазлау:  портрет, милли киемнәр күргәзмәсе, рәсем - эскизлар, милли орнамент үрнәкләре.

Дәреснең максатлары:

1. Хикәянең эчтәлеген аңлап, сәнгатьле итеп укырга өйрәтү.

2. Язучының бу әсәрдә әйтергә теләгән фикерен укучылардан таптыру.

3. Йөгерек, дөрес уку күнекмәләрен камилләштерү.

4. Милли орнамент турында башлангыч мәгълүмат бирү.

5. Балаларда өлкәннәрне ихтирам итү, мәрхәмәтлелек, игътибарлылык, зәвыклылык  сыйфатлары тәрбияләү, кешеләр белән аралаша  белү күнекмәләре булдыру.

Дәреснең барышы:

I. Кереш.

1.Дәрескә әзерләнү, исәнләшү.

II. Яңа материал өйрәнү.

1. Кереш сүз, әңгәмә.

- Бүген без дәрестә Резедә Вәлиева язган «Дәү әни» исемле хикәя укырбыз. Әсәрнең исеменнән аның кем турында булуын ачыклап буламы?

- Дәү әни кем ул?

- Алар ничәү була ала?

- Сезнең дәү әниләрегез бармы?

- Аларның исемнәре ничек?

- Дәү әниләр нинди була?

- Без укыячак әсәрдәге дәү әнинең исеме күрсәтелмәгән, нинди икән соң ул үзе, безнең дәү әниләргә охшаганмы? Әсәрне укыгач, барысы да аңлашылыр.

2. Текст өстендә эш.

а) Иң элек сүзлекчә белән танышыйк  (сүзлекчәдәге сүзләрне уку, мәгънәсен ачыклау):

чандыр – ябык (чандыр кеше)

көмеш – аксыл төстәге металл (көмеш кебек ап – ак чәчле)

мәзәк – кызыклы хәл

җемелдәп торган – сверкающий (утлар җемелди)

ефәк – шёлковое (ефәк яулык, ефәк күлмәк)

юка – тонкий (юка кием)

чук – бизәү өчен тагылган җепләр (чуклы шәл)

б) Хикәяне сәнгатьле итеп уку.

в) Фикер алышу:

- Гөлнурларга кем килде?

- Ул картмы?

- Гөлнурның дәү әнисе матур киенгәнме?

- Дәү әни сезгә ошадымы?

г) Чылбыр тәртибендә уку.

д)Әңгәмә:

- Гөлнурларның дәү әнисе кайда яши дип уйлыйсыз? Ни өчен?

- Аның гәүдәсе нинди?

- Чәчләре, кашлары нинди төстә?

- Автор дәү әнинең чәчләрен нәрсә белән чагыштырган?

- Гөлнурның дәү әнисе ничек сөйләшә?

- Тавышны күтәрми сөйләшү ничек була?

- Гөлнурның дәү әнисе ничек киенгән? Тексттан табып укып бирегез.

- Текстттагы кайсы җөмләләр сезнең дәү әниләрегезгә туры килә?

III. Иҗади эш.

1. Күзәтү.

- 41 биттәге рәсемне кара. Ул дәреслектәге башка рәсемнәрдән аерыламы? Нәрсә белән аерыла?

Нинди дә булса әсәрнең эчтәлегенә туры китереп ясалган рәсем иллюстрация дип атала. Әйдәгез, без дә рәсем – иллюстрация  ясап карыйбыз.

2.Биремне аңлату:

- Татар хатын – кызлары элек – электән матур киенеп йөрергә яратканнар. Аларның балитәкле күлмәкләре, чигүле алъяпкычлары, энҗеле калфаклары, бизәкле читекләре нур өстенә нур өстәгән.

3.Биремне үтәү.

- Күргәзмәдәге үрнәкләргә карагыз һәм үзегезгә ошаган бизәкне сайлап, рәсемдәге дәү әнинең алъяпкычын һәм читеген бизәгез. Игътибарлы булыгыз: бу төсләр бер – берсенә туры киләме, читекләрдәге бизәкләр бертөрлеме.

IV. Дәрескә йомгак ясау.

1. Иҗади эшкә йомгак ясау.

- Хәзер рәсемнәрне күргәзмәгә тезеп куйыйк инде. Күрәсезме, ничек матур итеп киендердек дәү әниләрне! Үзегезгә ошыймы? Дәү әниләрегезнең шулай матур киенеп йөрүләрен телисезме?

 Әйе, дәү әниләребез – безнең иң кадерле кешеләребез, без аларны яратабыз, хөрмәт итәбез, аларга һәрвакыт ярдәм итәргә тырышабыз. Шагыйрә Әминә Бикчәнтәева дәү әниләргә багышлап бик матур шигырь язган. Дәресне шул шигырь белән тәмамлыйк (шигырь  сөйләтү):

- Әминә Бикчәнтәева  шигыре “Дәү әнием”.

1 укучы.

Әниемнең әнисе

Әбием була минем,

Әби генә түгел әле,

Ул минем дәү әнием.

2 укучы.

Ак ефәктәй чәчләрен

Ул тарап куя үреп,

Чисталыкка өйрәнәм

Мин дә аңардан күреп.

3 укучы.

Күзлексез күрмәсә дә,

Таяксыз йөрмәсә дә,

Җитмеш яше тулса да,

Бик картайган булса да,

4 укучы.

Тәмле ашлар пешерә,

Матур гөлләр үстерә.

Өебезнең нуры ул,

Барыбыздан олы ул.

5 укучы.

Мин мәктәпкә киткәндә

Озатып кала мине.

Кайтканда каршы ала,

Бигрәк тә яхшы инде.

6 укучы.

Җылы оек, бияләй

Бәйли безгә көз җиткәч,

Мин дә аңа бүләкләр

Алырмын үсеп җиткәч.

7 укучы.

Өйдә аны һәммәбез

Яратабыз, сөябез,

- Син бик кадерле безгә,

Озак яшә, - диябез.

V. Өй эше:   1.40 – 41 бит, йөгерек укырга өйрәнергә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

4 нче сыйныфта әдәби уку дәресе

4 нче сыйныфта Г. Тукайның "Фатыйма белән Сандугач " дигән темага үткәрелгән дәрес конспекты...

5 сыйныфта татар әдәбияты дәресе (рус төркеме)

Максат: Ә.Бикчәнтәеваның “Тәмле сүзләр” хикәясен  аңлап уку.Хикәя турында үз фикереңне әйтә һәм чагыштыра алу, аралаша белү сәләтен  үстерү.Татар теленә кызыксыну үстерү.Дус һәм тату булу кү...

Г. Кутуйның “Тапшырылмаган хатлар” повесте буенча 8 сыйныфта татар әдәбияты дәресе.

        I. Заман үзгәргән саен уку-укыту системасы да зур үзгәрешләр кичерә. Мә­гариф системасына Федераль дәүләт белем стандартлары яңа таләпләр куй­ды. Бу үзгәрешләр үз чи...

Гамил Афзал - 1960-2000 нче еллар поэзиясенең күренекле вәкиле (11 сыйныфта татар әдәбияты дәресе)

Гамил Афзал - 1960-2000нче еллар поэзиясенең күренекле вәкиле(11 нче Б сыйныфында татар  әдәбияты дәресе) Минһаҗева Илсөя Рәкыйп кызы, Әлмәт шәһәре муниципаль автономияле белем бирү учрежден...

Җәйнең бер көнендә. 4 сыйныфта әдәби уку дәресе

Әлеге тема буенча региональ семинарда күрсәткән ачык дәресемнең эшкәртмәсе....