4 сыйныф өчен әдәби укудан дәрес эшкәртмәсе
план-конспект урока на тему

Мухаметзянова Гульназ Сабирзяновна

Бу дәрестә укучылар "Маратларга кунак килде" тексты белән танышалар, кошлар турында сөйләшәләр.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon 4_syynyf_ochen_dbi_uku_drese_eshkrtmse.doc33.5 КБ

Предварительный просмотр:

4 сыйныфта укучы рус телле балаларга татар теле дәресе эшкәртмәсе.

Төзеде: Гөлназ Мөхәммәтҗанова, Алабуга шәһәренең 10 санлы урта гомумбелем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

ТЕМА: Маратларга кунак килде

Дәреснең максаты:

- Хикәянең эчтәлеген аңлау;

- Килеш кушымчаларын сөйләмдә куллана белү;

- Укучыларның эзлекле фикерләү сәләтен, монологик- диалогик сөйләмне үстерү.

Җиһазлау: Дәреcлек  55-56 битләр (Р.З.Хәйдәрова, Г.М.Әхмәтҗанова, л.А.гыйниятуллина “Татар теле”, беренче кисәк); методик кулланма 31 бит; кош рәсемнәре.

  1. ОЕШТЫРУ ӨЛЕШЕ

- Исәнмесез, укучылар! (Исәнмесез, укытучы апа!)

- Ничек хәлләрегез? (Рәхмәт, яхшы. Ә сезнең хәлләрегез ничек?)

- Рәхмәт, яхшы, утырыгыз.

- Бүген сыйныфта кем дежур? (Бүген мин, ... дежур. Бүген 27нче октябрь, дүшәмбе. Дәрестә барлык укучылар да бар.)

  1. ӨЙ ЭШЕН ТИКШЕРҮ

“Кошлар киткәндә” шигырен сәнгатьле уку.

  1. АКТУАЛЬЛӘШТЕРҮ

Прослушайте и, если не согласны, исправьте:

- 1)Дару үләннәре сәламәтлек өчен зарарлы. 2)Үги ана яфрагы витаминнарга бай.

3)Гөлҗимеш ютәлдән дәвалый. 4)Мәтрүшкә салкын тигәннән дәвалый.

      IV. ФОНЕТИК ЗАРЯДКА

Прослушайте и укажите слова со звуком [ә]:

- Үсә, әни, өй, урман, кычыткан, бака яфрагы, мәтрүшкә, бүген, әнис, әрем.

  1. ЯҢА ТӨШЕНЧӘЛӘР ФОРМАЛАШТЫРУ
  1. Сүзлек эше: 55 бит, 1 күнегү (ворона, голубь, журавль, чайка, соловей, воробей, жаворонок, дятел, скворец, ласточка, лебедь, кукушка, синица)
  2. 55 биттәге 2 күнегүне уку, телдән сөйләү(2-3 укучы).
  3. 3 күнегү буенча схемага карап җөмләләр төзү (2 укучы).
  4. 56 биттәге 7 күнегү буенча эш:
  • Биремне укып тәрҗемә итү,
  • Текстны укып тәрҗемә итү,
  • Биремдәге сорауга җавап бирү,
  • “Ә сез нинди кош исемнәре беләсез?” соравына җавап бирү (2-3 укучы).
  1. 4 күнегү буенча җөмләләрне тулыландыру, кайсы кошның нәрсә белән туклануы турында сөйләшү.
  2. Рәсемнәр буенча кошларның исемнәрен татарча һәм русча әйтеп күрсәтү.
  3. 5 күнегүдәге бирем буенча кошлар турында белгәннәреңне сөйләү.
  1. ФИЗМИНУТ

Хәзер бераз ял итик, (торып басалар)

Тәнебезгә көч кертик, (киереләләр)

Бер урында таптаныйк (сүзләргә туры китереп, хәрәкәтләр ясала)

Сикергәләп тә алыйк.

Муеннарны боргалыйк,

Кулларны алга сузыйк,

Бер чүгәлик. Бер басыйк –

Урыннарга утырыйк!

      VII. КҮНЕКМӘЛӘРНЕ НЫГЫТУ

  1. 8 күнегү буенча сорау җөмләләр төзү.
  2. 6 күнегүдә бирелгән схема буенча диалог төзү.

      VIII. ЙОМГАКЛАУ

  • Без бүген нәрсә турында сөйләштек?
  • Сез нинди кошлар беләсез?
  • Ул кошлар турында нәрсәләр әйтә аласыз?
  • Кайчы кошлар бездә кышлыйлар?
  • Ә кайсылары җылы якларга китәләр?

      IX. ӨЙ ЭШЕ БИРҮ

56 биттәге 7 күнегүдә бирелгән текстның эчтәлеген сөйләргә.

      X. БӘЯЛӘҮ


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

1нче сыйныф өчен татар теле һәм укудан белем бирү программасы

И.Л.Литвинов, Э.Р.Садыйкова, Л.И.Гарипова “Татар теле.Рус телендә белем бирүче дүртьеллык башлангыч мәктәпнең  1 нче сыйныфы өчен дәреслек”. Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2010...

2 нче сыйныф өчен татар теле һәм әдәби укудан эш программасы

Р. З. Хәйдәрова дәреслеге буенча төзелгән эш программасы...

Әдәби укудан 4 сыйныф өчен эш программасы

Аңлатма язуы Эш программасы түбәндәге документларны исәпкә алып төзелде:Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының “Татар әдәбиятыннан гомуми башлангыч  белем бирүнең дәүләт станд...

"Дару үләннәре". Презентация: 4 сыйныф өчен әдәби укудан

"Дару үләннәре". Презентация: 4 сыйныф өчен әдәби укудан...

2 нче сыйныф рус төркемендә укудан технологик карта

Татарстанга рәхим итегез! темасына технологик карта...

3нче сыйныф өчен әдәби укудан йомгаклау контроль эше

3нче сыйныф өчен әдәби укудан  йомгаклау контроль эше...