Конспект урока татарского языка во 2 классе
план-конспект урока по теме

Мухаметзянова Гульназ Сабирзяновна

"Билгеле үткән заман хикәя фигыльнең барлык һәм юклык формаларын кабатлау" темасы буенча дәрес эшкәртмәсе рус телле 2нче сыйныф укучылары өчен әзерләнде. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл minem_deres_2_klass.docx21.37 КБ

Предварительный просмотр:

2нче сыйныфта укучы рус балалары белән татар теленнән үткәрелгән дәреснең эшкәртмәсе.

Дәреслек:  Р.З.Хәйдәрова, Н.Г.Ггалиева, Г.М.Әхмәтҗанова  “Күңелле татар теле” 2 нче сыйныф.

Гөлназ Мөхәммәтҗанова, Алабуга шәһәре 10нчы мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

   

Тема: Билгеле үткән заман хикәя фигыльнең барлык һәм юклык формаларын кабатлау.

Максат: - билгеле үткән заман хикәя фигыльнең барлык һәм юклык формаларын ныгыту;

  • билгеле үткән заман хикәя фигыльнең барлык һәм юклык формаларын бәйләнешле сөйләмдә куллануны камилләштерү
  •  мөстәкыйльлек һәм үз көчеңә һәм белемеңә ышаныч тәрбияләү.

Җиһазлау: техник чаралар, дәреслек, командалар өчен әзерләнгән түгәрәк карточкалар

Дәрес барышы.

  1. Оештыру өлеше
  • Исәнмесез, укучылар! (Исәнмесез!)
  • Ничек хәлләрегез? (Рәхмәт, яхшы. Ә Сезнең хәлләрегез ничек?)
  • Рәхмәт, яхшы. Утырыгыз.

Дежур укучы белән аралашу:

  • Бүген дәрестә кем дежур? (җавап)
  • Бүген нинди число, атнаның кайсы көне? (җавап)
  • Бүген дәрестә кемнәр юк? (җавап)
  • Һава торышы турында сөйләшеп алыйк. Бүген көн нинди? (укучыларның җаваплары тыңлана)
  1. Өй эшен тикшерү
  2. Алдагы дәрестә алган биремнәрне актуальләштерү

-Прослушайте и укажите, сколько предложений в данном тексте:

Бүген безгә кунаклар килде. Мин өй җыештырдым. Әни бәлеш пешерде. Апа кунакларны каршы алды. Без бергә чәй эчтек.

  1. Фонетик зарядка

Прослушайте и укажите слова со звуком [ч]:

Ботка, аш, пычак, тәлинкә, эшчән, чәнечке, кашык, чынаяк.

  1. Үткән теманы кабатлау
  • Укучылар, әйтегез әле, кунаклар килгәндә сез өйдә ниләр эшлисез? (укучыларның җаваплары тыңлана: табын әзерлибез, өй җыештырабыз, бәлеш пешерәбез...)
  • Өстәл әзерләгәндә нинди приборлар куясыз? (җаваплар тыңлана)
  • Ә хәзер шушы эшләрне башкарганыгыз турында сөйләп бирегез әле. (берничә укучының җавабы тыңлана)
  • Бу эшләрне кайчан башкардыгыз? Болар кайсы заман фигыльләр дип атала? (Үткән заман)
  • Үткән заман хикәя фигыльнең без нинди формаларын беләбез? (Барлык һәм юклык формалары)
  • Димәк, безнең бүгенге дәресебезнеә темасы ничек булачак? (Билгеле үткән заман хикәя фигыльнең барлык һәм юклык формаларын кабатлау)
  • Дөрес, укучылар. Без бүген бергәләшеп, узган теманы кабатларбыз, билгеле үткән заман хикәя фигыльнең барлык һәм юклык формаларын сөйләмдә куллануны ныгытырбыз. Моның өчен мин сезгә дәреслекнең 95нче битендәге 3нче күнегүне карап үтәргә тәкъдим итәм. (Бер укучы биремне укый, берничә укучы өстәл әзерләгәндә нинди приборлар куюы турында әйтә)
  • Ә хәзер парларда эшләп алыйк. Табын әзерләгәндә нинди приборларны куйдыгыз, кайсыларын куймадыгыз? Диалог төзеп алыйк. (2-3 парның диалогы тыңлана, укучылар үзләре төзегән диалогларны дәфтәрләренә язалар)
  • Укучылар, карагыз әле, 7нче күнегүдә ниндидер кушымчалар төшеп калган. Әйдгез, без аларны табып карыйк әле. (җөмләләр укып, кушымчалар әйтелә)
  • Бу җөмләләр кайсы заманда булды? (хәзерге заман)
  • Ә безгә аларны үткән заманга куярга кирәк. Кайсыгыз әйтеп бирә? (2-3 укучының җаваплары тыңлана)
  • Әгәр бу эшләр эшләнмәгән булса, ничек әйтерсез? (2-3 укучының җаваплары тыңлана)
  • Ә хәзер җөмләләрне мөстәкыйль рәвештә дәфтәрләргә язабыз.
  1. Физминут
  2. Күнекмәләрне ныгыту
  • Укучылар, ә хәзер без сезнең белән конкурс оештырып алабыз. Сыйныф ике командага бүленә. Беренче команданың исеме – “Әйе”, икенчесе – “Юк” командасы. Мин биргән сорауларга кул күтәреп кенә җавап бирәбез, кайсы команда беренче кул күтәрә шулардан сорыйм, дөрес җавап өчен сезгә түгәрәкләр бирә барам, дәрес ахырында кайсы команданың җиңүен шушы түгәрәкләр санына карап билгелибез.

1нче тур.  Сорауларга җавап бирү.

  1. Билгеле үткән заман хикәя фигыльнең барлык формасы нинди кушымчалар белән белдерелә?
  2. Билгеле үткән заман хикәя фигыльнең юклык формасы нинди кушымчалар белән белдерелә?
  3. Билгеле үткән заман хикәя фигыльнең барлык һәм юклык формаларына I зат берлек санда нинди кушымчалар ялгана?
  4. Билгеле үткән заман хикәя фигыльнең барлык һәм юклык формаларына I I зат берлек санда нинди кушымчалар ялгана?
  5. Билгеле үткән заман хикәя фигыльнең барлык һәм юклык формаларына I I I зат берлек санда нинди кушымчалар ялгана?
  6. Билгеле үткән заман хикәя фигыльнең барлык һәм юклык формаларына I зат күплек санда нинди кушымчалар ялгана?
  7. Билгеле үткән заман хикәя фигыльнең барлык һәм юклык формаларына I I зат күплек санда нинди кушымчалар ялгана?
  8. Билгеле үткән заман хикәя фигыльнең барлык һәм юклык формаларына I I I зат күплек санда нинди кушымчалар ялгана?

2нче тур.  Хаталарны табу (слайдта чыга, укучылар җавап биргәннән соҗ дөрес вариантлар күрсәтелә)

  1. Алсу чынаякларны юмадым.
  2. Әни эштән кайттык.
  3. Әби кыстыбый пешердегез.
  4. Апа кибеткә бармадылар.
  5. Мин дәресләрне эшләдең.
  6. Мин бәлеш ярата.

3нче тур.  Җөмләләр төзү (биремне эшләп бетергәч, командалар бер-берсенең эшләрен алып тикшерәләр)

1нче команда кибеткә бару, яшелчә сатып алу, өйдә табын әзерләү турында җөмләләрдә фигыльләрне билгеле үткән заман барлык формада кулланып яза.

2нче команда кибеткә бару, яшелчә сатып алу, өйдә табын әзерләү турында җөмләләрдә фигыльләрне билгеле үткән заман юклык формада кулланып яза.

  • Укучылар, безнең бәйгебез ахырына да якынлашты, барыгыз да бик яхшы катнаштыгыз, барыгызга да зур рәхмәт. Хәзер инде түгәрәкләрне саныйбыз. (җиңүче команданы тәбрикләү, бүләкләр бирү)

VIII. Йомгаклау

-Шулай итеп, укучылар, безнең бүгенге кабатлау дәресебез ахырына якынлашты. Кайсыгыз әйтеп бирә, без бүген нәрсәләрне кабатладык?

- Сезгә аеруча нәрсә ошады?

- Кайсы биремнәр авыррак булды?

IX. Өй эше  бирү

  • Укучылар, киләсе дәрескә өй эше итеп 96нчы биттәге 9нчы күнегүне эшләргә бирәм. “Минем әнием” темасына хикәя язырга кирәк. Хикәя язган вакытта билгеле үткән заман хикәя фигыльнең барлык һәм юклык формаларын да кулланырга онытмагыз.

 X. Бәяләү  


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

разработка урока татарского языка ( 4 класс Р.З Хайдарова).

Методическая разработка урока татарского языка для учащихся 4 класса обучающихся по программе Р.З.Хайдаровой...

План-конспект урока татарского языка, тема: "Фразеологик әйтелмәләр".

План-конспект урока татарского языка на тему: "Фразеологизмы" для 5 класса. Цель: научить детей находить в предложениях фразеологизмы, побудить любовь к татарскому языку и т. д....

Конспект урока татарского языка в 5 классе

Разработка урока татарского языка (русскоязычная группа) в 5 классе по теме "Минем гаиләм"...

Конспект урока татарского языка на тему " Ө хәрефе" во 2 классе (татарская группа).

2 В сыйныфында “Ө хәрефе” дигән темага дәрес. Укыту процессында укучыларны тәрбияләү юллары, аларга белемнәрне бирү, ул белемнәрне тикшерү һәм ныгыту юллары, укучыларның акыл көчләрен һәм сәләтләрен ү...

открытый урок татарского языка 5 класс "Минем көндәлек режимым" ФГОС

Открытый урок данный в  рамках республиканского семинара " Преемственность дошкольного и общего образования в условиях реализации ФГОС НОО"...

План-конспект урока татарского языка в 7 классе "Хәл фигыль"

План-конспект урока татарского языка в 7 классе по технологии А.З.Рахимова "Хәл фигыль"...

урок татарского языка 8 класс

Урок татарского языка 8 класс для школ с родным языком обучения...