Конспект урока татарского языка на тему " Ө хәрефе" во 2 классе (татарская группа).
план-конспект урока по теме

Кадирова Айгуль Фагимовна

2 В сыйныфында “Ө хәрефе” дигән темага дәрес. Укыту процессында укучыларны тәрбияләү юллары, аларга белемнәрне бирү, ул белемнәрне тикшерү һәм ныгыту юллары, укучыларның акыл көчләрен һәм сәләтләрен үстереп, аларда мөстәкыйль эшли белүне барлыкка китерү юллары белән эшләү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon achyk_dres.doc29.5 КБ

Предварительный просмотр:

Кадыйрова Айгөл Фәһим кызы татар теле һәм әдәбият укытучы, Әлмәт шәһәре 2 нче лицее

Тема: Ө хәрефе. (1 нче слайд)

Максат: 1. [ө] авазының әйтелешенә һәм язылышына өйрәтү.

2. Ө хәрефләре кергән сүзләрне уку һәм язу күнекмәләрен камилләштерү.

3. Активлык хисен тәрбияләү. (2 нче слайд)

Җиһазлау: компьютер, карточкалар, перфокарталар.

Дәрес барышы.

I. Оештыру.

1. Исәнләшү.

2. Һава торышы.

— Бүген көн матурмы?

— Бүген кояш бармы?

— Бүген җил бармы?

— Бүген яңгыр явамы? (3 нче слайд)

• Ә хәзер, балалар, күрсәтегез миңа:

— Җил ничек исә?

— Кояш ничек чыга?

— Яңгыр ничек ява?

— Укучылар ничек матур итеп утыралар?

II. Актуальләштерү.

1. [а], [о] авазларының әйтелешен, язылышын һәм [йө], [йо] кушылмаларының язылышын кабатлау. (4 нче слайд)

Төлке шариклар тоткан. Шарикларда түбәндәге авазлар языла. Алар аша үткән материал кабатланыла. (5 нче слайд)

- Татар сүзләрендә беренче һәм бүгенге көндә икенче иҗектә дә [а] авазы [о] авазына якын әйтелә.

- [о] авазы татар телендә тар әйтелә. О хәрефе сүзнең беренче иҗегендә генә языла. Рус сүзләрендә [о] авазы киң әйтелә. О хәрефе төрле иҗекләрдә языла. Мәсәлән, кино.

- [йө], [йо] кушылмалары сүз башында гына языла. [йо] – калын сүзләрдә, [йө] – нечкә сүзләрдә языла һәм әйтелә.

2. Карточкалар белән эшләү яки сүзләрне слайдта күрсәтеп бару. Ә укучылар сүзләрне кычкырып укыйлар һәм карточкалар аша сүзләрнең авазларын күрсәтеп баралар. Мәсәлән, кош сүзен бер укучы кычкырып укый һәм [ о ] авазы язылган карточканы күрсәтергә тиеш була. 6 нчы слайдта түбәндәге сүзләр: матур, герой, кош, йөз, йолдыз.

III. Уку мәсьәләсен кую.

1. Дәреслек белән эшләү.

- Укучылар, 49 нчы битне ачыйк. 68 нче күнегүнең биреме белән танышыйк. Сүзләрне һәм иҗекләрне дөрес итеп укыгыз диелгән.

- Бүгенге дәреснең темасын (уку мәсьәләсен) билгеләгез. (Ө хәрефе кергән сүзләрнең язылышын өйрәнү.) (7 нче слайд)

- Димәк, [ө] авазы кергән сүзләр ничек әйтелүен һәм язылуын бүгенге дәрестә өйрәнербез.

Дәфтәрләргә число, көн, тема язу (8 нче слайд)

IV. Ял минуты. (9 нчы слайд)

Күп утырдым, аркам арыды (басалар),

Аягым, кулым талды(урында атлыйлар).

Гәүдәм оеп, катып калды (уңга, сулга иеләләр),

Билем бөгелмәс булды (алга, артка иеләләр).

V. Уку мәсьәләсен чишү.

1. 71 нче күнегү, 51 нче бит. Кагыйдә белән бәйләп, [ө] авазының язылышын һәм әйтелешен өйрәнү. (10 нчы слайд)

2. Перфокарталар белән эшләү. “Ачык тәрәзәләр” дип атала. Перфокарталар укучыларга таратыла. Астына чиста дәфтәр бите куела. Укучы кисеп алынган тәрәзә эченә бирелгән сүзләрнең транскрипциясен яза. Үрнәге 11 нче слайдта тәкъдим ителә.

3. 69 нчы күнегү, 49 нчы бит. Иң беренче, сүзлек өстендә эш. (12 нче слайд)

Көрәк – лопата, көрәк тоткан – держать лопату, җир казый – копает землю, тырма – грабля, җир тырмалый – граблят землю, яфраклар җыялар – собирают листья, Рөстәм, Зөлфәт, Гөлназ һәм Гөлнур.

Бирелгән сүзләрдән рәсем буенча җөмләләр төзү. (13 нче слайд)

VI. Модельләштерү. 14 нче слайдта күрсәтелә.

[ө] авазының язылышын һәм әйтелешен күрсәтү.

VII.Рефлексив кабатлау. Үзбәя. 15 нче слайд.

- Нәрсә эшләдек? Ничек эшләдек? (Ө хәрефенең әйтелешен һәм язылышын ныгыттык.)

Нәтиҗәләр: Ө хәрефе о хәрефе кебек сүзнең беренче иҗегендә языла.

VIII. Өй эше. Сайлап алу. 16 нчы слайд.

1. 74 нче күнегү, 53 нче бит. Бирелгән сүзләр белән рәсем буенча “Көз” темасына хикәя төзү.

2. Фонетик анализ: йөзек, көзге.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Конспект урока немецкого языка по теме: «Притяжательные местоимения», 5 класс

Главная дидактическая цель урока - выработать умение применять знания склонений притяжательных местоимений, используя игру «Бинго», развитие коммуникативных способностей, мыслительных умений, по...

План-конспект урока английского языка по теме "Цвета" для 2 класса

Урок разработан для учащихся 2 класса, либо для дошкольников. Остальные файлы - материалы обеспечения урока....

План-конспект урока английского языка по теме "Животные" для 5 класса

Урок с применением компьютерных технологий, причем учащиеся сами могут контролировать процесс введения и тренировки лексики по теме, так как компьютеры по количеству учащихся с загруженными заранее пр...

конспект урока русского языка на тему: "Фразеология" в 6 классе

Конспект урока русского языка на тему: "Фразеология" в 6 классе. Учебник Баранов М.Т., Ладыженская Т.А., Тростенцова. На уроке используются электронные образовательные ресурсы....

План-конспект урока английского языка по теме "Greetings" в 5 классе

Данный урок знакомит учащихся с основными формами приветствия в английском языке. Для сравнения даются слова приветствия в русском и чувашском языках.  Урок сопровождаетяс песней "How are you?" и...

Конспект урока английского языка по теме "Моя семья" (5 класс)

Урок английского языка по теме "Моя семья" к учебнику Английский язык для 5 класса общеобразовательных учреждений/ В.П.Кузовлев, Н.М.Лапа, Э.Ш.Перегудова и др.; Российская академия наук, Российск...

Конспект урока русского языка по теме "Причастный оборот" (7 класс)

Тип урока: урок изучения нового материала            Вид урока: урок-путешествие с использованием лингвистической сказки...